Сәяси төрмәләр кире кайта

Сәяси төрмәләр кире кайта

Авылыбыз мәктәбенең бер укучысы Илбашы портреты төшкән китап тышлыгына «Сталинның мыегы – иске мунча кыегы», дип такмак сырлаганнан соң эзсез югала. Хәер, сүзләрен үлчәп сөйләмәү аркасында, күпме кешенең башы нахакка себер киткән, күпме халык газиз гомере белән хушлашкан ул коточкыч заманнарда.

Казанның Черек Күл янәшәсендәге Ленин бакчасындагы юкәләр ышыгында, дүрт тарафына дүрт телдә «Кичер» дип язылган һәйкәл, боегып кына, болар хакында искәртеп басып тора. Шул һәйкәлне күрүгә, ирексездән, әби-бабаларыбызның башыннан кичергәннәре, Хәсән Туфан кебекләрнең язмышлары, кеше сатып һәм сытып көн күрергә мәҗбүр ителүчеләр, «Халык дошманы» эзләп, иман-вөҗданнарын җуеп гомер кичерүчеләр хакында уйлана башлыйм. Шулчак Русиядә «дәүләт төзүче» дип аталучы өстенлекле халыкның «Бернинди яңалык юк, бары тик яхшы онытылган искелек кенә бар» дигән гыйбарәсе келт итеп искә төшә дә эсселе-суыклы булып китәм…

37НЧЕ ЕЛ КИРЕ КАЙТА АХРЫ…

Илебездәге бүгенге вәзгыятькә күз салсак, 37нче еллар мохитен реставрацияләү буенча эшләр атлап кына түгел, абына-сөртенә, йөгерә-йөгерә алып барыла һәм хакимият бу уңайдан шактый уңышларга да ирешеп килә кебек. Мәсәлән, Красноярск өлкәсенең Енисейск шәһәрендә бу язда ук аеруча куркыныч җинаятьчеләр, шул исәптән экстремистлар һәм террорчылар өчен махсус ачылачак икән. Хакимият дәүләт казнасыннан 62 миллион сум күләмендә акча сарыф итеп, өч ел дәвамында урындагы СИЗО-2не җиһазландырган инде. Бу «» тоткыннар өчен төрмәләрнең, ягъни ГУЛАГларның торгызылуы дигән сүз түгелме? Кая бара бу ил? Мондый төрмәләр кайтарыла икән, димәк, хакимияттәгеләр ризасыз халык нәфрәтеннән курка, кәнәфидән колак какмас өчен хәстәрен алдан күрә башлаган, дигән фикер туа.

Эшләр, бер карашка, хәстәр күрмәслек тә түгел. Соңгы РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар халык массаларында Русия тарихында моңа кадәр күрелмәгән зур ризасызлыкка сәбәпче булды. Халыкны тынычландырырга уйлап, бик кыйммәткә төшереп, Президент сайлауларында сайлау участокларын камералар белән җиһазландыру да ышандырмады. Халык сайлауларның гаделсез үтүен төп шигарь итеп күтәреп мәйданнарга агылды да агылды. Нәтиҗәдә, хакимият яңа чаралар күрергә кереште. Административ хокук бозулар буенча РФ Кодексының «Урам чараларын үткәрү» турындагы маддәсе шактый кырысландырылды, үтә зур суммадагы штраф санкцияләре гамәлгә кертелде. Административ биналарга 50 метрдан да якын килү тыела башлады… «Сәяси тоткыннар» төрмәсе булдыру исә, әйтерсең лә, шул башланып киткән эшләрнең лаеклы дәвамчысы булып тора. Тик һава никадәр ныграк кысылса, шартлауның да шулкадәр көчлерәк булачагы хакында әллә онытып җибәрәләр, әллә Русияне тизрәк таркату өчен мондый эшләр махсус эшләнә бездә.

Хокук яклаучылар 2011 елның декабреннән башлап 2012 елның азагына кадәр дәвам иткән протестлар елына нәтиҗә ясап, «Автозактагы кеше: Мәскәүдәге сәяси тоткарлаулар» дип аталган доклад әзерләгән. Әлеге вакыт аралыгында Мәскәүдә сәяси мотив белән 5169 тоткарлау очрагы теркәлә. Тоткарланучыларның күбесе Административ хокук бозулар буенча РФ Кодексының 20.2 һәм 19.3 маддәләре нигезендә – митинг үткәрү тәртибен бозган яки полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәткән өчен хөкем ителә. Әмма кагыйдә бозучы дип табылучыларның гаебе, еш кына расланмый да. Полициянең тоткарланучыларга алдан кисәтү ясап, аңлатма бирү, хәтта үзе белән таныштырып тормау очраклары да шактый булган, кайчак автозакларга редакция кушуы буенча чыгып киткән журналистлар да эләккәләгән. Еш кына суык автозакка төялгән халыкның полиция бүлегенә барып җитүе махсус рәвештә озакка сузылган, дип сөйләнә докладта. Тоткарланучылар суд каршында да гаделлеккә ирешә алмый һәм шаблон административ хөкемнәрнең 92,6 проценты үз көчендә калдырыла. Тоткарлану очракларының 1312се Дума сайлауларына беренче протест вакытларында – 2011 елның декабренә туры килә, ә 2012 елны 3857 тоткарлау очрагы теркәлә. Бу вакыт аралыгында урам чараларының барлык төрләрен, ягъни ялгызак пикет, «окупай»лар һәм урам йөрешләрен дә кушып, Мәскәүдә 228 акция узган. Ә узган ел урам чаралары вакытында «профессиональлек» күрсәткән полиция хезмәткәрләрен бүләкләү өчен хакимият 300 миллион сум күләмендә акча тоткан. Моннан тыш 3,2 миллион сум Мәскәү мэрының күрсәтмәсе буенча бирелгән, Сазлык (Болотный) мәйданында зыян күргән 6 полиция хезмәткәренә фатирлар өләшенгән.

Янә яңа хәбәр: күптән түгел Русия Фән һәм мәгариф министрлыгы протест акцияләрендә катнашкан өчен студентларны укудан куарга рөхсәт бирә торган яңа документ та әзерләгән икән. Бу хакта Русия студентлар берлеге сайтында хәбәр ителә. Сүз уңаеннан, 23 февраль көнне сәгать икедә Мәскәүнең Калуга мәйданында оппозициянең «Ватан сагына бөтенхалык маршы» дип аталучы зур акциясе узарга, анда Дәүләт Думасын куып тарату һәм Путинны отставкага җибәрү таләбе куелырга тиеш булган. Тик билгеләнгән вакытка социаль челтәрдә теркәлгән 4500дән артык катнашучыдан берсе дә күренмәгән, аның каравы акция буласы урынга көтүе белән журналистлар һәм полиция нарядлары җыелган, дип яза «Ридус» сайты. Бу исә ризасызларны авызлыклау һәм иярләү буенча хакимият осталыгын арттыра баруын күрсәтә. Тик үз халкының хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулыйсы урынга, куркыту юлы белән яшәүче хакимиятнең киләчәге булганлыгына бик нык шикләнәм.

ТӨП МАКСАТ – «ЭКСТРЕМИСТЛЫК» БЕЛӘН КӨРӘШ

Экстремизм белән көрәш – МВДның төп максатына әйләнергә тиеш, дип искәртте РФ Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгының еллык коллегиясе утырышында. «Экстремистик оешмаларның эшчәнлеге иң катгый төстә тыелырга тиеш», – дип белдерде ул һәм берочтан «экстремистлык» белән көрәшәчәк ведомствоның бюджеты ике мәртәбә артуы хакында да әйтте. Моннан тыш полиция хезмәткәрләренең окладлары да арткан, аларга дип төзеләчәк фатирлар өчен дә акча алты мәртәбә күбрәк сарыф ителә башлаган. Ә быел погонлыларга социаль ярдәмне тагын да арттыру өчен өстәмә рәвештә 3,3 миллиард сум акча бүленергә планлаштырылуы ачыкланды. Болай булгач «экстремистлар» эзләү һәм эзәрлекләү эшенә җиң сызганып керешәчәкләр. Дөресрәге, моңа инде узган ел ук керештеләр. 8 октябрь җомгасында, Санкт-Петербургта, «Эхо Москвы» радиосы хәбәр итүенчә, полиция хезмәткәрләре 700 мөселманны сак астына алган. Кайбер расланмаган мәгълүматларга караганда, аларның 300ләбен экстремистик эшчәнлек алып барганнары һәм сектада торганнары өчен хөкемгә тартачаклар дигән хәбәр таралды. (Хәзерге вакытта «Ваһабчы», «Хизб-ут тәхрирче» ярлыгы тагып булырдай кешеләр инде җитенкерәми башлаган ахрысы, интернетта «таблигчылар» һәм «нурсичылар»ның да тоткарлануы һәм экстремистлыкта гаепләнүе турында әледән әле язып торалар.) «Фонтанка.Ru» хәбәр итүенчә, МВД һәм ФСБ хезмәткәрләре мөселманнарны Апраксино гыйбадәт кылу йорты эчендә җомга намазы вакытында тоткарлый. Сак астына алынган кайбер ислам тарафдарларына РФ Җинаять Кодексының 205нче һәм 282 маддәләре – террорчылыкка өндәү яки дошманилык уяту, кешенең кешелек сыйфатын кимсетү буенча җинаять эшләре инде кузгатылган да.

Тоткарланучыларның күпчелек өлеше – легаль булмаган мигрантлар. Сүз уңаеннан, элеккеге мөфти Илдус Фәиз имам булып торган мәчеттә дә күптән түгел генә «Һәр җомга саен «Болгар» мәчетендә миграция хезмәтенең тикшерүләре узачак» дигән белдерү язып элгәннәр. Бу хакта «Голосислама» сайты хәбәр итә. Ә 17 февраль көнне Бауман урамында «Новая сила», «Российский общественный союз» һәм «Русский альянс» хәрәкәте вәкилләре Урта Азия һәм Кавказ арты илләре ватандашлары өчен виза тәртибе кертүне таләп итеп пикетка чыккан иде. Бу көннәрдә бөтен Русия җәмәгатьчелеген тетрәндергән фаҗигадә – Чаллы кызы Василиса Галицинаны үтерүдә чыгышы белән Үзбәкстаннан булган Фәррух Ташбаевның шикләнелүе дә, чынлыкта җинаятьнең милләте булмауга карамастан, «Россия для русских» шигарен күтәрергә яратучы шовинистлар өчен мигрант кардәшләребезгә каршы теш кайрарга тагын бер сәбәп кенә булды.

КЕМ СӘЯСИ ТӨРМӘ ТОТКЫНЫ БУЛЫРГА МӨМКИН?

Милләтара һәм динара низаг, милли яки дини хисләр нигезендә дошманлык уяту – экстремистлыкның бер төре. Безнең илдә еш кына экстремистлар, радикаллар яки сепаратчылар дип үз милләте яки үз дине өчен көрәшүче, милли-дини мәнфәгатьләрен, хокукларын кайгыртучы, дөньяга үз карашы булып, шуны башкаларга ирештерүче кешеләрне атыйлар һәм гаеплиләр. Ә хәзер уйлап карагыз: хакимият, сәбәп табып, рус империясе өчен җан атучы шовинистны да, татар милләтчесен дә, «диндә милләтләр юк!» дигән фикердә торучы ислам тарафдарын да «экстремист» буларак таныды һәм шуларның өчесен дә Красноярск өлкәсендәге «сәяси тоткыннар» төрмәсенә бер түбә астына ябып куйды, ди. Алар бу очракта нишли ала? Монда ике генә юл бар: йә шунда идея өчен үзара өзгәләшеп ятарга мөмкиннәр, йә уртак дошман табарга. Ә алар өчен уртак дошман аларны шушы төрмәгә китереп җиткергән система режимы гына була ала. Шуңа күрә мондый тоткыннарны сугыш елларында да ядрәгә ит урынына штрафбатларга гына җибәрә торган булганнар. Хәер, төрле фикер һәм идея тарафдарлары Путин сәясәтенә, коррупциягә һәм рәсми Мәскәү комсызлыгына каршы инде хәзер үк акрынлап берләшә башлады. Моннан берничә атна элек Мари Иле башкаласы Йошкар-Олада Идел буе төбәге халыкларының оппозиция вәкилләреннән торган «Левый фронт» бүлеге тирәсендә оешу корылтае үткән. Алар Мәскәүдәге тормыш шартлары белән төбәкләрдәгесен чагыштырып карап, Мәскәүнең төбәкләрне донор буларак кулланучы паразитлыгына каршы берләшергә булганнар.

Ник дигәндә, кайчак гади ипи бәясенең дә Мәскәү кибетләрендә бездәгедән түбәнрәк торуы, шул ук вакытта төбәкләрдә хезмәт хаклары юк дәрәҗәсендә булып, Мәскәүдә эшләүчеләрнең уч тутырып акча алуы аларның бик нык ачуын китерә икән. Ә Мәскәү халкы исә, әле шуңа да риза булмыйча хакимияткә каршы протест чараларында актив катнаша, аларны акча белән дә «тыгылдырмасаң», «ач кешенең ачуы яман» дигән гыйбарәнең тормышка ашуын көт тә тор. Кремлеңне басып алып, йомшак кәнәфиеңнән хәзер бәреп төшерүләре бар…

Бүген Русия төрмәләре шыгрым тулы. Анда утырып чыккан яки җинаятьче статусында йөрүчеләр тагын никадәр. Элеккеге тоткыннар, күпчелек очракта, җәмгыятькә кире яраклаша алмый һәм кабат төрмәгә әйләнеп кайта, яисә кагылып-сугылып йөри торгач, үз тирәсенә үзе кебекләрне туплап берләшә. Баланда белән ныгытылган дуслык тугрылыгы аларны үзләренә аерым дәүләт, законлы караклар җәмгыяте төзергә этәрә.

«Сәяси» төрмә дигәннән, моның тагын бер ягы бар. Биредә аеруча куркыныч җинаятьчеләр, шулай ук экстремистлар һәм террорчылар утырачак, диелә. Юк, ышанып бетмим мин анда террорчылар утырачагына. Хәтерлим әле, Русия өчен чын булып дан казанган соңгы кеше – бәйсезлек игълан иткән Чечняны «Конституцион тәртипкә китерү» вакытында гаиләсен югалтып, шуның өчен үч алырга ант иткән Сәлман Радуев иде. Анысы да, мескен, төрмә шартларында ураза тотып, «ачлыкка чыдаша алмыйча» җан-тәслим кылды. Аннан кала бүгенге көнгәчә Русия хакимиятенең тере террорчыны кулга төшерә алганы булмады да кебек. Барысының да йә үтерелгәч булуы ачыкланды, йә булып игълан ителгәч, тоткарлау вакытында үтерелде.

Мөгаен, Енисейск төрмәсендә дә ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский кебек миллиардер тоткыннар түгел, ә Сәлман Радуев сыман «ураза тотучы» мөселманнар шактый булыр… Чөнки, экстремист буларак танылучы мөселманнар хәзердән үк бар – ул да булса Ислам дәүләте төзергә хыялланучы «Хизб ут тәхрир» партиясе хәлифәтчеләре.

Бүген 37нче еллардагы сыман мәчет манаралары киселмәсә дә, «радикал» келәймәсе сугылган кайбер ислам дине тарафдарларына карата басым һәм эзәрлекләүләр бара. Бу өлкәдә хакимиятнең куллары чишелсен өчен дини әдәбиятның да шактый өлеше «экстремистик әдәбият» сафын тулыландыра тора. Хәтта суфыйчы имам Газали китапларына кадәр шул исемлеккә керә. Ә мәчетләр ремонтка сылтап ябып куела яки, хакимияттән зур акчалар сарыф ителеп, таш коймалар белән әйләндереп алына. Казанның «Кол-Шәриф» һәм, аеруча, «Әл-ихлас» мәчетләре моңа ачык мисал. Хакимият өчен иң куркынычы – дини экстремистларны гади төрмәгә ябу. Күрәсең, сәяси төрмә нәкъ менә шундыйларны тутырыр өчен кирәктер дә. Чөнки гади төрмәдә утыручы дини лидерлар андагы тоткыннарның аңын үзгәртүгә йогынты ясарга сәләтле, шуңа күрә дә, «сәяси» төрмә, бәлки, нәкъ шундыйларны җәмгыятьтән аерып бергә туплар өчен кирәктер дә…

Еш кына матбугат хезмәткәрләрен, журналистларны да «милләтара һәм динара низаг тудыруга өндәүдә» гаепләп, экстремист буларак тану очраклары бар. Бу уңайдан 2009 елда милләтара низаг тудыруда гаепләнелгән рус милләтчесе, «Национальная служба новостей» медиа-проекты директоры Софья Будникова «Экстремистик эшчәнлек» буларак танылучы мәкаләләр җиңел һәм уртача дәрәҗәдәге җинаять буларак саналганлыктан, андыйларны авыр җинаять кылган террорчылар белән тиңләп, бер түбә астына җыюны аңлый алмавын җиткерә. Сүз уңаеннан, РФ Дәүләт Думасы, журналистларның авызын томаларга теләп, сүз иреген ахыргача кысу эшенә дә ныклап керешмәкче була. Гражданлык кодексына үзгәрешләр өстәп, коррупциягә каршы тикшеренүләрдә күзгә чалынучы сәясәтчеләр һәм түрәләр турындагы мәгълүматны тыярга җыеналар. Мәгълүмат сәясәте буенча Дума комитетының «Мәгълүмат кырында шәхси хокукларны яклау» дип аталган дискуссиясе шундый уйларга этәргеч бирә. Алар моны «эстрада артистларының шәхси тормышын журналистлардан якларга кирәк» дигән сылтау аша башкарып чыгарга тели.

Менә шулай, чит илләр «домашний арест» системасын җәелдергән заманда, бездә сәяси төрмәләр кайтарып, кемнәрнедер җәмгыять күзенә күренми торганрак җиргә олактырырга, хакимияттә утыручыларга каршы булганнарның телен кыскартырга һәм ислам динен үзләре аңлаганча җәелдерергә теләүчеләргә аяк чалырга чамалыйлар бугай. Бәлки, кайбер очракларда шулай хәерледер дә. Әмма Русия күгендә болытларның куера, 37нче ел җилләренең көчәя баруы сизелә. Кыскасы, бернинди дә яңалык юк, бары тик яхшы онытылган искелеккә генә кайта барабыз бугай…

Ирек АЗАТОВ.

Комментарии