Гомере буе ил өчен тырышкан тыл ветеранын йортыннан куып чыгаралар

Гомере буе ил өчен тырышкан тыл ветеранын йортыннан куып чыгаралар

11нче февральдә Яшел Үзәннән берничә кеше Татарстан Дәүләт Шурасы каршына ялгыз пикетка чыкты. Хакимият, әлеге кешеләр яши торган йортны авария хәлендә дип белдереп, анда гомер итүчеләргә бу йортлардан күчәргә куша.

Чарада катнашучыларның берсе «Татарстан хакимияте безнең милкебезне тартып алды. Без – сукбайлар» дигән шигарь белән басып торды. Аның әйтүенчә, Мәскәү алдында бөтенләй башка хисаплар ясала һәм Татарстанда кешеләрне ипотека алырга мәҗбүр итеп, өйләреннән куып чыгару инде гадәткә әйләнеп баруы турында беркайда да әйтелми.

2018нче елда Яшел Үзән хакимияте кешеләрне йортларыннан мәҗбүри чыгару өчен мәхкәмәгә 435 шикаять бирде. Хәзергә 136 эшне карау туктатылган. Ипотекага яки арендага фатир алып, аңа күченгәндә яки хакимият тәкъдим иткән акчага ризалашканда, мәхкәмә эшне карауны туктата. Мәхкәмә Яшел Үзән хакимияте биргән шикаятьләрнең 128ен канәгатьләндергән. Кешеләрнең күбесе йортларыннан чыгаруга каршы булган.

Узган көздә хакимият инде йортлардагы ут-суларны сүндерә башлады. «Азатлык» Яшел Үзәнгә барып, авария хәлендә дип табылган бер йортны карап, анда яшәүчеләр белән сөйләшеп кайтты. 92 яшьлек Мәрфуга Һадиева да шушы йортта яши.

1941нче елда сугышның беренче көннәрендә үк 14 яшьлек Мәрфуганы Яшел Үзәннең Горький исемендәге кораблар төзү заводында снарядлар ясау бүлегенә эшкә бастыралар. «Гомер буе дәүләтне торгызырга дип көчемне жәлләмичә хезмәт иттем. Сугыштан соң Ленинград, Керчь, Таллинга да кораблар төзү заводларына эшкә җибәрәләр иде. Трюмнардагы пычракларны җыю, буяу, төзекләндерү эшләрен башкардык, кораблар өлешләрен ясадык», – дип сөйли ул.

Хакимият, йортларны каза хәлендә дип танып, кешеләргә аннан чыгарга туры киләчәк, дип кисәтә башлагач, Мәрфуга апаның кызы Дания Перминова 92 яшьлек әнисенә моны ничек аңлатырга белми аптырап йөргән. Барысын да сөйләп биргәч, әнисенең моңа ышанмавын әйтә ул. «Аллаһ ярдәме белән сугышны исән-сау җиңеп чыгып, картлык елларымда шул хәлгә калырбыз дип һич уйламаган идем. Бу фатир үз тырышлыгыбыз белән эшләп алынган. Фашизмны җиңеп чыктык, хәзер хакимият безне фатирсыз калдыра инде. Бу бит фашизмнан да яманрак нәрсә», – ди Мәрфуга Һадиева.

2012нче елда Дания ханым әнисе белән бергә яшәгән ике бүлмәле фатирын сатып, шушы йорттан 2 млн сумга өч бүлмәлене сатып ала. «Минем әнием тыл ветераны, андый ветераннар күп калмады инде. Дәүләттән ялынып фатир сорап йөрмик дип, шушы районнан фатир алып, монда күчәргә булдык. Әнием бот муенчыгын сындыру сәбәпле, фатир алганда була алмады. Фатирны шул сәбәпле үз исемемә яздырдым. Әнием бу фатирда язылган. 2015нче елда безгә бу йортның 2011нче елда ук авария хәлендә дип танылган булуын әйттеләр. Бу – ялган. Ул документлар 2015нче елда элекке дата белән теркәлгән дип уйлыйбыз. Документ 31нче декабрьдә төзелгән. Ул елны 31нче декабрь шимбә көнгә туры килгән, ял көнне кем йортларның авариялелеген тикшереп йөрсен ди. 2018нче елда безнең бу милеккә хокукыбызны гамәлдән чыгардылар. Хәзер безгә бу фатир өчен 700 мең сум тәкъдим итәләр. 700 меңгә нинди фатир алып була бүгенге көндә? Безгә моннан ерак түгел урнашкан яңа йортларга күчәргә кушалар, ләкин андагы фатирларда 700 мең сум 6,2 квадрат метр сатып алырга гына җитә. 15 елга ипотека алырга өндиләр. Нишләп без ипотека алырга тиеш?», – ди Перминова.

Әлеге йорт 1938нче елда салынган, аның белән бергә тагын дүрт нәкъ шундый ук йорт төзелгән. Экспертиза кәгазьләренә караганда, 1нче йорт каза хәлендә дип саналмый, 3нче санала, 9нчы йорт (Мәрфуга әби яшәгәне) шулай ук авария хәлендә диелә, 11нче йорт яшәргә яраклы, ә менә 13нче йортка 2010нчы елда капиталь ремонт ясалган булса да, барыбер авария хәлендә дип табылган.

ИКЕ ТӨРЛЕ ЭКСПЕРТИЗА

Шәһәр башкарма комитеты ясаткан экспертиза нәтиҗәләренә караганда, йорт 62 процентка тузган, диелә. Ләкин экспертиза кәгазьләрен укыгач, анда язылган кайбер нәрсәләрнең чынбарлыкка туры килмәве күренә. Экспертлар язган документта кереш баскычлары, катлар арасындагы баскычлар агачтан ясалган диелгән, ә чынлыкта алар бетоннан эшләнгән. Тотынгычлар (перила) белән дә шул ук хәл: кәгазьдә алар – агачтан, ә чынлыкта – тимердән.

Йортта яшәүчеләр башкарма комитет экспертизасын ялган дип, бәйсез экспертлар яллаган. «Алар тикшерүләр үткәргәннән соң, йорт 46 процентка гына тузган дигән нәтиҗә ясады. Һәм бу йортның паспортларын тикшереп, аның хезмәт итү вакыты 150 ел диелде. Бәйсез экспертлар «конструктив элементлар йортта торырга мөмкинлек бирә. Ләкин кайбер җирләре өлешчә төзекләндерү таләп итә. Ул төзекләндерүне нәкъ хәзерге хәлдә башкару отышлы», дип яздылар», – ди Дания ханым. Әлеге экспертизаны узган мәхкәмәдә кабул итмәгәннәр.

Йортта яшәүчеләр бәйсез экспертлардан башкарма комитет ясаган экспертизага бәя биреп, рецензия язуны да сораган. Бәйсез эксперт язган рецензиядә хакимият экспертизасы үткәргән вакытта тиешле җиһазлар кулланылмаганы, үткәрү шартлары тиешле дәрәҗәдә үтәлмәве, димәк, дөрес нәтиҗә дә ясала алмавы турында язылган.

Йортта яшәгән башка кешеләрнең дә фикерен белештек. Нина Крайнова да хакимият экспертизасында ялганнар булуын әйтте. «Бу хәлне чын мәгънәдә башкарма комитет башбаштаклыгы дип саныйм. Беренчедән, имеш, идарәләр арасындагы акт 2011нче елда төзелгән, бу – ялган. Ул актны укысаң, тулаем бер ялган икәнлеге күренә. Агачтан ясалган баскыч аралыклар, агач тотынгычларны каян тапканнар? Баскычлар бетоннан, тотынгычлар тимердән эшләнгән бездә. Ярар, түшәм агачтан ди, ләкин алар бөтен иске йортларда да агачтан. Экспертизаны йортта яшәүчеләрдән башка гына һәм тору урыннарын карап чыкмый гына үткәрделәр. Иң кызыгы – фатирларда обойлар асылынып тора, унитазлар ярылган дип язганнар экспертизада. Алар безгә керми генә безнең обойларны каян күргәннәр соң? Һәм асылынып торган обой, ярык унитаз йортны каза хәлендә дип санарга сәбәп була аламы? Петр Землянский (Башкарма комитет сораган экспертизаны әзерләгән экспертларның берсе – ред.) тарафыннан үткәрелгән экспертиза 30-35 минутка якын вакытны алды, күренгән ярыкларны фотога төшерү һәм чормага менү белән чикләнде. Безнең фатирга кереп, фотога төшереп чыктылар, ул вакытта мин аларга «идәнне ачып күрсәтәм, базга төшеп карагыз, фундаментның нинди дәрәҗәдә икәнен карарсыз» дип тәкъдим иттем. Алар «юк, кирәкми» дип баш тарттылар. Нәтиҗәдә, экспертиза кәгазьләрен карасак, бәдрәф белән ванна бүлмәсе фотолары безнеке, ә тору бүлмәләре безнеке түгел иде. Икенчедән, алар безнең йортны 2011нче елда ук авария хәлендә дип таныган икән. Хәзер бит инде 2019нчы ел һәм берни ишелми, җимерелми. Район башлыгы, шәһәр мэры Александр Тыгин тарафыннан эшләнгән башбаштаклык бу! Инвалидларның, картларның, балаларның бердәнбер йортларын тартып ала бит ул», – дип сөйләде ул.

Лида Шумилина фатирын күрсәтеп чыкты һәм бу йортны бик җиңел генә җимереп тә булмаячак диде: «Карагыз, диварлар калынлыгы 60 см, биеклек 3 метр, бу – тулаем кирпечтән салынган диварлар, җиңел генә җимереп тә булмаячак, җимерер өчен бомба белән шартлату кирәк булачак. Әгәр экспертизадагыча диварлар, түшәмнәр җимерек булса, бездә дымлылык, күгәргән урыннар булыр иде, бездә андый күренеш юк».

Фәйрүзә Гомәрова фатирында өч кеше яши: Фәйрүзә ханым үзе, оныгы һәм оныгының 3 яшьлек малае. Мәхкәмә карары буенча 2017нче елдан бирле фатирлары инде аларның милке саналмый һәм, Дания Перминова кебек, алар да февраль аенда фатирдан чыгарга тиеш: «18нче февральдә Югары мәхкәмәдә эшебез каралачак, безгә чыгарга кушалар, мин ике бала белән урамга чыгып китәргә тиеш булам. 15 елга ипотека алыгыз, диләр. Миңа 70 яшь, нинди ипотека алыйм ди мин? Балам да әле эшли башлады гына. Кая барыйм мин? Мин бу фатирны 2010нчы елда сатып алдым, ул вакытта беркем дә йорт искергән дип әйтмәде. Теркәлү процессын бернинди проблемасыз үттек. Мин ике тапкыр Мәскәүдә Президентның кабул итү бүлмәсендә булдым. Президент киңәшчеләре миннән «сез үзәктә яшисезме?» дип сорадылар. Әйе, дим, каян беләсез? «Сезне шулай куып чыгаралар икән, димәк, җирегез кирәк», – дип җавап кайтардылар. Мәхкәмә карары буенча сез инде милек хуҗасы саналмыйсыз, без инде бернәрсә дә эшли алмыйбыз, диделәр», – дип сөйләде Фәйрүзә ханым.

«Хакимият экспертизасында безнең йортка бәя биргән экспертка карата, дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар биргән өчен дип, җинаять эше ачылган, Казанда хәзер мәхкәмәләргә йөрибез. Һәм тагын бер гаҗәп нәрсә – мәхкәмә карары нигезендә, әни белән мин февраль азагына фатирдан чыгарга тиеш, ә күршеләремнең кайберләре әле һаман хосусый милек иясе санала», – дип сөйли Перминова.

«Тыгин белән очрашуда булдык. Шунда ул: «Менә сезнең йорт урынында парк төзим», – диде. Әнә үзе яшәгән җирдә, Ореховкада төзесен парк. Моннан беркая да чыкмаячакбыз. Әгәр куа башласалар, барлык әйберләремне җыям да Тыгин йортына Ореховкага күчәм», – дип белдерде Нина Крайнова.

«Ул бит безнең саф экологик мохит өчен көрәшкән була. Имеш, безнең шәһәрдә парклар аз икән. «Сезнең йорт урынында парк төзелеп, эскәмияләр урнаштырылачак», – диде очрашуда. Менә шул эскәмияләрдә утырып торырбыз инде, аның каравы башыбызга түшәм ишелеп төшмәс. Рәхмәт «хөрмәтле» Тыгин әфәнде», – дип сүзен тәмамлады Дания Перминова.

«2020нче елгы җанисәптә дә татарларны төркемчәләргә бүләчәкләр»

2020нче елда узачак җанисәп вакытында милләтләрне төркемчәләргә дә бүләчәкләр. Татарлар да берничә төркемчәгә бүленәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе Валерий Тишков белдергән.

«Зур бер халык эчендә берничә төркем бар, аларны без төркемчә дип атыйбыз. Ягъни бу үзаллы халык, әмма шул ук вакытта алар башка зур халыкның бер өлеше булып тора», – дип аңлата Тишков.

Аерым алганда, татарлар төркеменә «себер татарлары» төркемчәсе керәчәк. «Татарлар эчендә, әмма шул ук вакытта аерым күрсәтелгән», – ди галим.

Ә кырымтатарлар аерым төркем булып күрсәтеләчәк. Чөнки Татарстан татарлары белән охшашлыклары булса да, «аларның тарихы, теле һәм мәдәнияте башка».

Бу яңалык 2002нче елда ук кертелде, моның белән керәшеннәр проблемасы да чишелде, ди Тишков. «Керәшеннәр 1926нчы елгы җанисәптә аерым халык булган. Советлар чорында аларны татарлар дип яздылар. Конституция буенча, болай эшләргә ярамый. Кеше үзен кем дип атый, шулай язылырга тиеш. Башка милләт вәкиле итеп язарга ярамый», – ди галим. Ул керәшен активистларының, аерым халык булып тануны сорап, төрле инстанцияләргә, хәтта патриархка да язуларын искә төшерә. «Татарстанда керәшеннәр бер үк вакытта татар да, керәшен дә булырга тели. Ә Удмуртиядә алар «без татарлар түгел, керәшеннәр» диләр. Алар өчен татар – мөселман. Кешенең үзбилгеләнүе белән бәйле нәзек урыннарга балта белән чабарга ярамый», – ди Тишков.

Халык исәбен алу Русиядә 2020нче елның 1-31нче октябрендә узачак. Соңгы җанисәп 2010нчы елда узган иде. Аның нәтиҗәләренә караганда, Русиядә 5,3 млн тирәсе татар яши. Сан ягыннан татарлар урыслардан кала икенче урында тора. 2002нче елдан 2010нчы елга кадәр аралыкта илдә татарлар саны 4 процентка, ягъни 244 мең кешегә кимеде.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии