Айсылу Лерон, татар радиосы ди-джее:

– Эшләгән беренче акчам – «Тамчы» тапшыруында алган гонорар. 12 яшемдә әлеге тапшыруны алып бара башладым, ә 13 яшемдә, алып барган өчен, беренче тапкыр 100 сум түләделәр. Минем өчен бу бик зур иде! Шатлыгым эчемә сыймады. Өйгә кайтышлый, Мәскәү базары аша узарга кирәк. Тыелып кала алмадым, беренче хезмәт хакыма кара күзлек сатып алдым! Аннан соң гонорар суммасы хәйран гына артты инде, тик беренче 100 сум, мөгаен, иң кадерлесе булгандыр.

Комментарии