- 11.11.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №44 (9 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Абыемның зур улына 15 октябрьдә 18 яшь тулган булыр иде. Яраткан энебез тормышының иң матур чагында китеп барды шул бакый дөньяга. Бигрәкләр дә сөйкемле һәм тәүфыйклы бала иде. Әле дә күз алдында уйнап йөгереп йөргән чаклары. 18 яше тулган көненә туган апабыз (Фәнзилнең әнисе) бәет язган. Әлеге язма энебезнең якты рухына дога булып ирешсен иде.
Күз алдыннан китми һаман синең
Серле күзең, кара кашларың.
Саубуллашмый чыгып югалдың да,
Хәсрәт утларына ташладың.
Алларыма гына җыеп алдым,
Алмаларның матур, алларын,
Тирән Карьер суларында чыкты
Фәнзил, кадерлебез, җаннарың.
Әткәй, әнкәй, якын туганнарым,
Салдым сезне сагыш утына.
Инде менә тик бәетем калыр
Искә алып мине укырга.
Мин керермен бары төшегезгә,
Сагынуымны шуннан белерсез.
Рухыма атап дога кылырга
Каберемә минем килерсез.
Атна кич күбәләк булып
Кайтырмын яныгызга.
Тик шулай да бирә алмам
Тынычлык җаныгызга.
Әти, Әни, Фаиз, Илсаф
Сезне күреп туймадым,
Картайган көнегездә
Ярдәмче булалмадым.
Каберләрем нурлы булыр,
Әнкәм, укы тәбәрәк.
Синнән миңа бары дога,
Бары тик дога кирәк!
Чишмә суы гына баса алмас
Йөрәгемнең, әрнү сагышын.
Фәнзил улым, барын бирер идем,
Бер ишетер өчен тавышың!
18 яшь тулган көннәреңдә
Җилләр аша котлау юллыйбыз.
Син эшләгән барлык гамәлләрне
Бары изгелеккә юрыйбыз.
Бу котлаулар сиңа дога булып
Ирешсен лә изге көннәрдә.
Дога кылам мондый авыр кайгы
Килмәсен лә башка беркемгә.
Авыр туфракларың җиңел булсын,
Хаталарың булса, аклансын,
Яткан урыннарың йомшак булып,
Фәрештәләр сине сакласын!
Сине яратып, сагынып, әтиең, әниең, энеләрең Фаиз, Илсаф,
зур әниең һәм барлык туганнарың исеменнән, абыең Хәлим ӘЛИМОВ.
Нурлат шәһәре.

Комментарии