«Хезмәт хакына гантель алдым»

«Хезмәт хакына гантель алдым»

Илшат Вәлиев, җырчы:

Беренче тиеннәремне мәктәптә укыганда ук эшләп алдым. Без укыганда, әле күмәк хуҗалыклар таралмаган иде. Балаларга үз теләкләре белән басуда чөгендер чүбе утап, яки фермада сарыкларның йонын алып, акча эшләү мөмкинлеге дә булды. Мин дә шулай эшләдем.

Аннары, бер елны, гәҗиткә үзем язган шигырьне җибәргәнем истә. Дөресрәге, Владислав Крапивинның «Дети синего фламинго» шигырен татарчага тәрҗемә иткән идем. Шуны бастырып чыгарган өчен, миңа гонорар түләделәр. Ә иң кызыгы, мин ул акчага кибеттән 12 килолы гантельләр сатып алдым. Мәктәп елларында спорт белән шөгыльләнергә ярата идем. Әти-әни хәзер дә шуны искә алып, миннән көлә әле.

Комментарии