«Рубин» Русия кубогын яулады

«Рубин» Русия кубогын яулады

9 май көнне Екатеринбургта үткән финал уенында казанлылар Мәскәүнең «» командасын отты. Бу җиңү «Рубин»га киләсе сезонда Европа лигасында уйнарга мөмкинлек бирә.
Беренче таймда көчләр тигез булса, уенның икенче өлешендә өстенлек итте. Бер-бер артлы барган һөҗүмнәр бары тик уен ахырында гына нәтиҗә китерде. 78нче минутта Финляндия легионеры Роман Еременко уңышка иреште. «Динамо» капкачысы Антон Шунин 25 метр ераклыктан типкән тупны тота алмады.
Бу гол уенда бердәнбер булды, «Рубин» җиңде, кубок Казанга кайтты.
«Динамо»«Рубин»ны 2006 елдан бирле җиңә алмый. Бу уенда да мәскәүлеләр казанлыларны ота алмады.
Казан командасы бу дәрәҗәле кубокны үз кулына беренче тапкыр төшерде. Бу җиңүдә уенчылар һәм җитәкчеләр генә түгел, ә «Рубин»га Казаннан махсус барган 3 мең җанатарның да өлеше бардыр. Уен барышында бер минут та тын тормаган җанатарлар бу уен өчен меңләгән чакрым юл үткән.
Уен тәмамлангач, күңелсез хәл була язды. Җиңелүгә риза булмаган йөзләгән «Динамо» җанатары футбол кырына йөгерде. Тәртип саклаучылар башта аларны туктата алмаса да, соңыннан вәзгыятьне контрольгә алды.
«Рубин» быел Русия чемпионатында әллә ни мактанырлык уен күрсәтә алмаса да, кубок бәйгесе этапларын җиңел үтте. Екатеринбургның «Урал»,Пермьнең «Амкар», Мәскәүнең «Локомотив» һәм Ростовның «Ростов»командалары белән уеннарда «Рубин» үз капкасына бер туп та керттермәде.
2009 елда да «Рубин» финал өлешенә җиткән иде, әмма ул елда ЦСКА өстен чыкты. Моңа кадәр Русия кубогын Мәскәүдән булмаган ике генә команда яулый алган иде – Петербургтан «Зенит» һәм Грозныйдан «Терек». Менә хәзер «Рубин» да моңа иреште.
Бу җиңүне Корбан Бердыевның соңгы уңышы дип тә атап өлгерделәр. «Рубин»ны дистә елдан артык җитәкләгән баш тренер бу сезоннан соң команда белән хушлашырга ниятли, дигән хәбәрләр бар.
Ленар МӨХӘММӘДИЕВ

Комментарии