ТАГЫН ЮГАЛТУ

ТАГЫН ЮГАЛТУ

Минем кайгы хәбәрен ишетмәгән бер генә көнем дә юк. Көн саен танышым, дустым китеп бара. Әйтерсең, без фронтның алгы сызыгында: дошман аяусыз кыра. Ә статистика матур – ковид контроль астында. Бүген 9нчы биткә махсус язма әзерләдем. Киләсе санга статистиканы анализларбыз. Һәм бу афәт миңа да килеп җитте. Дөрес, ковид анализы расланмады. Кәефсезлегем дә җиңелчә генә, Аллага шөкер. Әмма редакция-фатирымда ялгызым яшәп ятам. Бар да изоляциядә.

Шулай моңаеп ятканда тагын бер шомлы хәбәр – телевидениедә бергә эшләгән хезмәттәшем, режиссер Илсур Садыйков вафат. Бик акыллы, башы аягы белән чын интеллигент, югары зәвыклы, ифрат әдәпле кеше иде ул. Үземне теләсә нәрсә сөйләшүче шырдый-бырдый саныйм, ә ул башка корма. Турыдан туры эфирларда ниләр генә килеп чыкмый, андагы салкын-канлылык бар коллективка тынычлык бирә иде. Гадәттән тыш ситуацияләрдә ул да каушагандыр, әмма аны беркем сизми иде…

Мин ТВдан киткәч бик сирәк күрешелде. Соңгы тапкыр хезмәттәшем, дустым Гөлнара Зиннәтуллина җеназасында күрештек. Әмма мин оештырып йөрүчеләр арасында булганлыктан сөйләшеп торып булмады. Хезмәттәшем Илфат Абдрахмановны озатканда ул күренмәде. Баксаң, больницада әтисен саклап яткан икән…

Авыруым сәбәпле Илсурны миннән башка гына озаттылар кичә. Бүген кызы Зилә белән сөйләштем. Бик матур итеп татарча аралашты. Таныш түгел идем, Илсур үзендәге югары зәвыклылыкны кызына да тапшырган күрәсең.

Илсур җәен сеңлесен озаткан. Таҗлы вирус расланмаган үзе… Тик хәзер, минем уйлавымча, ковидтан үлү өчен дә «блат» кирәк, башка чир дип әйтмәсеннәр өчен. Әтисен дә саклап кала алмаган, октябрьдә аны да җир куенына иңдергән. Аннан… үзе егылган. Әнисе дә 2 атна элек бакыйлыкка күчкән, әмма Илсур бу хәбәрне белми калган, инде ул үзе дә больницада аппаратка тоташтырылган булган.

2009нчы елда ярты ел эчендә үзем дә бик якын 4 кешемне озаткан кеше буларак, Илсурның йөрәге бу кадәр хәсрәтне ничек сыйдыра алды икән, дип уйлыйм. Илсурның хатыны Дания 7нче больницага озатырга килүче хезмәттәшләренә, дусларына болай дигән: «Без Илсур белән бәхетле 27 ел яшәдек. Аның артында мин дә, кызым да таш дивар артында кебек булдык. Алга таба ничек яшәрбез. Мин хәзер аның үз эшен ник шулай яратканын белдем, хөрмәт итеп күпме кеше җыелган бит, барыгызга да рәхмәт. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!».

Әйе, сакларга кирәк. Миңа Илсурны озатучылар моргтан мәет алырга килгән катафалкларның озыыын чиратын күреп шаккатып сөйләделәр. Ашыгыч ярдәм машиналары да авыруларны тапшыра алмый чиратта тора, мәет алучылар да… Кызганыч, язмыш аяусыз, Илсурны, аның якыннарын, тагын бик күпләрне сакламады ул. Илсурга әле 57 дә тулмады бит.

Мәрхүмне туган ягы Азнакайда җирләделәр.

Урының оҗмахта булсын хезмәттәшем. Мин сине бик бик хөрмәт итә идем. Синең кебек чын профессиональләр бик аз дип саный идем. Туганнарыңның, дусларыңның, якыннарыңның кайгысын уртаклашам. Авыр туфрагың җиңел булсын. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии