Лукашенко Путинга үрнәк күрсәтә

Лукашенко Путинга үрнәк күрсәтә

Беларусь җитәкчелеге илдә пенсиягә чыгу вакытын арттырырга батырчылык иткән. Дүшәмбе көнне Президент Александр Лукашенко шул хактагы карарны имзалады.

2017нче елдан башлап Беларусьта пенсиягә чыгу вакыты ел саен 6 айга кичектереләчәк. Ахыр чиктә ул 3 елга артып, ирләр өчен – 63, ә хатын-кызларга – 58 яшькә кадәр җиткереләчәк. Рәсми чыганаклар моны илдәге социаль-демографик шартлар үзгәрүе белән аңлата. Гади тел белән әйткәндә, хәзерге эшләүчеләр хисабына гына пенсионерлар армиясен туендырып булмый.

Шунысы игътибарга лаек, Лукашенконың пенсия яшенә карата мөнәсәбәте соңгы бер ел эчендә кискен рәвештә үзгәргән. Октябрь аенда узган президент сайлауларына кадәр ул лаеклы ялга чыгу вакытын кичектерү турында сүз кузгату урынсыз, дип белдергән иде. Ләкин быелның мартында фикере төптән үзгәрә. «60 яшьлек мужик – җигелергә яраклы ат әле ул», – дип саный Беларусь Президенты.

Күрше илнең җитәкчесе популист вәгъдәләрдән ваз кичеп, кискен адымнар ясый башлаган икән – бу Русия халкын да нык уйландырырга тиеш. Чөнки хакимияттәгеләр, пенсионерларга ничек итеп акча җиткерергә дип, һәрдаим башларын вата. Һәм елдан ел кискенләшә барган бу мәсьәләнең чишелеше күренми. Рәхәтләнеп арттырырлар иде дә бит, өлкәннәрнең «мәхәббәтен» югалтуларыннан куркалар. Ә хәзерге эшләргә яраклы буынның киләчәктә бик кечкенә пенсия белән калуын ишәк кайгыртсын.

Русиядән аермалы буларак, элекке союздаш республикаларның күбесе пенсиягә чыгу вакытын арттырганнар инде. Казахстанда бу реформа 1990нчы еллар башында ук гамәлгә ашырылган. Андагы ирләр 63 яшьтә, хатын-кызлар 58дә лаеклы ялга китә хәзер. 2018нче елдан башлап хатын-кызларның да пенсиягә чыгу вакытын әкренләп ирләрнекенә кадәр җиткерергә планлаштыралар.

Украинада дәүләт хезмәтендә эшләүчеләр пенсиягә 62 яшьтә китә. Хатын-кызлар хәзер 57 яшьтән пенсионер саналса, тагын 5 елдан соң аларны, ирләр кебек үк, 60 яшьтән лаеклы ялга озатачаклар.

Болар барысы да пенсия фондында акча җитсен өчен эшләнә. Шунысын да исәптә тотарга кирәк, Русиядә пенсионерлар халыкның 30 процентын тәшкил итә, ә Украина белән Беларусьта – 28 процентны. Казахстанда исә алар нибары 11,4 процент кына.

Икътисадчылар, аерым сәясәтчеләр Русиядә пенсиягә чыгу вакытын арттырмыйча булмый дисәләр дә, Илбашы Владимир Путин бу бәхәсләргә нокта куеп килә. Иманым камил, 14нче апрельдә халык белән чираттагы тапкыр очрашканда да, ул әлеге сорауга «Юк, арттырмыйбыз!» – дип җавап бирәчәк. Кремльдә, бәлки, нефть бәяләре үсүенә, шул хисапка пенсияләрне түли алуларына ышана торганнардыр. Тик андый бәхет елмаймаса, безгә 2018нче елда узачак президент сайлауларыннан соң пенсия яше артуын көт тә тор. Димәк, үзләрен җигелергә яраклы ат итеп күбрәк кеше тоя алачак.

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии