Русиядәге яллар рәхәт, әмма куркыныч

Русиядәге яллар рәхәт, әмма куркыныч

Язасы сүзләрем берәүгә дә яңалык булмас – берәр хәл булган саен чәйнәлә, сөйләнә торган тема инде бу. Кызганыч, хәлләр янә кабатлангач, сүзләр дә кабатлана инде. 2нче гыйнвар төнендә Оренбург-Орск юлында кар көртләре эчендә әсирлектә калып, коткару хезмәтләренә ялварган кешеләрнең күбесе коткару эшләренең үтә дә начар оештырылуын ассызыклый. Шаһитларның берсе – Павел Гусев сүзләренә караганда, 2нче гыйнвар төнендә коткару өчен җибәрелгән бердәнбер техника – иске «Кировец» тракторы булган, ә 3нче гыйнвар көнне көндезге 12дә өшүчеләр янына бер «Кировец», бер иске КаМАЗ вахта машинасы, берничә МЧС хезмәткәре белән юл-патруль хезмәткәрләре килгән (җәмгысе 6 кеше булган). Рәсми саннар Гусев сөйләгәннәр белән туры килми: имеш, юлда 150 коткаручы белән 55 данә махсус техника эшләгән.

Социаль челтәрләрдә һәм форумнарда һәлакәт шаһитлары үзләре белән булган хәлне искә төшереп, үзәк өзгеч мизгелләрне тасвирлый. Күбесе коткаручы техниканың вакытында килеп җитмәвенең сәбәбен һәлакәтнең Яңа ел ялларына туры килүендә күрә. Ялларда бер генә оешманың да, хезмәтнең тә тулы куәтенә эшләмәгәнлеге билгеле бит инде. Менә шуңадыр да, Русиядә яшәүчеләр бер әйбердән тәгаен курка – ял көннәрендә авырып китүдән Аллам сакласын, казага очрауны әйткән дә юк инде. Чөнки сиңа ярдәм итүләре икеле.

Оренбург-Орск фаҗигасеннән арыну өчен техниканың җитәрлек булмавын һәм вакытында килеп җитмәвен нәрсә белән аңлатып булыр иде икән? Техника булып та, ягулык (солярка) булмавы беләнме, әллә ягулык алганда «кул куючы» кешенең ял көнендә эш урынына тиз генә килеп җитә алмавы беләнме, әллә техникада эшләрлек аек машинистларның җитәрлек санда булмавымы, әллә бөтен саналган күренешләрнең бергә килүләре беләнме? Ничек булса да аптырыйсы юк, ял һәм бәйрәмнәрдә бу – гадәти күренешләр, алар һәммәбезгә даими мисалларда – зур һәм кечкенә вакыйгаларда очрап тора.

2015нче елның 3нче гыйнварында Мәскәү өлкәсенең Мытищи каласында яшәүче, яман шеш авыруыннан интегүче биш яшьлек Егорның бик каты итеп аягы авырта башлый. Бала, моңа түзә алмыйча, аңын югалтыр дәрәҗәдә өзелеп елый, ә әнисе аңа ярдәм итәрдәй дару – морфинны бер җирдән дә таба алмый. Чөнки ял көннәре, берни һәм беркем дә эшләми. Бала озын-озак яллар беткәнне көтәргә мәҗбүр була, әле аннан соң да аңа морфин табылмый, чөнки бит үзегез беләсез – яллардан соң эшкә кереп китү өчен, туктап торган тормышны кузгатып җибәрү өчен дә берничә көн вакыт кирәк. 11нче гыйнвар иртәсендә берәр дәүләт оешмасына барып берәр нәрсә сорап карагыз әле менә. «Туктагыз, әле яллар булды бит, әзер түгел әле ул», – дигәнрәк җавап ишетерсез.

Хәер, һәр гаиләнең шундыйрак очракка тарыганы бардыр, шәхсән минем яллар аркасында кешегә операция ясамаганлыклары, хәтта Яңа ел төнендә тулгагы башланган хатын-кызларга тулгакны туктата торган уколлар кадап торганнары турында да ишеткәнем бар.

Мисал миндә дә бар. Ике ай элек җил чәчәге белән авыручы 9 яшьлек кызымның шимбә кичендә кисәк кенә башы авырта, күңеле болгана башлады, тән температурасы күтәрелде, утка карый алмас булды. Эшнең яман икәнен аңлап, ашыгыч ярдәм чакырттык. Без район үзәгендә яшибез, ашыгыч ярдәм озак көттермәде анысы, ләкин каты авыручы балага ярдәмгә нибары шәфкать туташы килде һәм температураны төшерә торган дару бирүдән башка ярдәм тәкъдим итә алмады. «Район больницасына алып барыгыз», – дип ялваруыбызга исә аннан: «Табиб юк бит әле ул, кайтып китте, юбилейга барасы бар иде аның», – дигән җавап ишеттек. «Алайса табиб кайда бар, шунда алып барасыз инде», – дип, әйберләрне җыеп, кызымны күтәреп, ашыгыч ярдәм машинасына чыгып утырдым һәм шәфкать туташы белән машина йөртүченең ай-вайларына карамыйча, безне Казанга илтергә куштым. Башка чаралары калмады – Казан больницасына илтеп тапшырдылар, шөкер, анда кизү табиб урынында иде.

Тагын бер хәл искә төште. Бер туганым шимбә кичендә тулгагы башланган хатынын район бала тудыру йортына илткән, ә анда дежур табиб юк икән – күрше авылга туйга киткән. Туганыма үз машинасында күрше авылга барып, туйдан табибны алып кайтырга туры килгән.

Ял-бәйрәмнәрдә табиб та урынында түгел, техника да юк, кар да тиешеннән артыграк ява, кыш да планлаштырылганнан иртәрәк килә, һәлакәтләр дә һич көтмәгәндә булып куя. Бик уңайсыз бит әле бу. Эшләү бездә күп очракта нәрсәнедер тыюга кайтып кала. Яллар булмасын дигән канун кабул итеп, халыкның ачуын чыгарганчы, гадәттән тыш хәлләр булмасын, дигән канун кабул итү уңайлырак. Дәүләт Думасы депутатлары бу идеяне якын киләчәктә күпертерләр дигән уем да юк түгел. Ә әлегә исә Путин акланыр инде.

Берәр хәл булса, Путинга мөрәҗәгать итә бит халык. Димәк, хакимияттәге түрәләргә ышанычы юк. Оренбург-Орск юлында утырган Павел Гусев та Путинга видеомөрәҗәгать яздырган. Хабаровск краеның Чегдомын бистәсендә яшәүчеләр исә Путиннан бистәләрендәге котельныйны рәтләвен үтенеп хат язганнар. «Безнең башка мөрәҗәгать итәр кешебез юк. Без үз илебезне һәм Сезне, Президентыбызны, яратабыз. Ярдәм итүегезне сорыйбыз», – ди алар. Бу мөрәҗәгатьләр – Русиядә бар процесслар да каты кул белән генә идарә ителә дигәнгә янә бер ишарә. Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда нишләргә, дигән алгоритмнар бардыр, ләкин алар кәгазьдән гамәлгә күчсен өчен, өстән сугып, арттан тибеп торучы кирәктер.

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Зөя утравы: булмаган мәчеткә каршы имза җыю бара

Зөя утрау-шәһәрчегендә мәчет төзелә дигән хәбәр kazan2013.ru интернет сәхифәсендә барлыкка килгәч, аны башка мәгълүмат чаралары алып бастыра башлады. «Четыре пера» дигән порталда «Минтимер Шәймиев урыс патриотларын алдады» дигән мәкалә чыкты.

Хәзерге вакытта Change.org сәхифәсендә Мәскәүдән Надежда Шалимова Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Русия мәдәният министры Владимир Мединский һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә петициягә имза җыю башлаган. Аны инде 400дән артык кеше имзалаган. «Зөянең урыс кыяфәтен саклыйк» («Спасём уникальный русский облик Свияжска!») дигән хатта «урыс тарихы һәм мәдәнияты, Идел буе һәм Русиянең православ үзәге булган Зөя урыс шәһәре булып калырга тиеш» диелә.

«Казанский репортер»га Зөя утравын торгызу белән шөгыльләнә торган «Яңарыш» фонды вәкиле бернинди мәчет төзелмәвен әйткән. «Азатлык» Яшел Үзән районы имам мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллиннан яңа мәчет турында сорашты. «Зөя утравында мәчет төзелми. Свияжск станциясе янында Нижние Вязовыеда яңа мәчет торгызылып килә. Аны май айларында ачарбыз, дип уйлыйбыз. Ул мәчетнең түбәләре ябылды, манарасын бетерә алмау сәбәпле 2015нче ел ахырында ачыла алмады», – диде ул.

Шул ук вакытта татарның ислам кабул иткән җире Болгарда «Казаклар бистәсе»н төзүгә каршы петициягә имза җыю башлангач, «Регнум» агентлыгы «Татар сепаратистлары казаклар бистәсе төзелешенә каршы чыга» дигән язма бастырган иде.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Русиядә җырчыларны «буып алырдай» канун әзерләнә

Русиядә концертлар куюга кагылышлы канун кабул ителcә, үз көннәрен үзләре күргән бәйсез җырчылар да хакимият карамагындагы оешмага керергә тиеш булачак. «Үзидарә оешмасы»нда әгъза булып торган өчен елына 150 мең сум түләп тору карала. Бу канун өлгесе «Русиядә тамаша-күңел ачу чаралары оештырганда һәм үткәргәндә эшчәнлек нигезләре турында» дип атала. Русия Думасы аны 15нче декабрь көнне беренче укылышта кабул итте. Әлеге документка «Үзидарә оешмасы» кимендә 50 кеше булганда гына төзелә ала, анда әгъза булып торганнар гына 400 кв.м.дан зуррак залларда чыгыш ясый алачак, дип язылган. 400 кв.м залга иң күп дигәндә 300 тамашачы сыя. Җырчыны оешмага алу-алмауны да бу оешма әгъзалары хәл итәчәк.

Канун өлгесенә караганда, оешма әгъзалары гына концерт кую өчен залларны арендага алу һәм дәүләт оештырган тендерларда катнашу хокукына ия булачак. Канунны бозучылар, ягъни оешмага кермичә 400 кв.м зуррак залларда концерт куючылар башта 500 мең сумга кадәр, икенче тапкыр эләксәләр, 1 миллион сумга кадәр штраф түләргә мәҗбүр ителергә мөмкин.

Канун өлгесе татар җырчыларын да аптырашта калдырды. Филүс Каһиров бу канун кабул ителсә, бәйсез иҗатчыларны «буып алырга» мөмкин дип белдерә. «Без болай да салымнарны да, концерт өчен биналарга аренда бәясен дә түләп торабыз. Авторлык хокуклары өчен дә акча күчерәбез. Миңа калса, артист кеше иректә булырга тиеш. Бәйсез булгач, күңелгә төрледән-төрле яңа идеяләр килә, тамашачы алдында ни җырларга икәнен дә күңелең белән тоеп эшлисең. Мин бу оешманың кагыйдәләре ничек буласын белеп бетермим, шулай да иҗатка зыян китерер дип уйлыйм», – ди Каһиров.

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи күп очракта зур залларда гына җырлый. «Без эш башлаган заманнар филармонияләр чоры иде. Аның кануннары начар димәс идем, әмма анда «бер таякка» эшләделәр. Илһам абыйлар, Әлфия, Хәмдүнә апалар, көненә өчәр концерт куеп, айлар буе кайтып керми иделәр, әмма бик аз хезмәт хакы алдылар. Мин бу канун белән килешмим. Ирекле иҗатчы дип әйтәләр бит әле, мин эшемне шулай башлап җибәрдем һәм, Аллага шөкер, бүгенгә кадәр җырлыйбыз. Шулай да, мин артистларның бер оешмага берләшүләрен, үзара аралашуларын һәм хөкүмәтнең безне яклавын хуп күрер идем. 400 кв.м.лары һәм күпмедер түләп торуга килгәндә, моны хупламыйм», – ди Фәрхи.

Җырчы Илдар Хәкимов та, канун өлгесенең минуслары билгеле, ә җырчыларга плюслары нидә булачак соң, дигән сорау куя. «Минус якларын аңладым мин. Без бу оешмага керергә һәм ниндидер акча түләп барырга тиеш булабыз. Без үз көнебезне үзебез күрәбез. Концерт куйган акчага үзебезгә автобус алабыз, аны төзекләндерәбез, киемнәр тегәбез, клиплар төшерәбез, җырлар яздырабыз… Чыгымнар бик күп. Без бөтен Русия күләмендә мәдәният һәм сәнгатьне үстерү юнәлешендә эшлибез. Мәдәният министрлыгы бу эш белән бөтенләй дә шөгыльләнми, татар дөньясы өчен концертлар да оештырмый. Дөресен әйтсәк, тегендә җибәреп, монда җибәреп, булган акчаларны бүлеп кенә утыралар. Эшләп торган кешедән яңадан акча алуга мин бер дә уңай карамас идем.

Мин шундый тәкъдим белән чыгар идем: әгәр дә, мондый оешма барлыкка килә икән, ул татар тамашачысына тәкъдим ителә торган программаларның мәдәни эчтәлеген контрольдә тота торган булырга тиеш. Элекке «худсовет» кебек. Бу оешма, минемчә, мәдәният министрлыгы контролендә булырга тиеш. Аның белән мин үзем идарә итә алыр идем», – ди Хәкимов.

Җырчы һәм музыкант Илдар Мөбәрәкшин (Мубай) хәзер Русиядә кануннарның ике максат белән генә – йә куркытып тору өчен, йә акча җыю өчен генә чыгарылганын әйтә. «Бу канун бәйсез музыкантларга басым ясарга тырышу кебек тоела. Аларны чынлап торып таптап салыр өчен түгел, ә куркытыр һәм өркетеп тору өчен генә», – ди ул.

Концертлар оештыруга багышланган бу канун өлгесенә Русиядәге билгеле сәнгатькәрләренең бер өлеше кискен каршы чыкты. Алар Русия Думасына ачык хат имзалады һәм аны Борис Гребенщиков үзенең Фейсбуктагы битенә урнаштырды. 37 имзалаучы арасында Илья Лагутенко, Андрей Макаревич, Земфира, Игорь Растеряев, Борис Гребенщиков, «Сплин» төркеме һәм башкалар да бар. Алар әлеге канун өлгесе башка эш белән шөгыльләнеп, елга бер-ике генә концерт оештыручыларның хокукларын боза, коррупциягә дә юл ача, дип белдерә.

Наил АЛАН.

Комментарии