Юк шул!

Юк шул!

Шушы сүз ничә көннәр колагымнан китми. Салагаш авылында 85 яшьлек апам яши. Ел да уколлар кадатып, сәламәтлеген бераз ныгытып ала торган иде, быел насыйп булмады. «Ел да уколга йөри идең бит, быел йөрмәдеңмени?» – дигән соравыма, апа: «И-и-и, юк шул! Укол кадаучы кеше калмады бит авылда, җаныкаем. Бездә генә түгел, якын-тирә авылларда да юк ул хәзер», – диде.

Кайчандыр данлыклы булган Красный Бор хастаханәсе ничә авылга хезмәт күрсәтте. Шуны бетерергә җыеналар икән. Әле бер почмагында эшлиләр иде. Авырып китсәң, йөз чакрымдагы Әгерҗегә барырга тиеш буласың. Туасы балага да, чиргә дә, «сабыр ит», дип әйтеп булмый шул. Җырлап-биеп, туп тибеп яшәве күңелле дә, иң кирәге сәламәтлек бит.

Заман алга бара, ә без заманнан калышабыз. Яхшы яшибез, дияргә яратабыз үзе. Яхшы яшәү шулай була микәнни? Халыкның өзелеп бетмәгән өметен өзмәсәләр иде, сәламәтлеген дә кайгыртсыннар иде дип телим.

Хәлимә ҖАМАЛИЕВА,

Әгерҗе район, Красный Бор авылы

Комментарии