Татарстан дуңгыз үрчетми булдыра аламы?

Татарстан дуңгыз үрчетми булдыра аламы?

«Татарстанның дуңгыз үрчетүне арттыру белән горурлануы безнең өчен аяныч хәл», – ди Русия төбәкләрендә хәләл җитештереп көн күрүче татар эшкуарлары.

Күптән түгел Казанда узган «Татар эшмәкәрләренең Бөтенрусия җыены»нда Татарстан түрәләре төрле төбәкләрдән җыелган милләттәшләр алдында республиканың дуңгыз үрчетү өлкәсендә ирешкән уңышлары белән мактанды. Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, мәсәлән, узган елда бу өлкәдә күрсәткечләрнең 2014нче ел белән чагыштырганда күпкә яхшырак булуын хәбәр итте. Дуңгыз ите җитештерүдә республика аеруча зур уңышларга ирешкән. Ике зур инвестицион проект тормышка ашырылган: «Кама беконы» ширкәтенең 12600 баш ана дуңгызга исәпләнгән комплексы һәм сайлап алу-генетика үзәге, Буадагы 12 мең тонна дуңгыз ите җитештерә ала торган терлекчелек комплексы.

Түрәләр тырышлыгы белән хәзер Татарстанда республика халкы ашап бетерә алмаслык күләмдә дуңгыз ите җитештерелә. Ә менә мөгезле эре терлек ите аз.

«Аның каравы, сарык ите җитештерү арта», – дип искәртеп үтте Нәҗип Хаҗипов. Терлек саны өч ел эчендә өч тапкырга арткан, шуңа күрә Татарстан сарык ите белән җан башына 228 процентка тәэмин ителгән.

Кычкырып әйтелмәсә дә, татар эшмәкәрләрен бу өлкәдә бер әйбер борчыганы ачык сизелде. Республикадан читтә яшәүче милләттәшләр, мөселманнар аз яшәгән төбәкләрдә дә тырышып-тырмашып хәләл ризык җитештерергә омтылганда, тарихи ислам җире булган Татарстан күп итеп дуңгыз үрчетеп, шул күрсәткечләр белән горурлана.

Себердән килгән фермер, мөгезле эре терлек һәм атлар үрчетүче Гали Сабиров Татарстан өчен күңеле әрнүен белдерде: «Без Себердә торган килеш тә хәләл генә ашыйбыз. Безнең район халкының 5-6 проценты гына татарлар, шулай да без хәләл ит кенә чыгарабыз. Татарстан – безнең тарихи ватаныбыз, туган республикабыз, дуңгыз үстереп ятмаса да, ким-хур булмас иде. Безне ата-анабыз хәрәмнән читтә торырга өйрәтте. Дуңгыз үрчетү безнең өчен шул хәтле хәрәм. Ашау турында сүз дә баруы мөмкин түгел», – ди Сабиров.

Төмән өлкәсенең иң эре татар эшмәкәрләреннән берсе Ринат Насыйров фикеренче, Татарстан Русия федерациясе субъекты булганга күрә, хәләл җитештерүгә генә күчәргә хакы юк. «Беренчедән, Татарстанда хәләл продукция җитештерелми диеп булмый. Икенчедән, татарлар мөселман гына түгел, аларның христиан динендә дә була алуын танырга кирәк. Өченчедән, ислам дине Татарстанда әлегә зур үсеш алмаган, ул яралгы хәлендә генә, татарлар тулысынча ислам кануннарына нигезләнеп яши алмый. Гомумән алганда, халыкның сәясәт һәм дин өлкәсендә эшчәнлеге пассив. Татарстанда һәм Русиядә дин тотучылар бер генә процент», – дип аңлатты эшмәкәр «Азатлык» радиосына.

Дин көчле булган төбәкләрдә, мәсәлән, Төньяк Кавказ республикаларында, бер генә дуңгыз үрчетү комплексы да тапмассың. «Татарстан Кавказ республикаларына караганда ныграк урыслашкан булганга, монда дуңгыз үрчетәләр. Мин шәхсән моңа каршы. Без үзебез 6 ел районыбызда авыллар янында дуңгыз комплекслары булдырмас өчен көрәшәбез. Ә Татарстанда аерым авыллар каршы чыкса да, алар бу проблеманы хәл итә алмас», – ди Насыйров.

Төмән эшмәкәре дуңгыз үрчетүне Татарстанга файдалы дип саный. Финанс ягыннан да, аннан да мөһимрәге – сәяси яктан. Кереме яхшы – бу проектлар, башка шундый хәрәм проектлар кебек үк, акчасы тиз кайта торган. Ә инде сәяси ягын караганда, дуңгыз үрчетү Татарстанга Русиягә интеграция дәрәҗәсен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Интеграция ул бөтен Русиягә яраклаштырылган җитештерүләр булу белән дә башкарыла. Шуңа күрә дуңгыз үрчетү аша Татарстанны, аның мөстәкыйльлеге саклануын яклау бара, ди Насыйров.

«Бу очракта мин республикага бер килешү, компромисс табарга киңәш итәр идем. Дуңгыз комплекслары белән беррәттән хәләл ризык – сыер, сарык ите һәм башка без мөселманнарга рөхсәт ителгән әйберләрне җитештерүне җайга салырга».

Әйтергә кирәк, Ринат Насыйровның сөт комплексы Төмән өлкәсенең 5 процент ихтыяҗын канәгатьләндереп тора. Узган елда Түбән Тәүде сөт заводы Русиядә чи сөт җитештерүче иң эре 50 ширкәт исемлегенә кергән.

Берничә ел элек Пенза өлкәсендә 10 меңләп кеше яшәгән Урта Әләзән авылы халкы үзләрендә дуңгыз фермасын төзетмәүгә иреште. 2012нче елда Түбән Әләзән, Урта Әләзән һәм Югары Әләзән янында 500 мең дуңгызга исәпләнгән комплекс салынырга тиеш иде. Әмма халык Пенза өлкәсе губернаторы Василий Бочкаревка кадәр җитеп, ферманы башка районда салдыруга иреште.

Пензадан килгән эшкуар Рушан Бәхтиев: «Дуңгыз фермасы төзергә теләгән Дания фирмасы белән турыдан-туры үзебез бәйләнешкә кердек, аңлаттык – теләгәнебезгә ирештек. Ә чынлыкта Пенза губернаторы да төзелешне яклаган иде. Әлбәттә, дин безнең илдә дәүләттән аерылган. Ләкин мин Татарстан җитәкчелегенә дингә күбрәк игътибар бирергә киңәш итәр идем. Дин булса, бәрәкәт тә булыр.»

Татарстанның Тукай районы Калмаш авыл халкы да авыллары янында дуңгыз генетик үзәген төзүгә каршы чыкты. Мөрәҗәгатьләрнең Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовка тапшырылуы турында «Азатлык» язган иде. Мәсьәләгә әлегәчә ахыргы нокта куелмаган.

Динә НАГАЕВА, София ХӘЙРУЛЛИНА

Рәфис Кашаповны кырысрак төрмәгә күчермәкчеләр

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов 9нчы февральдән бирле Ухта шәһәре янындагы Бельгоп авылының 19нчы төзәтү колониясендә утыра. Кашапов әлеге колониядән азат ителеп чыгучы бер кеше артыннан хат тапшырган һәм ул анда үзен якын арада Коми республикасының Микунь шәһәрендәге төрмәгә күчерәчәкләрен әйтә.

Кашапов колония җитәкчелегенең аңа һәрвакыт басым ясавын һәм үзенә карата алты шелтә белдерелүен яза. Аерым алганда, карантин вакытында ул су белән коенган һәм комиссия аны чакырып моның сәбәпләрен сораган. Кашапов сәламәт тормыш алып баруын, чисталык яратуын аңлаткан, әмма комиссиядәгеләр аны тәртип бозуда гаепләгән.

Моннан тыш, спорт белән шөгыльләнгән вакытта колония хезмәткәрләре кинәт ишекне ачкан да, «Ник исәнләшмисең?» – дип бәйләнгән. Шуның өчен аны һәм тагын ике тоткынны ун көнгә салкын камерага япканнар. Рәсми төстә ачлык игълан иткәч һәм бу хакта төрмә җитәкчелегенә хат язгач, Кашаповны җылы камерага күчергәннәр.

Шулай ук Кашаповны кулын артка куймаган өчен берничә тәүлеккә штрафизоляторга япканнар. Имеш, аклы-каралы бер фотода бер ир кеше бара һәм ул анда кулын биленә куймаган. Кашапов әлеге фотодагы ир кешенең үзе түгеллеген әйткән. Аны тагын өч тәүлеккә штрафизоляторга, бу юлы сәламәтлеге белән проблемалар булу сәбәпле, азрак вакытка утыртканнар һәм аны күзәтеп тору өчен табип билгеләгәннәр.

Кашапов язуынча, иртәнге биштә төрмә җитәкчелеге белән исәнләшмәве сәбәпле аны шулай ук штрафизоляторга утыртканнар. Гәрчә ул үзе кем белән исәнләшмәгәнен бөтенләй хәтерләми.

Ә икенче төрмәгә җибәрелүенә төп сәбәп дип ул үзендә «ике сим-карта табуларын» әйтә. Чираттагы тикшерү вакытында өлкән лейтенант Сергей Скрябинның аның кесәсенә ике сим-карта ташлавын һәм тентү вакытында үзе үк шуларны табып алуын әйтә. Кашапов бу сим-карталар аныкы булмавын һәм моның дөреслегенә инану өчен андагы шалтыратуларны тикшереп карауны таләп иткән. Әмма аның бу язган аңлатмаларын юк иткәннәр. Бу мәсьәләне тикшергәндә барлык җитәкчелек катнашкан.

Рәфис Кашаповка комиссия вакытында өч тапкыр гаепләүләр белән ризалашырга туры килгән, чөнки тоткыннар дөреслекне исбатлый башласа, 15 тәүлеккә штрафизоляторга утыртачакларын әйткәннәр. «Минем яшемдә һәм сәламәтлегем какшау сәбәпле, 15 тәүлек штрафизоляторда түзә алмас идем», – дип яза Кашапов.

Күптән түгел Кашаповның гаиләсе аның белән күрешергә колониягә барып кайтты, әмма аларга очрашырга рөхсәт бирелмәде.

Ландыш ХАРРАСОВА

НКВДны данлаучы Золотовка саллы вәкаләтләр бирелә

Русиядә яңа бер көч структурасы – Милли гвардия төзүне игълан итүнең икенче көнендә, 6нчы апрельдә үк Президент Владимир Путин Дәүләт Думасына бу турыда канун проектын да тапшырды.

Эчке эшләр министрлыгының Эчке гаскәрләре нигезендә оештырылучы яңа структура террорчылыкка һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшәчәк һәм ОМОН, СОБР, Ведомстводан тыш сак хезмәте үтәгән функцияләрне дә дәвам итәчәк, дип игълан ителде. Милли гвардия башлыгы итеп 13 ел Президент иминлеге хезмәтен җитәкләгән Виктор Золотов билгеләнде.

Яңа структура бурычлары буларак җәмәгать тәртибен саклау, экстремизм һәм терроризмга каршы көрәшү, илнең җирләрен саклау, чик буйларында патрульдә йөрү, махсус йөкләрне озата бару һәм мөһим дәүләт корылмаларын саклау атала.

Утлы корал куллану. Әлеге канун проекты, әгәр дә берәр хәрбинең яки якындагы берәр башка кешенең тормышына куркыныч янаса, гвардиячеләргә бернинди кисәтүсез ут ачу хокукын бирә. Йөкле хатыннарга, инвалидларга һәм балаларга ату, әгәр алар кораллы каршылык күрсәтмәсә, тыела.

Махсус җиһазлардан файдалану. Милли гвардия махсус җиһазлар да алачак. Исемлеккә резин күсәкләр, газ гранаталары, богаулар, игътибарны читкә юнәлтү өчен яктылык-тавыш җиһазлары, каршылыкларны җимерү һәм машиналарны туктату җиһазлары керә. Боларын да, әгәр кораллы каршылык күрсәтмәсәләр, йөкле хатыннарга, инвалидларга һәм балаларга каршы кулланырга ярамаячак.

Өч сәгатькә кадәр тоткарлау. Гвардиячеләрнең җинаять кылуга юл куймау өчен чаралар күрә, документларны тикшерә, административ тәртип бозулар турында протоколлар төзи, җинаять урынын тикшерүчеләр килгәнче саклый алачагы да язылган. Аларга, шулай ук, саклана торган корылмаларга һәм кеше милкенә кул сузуда шикләнелгән кешеләрне өч сәгатькә кадәр тоткарлау вәкаләте бирелә. Төрле казалар нәтиҗәләрен бетерү, чуалышларны куып тарату, сак астыннан качканнарны эзләү һәм башка качкыннарны эзләү барышында Милли гвардия, аерым урыннарны чолгап алып, керү-чыгуны яба, машина һәм кешеләр хәрәкәтен чикли алачак. Хәзергә бу вәкаләтләр Эчке гаскәрләр хезмәткәрләренә, полициягә һәм ФСБга бирелгән.

Кешеләрнең машиналарын тартып алу. Террорга каршы чаралар барышында да Милли гвардиягә транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен чикләү вәкаләте, яраланганнарны больницага илтү яки җинаятьче дип шикләнелгәннәрне куып тоту өчен кешеләрнең машиналарын алу хокукы бирелә.

Русиядә тирәнәя баручы икътисади кризис шартларында узачак авыр сайлаулар якынайганда мондый структура төзелүен күпләр Путинның элиталарга ышанмавы, илдә башланырга мөмкин протест чараларын рәхимсез рәвештә бастырырга әзерләнүе, дип бәяли. Чөнки Милли гвардия турыдан туры Илбашына буйсыначак.

«Яңа структура җитәкчелегенә Путинның шәхси сагы башлыгын кую символик әһәмияткә ия. Чыннан да, нигә яшереп торырга? Бездә болай да инде һәркем белә, «тәртип саклау» оешмалары бары хакимиятне халыктан саклау белән генә шөгыльләнә. Ә хәзер Президентның шәхси җитәкчелегендә бу эш белән йөзләгән мең сакчы, омончы, собрчы шөгыльләнәчәк», – дип яза күренекле сәясәтче Григорий Явлинский.

Кайберәүләр шулай ук Виктор Золотовның, Эчке гаскәрләрне котлаганда, Советлар берлегендә «кызыл террор» уздырып, миллионнарча кешене үтергән НКВДны аклавына да игътибар итте. Март уртасында Золотов: «Киев һәм Ленинградны, Одесса һәм Севастопольне, Мәскәү һәм Сталинградны яклап, Курск дугасында сугышып, НКВД сугышчылары һәм командирлары үзләрен сүнмәс данга күмде. Сугыштан соңгы беренче елларда аларның Балтыйк буендагы һәм Көнбатыш Украинадагы милләтче яшерен көчләргә каршы көрәштәге хезмәтләре дә бәяләп бетергесез», – дип белдергән.

Наиф АКМАЛ

Казанда татар теле кысрыклап чыгарыла

Казанда татар теленең кулланылышы 5% кына тәшкил итә, калганы – урыс һәм чит телләр. Дәүләт оешмалары телләр турындагы канунга азмы-күпме буйсына, ә Татарcтандагы федераль оешмаларның күп очракта татар теленә исе китми. Бу – Татарстан социологлары ясаган нәтиҗә.

Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этносоцилогия бүлеге галимнәре Казанда дәүләт телләренең кулланышын тикшергән. Визуаль һәм аудио мәгълүматлар аша Татарстанның «Дәүләт телләре турында»гы канунның гамәлгә ашырылуы ничек барганын күзәтү эше беренче тапкыр башкарылган. Социологик тикшерү 2014-2020нче елларга тәгаенләнгән «Татарстан телләрен саклау һәм үстерү» дәүләт программасы нигезендә уздырылган. Фән, мәдәният, реклама, кулланучыларга хезмәт күрсәтү өлкәләрендә дәүләт телләренең кулланышын өйрәнү программа планына кереп калды.

2014нче елда мәдәният өлкәсен тикшергән булсалар, узган ел татар һәм урыс телләре визуаль мәгълүматта, рекламада никадәр кулланылу тикшерелде. Быел ул тикшерүгә нәтиҗә ясалды. «Казанның тел ландшафты» дип исемләнгән китапчык басылып чыкты. Элмә такталар бармы, ничек башкарылган – барысы да тикшерелде.

Социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, мондый эш моңа кадәр башкарылмаган:

«Мондый тикшерү Татарстанда алып барылмады. Шуңа эшне нидән башларга, ничек уздырырга дигән сорау туды. Чынында тел ландшафтын өйрәнүнең фәнни методологиясе юк. Безгә Чуашстанда тел сәясәтен тикшерүче Испания галиме Элос Һектор ярдәм итте. Ул өйрәнгән юл белән барырга булдык.

Бер ел дәвамында тулысынча социологик тикшерүгә әзерләндек, быел инде аның практик ягы башкарылды. Галимнәр телендә ул «кыр» эшләре дип атала. Фәнни тикшерүдә башка шәһәрләр дә колачланырга тиеш иде, әмма көч тә, вакыт та җитмәде. Татарстанның башка шәһәрләре, район үзәкләре чират көтә.

Тикшерү ысулы болайрак булды: очраклы рәвештә Казанның җиде урамы сайланды. Аның берничәсе – үзәктә, берничәсе үзәктән ерак булган «йокы» районнарында урнашкан, калганнары – сәнәгать оешмаларында якын булган урамга тукталдык. Бауман урамы – туристлар күп йөри торган урам, Кирмән (Кремль) урамында дәүләт, муниципаль, федераль дәрәҗәдәге оешмалар урнашкан. Аларның да татар теленә карата мөнәсәбәтен тикшерү максаты куелды. Калганнары – Сафиуллин, Краснококшай, Горсовет, Тынычлык, Космонавтлар урамнары.

Берничә кеше урамда очраган барлык элмә һәм урам исемнәре язылган такталарны, кибет, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларның исемнәрен фоторәсемгә төшерде. Реклама, кешеләр кулдан язган игъланнар – барысы да базага тупланды. Дәүләт, муниципаль, федераль, хосусый, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларда элмә такталарның фотолары аерым тупланып өйрәнелде, математик ысул белән процентларны санап чыгардык», -дип аңлатты Гөлнара ханым.

Татар теле инглизчәгә оттыра

Социологик тикшерүдә Казанның татар теленә карата чын мөнәсәбәте ачылган. Татар теле үзәктән «куып чыгарылган», аны үзәктә читтәге урамнарда гына очратып була, татар телен урыс һәм инглиз телләре басып киткән.

«Базада туплаган билгеләрнең гомуми саны – 2369. Шуларның бары тик 5 проценты гына татар теленә кагылышлы. Анысы да саф татар телендә язылган визуаль мәгълүмат түгел, күп очракта татар һәм урыс телләрендә язылган элмә такталар. Бары тик татарча гына кулланылган элмә такталарның саны якынча 1 процент. Анысы «Татар радиосы» һәм стоматология хастаханәсе рекламасы булды. Аннары бер йортта саф татарча «Зинһар, ишекне ябыгыз!» дигән бер язма очрады.

Казанда чит телнең кулланышы татардан күбрәк булып чыкты. Бары тик инглиз теле генә кулланылган очраклар күп булды, монда урыс та, татар сүзләре дә юк. Аларның саны – 6 процент. Урыс теле белән бергә кулланылган инглиз, гарәп, төрек телле элмә такталар – 9,5 процент. Ягъни, бергә 15 процент булып чыга.

Татар теле кулланышының 5 проценты урам исемнәренә туры килә. Аларны ике телдә язалар, әмма монда хаталар бик күп. Кайсы җирдә латин имласы кулланыла, кайда – кирилл имласы. Тәрҗемәдә дә чуарлык. Югыйсә, расланган урам исемнәре реестры бар. Тәртип юк, системага салынмаган. Үзәктә, шул ук Бауман урамында татар телен куллану юк диярлек. Татар теле үзәктән ерак районнарында активрак кулланыла. Анда халык даруханә, поликлиника, кибет, чәчтарашханәләрне татар атамалары белән атый.

Ике телне дә кулланучылар – ул дәүләт оешмалары, әмма алар безнең күзгә аз эләкте. Алай да, дәүләт оешмаларында ике телгә дә бертигез караш дип әйтеп булмый. Федераль үзәккә караган оешмаларда урыс теленә өстенлек бирелә, татар теле «онытыла», – ди галимә.

Татар телен кулланучыларга дәүләт «кәнфит» тоттырырга тиеш

Казанда татар теленең кулланышы аксаганын теләсә кем әйтә ала, әмма моны фәнни яктан раслау – икенче нәрсә. Галимнәрнең фәнни нәтиҗәсенә республика җитәкчелеге, түрәләр, дәүләт эшлеклеләре, депутатлар карашы нинди булыр – әлегә әйтүе авыр. Татар теленең дәрәҗәсен күтәрер өчен ни булса да эшләнерме? Галимнәр алар ясаган тикшерүгә колак салырлар, дип өметләнә.

«Фәнни тикшерү нәтиҗәләрен Татарстанның Дәүләт Советы, Фән һәм мәгариф министрлыгына бирдек. Нинди нәтиҗә ясалыр – белмим. Барыбер ничектер телгә кагылышлы вазгыятьне үзгәртергә кирәк. Телгә кагылышлы кануннар бар, әмма аларны куллану кирәклеген аңлау, кызыксыну юк. Ихтыяҗны, мотивацияне арттыру кирәк. Механизмнары булдырылса, татар теленең кулланышы артыр иде. Үз оешмасын, берләшмәсен танытуда татар телен куллану отышлырак дип аңлату җитми. Татар телен кулланучыларга ярдәм итүнең грант системасын булдырырга мөмкин. Конкурслар да оештырырга була. Икетелеллеккә яхшы мөнәсәбәттә булучылар, иң активлар дәүләт дәрәҗәсендә бүләкләнсә, башкаларга да стимул булыр иде. Татар яшьләре хәрәкәте бу эшне иҗтимагый башлангыч итеп оештыра. Әмма дәүләт дәрәҗәсенә үсү кирәк.

Гомумән, татар телен кулланырга теләүчеләр бар, әмма телне белмиләр, дөрес язмабыз дип куркып, татар теле төшеп кала. Татар телен белү дәрәҗәсе түбән. Дәүләт тарафыннан тәрҗемә эшләрендә ярдәм күрсәтә торган бер структура булырга тиеш. Элмә такталар бертигез ике телдә һәм хатасыз булсын өчен муниципаль органнарда да, дәүләт оешмаларында да күзәтү эшен алып баручы оешма булу кирәктер», – ди галимә.

Казан түрәләре ни ди?

Казандагы икетеллелекне гадәти күренеш итү әлегә хыял гына. Татар җәмәгатьчелеге ике дәүләт теленә бертигез карашны таләп итә, әмма бу авырлык белән бара. Татар теленең төшеп калуы яки хаталы язу Казанга хас күренеш. Бер ай элек шәһәр мэриясендә икетеллелек канунын гамәлгә ашыру комиссиясе барлыкка килде. Аны Казан башлыгы урынбасары Денис Калинкин җитәкли. Комиссия бер ай дәвамында эшли, аның беренче утырышы да узган, әмма комиссия нишләячәк, нинди проблемалар караячак, нинди план белән эшләячәк – берни билгеле түгел.

Комиссиянең эшчәнлеге хакында тулырак белер өчен Казан шәһәре башкарма комитетының Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Илнур Шакировка мөрәҗәгать иттек. Якынча бер ай дәвамында ул телефоннан «Вакытым юк, соңрак җавап бирермен», – дип вәгъдә суын мулдан эчерде. Ахыр чиктә үзе билгеләгән вакытка мэриягә чакырды, әмма бер сорауга да җавап бирмәде. Исем-фамилияне җентекләп сорап, кенәгәсенә теркәп куеп: «Эшем бик күп, җыелышлар шактый, өлгермим, мин барлык журналистларны беләм, атна саен интервью бирәм», – дип зарланып, яңа оешкан комиссия турында барлык мәгълүмат рәсми сәхифәдә уранашканын әйтте. Сорауларга җавап бирүне үзенең урынбасары җилкәсенә шудырды. Урынбасар, үз чиратында, Казан мэриясенең матбугат хезмәтенә юллауны сорады.

Ник бер ай дәвамында «без матбугат хезмәте аша гына җавап бирәбез» дип әйтмәүләре, офисларына чакыртып сөйләшүләре генә аңлашылмый. Кырыкка ярылып, төрле эшне башкарырга мәҗбүр ителүе турындагы түрәнең зары гына Казандагы татар теле проблемасын хәл итми. Сүз уңаеннан, Казан мэриясенең башкарма комитеты бинасындагы кабинетларның ишекләрендә элмә такталардагы мәгълүмат бер генә телдә башкарылган – урысча гына.

Татарстандагы икетеллелекне гамәлгә ашыру комиссиясе турында сораулар Казан мэриясенең матбугат хезмәтенә юлланды. Җавап биргәч тә «Азатлык» укучыларын алар белән таныштырырбыз.

Федераль үзәк урыс телен ныгыта, татар телен көчсезләндерә

Татарстан 1993нче елда «Дәүләт телләре турында»гы канунның 3нче маддәсендә оешманың элмә такталары, рекламасы, кулланучылар почмаклары, сатып алучылар өчен мәгълүмат такталары, бәя белешмәлекләре, прейскурантлар, игъланнар – барысы да ике телдә ясалырга тиеш, дип әйтелгән. Кибетме, башка оешма бинасымы – Татарстан символлары, милли бизәкләр белән эшләнергә тиеш, дигән җөмләләр дә булган. Югары һәм урта белем бирү йортларында сатып алучылар белән ике телдә дә аралаша алган белгечләр дә әзерләнгән. Терминология комиссиясе дә булдырылган. Әмма сәясәт вертикале аркасында 2000нче елларда урыс теленең позицияләре ныгый башлый. Татарстанның аерым кануннары юридик көчкә ия булудан туктый.

Бүгенге көндә кулланучыларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә татар телен куллану-кулланмау киңәш кенә ителү дәрәҗәсендә калды. Аны оешма үзе хәл итә. Шуңа күрә дә татар телен язуларда, мәгълүмат бирүдә кулланырга тырышучылар күп түгел. Кулланучыларга хезмәт күрсәтүдә татар телен куллану татар телле аудиторияне җәлеп итүдә уңай ысул дип аңлату, республикада Татарстанның Конституциясе, ике дәүләт теле барлыгын искә төшерү аерым актив кешеләр һәм яшьләр милли хәрәкәте тарафыннан гына башкарыла.

Берьяктан федераль үзәк визуаль мәгълүматларда, топонимикада, хезмәт күрсәтү өлкәсендә татар теленең куллануына каршы төшеп аркылы ятмый, әмма үстерергә дә ирек бирми. Татарстан хөкүмәте исә моңа икенчел карашта тора, һаман кулы җитми. Кирәксенмиләр. Латинга килгәндә, Мәскәү аны безгә урам исемнәрен язуда куллануны тыймый.

2014-2020нче елларга тәгаенләнгән дәүләт телләрен саклау һәм үстерү программасы максатларының берсе – аудиовизуаль мәгълүматны ике дәүләт телендә дә бертигез куллануга ирешү. Дәүләт һәм муниципаль идарәдә, хезмәт күрсәтү һәм мәгълүмати-коммуникация өлкәләрдә татар теленең дәрәҗәсен күтәрергә теләк бар, әмма ул никадәр башкарылып чыгарылыр – әйтүе авыр. Җиң сызганып, булсын дип, сәяси ихтыяр көчен эшкә җигеп, тырышып эшләгәндә, берникадәр уңышка ирешергә мөмкин. Өметсез шайтан гына. Әмма дәүләт акчасын әштер-өштер китереп, күз буяу өчен хисап ясалса, алга китешкә өмет юк.

Римма ӘБДРӘШИТОВА

Комментарии