«Курчак туе»н кем уйната?

Шәп спектакль нинди ул? Университетта бу сорауны әдәбияты укытучыбыз Әлфәт абый Закирҗановка биргәч: “Аны караганнан соң, өйгә кайтып җиткәнче телдән төшмәсә, уңышлы дип атарга мөмкин. Әгәр хатыным белән башка темага сөйләшә башласак, димәк, искитәрлек булмаган”, – дигән иде. Ә бүген Камал театры тын да алмый карарлык, менә дигән спектакльләр әзерлиме икән? Кемгә ничектер, шәхсән үзем сезонның беренче премьерасын – “Курчак туе”н ошаттым. Катлаулы, динамикалы, фәлсәфи, гаять кызыклы әсәр. Анда – кичә, бүген, иртәгә… Үз тормышыбызны тетрәнеп карап утырасың. Уйланырлык урын кайтып җиткәнче генә түгел, өч көнгә җитәрлек.

Ни өчен әсәр “Курчак туе” дип аталган соң? Элек акчасын кая куярга белмәгән татар байлары арасында курчак туе ясау гадәте булган. Уйнау, күңел ачу максатыннан. Ике курчакны өйләнештерү өчен йөзәр меңәрләгән сумнар түгеп, кунаклар һәм муллалар чакырып, чып-чын купшы туйлар үткәргәннәр. Аннары ул курчаклар күргәзмәгә киткән. Монысы тарихи факт. Спектакльдәге төп герой Камәр дә курчак тегүче оста. Ләкин тиздән үзе үк байлар кулындагы “матур курчак”ка әйләнә, Сәлим бай аның язмышы белән дә уйнарга керешә. Үз язмышын үзе хәл итә алмаслык дәрәҗәгә җиткән Камәр Оренбургка китә, фахишәгә әйләнә… Монысы курчак туеның иң аянычлы нәтиҗәсе, төп фаҗигасе. Шул рәвешле, байларның әлеге уеннары бозыклык, азгынлык билгесе буларак күрсәтелә.

Фахишә образының, шәрә хатын-кызның әле моңарчы Камал театры сәхнәсенә менгәне юк иде. Моны белгечләр дә зур батырлык, дип атады. “Курчак туе”н күпмедер дәрәҗәдә Качалов театрындагы “Американская шлюха” спектакле белән чагыштырырга мөмкин. Анда да җәмгыятьнең, аерым кешеләрнең бозыклыгы аркасында яшь кызның язмышы көтелмәгән борылыш ала, начар юлга кереп китә. Икесендә дә төп геройлар бай сәүдәгәр һәм түрәләрнең уеныннан, пычраклыгыннан өстен итеп күрсәтелә. Ләкин “Американская шлюха”дагы Соня Филиппованы америкалы Эрвин Паркер тормышының соңгы минутына кадәр ярата. Ә “Курчак туе”ндагы Камәр кемгә якын? Әнисенә. Тагынмы? Спектакльнең башыннан ахырына кадәр “happy end”ка, ягъни Камәрнең Вафа белән бергә калачагына ышанып утырасың. Ләкин Вафаның да курчак уеннары белән мавыгуы, калган байлардан әллә ни аерылмавы ачыклана. Ә Камәр, әйткәнемчә, рухи яктан чистарак, ул – ирекле. Соңыннан аның берүзе салга утырып, җылы якка китүе дә шуны дәлилли. Бер яктан, ачык финал геройның һәм туачак баласының өметле киләчәге турында сөйләсә, икенчедән, салның Камәрне еракка илтеп җиткерә алуы шикле. Өстәвенә, географик яктан карасак, ул сал җылы якка түгел, киресенчә, Төньякка китәчәк… Димәк, Камәрне алда тагын сынаулар, сикәлтәле тормыш көтә.

Спектакльнең идеясе һәм инсценировкасы Мансур Гыйләҗев белән Ризван Хәмиднеке. Нигезендә Гаяз Исхакыйның “Кәләпүшче кыз”, “Ике йөз елдан соң инкыйраз” һәм башка әсәрләре ята. Ләкин әсәрләр “сүтелмәгән”, авторның фикер сөреше, образлары, әсәрләрдәге атмосфера һәм детальләр бер сюжетка тупланып, тулыланган гына. Мәсәлән, Сәлим бай, Наташа – Г.Исхакый образлары түгел. Рольләрне башкаручы Нәфисә Хәйруллина, Әзһәр Шакиров, Рузия Мотыйгуллина, Алсу Гайнуллина, Радик Бариевларны да мактамыйча булмый. Оста уйныйлар.

“Курчак туе” турында баш режиссер һәм идея авторлары нинди фикердә икән?

Ризван Хәмид: Гаяз Исхакыйны тулысынча кабатлый алмыйбыз. Шулай да, “Кәләпүшче кыз” хикәясен укыгач, аны сәхнәләштерү идеясе туды. Әсәрне конкрет вакытка бәйләмичә, татар кызының язмышын күрсәттек. Андагы байлар уйнатучылармы, әллә үзләре курчакмы? Менә шундый сораулар уйландыра. Спектакльдән канәгать калдык. Бер сүз дә кыскартылмаган, образлар үзгәртелмәгән. “Курчак туе” – уртак уңышыбыз.

Мансур Гыйләҗев: Финалны оптимистик дип атар идем. Камәрне күтәрергә, фахишә дә кеше дип күрсәтергә тырыштык. Аның чисталыгына, якты киләчәгенә өмет кала. Соңыннан салда китүе дә иреккә чыгу билгесе. Ул чорның драмасы бүген дә актуаль, хәзерге заманны да күрсәтә.

Фәрит Бикчәнтәев: Спектакльне куюга ярты ел вакыт китте. Чишенү эпизодын озак уйладык. Ләкин биредә беренче урында – матурлык темасы. Матурлык күрсәк, аны ничек тә юкка чыгарасы, бозасы, үзеңнеке итәсе килә. Тыныч кына сокланып карый белмибез. Бүген шундый матурлык кулга эләксә, ничек саклар идек икән? Әлеге әсәрнең язылуына инде 8 ел. Берничә ел аңа тияргә куркып, өстәлемдә яткырдым. Хәзер тамашачыга тәкъдим итү өчен нәкъ вакыты.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии