ӘБРИ ХӘБРИЕВ: «Юмор – үз-үземнән качу чарасы»

Менә дигән исеме була торып, ни өчен Әбригә әйләнгән ул? Мин дә шуның белән кызыксынгач: “О-о-о, миңа иң еш бирелүче сорау”, – диде Данияр елмаеп. Бабасы Хәбринең исемен мәңгеләштерү максатыннан, Әбри псевдонимын алган икән. “Х” хәрефен алып ташлап. Баштан аптырап, борын җыеручыларга: “Ияләшерсез”, – дип кырт кискән. Сәхнәдән ул юморлы, оптимист күренсә дә, үзен сентименталь меланхолик (чамадан тыш күңел төшенкелегенә бирелүчән – Л.З.) дип саный.

Кыскача…

Исеме: Данияр Галимулла улы Хәбриев

Туган урыны: районы, Мүлмә авылы

Туган вакыты: 1984 елның 9 июле

Белеме: педагогия көллияте, дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты

Гаилә хәле: өйләнгән, кызы бар

Девизы: Барысы да яхшы булыр!

Ярата: бәрәңге ризыкларын

– Юмор – битлек, пәрдә, күңел төшенкелегеннән котылу чарасы. Ул образ минем белән хәрәкәт итә. Кеше үзенә нәрсә кирәклеген аңласа, эшли ала. Теләсә нинди күңелсезлектән котылу чарасы да, башкасы да түгел, ә юмор! Тормышта үҗәт булмасаң, кешегә төрттереп сүз әйтә алмасаң, сине күрмиләр, таптыйлар. Юмор кешене яшәтә һәм яшәртә. Көлгән кеше картаймый, елмая белүче белән сөйләшүе рәхәт.

“Минем заманам” фильмында бик җитди герой ролен башкарасың икән. Бөтен нәрсәне уен-көлкегә боручы Әбри битлеген салырга уйлыймы әллә?

– Юморист буларак танылгач, таныш-белешләр миңа бала-чагага караган кебек карый. “Вконтакте” сайтында цензурадан үтми торган хатлар язу, күптәнге дуслар кебек мөрәҗәгать итү дисеңме… Шул образны бераз басу максатыннан, әлеге рольгә алындым. Миндә мәзәкче, көлдерүче кешене генә күрмәсеннәр.

Тамашачыга юмор өлкәсендә нинди яңалыклар әзерлисез?

– “6 кадров”ның татарчасын – “Рәвешләр”не төшердек. Анда 5-7 кеше катнаша, мәзәкләр нәкъ без теләгәнчә – кыска һәм аңлаешлы. Әлеге проекттан канәгать калдык. Хәзер DVD дисклары сатуда.

юморы бик ярлы, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Моның белән килешәсеңме?

– Һәр милләтнең үзенә күрә мәзәге, юморы бар. Кастингка юморист булырга теләүчеләр шактый килде, олы яшькә җитеп тә сәхнәдән төшмәүче мәзәкчеләребез бар. Димәк, татар юморы ярлы түгел. Татар Задорновы кем дисәң, аның белән И.Шиһапов, К.Кәримовны чагыштыра алам. Ләкин Задорнов – югары дәрәҗәдәге сатирик. Ул инде классикка әверелеп бара. Татарның начар сыйфаты – сатираны аңламау. Безнең халык үз-үзеннән көлә белми, ул дәрәҗәгә кадәр үсмәгән.

Буа дәүләт сатира театры шыгрым тулы заллар җыя. Халыкның үз-үзеннән көлә белүенең күрсәткече шушы түгелмени?

– Әйе, Буа сатира театрын да, режиссеры Раил Садриевны да хөрмәт итәм, аралашып торабыз. Юморны халыкка җиткерү өчен, тормыш тәҗрибәсе һәм профессиональлек кирәк. Икенчесе җитеп бетмәсә дә, буалылар халык мәхәббәтен яулады. Халыкка иң мөһиме – күңелле булсын.

Салават, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Әлфинә Әзһәмованы пародияләдең. Үзеңнең дә җырчы булып китәргә теләгең юкмы?

– Пародия җиңел генә килеп чыкмый. Кайчак артистның тавышын өйрәнү өчен, аңа унар мәртәбә кушылып җырлыйм. Ләкин сәхнәдә һәрчак үз тавышым белән, “плюсовка”сыз чыгыш ясыйм. Җырларга яратсам да, җырчыга әйләнәсем килми. Булыр-булмас тавыш белән 2-3 көнлек җырчы булганчы… Алар арасында эшләгәч, карьералары ничек үскәнен күреп торам бит. Баштан 3-4 ел популярлашалар. Ул вакыт эчендә “йолдызлык” белән авырырга да өлгерәләр, җырчы булу теләге дә бетә. Ә 6-8 елда сәхнәдән юкка да чыгалар. Әгәр эш белән янмыйсың икән, ул хобби гына булса, алай тотынасы да юк. Менә мин юморга гашыйк. Халык артисты исеме алу өчен йөрим инде. Анысы булмаса, атказанган да ярый (көлә).

Сольный концертлар куярга җыенмыйсыңмы?

– Әлегә мин әзер түгел, киләчәктә күз күрер. Сольный концерт өчен халык арасына керергә, танылырга кирәк. Әлеге өлкәдә 3-4 ел кайнау гына бик әз, дип саныйм. Танылуда телевидениенең роле зур, әлбәттә. Әле “Мәтәште авылы хәлләре” дигән проект әзерләп ятабыз. Халык иҗатыбыз белән танышсын, аннары концерт турында да уйларга була.

“Татар радиосы” ди-джее булу да Әбри Хәбриев исемен ясауга зур адым бит.

– “Татар радиосы” – яраткан эшем. Анда да шундый җиңел образда мин. Артык җитди сүз сөйләмим, рәсмилекне яратмыйм, үземне иркен тотам. Безнең төп аудитория – мәктәп балаларыннан алып, 50 яшькә кадәр. Яшьләргә акыллы сүзләр сөйләп утырсаң, радионы сүндереп кенә куячаклар. Мине дә яратмаучылар бардыр анысы, тик төнге эфирда: “Сине көтеп кенә торабыз”, – дип шактый смс язалар бит.

Гаиләдәге Данияр турында да сөйлә инде… Авылда торасыз, дип ишеттем.

– Өйдә төрлечә: кырыс та, йомшак та була алам. Бераз “шизик” инде мин (көлә). Сәгать эчендә үзгәрәм. Хәзер, дөрестән дә, авылда торабыз. 1 ел элек 28 сентябрьдә – әби, 3 көннән соң әти вафат булды. Әнине ялгызлыктан коткару өчен, Мүлмәгә кайттык. Аннары февральдә кызым туды. Аңа да авыл һавасы файдалы, шуңа әлегә калырга булдык. Көн саен 50 чакрым килеп йөрү баштарак уңайсыз булса да, хәзер ияләндем. Ләкин эшем Казанда, моннан китәргә җыенмыйм. Ә картайган көндә барыбер авылга, бабай туфрагына кайтачакмын.

Әңгәмәдәш – Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

ӘБРИ ХӘБРИЕВ: “Юмор – үз-үземнән качу чарасы”, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии