- 12.01.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №1 (13 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Сөенеп әйтәбез: “БГ” редакциясе 2010 елда бер генә укучысын да югалтмады. Дөрес, кайберәүләр безнең белән саубуллашкандыр, алар урынын икенчеләр алгандыр. Тиражыбыз элеккечә кала. Киосклар челтәре аша 3 мең ярым газетабыз таралса, Татарстан буенча почта аша яздырып алучылар 17 мең ярымнан артып китә, Русия буенча андый укучыларыбыз – 1 мең, “БГ”ны укучылар географиясе тараймый. Аны Русиянең бөтен почмакларында алдыралар.
Язылучылар Мәскәү шәһәрендә һәм өлкәсендә, Санкт-Петербург каласында, Тверь, Тула, Брянск, Киров, Свердловск, Смоленск, Тамбов, Пенза, Самара, Оренбург, Төмән, Омск, Чиләбе, Курган, Новосибирск, Ульян, Волгоград, Астрахань, Кемеров, Амур өлкәләрендә, Удмуртия, Башкортстан, Чуаш, Мари Иле, Коми республикаларында, Красноярск, Байкал Аръягы, Приморье, Пермь крайларында, Яһүд, Ненец, Ханты-Мансы, Ямал-Ненец автоном округларында күп.
Инде узган санда сездән килгән анкеталар, хат-киңәшләргә нигезләнеп, газетабызда үзгәрешләр буласын искәрткән идек. Яңа сәхифәләр ачылачак, булганнары үзгәртеләчәк. Барысы белән дә акрынлап танышырсыз. Бүген аның беренчесе – 4нче биттә.
Тагын шунысы: соңгы вакытта котлаулар бик күбәеп киткән иде. Бушлай булганлыгын аңлап, газетага язылмаучылар да котлауларын безгә юллый башлады. Аны киметү максатыннан, (бөтенләй бетерү мөмкин түгел дип саныйбыз, чөнки теләүчеләр бар), 1 гыйнвардан түләүле ясыйбыз. Котлаулар 65 сүзгә кадәр булса – бер сүз 4 сум 50 тиен дип хисаплана, ә арткан очракта артып киткән сүз 8 сум 50 тиеннән бәяләнә. Исәп-хисап счетларын редакциягә шалтыратып белешү кирәк. Ә белдерүләр элеккечә әлегә бушлай бастырыла.
“БГ” “Күрәзәчеләр” конкурсы игълан иткән иде. 4нче биттә җиңүчеләр белән дә таныша аласыз.
Русиядә
Пенсия арта
Русия Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов сүзләренчә, быел ел ахырына Русиядә уртача пенсия 8 мең сумнан артып китәчәк. Моңарчы пенсия фонды аны 7 мең 902 сум дип вәгъдә иткән иде.
Даруга хакны арттыра алмаслар
Русиядә тормыш өчен үтә мөһим даруларга бәяләрне дәүләт үз контроленә ала. Исемлеккә биш меңләп препарат керә. Алар – йөрәк-кан тамырлары, онкологоик авыруларны дәвалаучы, ВИЧ-инфекциядән һәм туберкулездан, шулай ук грипп, салкын тиюләрдән кирәкле дарулар. 1 апрельгә кадәр исемлек Русия сәламәтлек саклау күзәтчелегендә теркәлергә һәм ведомствоның рәсми сайтында игълан ителергә тиеш.
Моннан соң эпидемияләр вакытында бу даруларга бәяләрне күтәрә алмаячаклар. Узган ел көзен дуңгыз гриппы эпидемиясе кузгалгач, кайбер даруларга бәяләр чиктәш тыш үсте. Прокуратура монда аптека челтәрендә арадашчылар эш итүен гаепләде.
Милициягә эшкә урнашып булмый
Русия Эчке эшләр министрлыгында яңа хезмәткәрләрне эшкә алуны туктаттылар. Шулай ук милиционерларны бер бүлектән икенчесенә дә күчермиләр. Бу Дмитрий Медведев указы белән бәйле. Билгеле булганча, 24 декабрьдә Президент 2012 елның 1 гыйнварына кадәр милициядән 20% хезмәткәрне кыскартырга дигән указ игълан итте. Шул юл белән Эчке эшләр министрлыгындагы кирәксез хезмәткәрләрдән арынырга ният ителә.
Пенсия яше картаймый
Русия Дәүләт Думасы башлыгы Борис Грызлов илдә пенсиягә чыгу яшен, гомер озынлыгы артмый торып, зурайтуга каршы чыга. Бүген Русиядә хатын-кызлар – 55, ә ирләр 60 яшьтән пенсиягә чыга. Моңарчы Финанс министрлыгы акрынлап пенсиягә чыгу яшен 60-62 яшькә җиткерергә теләде.
– Русия гомер озынлыгы буенча күп кенә алга киткән илләрдән калыша. Әгәр без 2020 елга яхшы нәтиҗәләргә ирешсәк, пенсия яшен арттыру турында уйларга мөмкин, – диде Грызлов.
Спикер фикеренчә, Минфин белән депутатларның бүгенге вәзгыятькә карашлары тамырдан аерыла. “Пенсия фондындагы эшчәнлекне яхшыртырга кирәк. Үзләренә кыйммәтле замоклар төзүне туктатырга. Кыйммәтле ишекләрне ачып затлы залларга кергән пенсионерлар пенсион фондта эшләүчеләрнең яхшы яшәгәнлеген аңлый. Бу – зур акчаларны исраф итү”, – диде ул.
Русиядә яңа төр җәза кертелә
Сүз ирекне чикләү җәзасы турында. Бу документны Дума һәм Федерация Советы декабрь аенда кабул итте. Аннары яңа төр җәза кертү турында канун өлгесен Русия Президенты Дмитрий Медведев имзалады.
Хәзер суд гаепләнүче кешенең иреген чикли алачак. Ягъни яшәү, уку урынын үзгәртү, билгеле бер урынга килергә рөхсәт итмәү кебек җәза бирелә ала. Шулай ук суд карары белән гаепләнүче кешегә бурычларны үтәү йөкләнергә мөмкин.
Ирекне чикләү җәзасы ике айдан алып 4 елга кадәр бирелә ала.
Татарстанда
Фатир арзаная
Казанда күчемсез милек бәяләре төшә. Узган елда офис биналары хакы уртача 8-10%ка арзанайган. Хәзер Казанда уртача бер кв.м офис мәйданын 16 меңнән 45 мең сумга кадәр табарга мөмкин.
Ә торак хакы, башка шәһәрләр белән чагыштырганда, акрынрак төште. Белгечләр моны кризиска кадәр бәяләрнең нигезсез күтәрелүе белән аңлата. Бүген Казанда 1 кв.м торак мәйданы 33-38 мең сум тора. Төзелә торган йорттан аны 27-32 мең сумга алып була. Хәзер стандарт бер бүлмәле “ленинградка” 1,2-1,3 миллион сум тора. Шулай ук җир хакы да арзанайды.
ВИЧлы Изамбаева якланды
Татарстан Югары суды район судының ВИЧ белән зарарланган Светлана Изамбаевага энесен тәрбиягә алырга рөхсәт итмәү турында карарын көченнән чыгарды һәм эшне яңа карауга җибәрде.
Дәүләт оешмалары дәвалап булмый торган вирусны йөртү сылтавы белән Изамбаевага 10 яшьлек энесен тәрбиягә алырга рөхсәт бирмәде. Элегрәк булган судлар да шундый карарлар кабул итте. Изамбаевларның әниләре үлгәннән соң 10 яшьлек Сашаны Чуашстандагы бер гаилә тәрбиягә алган булган. Аннан соң алар баладан баш тарткан, Саша балалар йортына күчерелгән.
Светлана Изамбаева энесен тәрбиягә алу өчен суд аша көрәш алып бара. Аңа “Агора” хокук яклау оешмасы ярдәм күрсәтә.
Язучы Рөстәм Кутуй вафат
Татарстанда 74 яшьлек язучы һәм тәрҗемәче Рөстәм Кутуй вафат.
Рус телендә иҗат итүче Рөстәм Кутуй 1936 елны дөньяга килә. 1960 елда Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятында эшли. Аннары Казан телевизион студиясенең әдәби-драматик тапшырулар редакциясе мөхәррире була. 1964 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр “Казан” журналының шигърият бүлегендә җитәкчелек иткән.
Рөстәм Кутуй Гадел Кутуй, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Салих Баттал, Әнвәр Давыдов, Равил Фәйзуллин һәм башка язучыларның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән.
Чуашиядә
“Урмай моңы”
Быел 19-20 гыйнварда «Урмай моңы» татарэстрада җырының XXIII Халыкара фестивале үтәчәк. Аны Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияты оештыра.
Фестиваль ел саен үткәрелә, катнашучылар Русиянең төрле төбәкләреннән җыела. Бу җыр бәйрәме башкару осталыгының югарылыгы, чараның зур оешканлык белән узуы белән аерыла. Фестиваль нәтиҗәләренә нигезләнеп, Казанның мәдәният һәм сәнгать университеты каршында иҗади лаборатория эшләп килә.
Бәйгедә профессиональ һәм үзешчән башкаручылар да катнаша ала. Чикләү яшьтә генә. Катнашучыларның яше 16 дан кече булмаска һәм утыздан артмаска тиеш. Фестивальдә төрки телләрдә эстрада җырларын башкаручыларны да көтәләр. Алар бу чараның кадерле кунаклары булачак.
Башкортстанда
Башкортстан президенты баймы?
2010 елдан чиновниклар керемнәре турында декларация тапшырырга тиеш. Иң беренче Башкортстан Президентының керемнәре мәгълүм булды. Аңа караганда, Президентның айлык хезмәт хакы 355 мең сум тәшкил иткән. Ул узган елны 4 миллион 260 мең сум акча эшләгән. Хатыны Луиза Рәхимованың пенсиясе 4 мең 250 сум. Анысы үткән елны 51 мең сум керем алган. Алар 136,7 квадрат метрлы фатирда яши.
Комментарии