КАҺАРМАНЛЫК ЮЛЫ

Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган юл – тарихта иң зур, данлы һәм шул ук вакытта иң фаҗигале юлларның берсе. Иҗатында, аеруча «Моабит дәфтәрләре» шигырьләрендә юл сүзенең 45 тапкыр кабатлануы шагыйрьнең үзенең зур юлдан баруын бик ачык итеп күзаллавын күрсәтә. 1943нче елның октябрендә язылган «Юллар» дигән шигырендә ул шул сүзгә, кырыс хакыйкатьнең күзенә карагандай, сорау катыш болай дип мөрәҗәгать иткән:

Юллар, юллар! Сез бит барыгыз да

Менә шундый каты, аяусыз.

Я, әйтегез, кемнәр үтте сездән,

Салындыгыз башлап каян сез?»

Шунысына да игътибар итәргә кирәк: Муса Җәлилнең әсирлектә фашизмга каршы көрәше, «Моабит дәфтәрләре» шигырьләре, әгәр дә җирлеге, нигезе булмаса, шул дәрәҗәдәге югарылыкка күтәрелә алмас иде.Анда башлангыч чор иҗатында ук, төрле кыйтгаларда яшәүче, өстен катлаулар тарафыннан изелгән, хокуксыз эшче-крестьян халкын яклап азатлык, тигезлек, гаделлек өчен революцион көрәшкә өндәү белән бергә, бердәмлеккә, дуслыкка өндәү дә киң чагыла.

1928нең сентябрендә язылган «Юл сызмалары» дигән шигыре бүген аеруча актуаль яңгырый:

Якынлаштык инде кояшның да

Түбәгә үк менгән җиренә.

Сизәм – хәзер чәчем дулкынлана,

Украина, синең җилеңә!

Сезнең яланда да бездәге күк

Пырлап оча икән тургайлар.

Яулык селким сезгә.

Әй… эш сөйгән

Минем дуслар, минем туганнар!..

«Госпитальдән» һәм «Туганлык» шигырьләрендә шагыйрь кабат Украинаны искә ала:

Яраланды ерткыч тырнагыннан

Туган илнең бөек йөрәге.

Күмерләнеп анда пыскып ята

Украина иле өйләре.

Аналарның, сабый балаларның

Күз яшьләре юа җирләрне.

Кара упкын суыра шат илемнең

Хезмәт сөйгән батыр ирләрен. («Госпитальдән»)

***

Украина, Минем туган илем –

Татарстанның туган апасы!

Яраланган лачын кошы булып,

Кан эчендә аунап ятасың.

Сокланырлык зифа шәһәрләрең

Каберлеккә охшап калдылар.

Татарстан – синең туган энең,

Дуслык антын эштә ныгытты.

Йортсыз калган ятим улларыңны

Кайнар кочагында җылытты. («Туганлык»)

Муса Җәлилнең Украина турында язганнары белән беррәттән, күренекле украин язучысы, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин, СССРның Дәүләт, Украинаның Т.Шевченко исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Олесь Гончарның Муса Җәлил турында әйткән сүзләрен китерү дә урынлы булыр: «Безгә, украиннарга, герой-шагыйрьнең образы аеруча шуның белән дә якын, чөнки безнең халкыбыз шулай ук фашизмның бөтен ерткычлыкларын башыннан кичерде, күп газаплар күрде. Сокландырып кына калмый, Муса Җәлилнең батырлыгы безгә рухи яктан да аңлашыла, безгә аның шигъриятенең баш имәс рухи батырлыгы кадерле. Безнең күп меңнәрчә егетләребез һәм кызларыбыз фашист зинданнарында газаплана. Алар барысы да – Муса Җәлилнең тугандаш егетләре һәм кызлары».

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗаты һәм көрәштәшләре белән яулаган тиңдәшсез батырлыгы вакытлар узу белән онытылмый, ә бәлки тормыш белән бергә үрелеп, яңадан-яңа яклары белән ачыла бара. Бөек Ватан сугышына кадәр үк шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе буларак халык арасында һәм ил күләмендә киң танылган Муса Җәлилнең таланты «Моабит дәфтәрләре»ендә бөтен тулылыгы белән ачыла. Йөрәк кайнарлыгын кушып иҗат ителгән ул шигырьләргә җитмеш елдан артык вакыт узып барса да, алар бүген дә безне тирәнтен дулкынландыра, рухыбызны ныгыта, туган җиребезгә, халкыбызга, туган телебезгә карата булган хисләребезгә кайнарлык өсти, кешеләр, халыклар арасында дуслыкка, бердәмлеккә, татулыкка өнди һәм шул ук вакытта кешелекнең иң явыз дошманы булган фашизмга, ул нинди генә битлек кисә дә, тирән нәфрәт, җирәнү хисләрен уята һәм һәрвакыт уяу булырга кирәклеген искәртеп тора.

Хәнәфи БӘДИГЫЙ,

җәлилче-галим, шагыйрь.

Комментарии