ЗӨЛФӘТНЕ ӨЙЛӘНДЕРӘБЕЗМЕ?

Зөлфәт Зиннуров өйләнә икән! Иптәш кызымнан бу имеш-мимешне ишетүгә: “Кит аннан!” – дип тел шартлаттым. Инде аның “Өйләнмим” җырын ничә таныш егетем үзенең девизына әйләндерергә өлгерде бит?! Тиз гашыйк булучан Зөлфәт үзе дә башлы-күзле булырга җыенмый иде, ахры. Үзенә шалтыратып авызымны ачарга да өлгермәдем, Зиннуров уктан аткандай төзеп китте.

Кыскача:

Туган елы: 19 ноябрь, 1982 ел

Туган урыны: районы, Югары Кибәхуҗа авылы

Белеме: КДУның факультетын тәмамлаган

Девизы: Бер генә яшибез

– Кайчан өйләнәсең дип сорама тагын! Уф, бу сораудан тәмам туйдым, ишетәсем дө килми! Нинди өйләнү?! Концертлар куеп, бар көчне шуңа сарыф итеп йөрим. Андый гайбәтләргә ышанма син, бу хакта уйлап баш катырмыйм әле. Өйдә әни-әти, якыннар да аптыратты: “Кайчан өйләнәсең дә, кайчан өйләнәсең?” Инде шуның өчен авылга да сирәк кайта башладым…

– Укыганда: “Өч ай саен кыз алыштыра”, – дип сөйлиләр иде сине. Хәзер ул фронтта хәлләр ничегрәк?

– И, ул яшь, юләр чакта иде бит инде. Хәзер йөргән кызым берәү генә. Инде күптән очрашабыз.

– Концертлар дигәннән, нинди тамаша әзерләдегез соң? Анда тагын кемнәрне күрергә мөмкин булачак?

– 21 ноябрьдә – туган ягым Сабада, 22сендә – Яр Чаллыда, 23ендә Казанның Филармония концертлар залында тәүге концертларым булачак. Җырчылардан дустым, төркемдәшем Алия Исрафилова, барлык җырларымның диярлек авторы Айдар Тимербаев, Алмаз Хәкимуллин, Казанда исә алар белән бергә “Айфара” төркеме һәм якташым Айгөл Бариева да чыгыш ясаячак.

Әллә нинди шау-шулы концерт үткәрергә җыенмыйм. Тамашачыга тормышчан җырларны тыңлап, уйланып, ял итеп утырырга мөмкин булачак. Дөресрәге, туган көнемә әзерләнгән концерт инде ул. Анда элекке җырлар белән бергә яңалары да шактый яңгыраячак. Шулардан берсе “Миңа инде кабер казылган” дип атала. Һәр кешенең бу дөньядан якын кешесе вакытыннан алда китәргә мөмкин. Әти-әнисе, туганнары, дуслары… Бу бакыйлыкка күчкән якын дусларыма багышлап язылды. Көен Айдар Тимербаев, сүзләрен Расыйх Шамский (кызганыч, үзе дә арабыздан вакытсыз китте) иҗат итте. Концертта клиплар, фотолар, видео күрергә мөмкин булачак.

– 3-4 ел элек: “Кызык өчен генә берәр җыр яздырып карыйсы килә әле”, – дигән идең. Максатыңа ирештең бит, инде сольный концертлар да куясың. Бу эш азартлымы әллә?

– Барысы да шул бер җырдан башланды да инде. Кызык өчен генә дип Илназар көенә, Айдар Минһаҗев сүзләренә язылган “Тукта, конвой!” исемле җырны өч ел элек башкарган идем, шуннан кереп чумдым. Бүген репертуарымда җырлар 20дән артып китте.

– Шансон стилен тамашачы ничегрәк кабул итә? Альтернатив музыканы үз итүче аудиторияне җыю кыен түгелме?

– Шансон, беренчедән, үземнең күңелемә бик хуш килә. Аннары, эстрадасында аны башкаручы булмаганлыктан, “Нигә үземә җырламаска соң әле?” – дип уйладым. Шулай итеп, шансон стилен сайлавым татарга бер яңалык та булды.

Кабул итүгә килгәндә, һәр җырчының, төркемнең үз тамашачысы. Мәсәлән, композитор Оскар Усманов бу агымны бөтенләй кабул итә алмыйм, ди. Әгәр сәүдә нокталарында минем дисклар әйбәт сатыла, аларга ихтыяҗ бар икән, димәк, яратып тыңлыйлар, үз аудиториям бар дигән сүз.

– Шансон җырлау иммиджны үзгәртүне сорыймы? Концертларыңда сакал җибәреп, чәчеңне пеләшкә алдырып чыгарга уйлыйсың икән.

– Әйе, шансон стиле икән, димәк, ниндидер образ тудырырга, иммидж өстендә эшләргә кирәк. Миңа стилистлар сакал җибәрергә я чәчне пеләшкә алдырырга тәкъдим итте. Бу бераз куркынычрак та тоела әле. Ияләнмәгән. Әлегә төгәл әйтә алмыйм, бу хакта уйлап йөрим.

– Кайберәүләр авызыннан: “Зөлфәтне “Татар радиосы” кеше итте”, – дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Чыннан да шулай микән?

– “Татар радиосы”нда 6 ел эшләдем. Аннан китүе бик авыр булды. Әмма тормышта барысы да җайлы, без уйлаганча гына бармый бит. Кайбер сәбәпләр аркасында аннан китәргә туры килде инде. Буйсынырга яратмыйм, һәр җирдә үз фикеремне белдерәм. Радио – иң яраткан эш урыным иде. Һаман да сагынам. Ә син ишеткән сүзләр белән килешергә була. Күпчелек мине радиодан танып, ди-джей буларак ярата башлады бит инде. Радионың Зөлфәтне кеше итүе дә начар әйбер түгел. Иҗат кешесе төрлечә танылырга мөмкин. Ә мин “Татар радиосы”ннан башлангыч алдым һәм җырчы буларак дәвам итәм.

Әңгәмәдәш – Лилия ЙОСЫПОВА

Комментарии