- 12.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №6 (11 февраль)
- Рубрика: Архив
Бервакыт шулай авылыбыз кибете янында мине Арбашның бер егете туктатты.
– Синең бер газетада «Бөркет» исемле мәкаләң чыккан иде. Күптән түгел безнең авылга дә бөркет килде бит. Бер көтүкарга чолгап алган, әй чукыйлар тегене. Тәки җиргә егып төшерделәр. Мин килеп аралагач кына каядыр очып китте, башка килмәс тә инде.
«Яңа Гасыр» телеканалында композитор Нәҗип Җиһановка багышланган «Мәдәният дөньясында» тапшыруын карагач та, Арбаш егете сөйләгән вакыйга кабат күз алдына килде. Бик тә гыйбрәтле сөйләшү булды, җаннарны чеметтереп алырлык күп сүзләр әйтелде. Бу тапшыруда ике мәшһүребез – Нәҗип Җиһанов белән Муса Җәлил иҗат иткән «Алтынчәч» операсы фильмыннан бер өзек тә күрсәттеләр. «Без һаман татар киносы юк дип сөйләнеп йөрибез. Нинди шәп фильмыбыз бар икән бит. Җиһановның йөз еллыгы уңае белән, телевидениедән күрсәтсеннәр иде моны», – диде ул вакыттагы алып баручы Искәндәр Сираҗи.
И-и Искәндәр дус, күрсәтәләрме соң инде безгә боларны, диясем килде шунда. Тарихи фильмның моңарчы исән саклануы да гаҗәп әле, заманча түгел, искергән-фәлән дип, борынгы җәүһәрләрне, милләтебезгә рухи терәк булырлык истәлекләрне юкка чыгару да берни тормый бит бездәй «булдыклыларга». Иң аянычлы мисалы – тарихи «Болгар» кунакханәсе. Һәммәсен «онытып» барабыз, сәер бер гамьсезлек белән, матбугатыбыз да дәшми диярлек. 2011нче ел – Тукай елы дип шау-шу килүләр дә рәнҗетелгән шагыйрь рухы белән тагын бер ямьсез уен уйнау, аның «тарсынып, дөнья читлегеннән очкан күңел кошын» яңа сыкрануларга дучар итү, Тукай исеменә бәйләп, үз шәхесебезне күрсәтергә омтылу гына булып тоела. Дога эзләп кайтыр урыны да сакланмаган шагыйрьнең үз елы була димени? Ә кемлегебезне без «Болгар» кунакханәсен җир белән тигезләгәндә бик шәп күрсәттек инде. Шул бәһасез ядкарьне элекке кыяфәтендә яңадан төзеп, шагыйрьгә һәм аның дусларына кайтарып бирә алсак, менә булыр иде чын Тукай елы! Чөнки әле тегендә, әле монда җыелып, Тукай бөеклеге турында сөйләшүләр генә әллә ни бирми. Һәр очракта сүз йомгагы шагыйрь ядкаренең кыргыйларча җимерттерү вакыйгасына барып төртелә. «Вакыйга» өчен тәүбә итеп, гаепне үз өстенә алучы да булмады, беркем беркемнән гафу да сорамады.
Әмма без, гаҗәп үзсүзлелек белән, татарны дәүләтледән дәүләтсез калдырган явыз Иван ядкарен — «мескен булып торган фәлән елда тәкъдир безне ничек изгәнен» яңа буыннарга «яңача» сөйләячәк истәлекне торгызу белән мавыктык шул. Менә мәшһүр драматургыбыз Мирхәйдәр Фәйзинең Шода авылында урнашкан, бөтен илгә бердәнбер булган, шунда кайбер әсәрләре язылган музей-йорты җирле хакимият саклаганга гына:әлегәчә исән тора; «Нурлы, моңлы Казан» да «милли»хөкүмәтебезгә якын урында булса, җирен сатып акча эшләү өчен күптән җимерттерелер иде. Андый «сатылган»нарның акчасы бөтенләе белән казнага керә микән соң ичмаса?
«Алтынчәч» фильмының күрсәтелмәве, композиторның «Җәлил»кебек операларының куелмавы, симфонияләренең уйнатылмавы да аларны әкренләп «искертү» һәм бөтенләй оныттыру өчен түгел микән, дигән шомлы уйлар да күңелгә килгәли. «Казанда үтә торган Шаляпин фестивален «Җәлил» операсы, Нуриев фестивален Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты белән башлап җибәрү максатка ярашлы булыр иде», – дигән фикер әлеге телетапшыруда кат-кат әйтелде. Чыннан да, татар музыкасы бөтенләй яңгыратылмагач, ул фестивальләрнең Татарстанга һәм Казанга ни хаҗәтләре бар икән соң? Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрыбыз төрле илләр музыкасына җырлый-бии дә бит, ләкин теге илләрдә татарның «Җәлил» кебек опералары барлыгын инде белмиләр дә бугай шул. Үзебез дә кирәксенмәгән музыкаль байлыкны башкалар ник санласын. Фестивальләрне оештыручылар дөньяга татар мәдәниятен, милли музыка җәүһәрләрен түгел, әлеге дә баягы үз шәхесләрен генә күрсәтергә телиләр булып чыга.
Дөрес, «Алтынчәч»нең либреттосы язылганнан соң, татар тарихына караш шактый үзгәрде, элек «кара» итеп тасвирланган әдәби-тарихи каһарманнарның байтагы «акланды». Ул якларын истә тотып, фильмны Миркасыйм Госманов, Рафаэль Хәкимов кебек акыллы, тарихтан да, әдәбияттан да киң мәгълүматлы һәм дәрәҗәле галимнәребезнеңкереш сүзе белән дә күрсәтергә була иде. «Җәлил» операсын дөнья классикасы әсәрләренә тиңдәш түгел дип уйласалар, телетапшыруда катнашкан белгечләр гәрчә моның нәкъ киресен расларга омтылдылар, сәхнәгә куйганда аны Нәҗип Җиһановның башка иҗат җимешләре белән «сипләп» җибәрергә дә мөмкиндер. Эш теләү-теләмәүдән генә тора.
Операны сәхнәгә куйыйм, дисәң, бүген Җәлил партиясен җырлый алырлык кешебез дә юк, дигән фикер дә әйтелде «Мәдәният дөньясында» тапшыруында. Бик кызык бит әле бу. Бүген сәхнә тоткан йолдыз-җырчыларыбызның халкыбыз санына нисбәте буенча җир шарында беренче урында түгел микән әле без? Калышсак та, шул испаннардан гына калышабыздыр?! «Халык артисты» исемен алган ир-ат җырчыларыбыз гына да әллә ничә дистә. Араларында кемнәр генә юк. Кайсы республика өлгеррәк, дип ярышкандай, Айдар Галимовка «халык» исемен Башкортстаннан да элек ябыштырып куйганбыз. Аның өчен мәдәният җитәкчеләребез генә түгел, күпчелек тамашачы да үлеп тора. «Алтын Барс» шоуларында да (ул кадәр шәрәлекне «татар» һәм «җыр» исемнәре белән атыйсы килми) ел саен җиңеп чыга, кайбер каләм ияләре дә мәшһүр Фәридә Кудашева белән бер биеклеккә; куеп яза. Җырлап бирсен әйдә Җәлил партиясен! Үзе генә башкара алмас, дисәләр, мәгълүм шоулардагы кебек, янына берәр җырчы һәм, тамашачы күңелен иләс-миләс китерү өчен, шәрә биючеләр төркеме өстәп, сәхнәгә чыгарырга булмыймы?
Дөрес, Җәлилне җырларлык кешебез юк, дигән сүзгә тапшыру кунагы Зилә ханым Сөнгатуллина каршы төшеп: «Андыйлар опера театрында гына юк, ә филармониядә бар», – дип әйтеп салды. Җаны әрнеп әйтте, җыелган, күрәсең. Ә опера театрында Җәлилне җырларлык кеше булмауга гаҗәпләнәсе дә түгелдер инде. Операсы куеласы булмагач, анда нигә кирәк алар? Милли музыканың киләчәге тулаем «татар җыры» көйчеләре кулына кала баруны да катлаулы җитди әсәрләргә, үткәндәге бөекләребезнең кабатланмас җыр мирасына манкортлашкан, тупасланган, шәрәләнгән җәмгыятьтә ихтыяҗ кимү белән аңлатырга мөмкиндер. Кайбер көйчеләрнең: «Мин ике йөз, өч йөз җыр яздым», – дип тыйнаксыз интервью бирүен сәерсенеп тыңлыйбыз да бит, мондый «зәвык»ны һәммәбез бергәләп тәрбиялибез түгелме? Халкыбызның чынлап та «җыр» исеме белән аталырлык, үрнәк алырлык иҗат әсәрләренең, тагын бик күп музыка хәзинәләребезнең барлыгын аларның байтагы белми дә торгандыр. Бераз белгән, хәтерләгән буын мәңгелеккә китеп баргач, ни булыр әле?! Бүгенге «бөекләр» берзаман: «Татарда җыр язу, музыка тарихы миннән башлана», – дип сөйли башласалар да гаҗәп булмас. Әдәбиятыбызга талантлы яшьләр килү, эзлекле үсеш билгеләре сөендерсә дә (алар шул Тукайларыбыз, Җәлилләребез барлыгын белеп үсә), милли музыкада бу сизелми кебек. Сәбәбе бик гади: сәнгатьнең тизрәк акча китерә ала торган бу өлкәсен базар эшмәкәрләре элегрәк эләктерде. Аларга милләт ни дә, милли мәнфәгать ни.
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ.
Балтач районы.

Комментарии