Илебездәге бердәнбер балалар цирк мәктәбе ничек яши?

Илебездәге бердәнбер балалар цирк мәктәбе ничек яши?

Казан үзәгендә урнашкан оча торган тәлинкә формасында корылган бинаның нәрсә икәнен республикабызда белмәгән, танымаган кеше бармы икән? Миңа калса, юктыр. Казан Кремле каршында урнашкан цирк бинасын төзегән вакытта ук «21 гасыр бинасы» дип атыйлар. Чөнки үз чоры өчен бу терәк колонналарсыз төзелгән бердәнбер цирк бинасы була. Шуның өстенә, аның эчендә ике манеж, репетицияләр өчен бүлмәләр, грим бүлмәләре, ашханә һәм башкалар урнашкан. Мондый бина, узган гасырның 70нче елларында бары Рио-де-Жанейрода гына була.

Татарстандагы цирк тарихына күз салсак, иң беренче цирк бинасы 1890нчы елда төзелә. Ул агачтан салынган була. 1924нче елда безнең циркка дәүләт статусы бирәләр. Аны, Татарстанда циркка нигез салучы Никитиннар хөрмәтенә «Никитин циркы» дип атап йөртә башлыйлар. Дүрт елдан соң яңа бина төзелә. Утыз елдан артык халыкка хезмәт иткәннән соң, циркның ул бинасы да искерә һәм 1961нче елда ябыла. Бары алты елдан соң гына хәзерге «тәлинкәне» булдыралар. Шулай итеп Казанның үз цирк бинасы барлыкка килә. Бина булгач, анда чыгыш ясарга артистлар да кирәк бит инде. 1969нчы елда, ТАССРның Мәдәният министры Булат Гыйззәтуллин Татар цирк труппасы булдыру тәкъдиме белән чыга. Бер елдан исә, артистлар тамашачыларны «Сабантуй» дип исемләнгән программа белән сөендерә.

1996нчы елда Казанда беренче балалар цирк мәктәбе ачыла. Инде менә 20 елга якын бу мәктәптә илебез һәм дөнья аренасы цирклары өчен талантлы артистлар әзерлиләр. Балалар цирк мәктәбенең бүгенге проблемалары, уңышлары хакында мәктәпнең сәнгать җитәкчесе Илдар Владимир улы Игумнов белән сөйләштек.

– Илдар әфәнде, Казанда цирк инде 1890нчы елларда ук эшләп килгән. Ә цирк мәктәбе бары йөз ел үткәч кенә ачылган…

– СССР заманында, безнең үзебезнең цирк труппасы бар иде. Ул 20 елга якын эшләде. Беренче программаны тамашачыларга күрсәтер өчен, ике ел әзерләнде артистлар. Тик бер нәрсә дә мәңгелек түгел бит. Бераздан ул труппабыз таркалды. Артистлар кайсы-кая таралышып бетте. СССР да таркалды. Русия территориясендә барлыгы 40 цирк кына эшләп калды. Шуннан соң, Мәскәүнең Зур циркы, Никулин циркы, «Росгосцирк» һәм Казан циркы мөстәкыйль яши башлады һәм хәзер без ТРның Мәдәният министрлыгына буйсынабыз. Никулин циркы исә бөтенләй коммерция оешмасына әйләнде, чөнки заман шуны таләп итә.

Цирк мәктәбенә килгәндә, мин аны соң ачылды дип санамыйм. 1990нчы еллар башында, Казан циркының директоры итеп, Дамир Минхан улы Шәрифуллинны билгеләделәр. Ул вакыттагы Мәдәният министры И. Тарханов белән киңәшләшкәннән соң, алар Татар цирк труппасын яңадан булдырырга уйлыйлар һәм балалар цирк мәктәбе ачалар. Мәктәп ачылганның беренче көненнән үк мин монда хезмәт куям.

Беренче төркемне җыйганда, безгә 500 бала килгән иде. Без шуларның 100ен сайлап алдык. Мин балалар өчен махсус программа булдырдым. Нәтиҗәдә, мәктәпне бары 13 кеше генә тәмамлады. Бу цирк артисты булуның нинди көчле, рухи яктан нык һәм тырыш булырга тиешлеген күрсәтә.

Әзер артистларыгыз бар, ә Татар цирк труппасының дәвамчылары Казаныбызда чыгыш ясамый…

– Артистларыбыз бар иде. Тик алар инде хәзер күбесе Казанда түгел. Республикабызда үз талантларына эш булмаганлыктан, алар чит шәһәрләрдә, чит илләрдә чыгыш ясарга мәҗбүр. Безнең цирк мәктәбен тәмамлаган 20 укучыны бүген дөньяның иң яхшы циркларында колач җәеп көтеп торалар. Укучыларыбызның күбесе Ю. Никулин циркында, «Росгосцирк»та, Мәскәүнең Зур циркында чыгыш ясый. Берничә укучыбыз, дөньяның иң яхшы «Дю Солей» циркы белән күп еллык контракт төзеде.

Үзебезнең цирк труппасын булдыру исә бик зур мәсьәләгә әйләнде. Мәдәният министрлары алышынып торды, тик берсе дә безгә ярдәм итмәде, эшләре сүздә генә калды.

Безнең балалар бик күп конкурсларда катнаша. Тик алар цирк мәктәбе укучылары буларак түгел, ә профессиональ артистлар чыгыш ясый торган конкурсларга йөриләр. Париж, Италия, Испаниядә узган конкурсларда лауреат булып, медальләр алып кайталар. Русиядәге конкурсларны санап та тормыйм инде. Укучыларның дипломнарын эләргә хәзер бүлмәмдә урын да калмады. Шундый конкурсларның берсендә, Монто-Карлода чыгыш ясаганнан соң, Монако патшабикәсе безнең президентыбызга рәхмәт хаты юллады. Шул хаттан соң гына бераз үзгәрешләр сизелә башлады. Хәзерге Мәдәният министры Айрат Миннемулла улының ике улы да заманында безнең цирк мәктәбендә укыган иде. Шуңа да министрыбыз безнең проблемаларны яхшы белә һәм аңлый. Хәзер Татарстанның цирк труппасы өчен яңа артистлар тәрбияләнә, чөнки элеккеләрен кире кайтару инде мөмкин түгелдер дип саныйм. Бу икенче тапкыр бала табуга тиң, чөнки беренче укучыларыбызны без үзебездә саклап кала алмадык. Берничә елдан, Казаныбызда «Татарстанның яшьләр циркы» эшли башлаячак, әгәр дә җитәкчеләр ярдәмнәреннән ташламаса, билгеле.

– Сезнең цирк мәктәбенә ничек эләгеп була?

– Без үзебезгә килгән бер генә баланы да кире бормыйбыз. Гадәттә, безгә балаларны биш яшьтә алып киләләр. Алар бер ел буе мәктәптә шөгыльләнә. Әгәр дә шул бер елда түзәләр икән, имтихан бирәләр һәм тагын дүрт ел буе балалар цирк мәктәбендә укыйлар. Дүрт елдан соң аларга безнең мәктәптә белем алды дигән документ бирелә. Шулар арасыннан иң талантлы һәм тырыш укучыларны сайлап алабыз һәм алар инде профессиональ рәвештә цирк артисты булырга әзерләнә. Укуның икенче этабы – өч ел.

– Хәзер бөтен хезмәт тә түләүле. Сезнең мәктәптә белем алу ничә сум?

– Без балаларны бушлай диярлек укытабыз. Айга аларның әти-әниләре 300 сум түли. Бүгенге заман өчен бу бик көлке суммадыр. Мин инде әллә ничә ел Финанс министрлыгында җыелышларда «Миңа балаларның акчалары кирәкми һәм мин алардан шуннан да күбрәк акча алмаячакмын!» – дип әйтеп киләм. Цирк артисты булу өчен бик күп тир түгәргә, тырышырга һәм эшләргә кирәк. Шулкадәр эшләгән балалардан мин тагын ничек итеп акча алыйм ди инде?!

Безнең Казан циркына ел дәвамында 8-9 программа белән киләләр. Үзебездә укучыларга, булачак артистларыбызга без һәр программага билетлар алырга тырышабыз. Бу шулай ук матди чыгымнар сорый, тик укучыларыбыз чын артистларны күреп, алардан үрнәк алып үсәргә, тәҗрибә тупларга тиеш.

Финанс мәсьәләләре булуга да карамастан, гастрольләргә дә чыгу җаен табасыз икән. Балалар цирк мәктәбенә финанс ярдәме күрсәтүчеләр бармы соң?

– Кызганыч, әмма без үз көнебезне үзебез күрәбез. Конкурсларга укучылар, гадәттә, оештыручылар исәбенә йөри. Мәскәүнең Никулин циркы директоры Максим Юрий улы Казанга килгәч, безнең укучыларыбызның чыгышын бик ошатты һәм үзенең циркы белән бергә чыгыш ясарга чакырды. Укучыларыбыз Израиль, Япония, Корея, Англиядә булып кайттылар.

Иң зур ярдәмне безгә цирк директоры Дамир Шәрифуллин күрсәтә. Аппаратура ягыннан да, репетицияләр өчен сәхнәне дә кызганмый, рухи яктан да гел безне канатландырып тора. Аңа рәхмәтемне әйтәсем килә. Казан циркы булмаса, безнең балалар цирк мәктәбе дә булмас иде.

Илдар Владимир улы белән без бик озак сөйләшеп утырдык. Ул үзенең укучылары, аларның уңышлары хакында көне буе да сөйли ала. Һәр диплом, һәр бүләк, һәр кубокны кайда, кайчан, кем һәм нинди номер өчен яуланганын да әйтеп бирә. Укучылары хакында сөйләгәндә, аның күзләре яна башлый. Үз эшеңне, хезмәтеңне җаның-тәнең белән яратканда гына мондый авыр эш хакында канатланып сөйләргә мөмкиндер.

Бүгенге көндә Казанның цирк балалар мәктәбендә 180гә якын бала белем ала. Аларга иң тәҗрибәле һәм талантлы тәрбиячеләр, артистлар белем бирә. Кызганыч, әмма ул укытучыларның хезмәте тиешенчә бәяләнми. Илебездә бердәнбер булган, цирк артистлары әзерләүче мәктәпнең укучылары да республикабызга кирәк түгел дәрәҗәсендә. Тик алар бирешми. Тырыша. Җиде кат тирләре чыкса чыга, әмма үз дигәннәренә ирешә. Безнең артистларны дөньяның теләсә кайсы почмагында беләләр һәм көтеп алалар. Казан балалар цирк мәктәбен тәмамлаучылар иң-иң шәп ареналарда чыгыш ясый һәм йөз меңләгән тамашачы җыя. Үзебездә олтан булмасалар да, чит җирләрдә солтан булып яши алар.

Мин спортчыларның тырышлыгына һәм ныклы рухына һәрвакыт соклана идем. Цирк мәктәбендә булганнан соң, фикерем нык үзгәрде. Чөнки циркта чыгыш ясар өчен спортчы булу гына аз, тагын әле артист һәм искиткеч энтузиаст булырга да кирәк!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии