Данис Сәфәргали: «Төрмәдә уйлар сине эчтән ашый башлый»

Данис Сәфәргали: «Төрмәдә уйлар сине эчтән ашый башлый»

4нче мартта «Алтын Урда» хәрәкәтенә нигез салучы 42 яшьлек Данис Сәфәргали Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы Восточный авылында урнашкан 6нчы колониядән иреккә чыкты. 2017нче елның җәендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аны өч ел колониягә хөкем итте. Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115нче маддә), кыйнауда (116нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282нче маддә) гаепле дип тапты. Сәфәргали 2016нчы елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул «Вконтакте» челтәрендәге 15 язма өчен «нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә» гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды. Сәфәргали гаебен танымады һәм үзенең экстремист түгел, татар милләтпәрвәре булуын әйтте.

Җинаять кодексының 282нче, ягъни нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы маддәсен йомшарту белән бәйле, Сәфәргали иреккә иртәрәк чыкты. Аның төрмә вакыты быел 20нче октябрьдә тула иде.

Сәфәргалига ике елга күзәтү (надзор) чарасы билгеләнгән. Киләчәктә ул җәмәгатьчелек, хокук яклау эшен дәвам итәргә уйлый. Без аннан киләчәккә планнарын белештек.

– Данис әфәнде, сез шактый ябыккансыз. Колониядә ничә килограмм югалттыгыз?

– Соңгы дүрт ай ярымда 21 килограммга ябыктым, ягъни 108 килограммнан 87 килограмм калдым. Соңгы айларны мин махсус режимлы 6нчы колониядә үткәрергә мәҗбүр булдым. Моңа кадәр Киров өлкәсе Кирово-Чепецкида 5нче гомум колониядә утырсам, аннары мине Омутинский районының Восточный бистәсендәге 6нчы колониягә күчерделәр. Ә бу махсус шартлы колония. Әле бу колониядә аеруча куркыныч кешеләргә дигән аерым төрмә бар. Мин нәкъ шунда утырдым да инде. Шул дүрт айдан артык вакытта мин бөтен сәламәтлегемне югалттым. АКШның Гуантанамосы бу урын белән чагыштырганда чүп кенә.

– Ул колония элекке колониядән нәрсәсе белән аерыла? Ник ул махсус колония дип атала?

– Ул лагерь турында Русия Президенты Владимир Путин «Аеруча тыңлаусызлар өчен Киров өлкәсендә лагерыбыз бар, анда бөтенесе дә төзәлә» дигән иде. Бу лагерьда әле дә җәзалаулар уздырыла. Аякларны як-якка каерып, кулларны бәйләп яткыралар да, битне чүпрәк белән каплап өстән су коялар. Шулай су белән тончыктыралар. Шулай ук җенси әгъзаларга, арт якка скипидармы, башка нәрсәме сөртәләр һәм ул тирене яндыра башлый. Шул вакытта табанга суга башлыйлар.

– Моның белән төрмә идарәсе нәрсәгә ирешергә тели? Алар нәрсә таләп итә?

– Төрле кешедән төрле нәрсә. Мәсәлән, мин бирешмим. Тоткыннарның хокукларын яклау белән шөгыльләнәм. Миңа карата андый ук ысуллар кулланырга курыктылар, моның өчен Киров өлкәсе җәмәгать күзәтүе комиссиясендәге егетләргә рәхмәт. Анда Кировтан Артур Абашев исемле татар малае эшли. Ул активистлар белән ай саен диярлек минем янга килеп мине җәзаламасыннар өчен мине бик нык яклап торды. «Агора» һәм «Мемориал» хокук яклаучыларына, башка хокук яклаучыларга да, минем төрмәдә ниләр булуын яктыртып барган хәбәрчеләргә дә бик зур рәхмәт.

– Сез колониядә утырганда ачлык та тоттыгыз, штраф-изоляторларда да утырдыгыз. Ни сәбәпле?

– Сәяси тоткын буларак миңа басым каты барды. 2017нче елда Кирово-Чепецкида элекке куәт оешмалары вәкилләре, хәрбиләр тотылган ИК-5 лагерына килгәч үк «Без сиңа эшләргә бирмибез» диделәр. Чөнки эшләсә кеше үзен яхшы яктан күрсәтә ала, ә аларга бит мине бары начар итеп кенә күрсәтү кирәк иде.

Төрле провокацияләр башланды. Миңа «качуга сәләтле», «җәзаларны үтәтү системасы эшләрен какшату» ягъни тоткыннар арасында төрмә идарәсенә каршы баш күтәрү оештыру, имеш тоткыннарны үзем артыннан ияртеп китү куркынычы тудыра дигән ярлыклар тактылар. Шулай ук экстремизмга сәләтле дигән тамга да өстәделәр. Тамга диюем – киемдә күкрәк турына кызыл, зәңгәр тасмалар өстиләр. Аның кызылы – качуга сәләтле, зәңгәре – экстремизм куркынычы яный дигәнне аңлата. Шундый ук зәңгәр төс колония эшчәнлеге оештыру эшенә зыян салу дигәнне аңлата. Бу тамгаларның миңа барысын да тактылар.

Мин төрмә идарәсенең «ә» сенә «җә» дип тормадым, аларга баш бирмәдем, турысын әйттем, көрәштем, ачлыклар игълан иттем. Минем үземне шулай тотуым төрмә җитәкчелегенә ошамый иде. Алар һәрвакыт миннән гаеп табарга тырышты. Бер тапкыр төрмә хезмәткәре «Син минем белән исәнләшмәдең», – ди, «Соң мин сезнең белән биш минут элек кенә исәнләштем бит», – дим. «Хәзер бит исәнләшмәдең», – ди. «Соң, сез бит монда якында гына басып тордыгыз», – дим. «Юк, син барыбер һәр күргән саен минем белән исәнләшергә тиеш», – ди. Кыскасы андагы тәртипләр шундый итеп төзелгән, аларны бозмау һич мөмкин түгел. Кешеләрне интектерү өчен шулай эшләнгән.

– Сезне хәтта прокурор кергәндә намаз укыган өчен штраф изоляторга да яптылар дип хәбәр ителде.

– Әйе, әле 5нче лагерьда утырганда берничә кешене кырыс шартлы камерага яптылар. Төрмә эчендәге төрмә дияргә мөмкин. Анда ябылганнарның күбесе 208нче маддә (канунсыз кораллы төркемдә катнашу), 205нче маддә (террорчылык) нигезендә хөкем ителгәннәр – мөселманнар инде. Без анда бергәләшеп өйлә намазын укыдык. Намаз укып бетергәндәрәк арттан башка җитәкчеләр белән прокурор килеп безгә карап тора. Без аны күрмәдек тә. Алар безне телефоннары белән фотога, видеога төшереп торган. Без тыныч кына торып исәнләштек. Ә берничә көннән барыбызны да – сигез кешене «шизо»га (штраф изоляторы) яки башка шундый кырысрак шартларга күчерделәр. Мин моңа ризасызлык белдереп ачлык игълан иттем. Шуннан соң җәмәгать күзәтү комиссиясе вәкилләре килде. Мин шул вакытта колония идарәсенә: «Әйдәгез, кеше тиешле шартларда намаз укый алсын өчен мәчет ачыгыз», – дидем. Комиссиядән Абашев һәм тагын берничә кеше кушылгач бу мәсьәлә хәл ителде. Минем ачлык тотуым да үз ролен уйнагандыр.

– Төрмәләрдә ризыклар нинди иттән?

– Нәрсә бирәләр, шуны ашыйсың инде, «хәләл» дип карап торсаң, ачтан үләсең. Анда болай да ашату начар. Без анда яртылаш ач идек. Бик аз бирәләр. Ашату җитми. Шунда мин 21 килограммга ябыктым.

– Төрмәдә иң авыры нәрсә булды?

– Җәзаларны гамәлгә ашыру хезмәте инспекторлары арасында шулкадәр күп намуссыз, түбән адәм актыкларын очратырга туры килде. Шул ук вакытта тоткыннар арасында шулкадәр яхшы, чын кешеләр күреп тә гаҗәпләндем. Алар шулкадәр сабырлыкка ия, үз дәрәҗәләрен түбән төшерми торган искиткеч кешеләр. Алдашмыйлар, кешене сатмыйлар, ахыргача баралар, сынмыйлар. Бу минем өчен бик зур ачыш булды. Без бит төрмәдә утырган кеше җүнле кеше булмый, ташландык була дип уйларга күнеккән. Мин төрмәдә чын кешеләрне гади тормыштагыдан күбрәк очраттым.

Ә иң авыры ялгыз камерада утыру булды. Мин ялгыз камерада узган елның 16нчы октябреннән 4нче мартка кадәр булдым. Анда синең барлык көчсез якларың, уйларың сине эчтән ашый башлый. Үз-үзең белән көрәшү бик авыр. Ул бит әле ялгызың гына ята торган хастаханә бүлмәсе түгел. Анда безгә аяк киемнәрен салу тыела иде. Без авыр төрмә аяк киемнәрен иртәнге 5:30да киеп бауларын бәйләп куя идек. Аларны салу кичке 7:30да гына рөхсәт ителә иде. Көне буе кечкенә генә бүлмәдә шул башмакларны киеп утыруны күз алдына китерегез. Аяклар яна.

Анда берни юк, укырга да берни юк, ашарга да, чәй кайнатырга да берни юк. Бары эчәргә су гына бар. Көне буе шунда үзеңә нинди дә булса шөгыль табарга тырышасың. Мин шунда сөйләшә, уйларымны бушлыкка әйтә идем. Акылдан язмас өчен нәрсәне дә булса юасың, мин сөлгем чиста булса да, аны кат-кат юа яки диварны, идәннәрне сөртеп тора идем. Аннан соң кичләрен татар халкы, милли хәрәкәт, Русиядәге хәлләр турында уйларымны дәфтәргә яза башладым. Мин аларны әле җәмәгатьчелеккә чыгарырга әзер түгел, бәлки беркайчан чыгармам да.

– Хәзер беренче чиратта нишләргә җыенасыз?

– Беренче чиратта гаиләмә – хатыным, балаларым, әнигә игътибар итәргә җыенам. Аннары үземнең татар тарихына багышланган фәнни эшем белән шөгыльләнергә уйлыйм. Хәзер инде миңа укыту тыелган. Хокук яклау, җәмәгатьчелек эше белән дә шөгыльләнергә уйлыйм. Мөмкин булганча хокук яклаучы, иҗтимагый оешмалар белән эшләячәкмен. Хәзер инде төрмәдәге бөтен проблемаларны төптән күрдем, шуңа инде тоткыннар хокукларын яклауга да игътибар бирәсе килгән иде.

– Чит илгә китәргә уйламыйсызмы?

– Ике ел күзәтү билгеләделәр. Шуңа мин әлегә беркая да чыга алмыйм. Киләчәктә әйтә алмыйм. Балалар мәктәптә укый. Минем алты балам бар. Кечкенәсенә әле өч яшь тә тулмаган. Шуңа читкә китү өчен шактый төптән әзерлек кирәк.

– Сез оештырган «Алтын Урда» хәрәкәте эшлиме?

– Ул теркәлгән оешма. Ниятебез – аны эшләтү, файдалы итү. Белем бирү өлкәсендә хәрәкәт итә ала.

– Төрмәдә утырып чыккач куркыныч түгелме?

– Куркыныч булса да эшләргә, хәрәкәт итәргә кирәк. Без үз җиребездә яшибез һәм начарлык эшләмибез дә, теләмибез дә. Мин бит бернәрсәгә дә чакырмадым. Бары татар теленнән, татар тарихыннан курслар уздырырга тырыштым. Моның ни начарлыгы бар?

Путинны «җирләүдә» гаепләнүче активист сак астына алынды

10нчы мартта Чаллының тикшерү комитеты янында Русия Президенты Владимир Путин кабере итеп ясалган инсталляция урнаштырылды. Әлеге чараны оештыруда шикләнелүче активист Кәрим Ямадаев тоткарланды. Ул полиция бүлегендә якшәмбе кичтән бирле утырды.

«Путин ирекле интернетны күмде – Чаллы халкы Путинны җирләде», – дип аңлатты оештыручылар.

12нче мартта Чаллы мәхкәмәсе 37 яшьлек җирле активист Кәрим Ямадаевны Русия Президенты Владимир Путинны «җирләү чарасын» оештыруы өчен 28 тәүлеккә сак астына алу карары чыгарды. Бу хакта аның адвокаты Рузил Миңгалимов хәбәр итте.

Ямадаев Административ хокук бозулар кодексының митинглар оештыру яки уздыру тәртибен кабат бозу маддәсе нигезендә гаепле дип табылды. Миңгалимов карарны шикаять итәчәген белдерде.

Хатынын үз-үзенә кул салуга җиткерүдә гаепләнүче полиция хезмәткәренә алты ел төрмә яный

Полиция хезмәткәре кыйнап, хыянәтләрдә шикләнеп, янап, хатынын үз-үзенә кул салыр дәрәҗәгә җиткергән диелә.

Тикшерү вакытына полиция капитаны Бәдретдинов вазифасыннан читләштерелгән. Бу хакта аның мәрхүм хатынының туганнарына юридик ярдәм күрсәтүче «Зона права» хокук яклау оешмасы хәбәр итә.

Фаҗига 2018нче елның 18нче октябрендә Самар өлкәсенең Шентала авылында булган иде. 40 яшьлек Гөлназ Бәдретдинова үз-үзенә кул салды. Балигъ булмаган ике кыз әнисез калды.

Тикшерү мәгълүматына караганда, полиция хезмәткәре хатынын берничә ел дәвамында кыйнап торган. Туганнары сөйләвенчә, ир эчеп кайтып, кул күтәрә башлагач, хатыны балалары белән төнлә өеннән чыгып йөгерә торган булган. Ләкин Гөлназ тәртип саклау оешмаларына мөрәҗәгать итмәгән, чөнки ирен эшеннән куарлар дип курыккан.

Психиатрик экспертиза нәтиҗәләренә караганда, «ире тарафыннан негатив мөнәсәбәт, җәнҗаллар, хыянәттә шикләнүләр, мыскыл итүләр һәм янаулар, физик агрессия Бәдретдинованың психикасына зыян салучы факторлар булган».

Җинаять эше нигезендә, зыян күрүче дип хатынның әтисе танылган. Оныклары да аның белән яши.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии