Бала күңеле – үзе бер китап

Мин барганда, 1942 елның мартында, 7нче бала (икесе үлгән) булып, бик кирәк булмасам да, гомерем булгач, дөньяга яшәр өчен туганмын. Әни өчен бу вакытларның авырлыгын сөйләп тә, язып та бетерү мөмкин түгел. Язсаң, 1-2 том китап булырлык. Үземне белә башлаганнан бирле, бик якын кешем – әни. Әниемне бик сирәк, йоклар алдыннан гына күреп, аның беләген кочаклап йоклап китә идем. Мин торганда янымда апалар гына була иде. Ач-ялангач булсак та, без үстек. Моның өчен әниемә, туганнарыма мин бик рәхмәтле. Әнинең бик әрнеп елаган чакларында, сезгә ни ашатыйм, дип кайгырган вакытларында, әле аңлап бетерми идем. Менә бервакыт әниләрнең сөйләшкәнен ишетеп тордым. Кемнеңдер әтисе сугыштан кайткан, «Тиздән безнеке дә кайтыр, Алла бирса, исән-имин генә булсын», – дип сөйләшәләр. Шушы сүзне эләктереп алып, әти кешене көтә башладым. Үзем ничектер кеше югында «әти, әтием» дип әйтеп карыйм, никтер бу сүз миңа якын түгел. Телем «әни» дип ачылгангадыр инде. Кайбер өйгә, чыннан да, солдат әтиләр кайтты. Без аларны читән ярыгыннан гына булса да карарга бара идек. Мин үзем эчемнән генә, әти нинди була икән, дим. Без ул вакытта барыбыз да бертөсле, ач-ялангач идек. Безне нибары бер нәрсә аерып торды: кемнеңдер әтисе кайтты, ә кемнекедер кайтып та, үз балаларын калдырып, өеннән китеп, икенче апаларда яши башлады. Шушы балаларның елавын күреп, мин: «Ярый безнең әти дә кайтмаган, ташлап чыгып китсә, нишләр идек, ә болай минем абыем бар», ди идем. Бала күңеле ул вакытта менә шулай уйлады. Әнигә нинди сабырлык һәм көч кирәк булганын аңламый идем әле. Шулай да, күңелдә уелып калырлык, мәңгегә онытылмаслык вакыйга булды.
Язын кәлҗемә (черек бәрәңге) җыярга әниләр суның икенче ягында булган авылга чыккан. Кайтканда су китеп, безнең әни суга егылып аккан, боз арасына кысылган. Әниемне коткарып, өйгә алып кайттылар. Ул вакытта без аны үлгән дип уйладык. Миңа шул чакта: «Кызым, әниеңне терелтәсең килсә, аякларын җылыт», – диделәр. Сабый беләме инде, мин өреп, кулларым белән җылыта башладым. Бер әби: «Кызым, син ят та аягын эчеңә терә», – диде. Мин шулай эшләдем. Аның суыклыгын хәзер сөйләп аңлатырлык түгел. Әле аркамны куям, әле эчемне. Әбиләр өшкерә, өстенә җылы итеп ябалар. Шулай итеп, мин йокыдан уянганда, әнинең кыймылдавын сизеп, куенына кердем. Шунда әни: «Их, балалар, әтиегез исән булса, сез дә бу кадәр ач-ялангач булмас идегез», – диде. Шушы сүздән соң мин, әтиле кешеләрнең ашарына бар икән, дип йөрәгемә беркетеп куйдым. Чыннан да, әтиле балалар көчлерәк, масаебрак сөйләшә иде. Без дә аптырап тормадык. Әниебез аркасында кәлҗемә, үлән ашап, тәгәрәп үстек. Әнинең тырышлыгы белән укыдык, яшәдек, абый-апалар эшләде. Идарә бездән бар нәрсәне сыгып ала иде – тавык йомыркасын, сарык йонын, сыер сөтен, итен, маен. Ә балаларга сыек аертылган сөт эләксә дә бик яхшы була иде.
Шулай итеп вакыт үтте. Безнең әтиләр немецларны җиңде, алар герой, дип сөенеп яшәдек. Мин дә укуны тәмамлап, ак халат киеп шәфкать туташы булып эшли башладым. Әни теге вакытта кәлҗемәгә барып, суга акканда биргән беренче антым иде бу. «Үскәч, мин сине бер дә чирләтмәм», дигән идем. Әмма әниебез озак яши алмады, 68 яшендә дөньядан мәңгелеккә китте. Урыны җәннәттә булсын. Мин үзем 20 ел хастаханәдә, соңгы 8 ел рентгентта эшләдем, 45 яшьтән пенсиягә киттем. Апам чирле, инвалид иде, шуны тәрбияләргә кирәк булды. Ул вакытта (1989 елда) пенсиям яшәр өчен җитәр төсле иде. Ике балабыз бар, ирем эшли иде әле. Бер-ике елдан ул да инвалид булды, инсульт кичерде, бер ягы эшләми. Шул елларда (миллионнар вакыты) безнең барлык кешенеке белән (эшләгәне дә, эшләмәгәне дә) бертөсле булып калды.
Мин бүген 4300 сум пенсия алам. Шуның өчен күңелем әрни. Ни өчен без, сугыш чоры балалары, бүген шундый хәлдә? Ник без шулай интегәбез? Самолет шартлаганда, поезд һәлакәткә очраганда, хөкүмәт һәрвакыт үлгәннәрнең гаиләсенә ярдәм итә. Ә нигә безнең әтиләрне үзләре сугышка җибәреп, без сабыйларның бар булган азыгын сугыштагыларга, аннан колхозны торгызырга дип, ашарга берни калдырмыйча җыеп алып китәләр иде. Ә безгә ярдәм кайда соң?
Сугыш беткәнгә 60 ел тулганда, безгә дә бер ярдәм булды. Безгә, әтиләре югалганнарга, кайтмый калганнарга, 250 сум акча бирделәр. Мин хәрби комиссариатка барып, өч апама да язу алып кайттым. Бер апам Сарман районының Җәлил бистәсендә яши, аңа да илттем. «Бездә мондый нәрсә юк», – дип аңа бирмәделәр. Мин үземә бирелгән акчага икебезгә дә сувенир алдым. Менә 60 елга әтинең бер истәлеге булды. Моның өчен мин үзебездә эшләгән район башлыгы Әнәс Гатуф улы Исхаковка бик рәхмәтле, исән-имин булсын.
Сорыйсым килгән сүзем шул: 4000 сум пенсия алучылар ничек яши икән? Минеке даруга, торак-коммуналь хезмәтләргә түләргә җитми. Калганнар үз киңәшләрен язсын иде. Әле дә ярдәм кулын сузарга туганнар бар. Без, сугыш чоры балалары, интегеп, сәламәтлегебезне бетереп, бер кабымлык ипи күрмичә үскәнбез икән, моңа кем гаепле? Тарихка карасаң, хәзер ул сугыш та хөкүмәт уйлап чыгарган үтерешү булып калды. Ә бу чордагы балаларның ризыкларын солдатка, әтиләргә дип җыеп алып чыгып киткән абыйлар кемнәр соң алар? Хәзер минем сорарга хакым юкмы?! Чабата киеп йөреп сәламәтлегебез беткән. Дару алыр өчен кем ярдәм итәргә тиеш? Дарулар бик кыйммәт, акча юк. Сугыш чоры балаларын торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдән азат итегез бер дә булмаса! Менә 70 ел җыелып та әйтә, яза алмаган сүзем-уем шул! Безнең өчен тагын бер ачлык заманы килде.
Роза әбиегез.
Азнакай шәһәре.Бала күңеле – үзе бер китап , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии