Татар активистлары тоткарланды

Татар активистлары тоткарланды

7декабрь иртәсендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае ачылыр алдыннан әлеге чара узачак Опера театры янына ялгыз пикет уздырырга килгән «Азатлык» татар яшьләре берлеге әгъзаларын полиция тоткарлады.

Тоткарланучыларның берсе, берлек рәисе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, алар конгресс вәкилләре җыелган вакытта, бу чарада татар мәнфәгатьләрен кыюрак якларга чакырып ялгыз пикет уздырырга теләгән. Әмма алып килгән плакатны ачарга да өлгермәгәннәр, полиция машинасы килеп туктаган һәм өч кешене, шул исәптән Нәбиуллин янында булган Яр Чаллыда яшәүче татар активисты Зиннур Әһлиуллинны һәм шимбә үтәчәк пикетка чакырулар таратырга теләгән Илдар Мостафаевны документлар тикшерү сылтавы белән алып киткәннәр.

Нәбиуллинның плакатында татар мәктәпләренең, балалар бакчаларының ябылуына, милли университет ачылмауга, татар телле федераль канал булмауга, һәм конгрессның бу проблемаларны тиешенчә күтәрмәвенә протест сүзләре язылган булган.

– ФСБ идарәсендә 5 сәгатьләп сорау алдылар, күп төрле сораулар бирделәр. Сорауларның төп темасы Рөстәм Сафин белән җәйге конфликт иде. (Наил Нәбиуллин Ихлас мәчете тарафыннан үзенә янаулар булуын белдергән иде. – А.К.) Мин моны Президент Аппараты һәм Закиров кушуы белән эшләнгән эш дип уйлыйм, безгә иртәгә пикетка чакыруларны тараттырмас өчен эшләделәр моны. Конгресска килүчеләр арасында милли җанлы вәкилләр дә бар, иртәгә алардан да бер 50ләп кеше килер дип өмет иткән идек, – дип сөйләде «Азатлык»ка Наил Нәбиуллин.

Тоткарланган икенче активист, Зиннур Әһлиуллин, «татарга һөҗүм бара» дип әйткән һәр кеше «экстремистка» әйләнә, ди.

– Аяк киемнәрен тикшерделәр, бармак эзләрен алдылар, фотога төшерделәр, барысын да эшләделәр, аңлатма яздырдылар. Йөзләгән мәктәпне яптылар, татар теленә һөҗүм бара. Бу турыда сүз әйтүгә – син экстремист буласың. Безгә үләргәме хәзер? Татар булып яши алмыйбыз икән – без соңгы чараларга барырга әзер инде. Үзләре безне экстремальный ситуациягә этәрәләр, өстән. Мәкерлек бара, башка сыярлык түгел, – дип сөйләде «Азатлык»ка Әһлиуллин.

Наиф АКМАЛ, Алсу КОРМАШ.

«Дальний» бүлекчәсенә штраф салынды

Русия Финанс министрлыгы Казанның «Дальний» полиция бүлегендә канунсыз тотылган һәм көч куллануда зыян күргән 21 яшьлек егетнең хисабына дүрт мең сум акча күчерде. Прокуратура бу егет алдында рәсми төстә гафу үтенмәде.

– Бу «Дальний» полиция бүлегендәге хәлләрне тикшерү өчен ачылган җинаять эшендә беренче акчалата компенсация, – дип хәбәр итте егеткә юридик ярдәм күрсәткән Казан хокук яклау үзәге.

– 4 мең сум физик һәм әхлакый зыянны каплау өчен җитәрлек акча түгел, «Дальний» полиция бүлегендә газаплаулар турындагы хөкем карары көченә кергәч, без яңа шикаять тапшырып зуррак компенсациягә өмет итәбез, – диде хокук яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов.

2011 елның 22нче февралендә КФУ студентын хулиганлыкта гаепләп «Дальний» бүлегенә китергәннәр, ике көннән бу эш ябылган. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, 22-24 февраль көннәрендә Алмаз Василов, Фаил Сабирҗанов исемле хезмәткәрләр һәм бүлек башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов егеткә рухи басым ясаган, аңа карата көч кулланган һәм хулиганлык кылуын танырга мәҗбүр иткән.

КФУда татар хорына акча юк

Русиядә бердәнбер булган КФУдагы татар студентлары хоры 45 ел эшләгәннән соң туктарга мөмкин. Җәмәгать эшлеклесе Наилә Биктимерова тараткан матбугат хатына караганда, хор КФУ җитәкчелеге тарафыннан финанслау булмау сәбәпле ябыла.

– Соңгы тапкыр гастрольгә Әстерханга чакырдылар. Каршы алучылар барлык чыгымнарны капларга вәгъдә бирде. Безгә юлны түлисе генә калды. Ләкин Илшат Гафуровның моңа да акчасы табылмады, – дип сөйләде «Азатлык»ка хор җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин. Венециягә кадәр гастрольгә чакырылган иҗат төркеме 1986 елдан бирле чит илгә чыга алмый икән.

Гафуров үзе уку йортының матди хәле турында күптән түгел университет янында булган пикетта катнашучылар белән аралашканда сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, уку йортының акчасы бар, укытучыларның хезмәт хакы якынча 34 мең сум. Ректор үзе биш тапкыр күбрәк ала.

Сүз уңаеннан, узган атнада Казанда үткән дөнья татар конгрессы корылтаенда Илшат Гафуров конгрессның башкарма комитет әгъзасы булып сайланды.

Университетта күп еллар дәвамында милли-мәдәни учак саклаучы Рәхимуллинның хезмәт хакы 3 мең сум һәм аның сүзләренчә, аның ул акчаны да инде берничә ай күргәне юк. «Мин инде бушлай эшләргә әзер. Минем урыныма башка берәр яшь белгеч килсә, ул бу хезмәт хакына эшләмәячәк – төкереп китәчәк», – ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан консерваториясе һәм Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры хормейстеры булган Рәхимуллин.

Узган җомгада хор яңа программасын тәкъдим итте. Җитмеш яшен тутырган хор җитәкчесенең сүзләренчә, университет идарәсе хорга йөз белән борылмаса, бу аның соңгы концерты булырга мөмкин.

Әлеге хорга республика күләмендә танылган бик күп шәхесләр йөргән: кайчандыр биредә укыган язучылар, галимнәр, сәясәтчеләр. Кайберәүләр хордан соң һөнәрен алыштырып, профессиональ артист булып киткән.

Илдар ГАБИДУЛЛИН.

«Тикшерүчеләр канунны сайлап кына куллана»

Казан федераль университетының социология факультеты доценты Искәндәр Ясәвиев университет ректоры Илшат Гафуровның җинаятьчелеккә катнашы турында хәбәрләрнетикшерүне сорап тагын бер мәртәбә мөрәҗәгатьләр язган. Татарстан тикшерү комитетының һәм Вахитов районы прокуратурасының Гафуровка карата тикшерү эше ачарга хокукый нигез юк дигән карарлары Ясәвиевкә тапшырылганнан соң, ул моның белән килешмичә, яңадан Мәскәүгә, Русия баш прокуроры Юрий Чайкага һәм Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать итә.

Ясәвиевнең беренче мөрәҗәгатьләре дә башта Мәскәүгә юлланып, ноябрь аенда, тикшерү өчен, Мәскәүдән кире Казанга җибәрелгән иде.

Тикшерү оешмаларына мөрәҗәгатьтән соң декан урынбасары вазифасыннан китәргә мәҗбүр булган Ясәвиев журналист Ирек Мортазинның «Новая Газета»да басылган «Комплекс кире кайта» мәкаләсе Гафуров белән бергә университетка да тап төшерә дип анда язылганнарны тикшерүне сорый.

Мәкаләдә Гафуров Алабуга шәһәр башлыгы булган чорда «29нчы комплекс» исемле җинаятьчел төркем белән бәйләнештә торуда һәм киллер яллап кеше үтертүдә гаепләнә.

Казандагы тикшерүчеләр исә газетада басылган бу гаепләүләр генә тикшерү башлау өчен җитәрлек түгел дип узган атнада җинаять эше ачу өчен Ясәвиевтән конкрет гаепләүләр белән гариза кирәк булачагын әйткән. Шул ук вакытта алар, әгәр дә гаризада язылганнар расланмаса, яла ягу гаепләве белән сезнең үзегезне җинаять җаваплылыгына тартырга туры киләчәк, дип кисәткән.

Мортазин мәкаләсендә язылганнар тикшерү үткәрү өчен җитәрлек нигез була ала дип саный Ясәвиев. Бастрыкин белән Чайкага мөрәҗәгатьләрендә ул НТВ телевидениесе «Протест анатомиясе – 2» исемле фильм күрсәткәннән соң, тикшерү оешмаларының шунда ук оппозиция җитәкчесе Сергей Удальцовка каршы тикшерү эшләре ачуын, шул ук вакытта «Комплекс кире кайта» мәкаләсе нигезендә Гафуровны тикшерергә теләмәвен аңлый алмавын белдерә һәм тикшерү оешмалары канунны сайлап кына куллана дигән тәэсир кала, ди.

Ясәвиев «Азатлык» радиосына тикшерү оешмаларының нигә бер очракта медиа язмасы нигезендә тикшерү үткәреп, икенче очракта үткәрмәве мантыйкка сыешлы түгел, диде.

Русиядә коррупциядә гаепләнүче югары җитәкчеләрне тикшерүләр дулкыны Гафуровка карата да тикшерү ачылуга ярдәм итәр дип уйламыйсызмы, дигән сорауны Ясәвиев, «Мин политолог түгел, кызганыч ки, берни дә әйтә алмыйм шул», –дип җаваплады.

Илшат Гафуров сишәмбе көнне университетның төп бинасы каршында протест пикетына җыелганнар янына чыгып «29нчы комплекс» белән бәйләнеше булуы турында хәбәрләрне кире какты һәм үзен ректор итеп билгеләү алдыннан ныклап тикшергәннәрен белдерде. Гафуров шулай ук тикшерү комитетында үзенә карата бернинди шик калдырмаучы документлар булуын әйтте.

Наиф АКМАЛ.

Коррупциягә каршы сабын

Казан һәм Татарстанның тагын берничә шәһәрендә «Коррупциягә каршы» чаралар үтә. Бу чараларны «Татарстан яшьләре берлеге» Президент каршындагы коррупциягә каршы сәясәт идарәсе белән берлектә оештыра.

Әлеге чаралар кысаларында рәсмиләр ришвәтчелеккә каршы көрәш тәҗрибәсе турында сөйләячәк, ЗАГС, Икътисад министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларында, Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыкларында очрашулар булачак, дип хәбәр ителгән иде.

Рәсми очрашулардан тыш активистлар Казан урамнарында халыкка коррупциягә каршы көрәш мисалларын китереп сабын тарата. Шундый ук чаралар Арча, Балтач һәм тагын берничә районда үтә.

Татар конгрессы БМОга ни рәвешле керә?

Казанда 6-9 декабрь көннәрендә үткән Бөтендөнья татар конгрессының бишенче корылтае делегатлары оешма низамнамәсенә (уставка) үзгәрешләрне бертавыштан хуплады. Әлеге документка өстәмәләр арасында конгрессның БМО идеяләрен хуплавы һәм аларны таратуы, тынычлыкка һәм татулыкка омтылуы турында да юллар бар. Корылтай делегатларына бу хакта конгресс юристы Артур Зиннәтуллин җиткерде һәм дөнья татар оешмасының БМОга керергә теләвен дә әйтте.

Аның сүзләренчә, конгресс, барлыкка килгәннән бирле, дөньядагы иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлеккә омтыла. БМОга керү конгресс башкарма комитеты җитәкчелегенең теләге булган һәм моның өчен бөтен документларны да тиз арада эшләп бетерергә җыеналар. БМОның җәмгыяви мәгълүмат департаментында әгъза булу өчен мөрәҗәгатьләр елга ике тапкыр –июль һәм декабрь айларында карала. «Бу утырыш Мәскәүдә үтә, без июль аенда үтәчәгенә өлгерергә тырышачакбыз», – диде Зиннәтуллин.

Дөнья татар конгрессы БМОга үзен хөкүмәттән тыш оешма буларак тәкъдим итәчәк. Хөкүмәттән тыш оешмалар гына җәмгыяви мәгълүмат департаменты белән хезмәттәшлектә була ала. Әлеге департамент 1947 елда оешкан һәм 1968 елдан бирле хөкүмәттән тыш оешмалар белән рәсми элемтәләр урнаштыра.

Төрле илләрдәге хөкүмәттән тыш оешмаларның, бигрәк тә алар милли төркемнәргә караса, кеше хокуклары өлкәсендә һәм шулай ук икътисади һәм социаль мәсьәләләрдә үзенчәлекле тәҗрибәләре булганга, БМОга керүе хуплана.

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан хөкүмәтенең финанс ярдәме белән көн күрә. Шуңа күрә ул хөкүмәттән тыш оешма була аламыни, дигән сорау да туарга мөмкин.

– Без бюджеттагы оешма түгел. Конгресс рәсми рәвештә иҗтимагый берләшмә буларак оешкан, без юридик яктан иҗтимагый оешма булып торабыз. Турыдан-туры дәүләт оешмаларына карамыйбыз. Әгәр безгә акчалата ярдәм итәләр икән, моның бернинди куркынычы да юк. Ул безнең статуска йогынты ясамый. БМОга керүчеләр статуслары белән төрлегә – хөкүмәтнекенә һәм хөкүмәттән тыш булганнарга бүленә. Без – хөкүмәттән тыш оешма, – диде Зиннәтуллин.

Наил АЛАН.

Татар активистлары тоткарланды , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии