- 12.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №14 (9 апрель)
- Рубрика: Архив
Курчак кебек кечкенә генә бу кызны дүрт сеңелнең апасы димәссең дә. Киресенчә, тышкы кыяфәте белән ул иркә, төпчек кызны хәтерләтә.
Сәхнәдә инде шактый булуына карамастан, Рәфинә үз концертларын оештырырга ашыкмый. «Мин әле тулысынча әзер түгел. Тамашачым алдына әзерлексез чыгасым килми», – ди ул.
Рәфинә, исемең бик үзенчәлекле. Нәрсә аңлата?
– Үземнең дә күп эзләгәнем булды аның мәгънәсен. Китаплардан тапмадым. Рәзинә, Рәдинә дигән исемнең бер варианты дип кенә язылган. Интернетта эзләнә торгач, Грециядә Рафина дигән шәһәрне таптым. Бәлки, шуннан килеп чыккандыр. Минем белән авырлы вакытта, әнием Нәбирә Гыйматдинованың «Су» дигән повестен укыган булган. Шунда баш героиняның исеме дә Рәфинә була. Миңа да әни Рәфинә дип кушкан.
– Сез гаиләдә биш кыз. Әниегезнең: «Ник берегез булса да малай булмады икән?», – дигәне булмадымы?
– Юк. Киресенчә, әни безнең барыбыз да кыз булганга сөенеп туя алмый. Ә шуның кадәр күп булуыбызның сәбәбе – әтинең малай теләвендә (көлә).
– Син гаиләдә өлкән бала. Сеңелләрегез белән бер-берегезгә охшаганмы, әллә инде һәркайсыгыз төрле-төрлеме?
– Безне белгән-күргән кешеләр: «Сез бишегез дә бер төрле инде», – диләр. Тик без аерылабыз. Аллага шөкер, бишебез дә Казанда яшибез һәм бик еш күрешеп-очрашып торабыз. Характерларыбыз, тормышка карашларыбыз, тышкы кыяфәтләребез бишебезнең биш төрле булса да, без бик тату.
– Син үзеңне нинди бала дип саныйсың?
– Өлкән булгач, миңа җаваплырак булырга туры килә. Әни дә мине төпле дип уйлыйдыр, дип ышанасы килә. Ул һәрвакыт минем белән киңәшләшә, минем фикергә таянып эшли. Төпчек балалар һәр гаиләдә дә иркә буладыр инде. Бездә дә кечкенә кызыбыз, башкаларга караганда, иркәрәк. Ә менә мин үземне иркә кыз дип әйтмәс идем.
– Сез бишегез дә сәхнәдә. Кайсыгыз җырлый, кайсыгыз бии… Әниегез моңа каршы булмадымы?
– Әни безне кечкенәдән үзе конкурсларга, төрле бәйгеләргә алып йөри иде. Еш кына дәрес калдырган өчен, укытучыларыбызның үзебезне сүккәннәре дә булды әле. Әниебез гел без – кызлары дип яшәде. Хәзер дә шулай яшәвен дәвам итә. Ул үзе дә сәнгать яратучы кеше. Әле күптән түгел генә бер гәҗиткә даими хәбәрче булып эшкә урнашты. Миңа калса, без үзебез дә, әни дә безне башка һөнәр ияләре буларак күрә алмыйдыр.
Һөнәргә килгәндә, мин һәм Резедабыз гына Мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамладык. Калган сеңелләрем укытучы һөнәрен үзләштерде. Шуңа да, сәхнәдән киткән очракта, аларның кулларында төпле белемнәре бар.
– Иҗатыңа килсәк, сине халыкка таныткан, «визит карточкам» дип кайсы җырыңны атар идең?
– Минем «Безнең кебек шаян кызчык идең» җырын бик җылы кабул иттеләр. Аның клибын да телеканаллардан еш күрсәтәләр. Аннан соң «Үтте инде…» җыры да халык арасында популяр дип уйлыйм. Бу җырны татар милләтеннән булмаганнар да тыңлап, җырлап йөри. Әле кичә генә бер урыс кызы: «Я слов вообще не понимаю, но песня мне так нравится», – дип, мактап алды (көлә). Еш кына, чит шәһәрләргә барсак, «Хәлләр ничек синең?», – дип, җырымны көйли-көйли каршы алалар. Бу бик күңелле, әлбәттә.
Мин тапталган, инде әллә ничә кат чәйнәлгән темаларга җырларга яратмыйм. Яңа темага текстлар эзләргә тырышам. Габделфәт абый Сафинның да йогынтысы бардыр. Ул да бит төрле яңа темаларга җырлый.
– Габделфәт Сафин турында сүз чыккан икән инде, сорыйм әле: аның төркеменә ничек килеп эләктең?
– Бер концертта, Габделфәт абый: «Бу кыз минем белән җиде ел эшли инде», – диде. Чынлыкта әле җиде ел юк дип йөри идем, санап карасаң, чыннан да шуның кадәр килеп чыга икән. Мин аның төркеме белән 2007нче елда, әле студент вакытта ук эшли башладым. Безне уртак танышыбыз таныштырды. Дуэт җырлар өчен, Габделфәт абый партнер эзли иде. Безнең тавышлар туры килде. Менә инде ничәнче сезон аның төркемендә эшлим. Без аның белән дә, Сафиннар гаиләсе белән дә бик әйбәт мөнәсәбәттә. Бу төркемдә эшләү миңа бик күп нәрсә бирде. Мин алар белән эшләү дәверендә профессиональ яктан нык үстем дип саныйм. Төркемдә эшләгәндә, чыннан да, күп нәрсәгә өйрәнәсең. Оештыру эшләренә дә өйрәнергә була, җырлау тәҗрибәсе дә туплыйсың.
Киләчәктә үземнең концертларымны да оештырасым килә. Шул вакытта бу төркемдә туплаган тәҗрибәм миңа бик нык ярдәм итәчәк. Тик әлегә концертлар оештырырга ашыкмыйм. Моның өчен үземне тулысынча әзер дип уйламыйм. Ә тамашачым алдына әзерлексез чыгасым килми.
– Габделфән Сафин укытучы буларак нинди кеше?
– Бик таләпчән. Бу әйбәт сыйфат дип саныйм. Чөнки алар куйган планкага күтәрелергә тырышасың, үзеңнең яхшы икәнеңне дәлилли башлыйсың. Ул һәрвакыт безнең белән киңәшләшеп, безнең фикерне тыңлап эшли. Нинди музыкантлар белән эшләргә, нинди костюмнар сайларга – барысын да уртага салып сөйләшәбез. Фикерләребез һәрвакытта диярлек туры килә. Ничә ел эшләп, әле бер генә дә сүзгә килгәнебез булмады.
– Танылу алгач, кеше үзгәрә диләр. Син нык үзгәрдеңме?
– Үзгәрдем дип әйтмәс идем. Таныш-белешләр күбәйде. Социаль челтәрләрдә күп язалар. Хәзер бәйрәмнәрдә котлаучылар да күп. Үземә дә күп кешене котларга туры килә. Кайчагында онытылып калып, үпкәләүчеләр дә бардыр инде… Тагын бер нәрсә үзгәрде. Хәзер күп нәрсәгә вакыт җитми. Шул ук якыннарым-дусларым белән әзрәк аралашырга туры килә. Әмма мин үземне таныйлар дип, йолдыз итеп хис итеп, борын чөеп йөрмим.
– Хәзер җырчылар, җырлаудан тыш, тагын берәр нинди эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Син сәхнәдә җырлап кына тамак туйдыра аласыңмы?
– Хәзер халык еш кына җырчыдан күп нәрсә юк дип сөйли. Дөрестән дә, татар эстрадасында да, чит илнекендә дә җырчылар бик күп. Хәзер атнага 8 генә түгел, 15 концерт карау мөмкинлеге дә бар тамашачының. Әмма үз төркемнәрен булдырып, зур гастрольләр оештырырлык җырчылар бармак белән генә санарлык.
Сәнгатьне аңлаучы кешеләр бик күп. Алар өчен югары дәрәҗәдәге җырлар иҗат итәргә кирәк. Ә кемгәдер «җиңел» җырлар ошый. Әгәр дә сәнгатьтә, шул исәптән эстрада да бары бер төрле генә җырлар, җырчылар булса, икенче төрле тамашачыга азык җитмәс иде. Һәр җырчының үз тамашачысы, һәр тамашачының үз яраткан җырчысы бар. Үз тамашачыңны таба аласың икән, бу бик зур уңыш.
Кемдер бер җыр башкарып та, халык арасына кереп китә. Икенче берәүләр еллар буе җырлап йөреп тә, үз аудиториясен булдыра алмаска мөмкин. Җырчы булу җиңел дип уйлаучылар бик нык ялгыша. Чөнки бер тапкыр сәхнәгә менеп, танылу алган кеше, урысча итеп әйткәндә, үз-үзенә «не принадлежит». Аның шәхси дөньясы да, шәхси вакыты да калмый. Җырлап йөрү – ул сәхнәгә чыгып басу гына түгел, ул – бик зур хезмәт.
Башка һөнәр буенча эшли башласам да, сәнгатьне ташламаячакмын. Бу минем күңел халәте. Сезнең сорауга килгәндә, җырлап эшләгән акчам үземә җитеп бара. Тормышымнан зарланмыйм.
– Син сәхнәгә тыныч, йомшак характерлы образда чыгасың. Тормышта да шундыймы, әллә инде бу сәхнәдә тудырган образың гынамы?
– Мин тормышта да, сәхнәдә дә бер үк төрле. Кайбер артистлар тормышта бик тыныч булып та, сәхнәгә битлек киеп чыгып, «чәчрәп» йөриләр. Бу һәр кешенең, һәр артистның үз эше. Ә мин сәхнәгә үзем булып, үземнең эчке халәтемне алып чыгам.
– Һәр сәнгать кешесе, гади кешеләрдән нинди дә булса сәер ягы белән аерылып тора. Синең сәер гадәтләрең бармы?
– (Көлә.) Дөресен генә әйткәндә, мин бу хакта бик күп уйланганым булды. «Минем бу гадәтем башкаларга сәер тоеладыр инде», –дип үз-үземне кат-кат өйрәнеп, тикшереп утырдым. Ни гаҗәп, бер генә дә сәер ягымны да тапмадым (көлә).
– Син хыялыймы?
– Юк, мин күбрәк тормышчан. Һәр нәрсәгә реаль күзлектән карарга тырышам. Хыялларым да бар, әлбәттә. Аларсыз булмый. Әмма тормышка реаль карарга тырышам.
– Мәхәббәткә ышанасыңмы?
– Ышанам, әлбәттә! Әмма кешеләргә, бигрәк тә егетләргә, бик сак карыйм. Минем янәшәмдә ышанычлы, мине хөрмәт итә торган, мине сатмый торган кеше булырга тиеш. Әгәр дә кешедән бер тапкыр күңелем кайта икән, мин аңа кабат элеккеге мөнәсәбәттә була алмыйм. Үпкәләрне, ачуланышуларны гафу итә алам. Әмма мөнәсәбәтем барыбер элеккечә булмый. Мин аны ярата да, аңа карата җылына да алмыйм. Бер ялгышкач, ышануы авыр. Кешегә 100 процент ышанмыйм икән, мин аңа яратам дип беркайчан да әйтмәячәкмен.
– Катнаш никахларга ничек карыйсың?
– Башкалар турында берни дә әйтә алмыйм. Әмма үзем бары татар егетенә генә кияүгә чыгачакмын. Бәхетле булыр өчен, миңа татар егете кирәк.
– Ә бәхет синеңчә нәрсә ул?
– Дөньяда үзеңнең башкаларга кирәк булуыңны тоеп яшәүдер, мөгаен. Кеше тулы канлы тормыш белән яшәргә тиеш. Бары шул очракта гына бәхетне татып була. Яраткан эшеңнән рухи һәм матди яктан канәгать булганда гына, башкаларга да уңай тәэсирләр, якты хисләр җиткерә аласың. Сине канәгатьләндерә торган эшең булу да – олы бәхет, минемчә.
Әңгәмәдәш — Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии