Беренче тиеннәр

Беренче тиеннәр

, «Яңа гасыр» радиосы алып баручысы, музыкаль мөхәррире:

«Үзең эшләп тапкан беренче акчаның тәме мәңге онытылмас инде ул. Авыл баласы, бигрәк тә ир бала, күпчелек очракта, җәйләрен басу-кырда уздыра. Минем дә шулай булды. 10-11 сыйныфта укыганда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә туры килде. Җәй буе эсседә таңнан төнгә кадәр басудан кайтып кермәдек! Авылда акчаны җыеп-җыеп көзлектә генә тапшыра торган гадәт бар, менә шулай итеп кулыма берьюлы 8 мең сум алганны хәтерлим. Бу минем өчен бик зур һәм кадерле иде. Ул вакытта егет чак бит инде, Казанга барып киемнәр алган идем. Шулай да барысын да тотып бетермәгәнмендер, әти-әнигә кайтарып биргәнмендер. Ул ягын хәтерләмим. (Елмая.)

Комментарии