- 11.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №45 (11 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Премьер-министр Владимир Путин ялларны бәйрәм көннәренә тоташтыру турында карарга кул куйды. Киләсе елда 23 февральгә – Ватанны саклаучылар көненә 4 көн ял тоташачак. Ноябрьдәге Бердәмлек көненә дә 4 көн туры килә. Ә инде Яңа ел каникулы турында анык мәгълүмат әлегәчә юк. Мөгаен, ул 10 көнгә сузылыр.
Дин нигезен өйрәнәбез
Русия хөкүмәте 2009-2011 елларда мәктәпләрдә “Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика” дәресләрен сынау планын раслады. Бу дәресләрдә православие, ислам, будда, яһүд дине нигезләре һәм дөньяви этика өйрәтеләчәк. Исемлектә Русиянең 19 төбәге. Анда Татарстан да, Башкортстан да юк. Ләкин татар һәм башкортлар тупланып яшәгән берничә төбәк бар.
Армиядә тәртип сакчысы буласы
Русия армиясендә хәрби полиция булдырылачак, дип хәбәр итә “Труд” газетасы. Яңа хезмәт инде киләсе елда ук оеша башлый. Полициядә 50 меңләп кеше хезмәт итәр дип фаразлана. Бу оешма турыдан-туры саклану министрының беренче урынбасарына буйсыначак. Армиядә шул рәвешле закон үтәлешен тәэмин итәргә, тәртип булдырырга һәм “бабайлык”ны юкка чыгарырга хыялланалар.
Мәчет сатыла…
Түбән Новгород өлкәсендәге Мәдәнә авылында Фаиз Гыйльманов тарафыннан салынган «Рәшидә» мәчете аукционда сатылырга мөмкин.
1991-94 елларда эшмәкәр Фаиз Гыйльманов тарафыннан әнисенә багышлап төзелгән мәчетнең бәясе инде билгеләнгән дә. Беренчел тәкъдим – 602 миллион 380 мең дип куелган. Сатулар 4 декабрьдә Түбән Новгородта узарга тиеш. Банкротка чыккан эшмәкәрнең мөлкәте сатылу – әллә ни шаккатарлык хәл түгел. Ә менә мәчетнең сатылуын аңлавы кыен да, кызганыч та. Англия башкаласында чиркәүләрне сатып алып, аны мәчет итеп үзгәртүчеләр хакында хәбәрләр бар. Ә менә мәчетне кемнәр сатып алыр? Ул мәчет булып калырмы?
Нәзифә КӘРИМОВА
Милициядә җитешсезлекләрне таныйлар
1917 елның 10 ноябрендә Русиядә милиция булдырыла. Һәм ул бүген һөнәри бәйрәм санала. Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев бәйрәм мөрәҗәгатендә ул җитәкләгән оешмада булган җитешсезлекләрне дә атады. Мәскәүдә безнең хезмәткәр аркасында булган фаҗигале хәлне истән чыгармаска тиешбез, дип белдерде ул. Бу елның язында майор Евсюков эчкән килеш Мәскәү кибетендә берничә кешене атып үтергән иде.
Ул хокук саклау оешмаларында коррупциягә каршы тикшерүләрнең баруы, ришвәтчеләрдән арыну турында да белдерде. Шул ук вакытта милициядә хезмәт итүче кешеләрнең социаль яктан күбрәк яклануы, тәртип саклаучыларның җинаятьчеләр белән көрәштә куәтләрен арттыру турында да әйтте.
– Кызганыч ки, Русия милициясе өчен иң якты көннәр дип әйтеп булмый. Чөнки хезмәткәрләр белән бәйле гадәттән тыш хәлләр булды. Ләкин бу мәсьәләдә халык телендәге күп гасырлык гыйбарәне искә алу урынлыдыр. Чөнки җимеш биргән агачка гына таш аталар, – дип белдерде милициянең Татарстан Республикасындагы министры Ә.Сәфәров. – Халык хөрмәте һәм ышанычы кайтарылачак! – дип тә өстәде ул. Русиялеләрнең 72%ы бәхетле
Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) мәгълүматларына караганда, кризиска карамастан русиялеләрнең күбесе үзләрен бәхетле хис итә. Бу хакта социологик тикшеренү вакытында яшьләр һәм башкалаларда яшәүчеләр әйткән. Тикшеренү үткәрүче белгечләр хәтта бәхет индексын исәпләп чыгарган. Аңа караганда, Русия җәмгыятендә бәхет дәрәҗәсе арткан. Март аенда сораштыруда катнашкан кешеләрнең 69%ы «без бәхетле» дип җавап биргән, сентябрьдә андый кайгысыз яшәүче русиялеләрнең саны 72%ка кадәр арткан, дип хәбәр итә агентлыклар.
Шофер кызганыч
Дәүләт Думасында шоферларга каршы яңа сюрприз әзерләнә. Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәр, әгәр яңа закон кабул ителсә, имтиханны кабаттан тапшырырга тиеш булачак. Ә бүген ул, җәза вакыты үткәч, таныклыгын бернинди каршылыксыз яңадан кулына ала.
ГАИ реформаланасы
Русия Федерация Советы спикеры Сергей Миронов ЮХИДИнең үзенә җитди реформалар үткәрергә тәкъдим итә. Аңа бүгенге структураның төбәкләрдә җирле җитәкчеләргә буйсынуы ошамый. Ул әлеге фикерен коррупция белән бәйләмәкче, ягъни урындагы хакимият региондагы инспекция белән ни тели, шуны эшли, ди. ГАИ инспекторы үзенә хезмәт хакы түләүче җирле түрәне ничек җавапка тартсын?! Чөнки ЮХИДИ шушы түрәгә тулысынча бәйле. Хәтта бинасы, автомобиле, кием-салымы өчен дә ул аңа рәхмәтле булырга тиеш.
Реформа, башлыча, финанслау тәртибенә кагылса да, әлегә аның ни рәвешле оештырылачагы хәбәр ителми.
Комментарии