Әле ярый Путин килде!

Әле ярый Путин килде!

Казанда юлларны чистартмыйлар, карны көрәмиләр, дип зарланабыз без. Ничек көрәмәсеннәр! Ленин исемендәге Мәдәният йорты каршысын көрәп кенә дә калмаганнар, ялап диярлек алганнар әнә. Дөрес, бу хәл бер генә көн күзәтелде: 12нче февраль көнне. Нәкъ шул көнне Казанга Русия Президенты Владимир Путин килде һәм аның кортежы нәкъ менә шушы Мәдәният йорты яныннан узып китте. Очраклы рәвештә шулай туры килгәндер инде. Ә икенче фото Мәдәният йортыннан йөз метр чамасы киткәч төшерелгән, күргәнегезчә, монда «ботка». Президент күрми торган бу юл шулай ук «очраклы рәвештә» генә чистартылмый калгандыр, мөгаен.

Изображение удалено.

Комментарии