- 12.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №14 (9 апрель)
- Рубрика: Архив
Казан көннән-көн зурая, үзгәрә. «Яңа бина, яңа юл ачылды», – дигән хәбәр дә инде «тиешле» дигән хис белән кабул ителә. Әгәр дә 80 – 90 ел элек мондый хәбәр таралса, ай-һай халык ничек шатланыр, бәйрәм итәр иде.
Җәяү йөрергә яраткангамы, кешеләрнең «тимер атларында» каядыр ашыгуына гаҗәпләнәм. Юлдагы хәрәкәт бер минутка да тынып тормый, тыз-быз машина үтә дә – үтә. Нинди генә транспорт юк.
XIX гасыр башында «Лада» да, «Мерседес» та, «БМВ» да булмаган. Ул чорда бердәнбер транспорт булып ат саналган. Арбалы атлар такси да, йөк ташу хезмәтен дә башкарган. Гади көннәрдә халык мондый транспортта 20 тиенгә утырып йөрсә, бәйрәм көннәрендә яки шәһәргә берәр «зур кеше» килгәндә 6 сумын корбан итәргә туры килгән аларга.
Казанда исә арбалы атларны «барабыз» сүзен руслаштырып «барабус» дип йөрткәннәр. Мондый атларга хәтта номер сугу да булган!
Җигүле атлар ул вакытта халыкның тормышын күпкә җиңеләйткән. Тик завод, оешма, мастерскойларның күпләп ачылуы, шәһәрдә халык күбәюенә китергән. Ә бу исә инде үз чиратында яңа төр транспорт уйлап чыгаруны таләп иткән – Казанда 12 кеше сыйдырышлы беренче җәмәгать транспорты – дилижанc уйлап табыла. Атка җигелгән әлеге транспорт һәр көнне иртәнге 8дән кичке 10га кадәр йөргән. Халык өчен иң куанычлысы – дилижанста «җилдерү» нибары 10 тиен көмеш кенә торган.
Шәһәрдә халык агымы көчәйгәннән-көчәя, шунлыктан тимер юл салу турында уйланулар башланган. Әлбәттә, бу төр транспортта да баш рольне башкаручы булып ат саналган, ул бер яки ике катлы вагоннарны рельс буйлап йөрткән. Яңа төр транспорт «конка» исемен ала. Замана таләпләренә һәрьяклап туры килгән транспортта этика кагыйдәләре катгый сакланган. Мәсәлән, кондуктор һәм кучер һәрчак билгеле бер формадан йөрергә тиеш булган. Пассажирга дорфа җавап биргән кондукторларны эштән куганнар һәм инде алар беркайчан да бу эшкә кире кайта алмаган. (Бу таләпләр җәмәгать транспортында хәзер дә сакланса иде!)
Казанда ат тимер юлын салу өчен рөхсәт алу 3 елга якын вакыт таләп иткән. Рельсларны юлның уртасыннан яки сул ягыннан салу турында уйланулар алып барыла. 1875нче елның октябрь аенда чит илдән 6 пассажир һәм 18 товар вагоны кайтартылган. Шәһәрдә зур бәйрәм оештырганнар: Земская дамбасын (хәзерге Киров дамбасы) флаглар белән бизәгәннәр, халык яңа вагоннарда шәһәр буйлап бушлай йөргән.
Казан Русиядә беренче «конка» барлыкка килү белән 3нче шәһәр исемлегенә кергән. Бу транспорт гади халык өчен аеруча да уңайлы булган: ачык вагоннарда шәһәр буйлап йөрү – 3 сум, ә ябык вагоннарда 5 сум торган.
Беренче Русия машинасы 1896нчы елда П.А. Фрезе һәм Е.А. Яковлев ярдәме белән барлыкка килгән дип санала. Бу ачышка халык эчкерсез сөенергә тиеш кебек, ләкин шулай да, машинаның «яши башлау чорында ук» дошманнары барлыкка килә. Берәүләр машинаны ат белән барыбер тиңләшә алмаячак дисә, икенчеләр, артык күп тавыш, гауга чыгара дип ризасызлык белдергән. Беренче машиналарны «ямьсез кыяфәтле» дип атаучылар да табыла. Ә инде яңача эшләнелгән кузовларны күреп, дошманнар машина йөртүчеләрне артык зәвыклылыкта гаепли башлый. Кыскасы, ул вакытта да машиналар белән көрәшүчеләр аз булмаган.
Машина уйлап табылгач та, һәр кеше дә үзенә мондый зәвык рөхсәт итә алмаган, машиналар бары тик байлар өчен каралган. Мәсәлән, «тимер атның» 1 сәгать арендасы 6 сум тәшкил иткән, ә 50 сумга бер ат сатып алырга булган.
1917нче елда Казанда барлыгы 11 автомашина теркәлгән. Әлбәттә, бүген бу сан «юк» белән бер рәттә тора, заман башка бит. Тора-бара машиналар популярлаша, 1918нче елда инде аларның саны 118гә җитә. Күз алдына гына китерегез, хәзерге Казанда 118 генә машина йөрсә… Нинди тынычлык, иркенлек! Ләкин шул ук вакытта күңелсез булыр иде, ни генә дисәң дә, ияләшкән бит инде без шау-шуга.
Беренче машиналар барлыкка килгәч, юл – транспорт һәлакәтләре дә бермә-бер арткан. Җәяүлеләр, машина йөртүчеләр еш кына үзләрен юлда ничек тотарга белмәгәнлектән, кыен хәлләргә дучар була. 1911нче елда «Автомобиль һәм воздухоплавание» журналында кызыклы гына юл – транспорт һәлакәте турында язылган: авыл старостасы Мәскәү автомобиль йөртүчеләр клубы әгъзасы юлда тавык таптатканлыгына үзенең ризасызлыгын белдерә. Староста тавыгын югалтуны авыр кичерә, судта ул барлык чыгымнарны 146 сумга бәяли. Ул тавыкның елга ничә йомырка сала, үз гомерендә әле ничә тапкыр хуҗасына чебиләр бүләк итәчәген дә исәпләп чыгара. Суд карары турында, кызганыч, берни дә язылмаган. (Авыл халкы бу хакта укып, машина таптаткан мал бәясен барлык үткәнен – киләчәген санап исәпләр, дип уйлыйм. Һәм бик дөрес эшләячәк тә!)
Юлда килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар белән көрәш башлана: юл кагыйдәләре, билгеләр уйлап табыла. Ә инде юл кагыйдәләрен бозганнарны, билгеле, җаваплылыкка тартканнар. Казанда беренче төгәл юл кагыйдәләрен Филипп Филипп улы Рудольф уйлап тапкан. Гомумән, ул – Казанда автотранспорт үсешендә зур роль уйнаган шәхес.
Филипп Филипп улы Рудольф 1892нче елның 24нче августында элеккеге Самара губернасында дөньяга килә. 1911нче елда Казанда «Стародубцев һәм К» автотрансппорт оешмасына эшкә урнаша, шофер – механик һөнәрен үзләштерә. Әлеге һөнәр Филипп Рудольфны таныта, ул күп кенә байларда машина йөртүче булып эшләү бәхетенә ирешә. Казанда беренче машина йөртү таныклыгын да Филипп Филипп улы алган дип санала.
Филипп Филиппович Рудольф Казанда беренче машина ремонтлау пунктларын ача, автотранспорт техникумына нигез салучы да – нәкъ менә ул, Бауман белән Чернышевский урамы чатындагы Казандагы беренче светофорны урнаштыруда катнашучылар рәтендә булган.
Кызганыч, 1937нче елда Филипп Филипп улына «шпион» дигән яла ягалар, кулга алалар. 1940нчы елда, тиздән үзен акларлар, дөреслек җиңәр дигән уйлар белән яшәгән Рудольф бакыйлыкка күчә. Дөрес, 1956нчы елда аның гаепсезлеге дәлилләнә.
Юлдагы машина һәм машина йөртүчеләрне «безнеке – иномарка», «зур – кечкенә», «юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүче – үтәмәүче» һәм башка төркемнәргә бүлеп карарга була. Тик урамнан тыз-быз килеп үтүче машиналарны саныйм дисәң дә, санап бетереп булмый. Медальнең ике ягы булган кебек үк, машинаның күплеге дә ике төрле кабул ителә һәм бу фикерләр һәрчак янәшә яши.
Язмамны тәмамлап, шуны әйтәм: әле ярый машина бар! Юлларда исән – имин йөрик!
Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.
(Язмада ДАИ – ЮХИДИ тарихы музее фонды материаллары кулланылды)

Комментарии