Рамил Гарифуллин: «Кеше күңеле режиссеры мин»

Рамил Гарифуллин: «Кеше күңеле режиссеры мин»

диюгә, авыруларны дәвалап, сеанслар гына үткәреп утыра торган кеше күз алдыгызга килә икән, димәк, бу шәхес турында берни дә белмисез дигән сүз. Кайчандыр, мин дә Рамил Гарифуллинны бары психолог буларак кына белә идем. Интернетта китаплары белән танышкач, аның язучылык сәләтенә ия булуын да белдем. Ә 50 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелгән әңгәмә барышында ул миңа бөтенләй башка яктан ачылды.
– Рамил абый, сез атаклы иллюзия остасы Рәмзи Гарифуллин гаиләсендә туып, шагыйрә Саҗидә Сөләйманова, язучы Әдип Маликовлар даирәсендә үскән кеше. Нишләп сез иҗат юлын түгел, ә нәкъ менә психологияне сайладыгыз?
– Беренче югары белемем буенча, мин физик. Заманында молекуляр физика белән шөгыльләндем, аспирантурада укыдым, диссертация дә яздым.
Артист гаиләсендә тууым барыбер үзенекен иткәндер дип уйлыйм. Әле бала вакытта ук әти белән аның эшенә ияреп бара идем. Ә әтием Рәмзи Мәлик улы 1970 елларда җәмгыять белеме буенча лекцияләр укый иде. Кечкенә чактан ук шул өлкәне өйрәнеп, белеп үстем, дисәң дә була.
Әтинең вафатыннан соң, аның лекцияләрен алып барырга тәкъдим иттеләр. Ул лекцияләрдән тыш, аудитория белән төрле экспериментлар да эшли башладым. Гипнозны массалы рәвештә куллануны өйрәндем. фәне буенча, әтидән калган, ул заманда әле тыелган әдәбият бик күп иде миндә. Шуларны өйрәндем. Беренче лекцияләремне өлкәсендә белемем булмаган килеш башлап җибәрдем.
Аннан Казан дәүләт университетында психология белгечлеге буенча белем алдым. Безнең төркем бу яңа гына оешкан бүлекнең беренче чыгарылышы иде. Төркемдәшләрем белән үзара тату булдык, булган белемнәребез белән бүлешеп укыдык.
Психологиягә килүемнең төп сәбәбе – акча җитмәү, ашарга ризык булмау дисәм, дөресрәк булыр. 1990 еллар башы ил халкы өчен бик авыр булды. Минем гаиләм, кечкенә балабыз бар иде. Гаиләне карарга, туендырырга кирәк. Шул максат белән кешеләргә индивидуаль рәвештә дә, төркемнәр белән дә сеанслар үткәрә башладым. Минем лекцияләр ул вакытта бик кыйммәт иде. Параллель рәвештә физика белән дә шөгыльләндем. Әмма психологик сеанслар үткәргәнгә, аның өчен хак алганга, физика өлкәсеннән китүемне сорадылар. Тик үкенмим. Физиканы өйрәнүем тормышымда бик ярдәм итте.
Шулай да, гомерем буе фәлсәфә белән шөгыльләндем дип саныйм. Минем өчен психология иң югары нокта түгел иде. Кайчандыр мин массалы рәвештә сеанслар үткәреп, цирк, концерт залларына халыкны җыйдым. Бу – минем керем чыганагым иде. Шул вакытта үзем өчен ачыш ясадым: күп халык белән эшләгәндә, кешегә сеансның тәэсире зуррак була, ул үзен яхшырак хис итә.
– Сез алкоголизм, наркомания кебек авыруларны дәваларга сәләтле кеше. Һәр чирле кеше аерым үзенчәлекләргә ия. Кемне ничек дәваларга икәнен сез ничек тоясыз? Ысулларны ничек билгелисез?
– Физика фәне буенча аспирантура тәмамлаганга, мине психология факультетына аспирантурага алмадылар. «Эзләнүче» буларак диссертация яздым. Фәнни эшем дә дәвалау ысулларына кагылышлы иде. Психологларның төп ялгышы – дәвалауда универсаль ысуллар куллану. Мисал өчен, алкогольдән дәвалаганда (халык телендә «кодирование» дип атала – авт.) кешене куркыталар. Янәсе, тагын эчсәң – үләсең. Бу дөрес алым түгел. Һәр кешене, һәр шәхесне индивидуаль рәвештә якын килеп карарга кирәк. Һәр кешенең үзенә генә хас, тормышта кадерле нәрсәсе була. Кешенең баш миенең әллә кайсы бер почмагына качкан әнә шул тормыш, яшәү мәгънәсен эзләп таба белсәң генә, син авыруны дәвалый алачаксың. Минем дәвалау ысулы әнә шул мәгънәне, шул «код»ны табуга һәм кеше аңына сеңдерүгә нигезләнгән.
– Кайберәүләр гипноз белән дәвалаучыны «шарлатан» дип атый. Сез андый кешеләргә ничек карыйсыз?
– Психология – ул бик җитди фән. Аның әллә ничә юнәлеше бар. Мисал өчен, дөньяда бик көчле интуициягә ия кешеләр була. Искиткеч талантка ия кешеләрне очратырга мөмкин. Андыйларның тормышка булган карашын, төрле ситуацияләрдә үз-үзен ничек тотуын кайчакта психологик яктан аңлатып та бетереп булмый. Чөнки андый кешеләр аерым бер сәләткә ия була. Мин үзем психологияне фән белән сәнгать арасында урнашкан бер «катлам» дип әйтер идем. Чөнки тәҗрибәле психолог ул һәрвакыт талантлы артист кебек, кешенең аңын, күзаллавын үзгәртә. Тик, шул ук вакытта, ул фәнни яктан, медицина ягыннан якын килеп эшли.
– Әгәр танылган психолог булмасагыз яисә бу эшегезне ташларга туры килсә, сез нинди юнәлешне сайлар идегез?
– Мин инде күптән көннәр буе сеанслар үткәреп утырмыйм. Атнаның биштән бер өлешен генә бу эшкә багышлыйм. Фән белән шөгыльләнәм. Диссертация яклаганнан соң, 2000-2002 елларда, Социаль-юридик институтта лекцияләр укыдым. 2003 елдан алып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, психология һәм педагогика кафедрасында укытам, доцент. Психология, психологик манипуляцияләр турында бик күп фәнни-популяр китаплар бастырдым. Шигъри формада язылган «Психо-витаминкалар» (Наилә Яхина тәрҗемәсе – авт.) дип аталучы шигырьләр һәм эпиграммаларым бар.
Мин кечкенәдән кинода төшәргә хыялландым. Басуда яисә сарайда, салкында туңып яисә яңгыр астында чыланып яту, кояш астында эсседән әлсерәп, әллә ничә дубль ясап, кинога төшү минем балачак хыялым иде. Әтинең репетицияләрен карап, аңа ярдәм итеп үскән кеше мин. Кан, ген белән дә шул артистлык сәләте күчкәндер дип уйлыйм. Менә шул балачактан килгән хыялымны әкрен генә булса да тормышка ашырам. Моңарчы да Русия масштабында төшерелгән киноларда эпизод рольләрдә уйнаганым булды. Хәзер үзебез кинематограф турында кино төшерәбез. Исемен әлегә сер итеп калдырам. Үзем сценарийлар язам.
Мине психолог кына түгел, ә төрле телеканалларда эксперт, тапшырулар алып баручы буларак та беләләр. 1992-1994 елларда «Сезнең » («Ваша семья»), «Без нинди?» («Какие мы?») тапшыруларын алып бардым. Шулай ук үземне журналистикада яңа жанр ачкан кеше дип саныйм. Журналистикада, иң беренчеләрдән булып, психологик эшләдем. Ул фәнни-популяр язмаларым «Аргументы недели» газетасында басылып чыкты. Мин ул язмаларда әңгәмәдәшем турында гына түгел, ә аның янында утырганда, аралашканда нәрсәләр кичерүемне, үз тойгыларымны яза идем. Укучы өчен бу аеруча кызыклы булган, күрәсең.
– Сез инде 20 еллап психология белән шөгыльләнәсез. Дәваланучылар, сезгә сеанска килүчеләр арасында иң истә калган шәхес кем иде?
– Һәркайсын үзенчә хәтерлим. Чөнки аларның эчке дөньясына кереп, алар булып яшәп, сулап, проблемаларының асылына төшенергә тырышам. Шуңа да һәр дәваланучым минем өчен якын.
Тик алар арасында да бик истә калганнары була. Шулардан В.В.Жириновскийны атар идем. Ул бик ачык, барысын да турыдан әйтә торган кеше булып чыкты. Без аның белән «Аргументы недели» газетасы өчен интервью эшләдек. Тик ул үзен нәкъ психологта утырган кебек хис итеп, бар борчу-проблемалары белән бүлешкән иде. Шул материалны эшләгәндә, В.В.Жириновскийны үзем өчен бөтенләй башка яктан ачтым.
Туфан абый Миңнуллин бервакыт туганын алып килгән иде. Шул чагында мин аның белән дә бик озак сөйләшеп утырдым. Бу да минем өчен зур тәҗрибә булды.
– Гаиләгез турында да берничә сүз әйтә алмассыз микән?
– Хатыным Резедә исемле. Ул да күпмедер дәрәҗәдә психолог дисәм була. Заманында бик теләп тә психология факультетына укырга керә алмый калды. Тик хәзер дә бу фән белән кызыксына. Кызыбыз Энҗе КФУның психология факультетын тәмамлады.
– Кызыгыз бу һөнәрне үзе теләп сайладымы, әллә инде сез киңәш бирдегезме?
– Мин үземне идеаль әти дип әйтә алмыйм. Дөрес, бала белән урамда йөрү, музыка мәктәбенә алып бару-кайту – мин аларның барысын да хәлемнән килгәнчә үтәп бардым. Әмма кызыма тәрбияне, игътибарны аз биргәнмен дип саныйм. Ул кечкенә чакта күп эшләдем. Игътибарның күбесе башка кешеләргә, эшемә юнәлтелгән иде. Һөнәр сайлауга килгәндә, киресенчә, Энҗегә, психолог булма, дип кат-кат әйттем. Хыялым аны сәнгать дөньясында күрү иде. Шуңа да аны гел үзем белән кинолар төшерергә алып йөрдем. Тик ул үзенә якынны сайлады.
– Бүген тормышыгызда ирешкән иң зур үр дип нәрсәне атар идегез?
– Бу беренче чиратта һөнәрем, эшемдә ирешкән уңышларым, әлбәттә. Мин наркотикларга бәйләнеш теориясен, манипуляцион психология һәм психотерапия теорияләрен, шулай ук постмодерник психологияне өйрәнгән, теорияләрен формалаштырган кеше. Моның белән чиксез горурланам! Тагын бер хезмәтем «Нанопсихология» дип атала. Ул яңа технологияләрнең кешенең баш миенә ничек тәэсир итүенә бәйләнгән. Менә шул теорияне тудырганда, физиканы белүем бик ярдәм итте дә инде.
Тик үземнең иң зур казанышым дип кешеләргә ярдәм итүемне атар идем. Минем ярдәм тигән авырулар, еллар үткәч килеп рәхмәт әйтсә, урамнан барганда аларның елмайган йөзләрен күрсәм, миңа шуннан да зуррак шатлык юк.
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт! Юбилеегыз котлы булсын! Әле тагын озак еллар кешеләргә ярдәм итеп, эшегездән тәм табып, гаилә җылысын тоеп яшәргә язсын!
Лилия ЛОКМАНОВА.
P.S. Инде әңгәмәгә дип әзерләп килгән сорауларымны биреп бетергәч тә, Рамил абый белән шактый озак сөйләшеп утырдык. Шул чакта мин аның чын-чынлап кеше күңеле режиссеры булуын аңладым. Төпле киңәшләрен биреп, рәхмәт әйтеп озатып калды ул мине. Рамил Гарифуллин: «Кеше күңеле режиссеры мин», 4.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии