Химки халкы мәчеттән курыккан

Химки халкы мәчеттән курыккан

Химки шәһәрендә шәркый стильдәге бинаны күреп халык куркуга калган, алар аны мәчет төзиләр дип уйлап хакимият идарәсенә аны төзүне туктатуны сорап мөрәҗәгать язган. Нәтиҗәдә, ширкәт җитәкчесе төзелешне туктатып торырга мәҗбүр булган һәм Русия мөфтиләр шурасыннан әлеге бинаның мөселманнарга бернинди катнашы юклыгын дәлилләүче хат сораган. Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов сүзләренчә, әлеге хәл бер караганда көлке дә кебек.

– Бу бит табигый хәл түгел. Кызганычка каршы, безнең янда яши торган халык шушы мәчет төзелешләреннән куркып кала. Конституция тарафыннан безнең мәчет төзергә хакыбыз булуга карамастан, халык каршы килә. Миңа калса, бу массакүләм мәгълүмат чаралары ислам турында тарата торган дөрес булмаган мәгълүмат белән дә бәйледер, – ди ул.

Мөгаен, мондый хәлләр килеп тууга җитәкчеләрнең дә сүзләре тәэсир итәдер. Күптән түгел Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин хакимиятләрнең мәчетләр төземәячәген әйтте. Шуңа да карамастан Аббясов Мәскәү хакимияте белән уртак тел табып булыр дип өметләнә. Ул бу эшне урыннардагы префектуралар белән сөйләшүдән башларга кирәклеген әйтә. Хәзерге вакытта Люблино, Бутово якларында бу эш бара икән.

Ләкин никадәр генә күп сөйләнсә дә, чынлыкта Мәскәүдә яңа төзелүче мәчетләр юк дип әйтергә була, бары бер Җәмигъ мәчете төзелеше генә дәвам итә.

– Җәмигъ мәчете 2015 елга үз ишекләрен ачар. Ул эчке һәм тышкы яктан да бик күркәм булачак, – диде Аббясов.

Аның сүзләренчә, 1950-60 елларда ук Мәскәүдә мәчетләр халык белән тулы булган һәм моны тасвирлаучы фотосурәтләр дә бар икән.

– Инде аннан соң 50 елдан артык вакыт узды. Мөселманнар да сан ягыннан арта бара. Мигрантларны да без бит үзебез чакырмыйбыз, алар дәүләткә кирәк. Шәһәрдә хезмәт иткәч, аларның да юлларда түгел, җылы урыннарда намаз укуга хокукы бар. Мәскәүгә хәзер иң азы ун мәчет кирәк. Бу программаны без Аллаһы Тәгалә ярдәме һәм Мәскәү хакимияте белән ахырына җиткерербез дип уйлыйм. Әгәр Казанда 55 мәчеткә 40 чиркәү булса, Мәскәүдә 900дән артык чиркәүгә 4 кенә мәчет бар, – ди ул.

Ландыш ХАРРАСОВА.

«Тукай исемендәге филармония татар теленә төкереп карый»

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан филармония Facebookтагы үз битендә урысча котлау урнаштырды. Бу хәл элек журналист булып эшләгән, хәзер эшмәкәр-маркетолог Алсу Исмәгыйлеваның күңеленә хуш килми һәм ул аларга шелтә белдерә. Озак та узмый аңа филармониядән җавап та килеп төшә. «Без татарча анлыйбыз, укыйбыз, язабыз… Кызганмагыз зинхар! Лэкин, безнен илдэ татарлар гына тюгель, торле халык яши. Безнен эшебез – ботен кешегэ анлатырлык телдэ информацияне ильтергэ» (филармониянең Алсуга җавабы үзгәртелмичә бирелде).

Әлеге тәнкыйтьтән соң филармония Исмәгыйлеваны һәм аны хуплаган тагын берничә кешене үз сәхифәсенә кертми башлый. Аларга кара тамга сала.

– Узган атнада мин «В контакте» сайтында Тинькофф банкының татарча рекламасын күреп алдым. Русчадан сүзе-сүзгә тәрҗемә ителгәнгә, бернәрсә дә аңлашылмый иде. Шуннан мин боларның маркетинг бүлегенең электрон адресын табып хат яздым. Хатымда, сез минем телне бозгансыз, ник алай иттегез, татарча язуыгыз үзе әйбәт тә, әмма дөрес язарга кирәк, дип шелтә белдергән идем. Болар миңа гафу үтенеп хат язганнар, хезмәттәшлеккә чакырганнар, тәрҗемәчеләр таба алмассыз микән дип үтенгәннәр. Хәзер безнең арада конструктив диалог башланды. Мин аларга үз эшләрен татар телендә дә җәелдереп җибәрергә ярдәм итәргә булдым. Ә филармониядәгеләр Римма Бикмөхәммәтова белән икебезне үзләренең дуслары исемлегеннән сызып ташлаганнар да котылмакчы булганнар, – ди Исмәгыйлева.

Филармония социаль челтәрләрдә дуслары аз булуга зарлана. Бу хакта ачыктан-ачык әйтеп, Facebookтагы битләренә урысча язма да урнаштырылган. «Безнең төркемдә 600дән артыграк кеше бар. Төрле шәһәрләрнең филармонияләре булдырган төркемнәр арасында без 36нчы урында булганга, Казан һәм Татарстан данына куркыныч яный. Сезне үзебезнең төркемгә чакырабыз», дип язылган анда.

Исмәгыйлева Татарстандагы күпләгән ширкәтләрне, шул исәптән филармонияне дә эш рәтен белмәүчеләр буларак бәяли. Татар теленә мөнәсәбәтләре тискәре булганда артык зур уңышка ирешә алмаячакларын да әйтә.

– Бер хәлне генә мисалга китерәм. Пластик тәрәзәләр сатарга кирәк иде. Мин аларга татар телендә реклама башларга тәкъдим иттем. Татарча реклама башлауга тәрәзәләре сатыла башлады. Ә безнекеләр, филармония кебекләр, тәнкыйтьне кабул итә алмыйча, исемлектән сызып ташлап, татар теле кирәк түгел дип инанып яши бирә. «Яндекс», «Билайн», «Мегафон» кебек эре ширкәтләр татарчаны да үз итә. Алар артыннан «Сбербанк» татарча сөйләшә башлады. Үзебезнекеләр алар – тинтәкләр, – ди Исмәгыйлева.

Филармония мөдире Кадим Нуруллин сүзләренчә, Facebookтагы битләрен татарча белмәгән кеше алып бара. Исмәгыйлева белән килеп чыккан күңелсезлекне тикшерергә вәгъдә итте ул. Бу хәл турында Нуруллин әле ишетмәгән булган.

Шулай да ул филармония татар телен бөтенләй үз итми дигән сүзләр белән килешми. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы ансамбленең сайты татар телендә дип белдерә. Әмма филармониянең үз сайтындагы биттә фольклор ансамбле турында урысча язылган, ә татарча мәгълүмат кыска бирелгән, татар хәрефләре укылмый.

Нуруллин сүзләренчә, хәзер филармониядә аена 38ләп тамаша булып тора. Аның 70-75%ы татарча концертлар.

Наил АЛАН.

1920 елгы ачлык – татарны бетерү сәясәте

Советлар берлеге заманында халык күңеленә 1921нче елда корылык сәбәпле Идел буйларында коточкыч ачлык булган дип сеңдерелгән. Әмма бу корылык 1920нчы елда ук ачлыкка дучар ителгән татар халкы җилкәсенә иш өстенә куш булып кына килеп төшә. Бу хакта «Азатлык» радиосына Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты галимәсе Тәэминә Биктимирова белдерде.

5 март көнне үлеменә 60 ел тулган Сталин, милләтләр эшләре комиссары буларак, бер яктан, ТАССР төзүдә катнашып татар халкын бүлгәләүчеләрнең берсе була, ә икенче яктан, әле аякка басарга да өлгермәгән республикага коточкыч салым җибәрү эшендә дә катнаша. Идел буендагы республикалар һәм өлкәләр түгел, ә Татарстан бер үзе 10 миллион 120 мең пот икмәк әзерләргә тиеш була. Бу фәрман 1920 ел башында килеп төшә.

Галимә фикеренчә, йөкләмәнең төбендә Сталинның татар халкына каршы булган мәкерле планы, Мәскәүнең Казан ханлыгы басып алынгач ук башланган татарны бетерү сәясәтенең яңача бер һөҗүме ята. Халыкны талауның нигезенә, менә без сезгә автономия бирдек, әмма тагын да ныграк хәлдән тайдырабыз, изәбез инде дигән сәясәт салынган. Продразверстка планын үтәп халык тәмам талана, икмәксез, азык-төлексез кала. «1920 елда ук инде халык имән кайрылары, мәчеләр һәм этләр ашый башлый», дип сөйли Тәэминә ханым. Ә 1921 елда исә бер тамчы да яңгыр төшми. Ул вакытта, кем белә, халыкның инде чәчәрлек ашлыгы да калмаган булгандыр, ди Биктимирова. Ул республиканы ачлыктан интектерүнең төбенә тагын бер әшәкелек – татарны үз иленнән читкә җибәреп таркату, милләтне көчсезләндерү планы салынганлыгын әйтә. Ачлык котырган, халык кырылган вакытта Мәскәүдән балаларны коткарып калырга дигән фәрман килеп төшә һәм балаларны ата-аналарыннан йолкып алып чит якларга озаталар.

Төрле өлкәләргә таралган күп балалар кайтмаган, чөнки бигрәк тә татар балаларын эзләп табып кайтарырга дип артларыннан йөрүчеләр булмаган дип беләм.

Ачлык вакытында Татарстанга ярдәмгә чит илләргә киткән татар эмигрантлары, АКШ, Төркия кебек илләр кушыла. Чит илләрдәге татар зыялылары ничек кенә булса да бу афәттән татарның мәгърифәтчеләрен, укытучыларны саклап калырга дигән максат куя. Төркия мөһаҗирләре җибәргән ярдәм белән тулы ике пароходның берсе Татарстанга килеп җитми, аны Симферопольдә тоткарлыйлар. Кем тоткарлаганы билгеле инде. Татарны хәлсезләндерү, көчсезләндерү сәясәте электән Казан ханлыгы яуланганнан ук килгәнгә, ачлык та милләт өстеннән коточкычрак булып уза.

Галимә фикеренчә, рус җитәкчелегенең татарны бетерү сәясәте бүген дә дәвам итә, ул башка рәвеш алган.

«Бүгенге Русия хөкүмәтенең татарларга уңай каравын сизмим. Татар мәктәпләренең ябылуы, шәһәрләрдә ачылган татар гимназияләренең, мәктәпләренең катнашка үзгәрүе, йә рус телендә генә укытуга күчүен ничек итеп аңлатып була? Мин боларны әнә шул татарны юкка чыгару сәясәтенең дәвамы дип бәялим.

Наил АЛАН.

Яшүсмерләр машина урлый

Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада тәүлегенә уртача ике-өч машина урлана. 2012нче елда автомототранспорт урлауга бәйле 1312 очрак теркәлгән. Тәртип бозучыларның 40%ка якыны Казанга туры килгән.

Татарстанда машина урлау очраклары Казан, Чаллы шәһәрләрендә ешрак. Полиция хәбәр итүенчә, аларны, күп очракта, тәҗрибәле җинаятьчеләр түгел, ә 14-20 яшьлек малайлар урлый. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе автомототранспорт урлауны ачыклау бүлеге башлыгы Рафаэль Габбасов журналистларга сөйләде.xРафаэль Габбасов

Урлаучылар Русиядә чыгарылган машиналарны күбрәк үз итә икән. Нинди генә кыйммәтле саклау җайланмасы булмасын, механик йозаклар куелмасын, бу бәладән сакланып булмый икән. Рафаэль Габбасов сүзләренчә, җинаятьне соңгы елларда машина хуҗасы яшәгән йортта йә шул урамда торучы яшүсмерләр кыла. Урамда төннәрен ике кулына бер эш таба алмаган яшүсмерләр автотранспортларның номерларын салдырып та акча эшли башлаган. Әлеге матбугат очрашуына килгән бер журналист та бу хәлгә юлыккан булып чыкты. Аңа номерларыңны биш мең сумга бирәбез дигәннәр. Габбасов белдерүенчә, бер үк саннар кабатланганнарына 15әр мең сум сорарга мөмкиннәр. Чит ил номерлы машиналар да урам малайларының игътибарын җәлеп иткән.

Рөстәм ИСХАКЫЙ.

Хатын-кызлар – ИМАМ?

Кытайның Һенан вилаятендә инде мең елдан артык мөселманнар бер утрау булып башка диндәшләреннән аерылып яши. Кайфең шәһәрендә ирләр үз мәчетләренә йөрсә, хатын-кызларның да мәчетләре бар. Шундый хатын-кыз мәчетләренең берсендә инде 14 ел буе имам вазифаларын Йао Баоксиа башкарып килә.

Хатын-кыз имам җитәкчелегендә үткән гыйбадәтләр ир-ат имам үткәргәннән бераз аерылса да, Йао: «Без бер үк статуста. Бәлки, социалистик ил булгангадыр, бездә ир белән хатын бертигез дәрәҗәдә», – ди.

21 миллионлап мөселман яшәгән Кытайда мөселман йолаларын үткәрү тәртипләре дә Кытай шартларына яраклашып үзгәргән. Башка кайбер илләрдә хатын-кызлар имамлыкка соңгы елларда гына керешә башласа, Кытайда хатын-кыз имамнар җитәкчелегендә эшләүче мәчетләр инде күптәннән гадәти хәл.

Хатын кыз мәчетләре гыйбадәт кылу урыны гына түгел, шәһәрдәге мөселман хатыннарның үзара очрашу, аралашу урыны да булып тора. Кайфең шәһәрендә хатын-кыз мәчетләренең саны – 16. Һәм алар шәһәрдәге барлык мәчетләрнең өчтән берен тәшкил итә. Әмма хатын-кыз мәчетләре биредә аерым, ир-ат мәчетләреннән бәйсез рәвештә идарә ителә.

Кытай – хатын-кызлар элек-электән имам булган бердәнбер ил. Әмма әле анда да хатын-кыз имамнар башкара алмый торган кайбер дини йолалар бар. Мисал өчен – алар җеназа йоласын алып бара алмый.

Хатын-кызның имам вазифаларын үтәве мөселман дөньясында еш кына ризасызлык та уята. Шулай да үзгәрешләр хәтта гарәп илләрендә дә башлана. 2006 елда Марокко хатын-кыз имамнар әзерләүне гарәп илләреннән беренче булып рөхсәт итте һәм соңрак анда хатын-кыз имамнар әзерләүче мәдрәсә ачылды. Көньяк Африка республикасының Йоһаннесбург шәһәрендәге мәчеттә дә 1994нче елда хатын-кызлар җомга вәгазен сөйли башлады.

Наиф АКМАЛ.

Комментарии