- 12.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №6 (10 февраль)
- Рубрика: Архив
«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 31нче гыйнварда булган очрашуда мәгърифәтчелек буенча әңгәмәне карагач, без – тамашачыларга шунысы аермачык аңлашылды. Ул да булса, татар журналистикасында бүгенге көндә татар милләте киләчәге буенча бернинди уртак фикер йөреше юклыгы. Мондый очракта журналистиканың милләтебез файдасына нинди хезмәт күрсәтүе турында берни әйтеп булмый, чөнки һәр хезмәтнең нәтиҗәсе максатлы ниятенә, әзер мөмкинлекләргә, уңышлы ысуллар җыелмасына бәйле. Күрәсең, шуңа да әлегә матбугат хезмәткәрләренең милләтебезгә зур файда китерүдә гамәлләре сизелми. Әйе, татар журналистикасы әле бар, газета-журналлар да бихисап, тик аларның барысы да диярлек матур-матур итеп, иң борчулы мәсьәләләрне әйләнеп тә уратып, кайчагында болгатып та, шома язып көн күрәләр.
Әңгәмә барышында илебездә кичекмәстән татар телен үстерү зарурлыгы калыккач, иң мәртәбәле, ихластан үрнәк булырга тиешле «Ватаным Татарстан» басмасы мөхәррире Миңназыйм Сәфәров әфәнде: «Бүгенге вәзгыятьтә нишләп була инде. Менә шул, гаиләләрдә балаларны татарча өйрәтик һәм дә сөйләшик», – дип кенә әйтә алды. Нишләп була һәм нәрсә эшләргә?
Менә, җәмәгать, бу сорауларга җавап табу өчен, сайлаган барча депутатларыбызның мәртәбәле эшләрен көтеп калабыз. Һәм алар без – халык белән киңәшләшеп тә хезмәт итсәләр, барча килеп туган каршылыклар да тизрәк үтелер, республика яшәешенең алга баруында да адымнары ныклы, ышанычлы булыр.
Тәнзилә ХӘМИТОВА.
Аксубай районы, Яңа Кармәт авылы.
Комментарии