Мурат Гайсин: «Өйләнү өчен озак уйлап йөрисе юк»

Мурат Гайсин: «Өйләнү өчен озак уйлап йөрисе юк»

Татар эстрадасында җырчылар бихисап, дөрес булса, бездә алар 500дән артып киткән ди. Кемдер тиз генә кабына да, сүнә, кемдер исә кечкенә адымнар белән генә килә һәм озакка халык күңеленә кереп кала. Иң кызыгы шунда ки, һәр үз тыңлаучысын, тамашачысын таба. Кайчандыр Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның иҗат төркемендә гитарист, баянчы булган, көйләр язгалаган егет Мурат Гайсинны да яратып тыңлаучылар шактый.

– Мурат, син Башкортстан егете бит. Татарстанда сезнең республикадан килгән артистлар бик күп. Әллә табигатегез шундый җырлата торган инде сезнең?

– Бардыр, бардыр, чөнки безнең бөтен гаилә әгъзасы да – артист! Әти-әнием – искиткеч моңлы кешеләр. Апам Уфада Яшьләр театрында җырчы актриса булып эшли. Миндә дә сәләт барлыгын тоеп, әти-әнием музыка мәктәбенә биргән. Ул чагында әле миңа 5 яшьләр тирәсе генә булган. Музыкаль белем биргәннәре, сәләтемне үстерергә ярдәм итүләре өчен әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен. Нишләптер мин бөтенләй дә җырларга яратмый идем. Музыка мәктәбендә укыганда да башта баянда уйнарга өйрәндем. 8-9 сыйныфларда укыганда гына җырлый башладым. Соңрак вокал бүлегенә күчтем. Мәктәптән соң сәнгать академиясенә укырга кердем, быел дипломлы белгеч булдым! 5 яшемнән алып санасак, 20 (!) ел укыган булып чыгам! Әле киләчәктә дә укуны дәвам итәргә исәп бар.

– Син иҗат юлыңны Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов иҗат төркемендә башлагансың. Ни өчен аннан киттең?

– Әле Сәнгать академиясендә укыганда ук радиога ди-джей булып эшкә дә урнаштым. Ул радио төрле концертлар, кичәләр оештыра иде. Мин, гадәттә, андый «солянка»ларда баянда уйный идем. Шундый концертларның берсенә Гүзәл Уразова төркемен дә чакырганнар. Гүзәл белән шул концертта таныштык һәм ул мине үзенә эшкә чакырды. Күрәсең, аңа уйнавым ошагандыр. Бер ел тирәсе Казан-Уфа арасында концертлар куеп йөри торгач, болай эшләп тә, яшәп тә булмаячагын аңладым. Радио җитәкчелеге дә миңа икесенең берсен сайларга тәкъдим иткән иде: я сәхнә, я радио. Мин, әлбәттә, сәхнәне сайладым! Зур сәхнәдә беренче җырымны да мин алар төркемендә эшләгәндә җырладым. Гүзәл белән Илдарга мин бик рәхмәтле, чөнки тормышымның, иҗатымның ул дәвере минем өчен бик мөһим булды. Шуны да әйтергә кирәк, Гүзәл һәм Илдар белән эшләү миңа бик зур тәҗрибә бирде һәм тормыш мәктәбе булды. Ике ел алар төркемендә эшләгәндә, илебезнең төрле почмакларында гастрольләр куеп йөрдек.

Китүемнең сәбәбе бик гади – үз карьерамны ясыйсым килде. Гүзәл һәм Илдар белән без хәзер дә яхшы мөнәсәбәттә, аралашып яшибез.

– Шәхси тормышың турында да сөйләшеп алыйк әле. Хатының белән ничек таныштыгыз, кавыштыгыз, дигәндәй…

– Баянда уйнау белән бергә, мин концертта «Туй җыры» дигән җыр башкара һәм залга, тамашачылар арасына төшеп, үземә кәләш «эзләп» йөри идем. Зерә генә җәфаланганмын икән, чөнки хатыным мине үзе эзләп тапты дисәң дә була. (Көлә.) Язмыш шулай булгандыр инде. Альбина мине концертларның берсендә күргән һәм интернеттан хат язып җибәрде. Башта мин әллә ни игътибар итмәдем, кызлар болай да күп яза иде. Аннары якыннанрак аралаша башладык. Берничә тапкыр күрештек. Яңа ел бәйрәмнәрендә мин Казанга кунакка килдем һәм аларда 4-5 көн кунак булып киттем. Алтынчы тапкыр күрешкәндә, мин инде аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Ул каршы килмәде.

– Бик тиз булган түгелме соң? Ничек тәвәкәлләдегез?

– Мин традицияләрне хөрмәт итә торган гаиләдә тәрбияләндем, үземнең дә гаиләле буласым килә иде инде. Дөрес, кызлар белән дә аз йөрдем димәс идем, яшьрәк чакта анысы да булды. Беренче җырлар да шул мәхәббәт аркасында, кызларга атап язылды. Озакка сузып йөрмәдек инде, аның үз кешем икәнлеген аңлагач ук тәкъдим ясадым.

– Артыңнан йөргән кызлар да аз булмагандыр. Нишләп менә Альбинаны сайларга булдың?

– Хатыным – бик әйбәт хуҗабикә. Ир-ат күңеленә юл – ашказаны аша диләр бит, тәмле пешерүе, ягымлы булуы белән дә үзенә караткандыр, бәлки. Ул бик кайгыртучан кеше, мине гел тәрбияләп, карап кына тора. Кайчагында кибетләрдәнме, олы юлданмы бергә кайтып керәбез, мин чишенергә дә өлгермим, ул инде тиз генә чәй кайнатып, ашарга җылытып куя. Шундый кызга өйләнмиләр ди мени инде?! (Көлә)

– Әти булу турында уйламыйсыңмы әле?

– Бик күп кеше бу сорауны бирә, үзебез дә инде бала турында хыяллана башладык. Һәр бала үз вакыты, үз ризыгы белән туа. Вакыты җиткәч, булыр, Алла бирсә. Хатыным бик ярата балаларны, үзе дә балалар табибы булып эшләргә җыена.

– Туачак балаларыңны нинди һөнәр ияләре буларак күрәсең? Сәхнәне сайласалар, каршы булмассыңмы?

– Иң беренче исән-сау булсыннар! Кеше булуларын телим, һөнәрләре минем өчен мөһим түгел.

– Иҗатыңа кабат әйләнеп кайтыйк әле. Иң беренче тапкыр студиядә җыр яздырганыңны хәтерлисеңме? Ул җырны радиодан ишеткәч нинди хисләр кичердең?

– Гадәттә, җырны бер сәгатьтән дә артык яздырганым юк. Иң беренче яздырган җырым «Күлләренә кайта аккошлар» дип атала иде. Мин ул җырны ике сәгать тирәсе яздырганмын. Бик дулкынландым. Җыр радиодан әйләндерелә башлагач, әлбәттә, бик сөендем инде. Шул җыр яздырылып, нәкъ бер ел үткәч, «Булгария» теплоходы белән зур фаҗига булды. Шуннан соң миңа ул җыр бөтенләй башкача тәэсир итә башлады. Мин анда шул һәлакәт белән аваздашлык тойдым димме соң…

– Мурат, син үзең дә көйләр язасың. Башка җырчыларга көйләреңне бүләк итәсеңме, әллә сатасыңмы?

– Композиторның да ашыйсы килә бит инде, гел бүләк итеп кенә бетереп булмый. Кайчагында сатып та бирергә туры килә. Заказ буенча да язарга сорыйлар. Әмма алай эшләве бик кыен. Күңелне мәҗбүр итеп көй язып булмый.

– Ә үзең җыр текстларын сатып аласыңмы?

– Авторлар белән эшләү минем өстә түгел, андый мәсьәләләрне продюсерлар хәл итә.

Текстларны интернеттан тамашачыларым күп җибәрә. Дөрес, ул шигырьләрнең 5-10%ына гына җыр язарга мөмкин. Аннан хатынымның апасы Венера Мәхмүтова да шигырьләр иҗат итә, аның белән бергә эшлим.

– Көй тусын өчен сиңа нинди шартлар кирәк? Күп кенә иҗат кешеләре төнлә язарга әйбәт диләр, ә сиңа илһам кайчан килә?

– Төрле вакыт була инде. Бу халәтне сүз белән генә аңлатып булмый. Кайчагында ул җырны кем башкарачагын алдан ук күзаллап та язганым бар. Юлда барганда эчтән генә көйләп йөргән чаклар да була, аннары кәгазьгә генә төшереп куям.

– Башка кешеләрдән үзеңне аера торган нинди сыйфатны атый аласың?

– Үз-үзеңне мактау булыр инде ул. (Көлә.) Мин бик киң күңелле кеше. Ул минем яхшы ягым да, начар ягым да. Дөрес, һәрвакыт яхшы гына булып бетеп булмый. Кайчагында кешенең миңа мөнәсәбәтен, эшләгән эшләрен тыныч кына күзәтеп барам да, аннары ачуымны бер дулкында чыгарам. Андый вакытта миңа аптырап калган кешеләр дә була. Тагын бер үзенчәлегем – эшсезлекне яратмыйм. Гел нәрсәдер тудырасы, ясыйсы, барлыкка китерәсе килә. Әлбәттә, күп идеяләрем, фантазияләрем иҗат белән бәйле.

– Ә нинди сыйфатың ачуыңны китерә?

– Анысын уйлаганым да юк, чөнки үземне бик яратам. (Көлә)

– Үзеңне кайчан да булса бәхетсез итеп тойганың булдымы? Синең өчен иң зур бәхетсезлек нәрсә булыр иде?

– Андый мизгелне хәтерләмим. Ялгызлыктан бик куркам. Ялгыз һәм эшсез калырга язмасын. Тагын берсе – авыру булу. Ходай исәнлектән, якыннарымнан, яраткан эшемнән аермасын иде.

– Хәзер җырчылар бик күп бит, барысы да йолдыз булып кына китә алмый. Мурат Гайсин җырчы булмаса, нинди өлкәдә эшли алыр иде икән?

– Хәзер бөтен йолдызлар да берәр бизнес белән шөгыльләнә яисә сәясәт өлкәсенә китеп бара. Миңа да сәясәт өлкәсе чит түгел, кечкенәдән кызыксындым. 15 яшемә кадәр төрле китаплар укып, сәяси вакыйгаларны күзәтеп бара идем. Әле журнал чыгарып, туганнар, танышлар арасында таратканымны да хәтерлим. 15 яшьтән соң «бозылдым». (Көлә.) Кызлар артыннан йөри башладым, аларга шигырьләр, көйләр язып, ул кызыксынуларым юкка чыкты. Кем булып, кайда гына эшләсәм дә, сәхнәне ташламам дип ышанам.

– Соңгы вакытта тормышыңда булган иң зур, истәлекле вакыйга дип нәрсәне атый аласың?

– Узган ел май аенда беренче альбомым чыкты. «Ярны ташламагыз» дип исемләнгән театральләштерелгән программаны районнар буйлап куеп кайттык. Ул спиртлы эчемлекләр куллануга каршы теманы яктыртты, бу эчү аркасында гаиләләрне, сөйгән ярларны ташламасыннар дигән теләк белән спектакль кебек эшләнгән программа иде.

Автордан: Мурат киләчәктә үзен зур гаилә башлыгы, танылган җырчы буларак күрә. Аспирантурага укырга кереп, олыгайгач фән белән шөгыльләнергә җыенуын да әйтте. Мин исә, үз чиратымда, яшь җырчыга бар хыялларының да тормышка ашуын теләп калам!

Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии