Фатирлы булу өчен ничә ел эшләргә кирәк?

Фатирлы булу өчен ничә ел эшләргә кирәк?

Яхшы хәбәр: дөньядагы күп шәһәрләрдә яшәүчеләрнең хезмәт хакларына фатир алу мөмкинлеге ярышында Татарстан алдынгы – бездә фатир арзанрак. Кызганыч, мәсьәлә ипотека алу кыенлыклары белән катлаулана. Чөнки фатир алу өчен, әйтик, Казанда 8 ел ашамый-эчми яшәп булмый. Ә ипотека нечкә иләк аша үткәрелеп кенә бирелә, аның процентлары да зур. aurupatatarstan сәяси платформасы тәкъдим иткән таблицада кайда күпме уртача хезмәт хакы, һәм шул хезмәт хакы белән ничә елдан фатир алырга булганлыгын аңларга мөмкин. Аннан күренгәнчә, Берлин белән Татарстан шәһәре – Әлмәттәге хезмәт хаклары 5 ел эчендә фатир өчен акча тупларга җитәр иде.

Изображение удалено.

Комментарии