Төркиядә күргәннәрем

Төркиядә күргәннәрем

2014нче ел минем өчен башка күңелле яклары белән беррәттән Төркиягә сәяхәт елы булып та истә калды. Без дустым Наил Нәбиуллин белән Истанбул, Әнкара, Искешәһәр, Измир калаларына сәяхәт кылдык. Сәфәребезнең төп максаты Халыrара төрки яшьләр корылтаенда катнашу булса да, бераз алданрак баруыбыз җирле халыкның көнкүрешен ачыграк күзаллау форсатын бирде. Дөрес, Төркияне гизүең белән бүген берәүне дә шаккатырып булмый, Кара диңгез буендагы Сочида, Анапада ял итүгә караганда, бу илнең курортларын сайлаучы русиялеләрнең саны арта бара. Төркия калаларын артыграк күрүнең хикмәте бәяләрдә генә дә түгел кебек.

МӨНӘСӘБӘТ

Әлбәттә, иң әүвәл, менталитеттан килүче «кешегә хөрмәт» һәм «уңайлы шартлар тудыру» дигән төшенчәләрнең төрле булуы йогынтысын ясамый калмый. Очакка (самолетны төрекләр шулай дип атый) утырудан башлап, кабат Русиягә кайтып төшкәнче, төрек туганнарның һәр җирдә сине «Хуш килдегез!» диеп каршы алуы кайсыбызның гына күңеленә хуш килми икән? Бу илдә үзеңне чын мәгънәсендә кеше, шәхес итеп тоясың. Бездә бит «Добро пожаловать!» яки «Рәхим итегез!» кебек сүзләрне, гадәттә, сайлап кына, кем булуыңа һәм әлеге сүзләрне әйтүчегә файда китерә алу мөмкинлегеңә карап әйтәләр. Дөрес, Төркия сәүдәгәре өчен дә син иң әүвәл потенциаль файда китерүче – турист, һәм аларның сәламләве һәрвакыт эчкерсезлек белән тулыдыр дип әйтеп булмый, бу сәламләү күбрәк «Минем кибеттән дә берәр нәрсә ал!», «Тамак ялгарга минем ашханәне сайла!» дигән мәгънәгә ия. Зур шәһәрдәге һәр клиент өчен адым саен булган конкурентлык аларны шулай юхаланырга, төче теллеләнергә мәҗбүр итә. Ә шулай да дорфа мөнәсәбәткә караганда мондый игътибарны тою күпкә күңеллерәк. Биредә мөселман-татарларга карата аерым игътибар, хөрмәт, кардәшлек сизелә, нинди милләттән булуыңны белсәләр, милли җанлы төрекләр синең белән якыннанрак аралашырга, үзендә кунак итәргә, мосафир буларак, сиңа кимендә бер чынаяк чәй булса да эчереп, үзенә савап эшләргә ашкына.

ЧӘЙ, СИМИТ ҺӘМ КУКУРУЗ ЧӘКӘНЕ

Чәй эчү мәсьәләсендә төрек кардәшләр бездән бер дә калышмый, уздырып җибәрәләр дисәм дә, ялгышмам. Чәйне биредә һәр урам чатында эчәләр, чөнки урам буйлары үзе бер чәйханә вә ашханә базары. Хәтта кием-салым базарлары эчендә дә подноска «бардаклар» (төрекләр чынаякны шулай дип атый) тезеп, чәй сатып йөри, кайнап торган самавырын арбага салып, урам буенча чәй эчәргә теләүчеләрне эзләүчеләр дә очрый. Без гадәтләнгән чәй бокалын тутыру өчен, бу бардакларга салынган чефир өч-дүрт порция кирәк булыр иде. Биредә чәйне бик кечкенә савытка салсалар да гаять куе ясыйлар һәм фәкать парда пешерәләр. «Төрек каһвәсе» исә бардакның да яртысы гына кадәр булган уймак-савытка салып, чәйдән дә куерак итеп, янына стакан белән су куеп китерелә. Кафе, чәйханәләрдә төрекләр тәмәке көйрәтә-көйрәтә, гәҗит укып, симит ашап, чәй йә каһвә эчәргә ярата. Симит дигәннәре, безнеңчә әйткәндә, кунжут тешләре ягып пешерелгән зур йомшак келиндер инде. Биредә ул бездәге чәк-чәк кебек популяр. Аның исеме белән аталучы аерым ашханә челтәрләренә кадәр бар. «Симит сарай»ларында тамак ялгаучы халыкка бушлай көндәлек матбугат уку, телевизор карау, музыка тыңлау, үз гаджетың белән интернетта утыру кебек мөмкинлекләр дә каралган.

Кухняга килгәндә, Төркия шәһәрләре диңгез буенда урнашкан булса да, адым саен суши-роллылар ясап ятучы юк. Борщ яки татар токмачын, мантый, пилмәннәрне дә эзләп табыйм димә. Гадәттә, төрек халкы ачы кызыл борычны (биредә аны бибер диләр) һәм лимонны күп кулланып ясалучы үз кухнясын, төрледән-төрле чорбаларны һәм итле ачы ризыкларны үз итә. Чорба дигәннәре боламыкка, боткага әйләнә башлаган шулпадан гыйбарәт. Аның иң популяры – ясмыктан ясалганы. Биберне күп куллану җылы дымлы һавада ризыкның тиз бозылуы һәм ашказанына төрле инфекцияләр керүдән саклану чарасы да. «Макдоналдс», «КФС», «Бургер Кинг» ише Америка тарафыннан гамәлгә куелган туклану челтәрләре биредә булса да, зур популярлык казанмаган. Шунысы да игътибарны җәлеп итә, биредә күпчелек ризык пешерү вә хезмәт күрсәтү, мал сату эшен байлар, иркәкләр башкара (төрекләр ир затларын шулай атый), ә эш белән мәшгуль баяннар, кадыннар (төрекчә хатын-кызны шулай атыйлар) урамнарда сирәк күренә. Ә иң сөендергәне, биредә ризыкка карата «хәләлме-хәрәмме» дигән шик тумый, һәр ризык – хәләл. Шулай да кибетләрдә хәмер дә сатыла, тик биредә исерткеч эчемлекләрне сату вә куллану бездәге масштабларда түгел, киштәләр сыгылып тормый. Җирле халыкның моңа әллә ни исе китми, урамда исерек кеше очрату – кагыйдәдән искәрмә. Андый кешене һәрбер узып баручы шелтәли.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Симит, суда пешерелгән тозлы кукуруз чәкәне һәм кыздырылган каштан чикләвеге белән сәүдә итүчеләрне Төркия шәһәрләренең һәр урам чатында, хәтта юл буенда да очратырга мөмкин. Озаграк авыз күтәреп басып торсаң, «Абый, әйдә аяк киемеңне ялтыратам», – дип, кулына кара щеткасын тоткан, борын очына кадәр буялып беткән берәр «бизнесмен»ның каршыңа килеп чыкканын көт тә тор. Хәерчеләрнең зур күпчелеге биредә буш кул белән теләнеп торырга хурлана, шуңа күрә йә юеш сөлге, йә каләм сатучы булып «акча эшли». Яңгыр коя башласа, урамнарда ялт итеп кулчатыр сатучылар пәйда була. Кыскасы, нинди генә хезмәт күрсәтелми дә, ничек кенә синең кесәңне бушатып калырга тырышмый мондагы халык.

ПИАР ШИКӘР ШАКМАГЫННАН БАШЛАНА

Шәһәрләрендә күпсанлы халык яшәүче бу илдә конкурентлык, базар мөнәсәбәтләре дигән төшенчәне һәр җирдә очратырга һәм аның уңай йогынтысын тоярга була. Автовокзалларга, шәһәр арасында йөрүче җәмәгать транспорты маршрутларына гына күз ташлыйк. Нинди генә ширкәткә караучылары юк аларның, һәркайсының үз логотибы, автовокзал эчендә үз кассасы, ә ике шәһәр арасындагы юл буенда туктап ял итү, тамак ялгау өчен үзенең махсус кибет-ашханәсе бар. Андый ашханәдә тәкъдим ителә торган су савыты белән кәгазь сөлгесенә кадәр әлеге ширкәтнең тамгасы, логотибы ясалган, хәтта шикәр шакмаклары да махсус тамга сугылган кәгазьләргә төреп бирелә. Бу һәр чәйханә-ашханәдә шулай. Әйе, бу илдә реклама, бренд, ПиАр дигән төшенчәләр бер шакмак шикәрдән башлана, урам ташлары, бордюрларга чүкелгән рәсемнәр белән дәвам итә һәм шәһәр исемнәренә бөек төшенчәсен ялгау белән тәмамлана.

ИҢ КЫЙММӘТЛЕ ПАССАЖИР – НАДАН ТУРИСТ!

Үзен хөрмәт итүче автотранспорт ширкәтләре сине өең янындагы тукталыштан ук утыртып, махсус микроавтобуста автовокзалга кадәр китерә, шәһәр арасындагы юлны үткәннән соң, автовокзалдан янә икенче микроавтобус каршы ала һәм шәһәрнең сиңа кирәкле почмагына илтеп куя. Дөрес, ул микроавтобуслар берәр сәгать көттереп торырга да мөмкин, әмма мондый сервистан файдалану вакыт өчен зыянлы булса да, кесә өчен файдалы. Чөнки Төркиянең шәһәрләре чыннан да җирле элмә такталарга, бордюрларга, реклама стендларына язылганча «бөек», акылга сыймаслык зур, бер генә җәмәгать транспортына утырып тиешле урынга барып җитү – бәхет эше. Җирле халык әйтүенчә, Истанбулда гомер итүчеләр һәм эшләргә килүчеләр санын берләштерсәң, биредә якынча 20 миллионга якын кеше яши.

Ә кесәңдә җирле җәмәгать транспортыннан файдалану өчен махсус транспорт картаң юк икән, һәр транспортка утырган саен, билет бәясен өчләтә кыйммәтрәк түлисең. Шуңа күрә дә шәһәргә килеп төшү белән, җирле транспорт картасына ия булу ягын кайгыртырга кирәк. Әлеге карталар биредәге халыкның социаль статусына карап ташламалыга һәм ташламасызга аерыла. Ташламалар студентлар, галимнәр һәм пенсионерлар өчен, иң күп акча җирле кагыйдәләрне белмәүче, әмма Истанбулга дөньяның һәр тарафыннан ташкын булып агылучы гади туристлар кесәсеннән чыга. Юл бәяләренең иң очсызы, чагыштырмача, Мәскәүдәге җәмәгать транспортында йөрү бәяләре кебек. Җирле валютада 1,45 лирадан башлана.

ҖӘМӘГАТЬ ТРАНСПОРТЫ

Истамбулда иң җайлы транспорт – метро белән метробус, чөнки алар бөкеләрдән тулысынча азат. Метробусны махсус полоса буенча, башка транспорт юллары белән кисешмичә, җир өстеннән зур тизлектә хәрәкәтләнә торган озын автобус дип күзалларга мөмкин. Аның полосасы бетон яки тимер рәшәткә белән бүлеп алынган. Болардан тыш шәһәр халкы дүртәр-бишәр вагоннан гыйбарәт булган трамвайлардан да файдалана, шәһәр диңгез яры буендагы өч ярымутрауда урнашканлыктан, су транспортыннан да кеше өзелми, махсус теплоходлар аларны һәр ярты сәгать саен Басфор бугазы аша Европа белән Азия арасында йөртә. Ә теплоход эчендә тамак ялгау, яр буендагы кафеларда ашауга караганда, арзангарак төшә. Иң кыйбатлы транспорт, әлбәттә, таксилар. Кесә тулы акчаң булмаса, шәһәр эчендә аларга утырып ерак ара үтү турында уйлама да! Беренчедән, бөкегә эләгү куркынычы бар, икенчедән, Истанбулның бер очыннан икенче очына бару – ярты Татарстанны иңләп чыгуга тиң, өченчедән, Төркиядә бензинның хакы шактый кыйммәт, бездәге белән чагыштырганда, бер литр ягулык өчен кимендә өч мәртәбә артыграк түлисе. Хәер, алардагы уртача хезмәт хакы да шул чамага югарырак булыр.

ҮЗГӘ ӘДӘП, ҮЗГӘ ТӘРБИЯ

Кайбер шәһәрләрдә хәтта такси хезмәтенең дә үз уңайлыклары бар. Махсус таксомат янына барасың да төймәгә басып чакыртасың. Озак та үтми, сине шул урыннан килеп алалар. Мондый төр хезмәт барлыгына без Искешәһәр белән Измирда инандык. Бездә мондый төймәләр барлыкка килсә, таксистлар ялган чакырулардан гарык булып, эшләрен ташлау чигенә җитәр иде, мөгаен. Биредә исә тәрбия зәвыгы, әдәп бөтенләй икенче. Иң гаҗәбе, бер генә җәмәгать транспортында да кондуктор куелмаган, күпчелек транспортка керү өчен, тукталышның үзендә акчаны түләп, турникет аша узасы. «Куян» булып йөрү өчен мөмкинлекләр шактый булса да, халык җәмәгать транспортына акчасын түләмичә керми.

АВТОБУСТА САМОЛЕТ УҢАЙЛЫКЛАРЫ

Төркиядә шәһәрара автобусларда юл узу михнәте сизелми дә. Шәһәр эченнән чыктың исә, бөке, каршы полосадан килгән машиналар белән бәрелешү кебек күренешләр кәефне бозмый. Тип-тигез, шоп-шома, туп-туры, каршы як белән кисешми торган киң юллар буйлап барасың да барасың. Юл кырыйларында кукуруз кырлары, кабак бакчалары, виноград плантацияләре күренеп кала, тигезлекләр тау-ташлар белән алмаша да автобус озын караңгы тоннельләр эченә кереп чума, тизлектән хәтта колаклар чемерди. Юлда самолеттагы сыман чәй, каһвә, сок яки минераль су тәкъдим итәләр, җиңелчә капкалап алырга ризык өләшәләр һәм әлбәттә, юл дәвамында бер яки берничә мәртәбә махсус урыннарда 15-20 минутлык тукталыш ясала. Анда акчаңны түләп, үзең теләгән төрек татлыларыннан, ләззәтләреннән авыз итәргә була. Уңайлыклар моның белән генә чикләнми, күпчелек автобус салоннарында һәркем өчен аерым сенсорлы телеэкран белән колакчыннар урнаштырылган. Әлеге планшетлар аша үзең теләгән телеканалны, жанрларга бүленеп тәкъдим ителгән кинофильмны, музыкаль клипларны карарга яки радио, музыка тыңларга, һич югы берәр уен уйнап барырга була. Төрек телен аңласаң, билгеле. Моннан тыш утыргычыңдагы электр челтәренә һәм автобус интернетына тоташып, үз гаджетың белән дә файдалану мөмкинлеге бар. Кыскасы, автобус самолеттан һич тә калышмый! Хәер, Төркиянең шәһәрара эчке авиарейслары кышкы сезонда автобус рейслары белән бер чама бәядән диярлек, азга гына кыйммәтрәк.

БӨЕКЛЕКНЕ МАСШТАБЛАРДА ИСБАТЛАУ

Биредәге халык үз байракларын хәтта фатир балконнарына ук чыгарып элеп куя. Бөеклекне исбатлау максатыннан, алар төзелештә, архитектурада да масштаб белән эш итә, мәһабәт мәчетләр, биек каланчалар (небоскреблар) сала. Истанбул үзәгендәге иң биек, 236 метрлы «Сапфир» каланчасы өстенә без дә күтәрелдек. Аннан бөтен шәһәр күренә. Монда кечкенә шәһәр автовокзаллары да Казан аэропортына тиң. Ә Истанбулдагы «Ататөрек» халыкара һава аланында чын мәгънәсендә адашып йөрерлек. Биредә дөньяның һәр кыйтгасында яшәүче һәр милләт вәкилен очратырга була. Европа континентында 6нчы урындагы бу аэропорт ел дәвамында үзе аша 50 миллионнан артык пассажир үткәрә. Мәчет манаралары биредә күккә ашкан, гөмбәзләре астына берничә «Кол Шәриф» мәчете сыярлык. Намаз вакыты җитте исә, бөтен шәһәр өстен азан моңы күмә. Истанбулның үз кыенлыклары да юк түгел: адым саен базар гөрелтесе, халык агымы, юлларда бөке. Йортлар биек, күңелләр киң булса да, урамнар тар.

Фәнил ГЫЙЛӘҖИ.

Казан-Истамбул-Казан.

Комментарии