- 11.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №45 (11 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Узган атнада «Рубин» футбол командасы Русия спортының игътибар үзәгеннән төшмәде. Бердыев командасы тиңе булмаган «Барселона»ны очраклы рәвештә генә җиңмәгәнен 4 ноябрьдә бөтен дөньяга күрсәтсә, икенчедән, татар командасы Мәскәүнең ЦСКАсын отып (0:2), икенче урында баручы «Спартак»ны (Мәскәү) 4 очкога узып китте. Бу «Рубин»га чемпионлыкка таба бер адым калуы хакында сөйли!
Уйламаганда «Спартак-М»ның «Крылья Советов» кебек урта хәлле командага оттыруы җәмәгатьчелекне аптыратты. Ник дигәндә, юлына очраган командаларны тар-мар итеп килүче «Спартак»тан быел алтын медаль көттеләр. Ә «Рубин» исә 1 очкога өстен булса да, Чемпионнар лигасында чыгыш ясап алҗыр да Русия Премьер-лигасында икенче урында калыр, дип уйладылар. Тик «Рубин» хәзер Русияне генә түгел, бөтен дөньяны таң калдырып чыгыш ясый!
БЕРДЫЕВКА АФӘРИН!
Моңа кадәр Русия командалары ирешә, хәтта хыяллана да алмаган җиңүне «Рубин» тормышка ашырды. Әлбәттә, «халыкара уеннарда тәҗрибәсе булмаган» Бердыев ярдәмендә. Бүген Европа Бердыевны белә. «Рубин»ны ачык рәвештә татар командасы дип атый. Бу җиңүләр Казан командасын, республиканы, татарны һәм Бердыевның үзен дә танытты.
Русия җәмәгатьчелегендә Бердыев хәзер Хиддинктан соң икенче тренер булып исәпләнә. Хәтта «Советский спорт» күзәтүчесе Юрий Цыбанев: “Хиддинкка Бердыевның киң форматлы тактик алымын файдалану комачауламас иде”, – ди. Бүген Русия футбол җыелма командасының хәле дә яхшылардан түгел һәм инде җәмәгатьчелек әкренләп Бердыевның осталыгын таный. Шулай ук Гус Хиддинкның үз туган көнендә ЦСКА белән «Рубин» көч сынашуына килүе, бу уенны Италиянең элекке атаклы футболчысы һәм тренеры Роберто Манчининың да күзәтүе күп нәрсә хакында сөйли.
ЧЕМПИОННАР ЛИГАСЫ — 2011 БЕЗНЕКЕ
Инде «Рубин»ның Чемпионнар лигасында уңышлы чыгыш ясавы, Испаниядә җиңү яулагач, 6,6 миллион евро акча эшләүгә китергән иде. Рыжиковны гына алсак та, кайчандыр «Локоматив»тан 650 мең еврога сатып алынган уенчы бүген 8 миллион евро тора. Шулай ук башка уенчыларның да хаклары артты. Димәк, Казан командасы да уенчыларны сатып, моннан отышлы файдалана ала дигән сүз. «Рубин» Президенты Александр Гусев исә конкрет тәкъдимнәр булса, аларны карарга әзер булуын белдергән иде. Инде «Рубин»ның футболчыларына да тәкъдимнәр башланса, аларның да бер урында гына торасы килмәс. Европаның дәрәҗәле командаларында һәр футболчы чыгыш ясарга хыяллана. Домингес исә, «Рубин» Чемпионнар лигасының плэй-оффына чыккан очракта да, Яңа елдан соң Казанда калмавын белдерде. Күреп торасыз, Казан җитәкчелегенә киләсе ел өчен хәзердән үк җитди план кору сорала. Чөнки киң җәмәгатьчелек «Рубин»нан тагын да нәтиҗәле уен өмет итеп калачак. Казан тамашачысы «Рубин» белән «Барселона» уенының тигез исәпкә тәмамлануын юкка гына нормаль хәл буларак кабул итмәде. Димәк, Казан командасы җиңүләре очраклы булмаган чын фаворит.
ЧЕМПИОН ИСЕ ИНДЕ СИЗЕЛӘ!
«Рубин» киләсе уенын 21 ноябрьдә Казан Үзәк стадионында Питерның «Зенит» командасына каршы уздыра. Отсак, без шундук чемпион калачакбыз! Питер командасыннан соң чират аутсайдер «Кубань»га җитәчәк. Бердыев шушы соңгы ике уенның берәрсеннән файдалана алса, тарихында икенче тапкыр Русия чемпионы титулын яулаячак. Ә көндәшебез, икенче урынны биләүче Мәскәүнең «Спартак» командасын очкога бик тә сусаган командалар — ЦСКА белән «Зенит» көтә. Гәрчә бүген үк букмекерлар Русия чемпионы билгеле инде дип тәкрарласа да. Betfair, Bwin конторалары чемпионлык титулы өчен көрәштә Казанны, Мәскәүгә караганда, күпкә өстен күрә.
P.S.: Хоккей буенча, 5-8 ноябрь көннәрендә Карьяла Кубогы турнирында (Евротур) Русия җыелма командасы беренчелекне яулады. Турнирда иң яхшы чыгыш ясаган өчлек дип, безнең «Ак Барс» уенчылары танылды. 2010 елда Ванкуверда узачак Олимпия уеннарында алар шул рәвешле үзләренә урын әзерләде диярлек. Морозов — иң яхшы уенчы, аның белән бергә Зарипов та турнирның символик составына алынды. Бу юлы Русия җыелма командасында татар уенчыларыннан Зарипов бер ялгызы гына түгел иде, биредә «Локомотив»тан Галимов та чыгыш ясады.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии