Халыклар бердәмлеге көне: берләштерәме, талаштырамы?

халыклар бердәмлеге көнендә төбәкләрдә “рус марш”лары уза. Православие чиркәве аны изге ана иконасын искә алу көне итеп уздыра. Казанда тәре йөреше оештырыла.

Инде дүрт ел рәттән оештырылуына һәм хакимият тарафыннан зур бәйрәм дип тәкрарлануга карамастан, күпләр 4 ноябрьнең нинди бәйрәм икәнен әле дә белми. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү Бөтенрусия үзәге уздырган сораштыру күрсәткәнчә, узган ел мондыйлар 48% булса, быел халыкның 51%ы нәрсә бәйрәм иткәнен аңламый икән.

Хакимият бу бәйрәмне халыкларның Бердәмләшү көне дип сурәтләргә тырыша. Берничә ел элек 7 ноябрь бәйрәме урынына Халыклар бердәмлеге көне кертеп, хөкүмәт үзенчә ике куян койрыгын тотмакчы иде. Беренчедән, ул болай итеп коммунистлар бәйрәмен тарихтан “сөртеп” ташлауны максат итте, икенчедән, барлык Русия халкын берләштереп, хакимияткә буйсындырып булачак дип уйлады. Ләкин чынлыкта бөтенләй башка хәл килеп туды. “Русия бердәмлеге көне урынына хәзер “Русия фашистлары көне” билгеләп узыла” дип язып чыкты “Русский журнал”. Чөнки күп кенә төбәкләрдә бу көнне “рус маршларын” оештыру инде гадәткә керде.

“Рус маршы” янына Русия халыклары маршы

“Рус маршлар”ыннан игътибарны читкәрәк алып китү максатыннан микән, киләсе елга Мәскәүдә “Русия халыклары маршын” уздыру күздә тотыла. Шәһәрнең төбәкара элемтә һәм милли сәясәт комитеты башлыгы Михаил Соломенцев әйтүенчә, 2010 елны Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар берничә көн дәвам итәргә мөмкин. “Халыклар үзләрен бердәм итеп хис итә башларга тиеш”, – ди ул.

Күрәсең, Соломенцев әлегә мондый хиснең юклыгын белә. Хәтта, киресенчә, рус булмаганнарга карата нәфрәтнең артуын аңлый. Чөнки ул Мәскәү хөкүмәтенең милли өлкәдәге җинаятьләр өчен җәзаны кырыслату тәкъдиме белән чыкканын әйтә.

Шулай итеп, Русия халыклары бердәмлеге көне бердәмләшүгә түгел, ә киресенчә, аеруга китерә. Рус милләтчеләре моны русларның бердәмләшү көне дисә, чиркәү Казан изге ана иконасын искә алу көне буларак билгеләп уза. Чөнки Пожарский полякларга каршы көрәштә шул иконаны күтәреп, Кытай-шәһәргә бәреп керә. Шул нисбәттән дин әһелләре әлеге икона 400 ел элек полякларны җиңәргә булышкан дип бара. Тарихчылар исә башкачарак фикердә тора.

Әмма ни генә булмасын, Русия шәһәрләрендә Халыкларның бердәмләшү көнендә Тәре йөрешләре уза. Шул исәптән Казанда да. Быел иконаны күтәреп, православлар Кремль, Чернышевский, Дзержинск, Япеев, Зур Кызыл урамнары буйлап узды.

Ландыш ХАРРАСОВА

Татарча сөйләүче курчакны кайдан табарга?

Казанда яшәгән Фатыйма апа «Азатлык» радиосына килеп: “Рус телендә сөйләшкән курчаклар кибетләрдә, базарларда тулып ята. Оныгыма татарча сөйләшкән курчак, уенчык кирәк иде. Казанны урап чыктым, таба алмадым?” – дип зарланды.

Игътибар итсәң, инглиз, рус телендә сөйләшкән курчакларны Мәскәүдә ясап, интернет аша да саталар икән. Ниндиләре генә юк! Андрюша, Алиса, Илюшка… Рус телендә сөйләшкән курчакларны Кытайдан да ясап җибәрәләр.

Казанда 2003 елга кадәр уенчыклар фабрикасы булган. Шул фабрика урнашкан бинадагы фабрика җитәкчесе Виталий Табаков: “Безнең уенчыклар фабрикасының соңгы хезмәткәре 2003 елда эштән азат ителде. Хәзер уенчыклар чыгармыйбыз. Чит илдән заманча җиһазлар да кайтарткан идек. Курчакларны ясауны яңадан бик шатланып тергезеп җибәрер идек, әмма акча юк”, – диде. Шуннан Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итәргә булдык. Анда безгә өстәмә белем бирү һәм тәрбия бүлегендә: “Сөйләшкән курчаклар бездә ясалмый, андый мәгълүмат юк. Безнең бүлек карамагында булган балалар оешмаларында милли киемле курчакларны йомшак уенчык итеп ясыйлар. Без мондый эш белән шөгыльләнмибез”, – диделәр.

Ә курчак, уенчык үз кыяфәте белән үк балага тәрбия бирә. Аның әхлагына тәэсир итә. Баланың бар яшәеше, тормышы уен аша бара. Ул курчак уеныннан ямь таба, сабак та ала. Шуңа күрә алар бала игътибарын җәлеп итәрлек матур, кызык, уңайлы, файдалы да булырга тиеш. Чынлап та, татарча сөйләшкән уенчыкларны, курчакларны бар милләтенең ватаны булган Татарстаннан эзләмичә, кайдан табарга соң? Базарда сыйфатсыз һәм бала сәламәтлегенә зыян китерердәй курчаклар, очсыз уенчыклар очрый. Элек курчаклар сөйләшмәде. Күптән түгел генә “Мама” дип кычкырган курчаклар чыга башлаган иде. Соңгы елларда техника шулкадәр алга китте: хәтта сөйләшә ала торган курчаклар, уенчыклар ясап була башлады. Әмма әлегә балаларына уйнарга татарча сөйләшкән уенчыклар, курчаклар бер җирдә дә ясалмый.

– Татарча курчакларны ясар өчен, тиражы турында куркасы юк, бездә мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмалары саны гына да 2 мең тирәсе. Татарча курчак белән уйнарга теләүче балалар күп. Экскурсиягә килгән кешеләр дә сувенир итеп алыр иде, – диде ТР Мәгариф министрлыгының өстәмә белем һәм тәрбия бирү бүлегендәге белгеч.

Уенчык ясау – авыр эш түгел. Сөйләтә торган җайланма – чипка тавыш кертү дә Татарстанда чишәлмәслек мәсьәлә түгелдер. Шулай ук татарча cөйләшә торган курчакларны 2013 елда Универсиадага килгән кунакларга, һәр килгән спортчыга бүләк итсәң дә, яхшы истәлек булыр иде. Татарстандагы җирле халыкның телен ишеттерү дә кызык бит.

Мәликә БАСЫЙР

Башкортстан татарлары җанисәпкә әзерләнә

Башкортстан татар милли оешмалары җомга көнне бер киңәшмә үткәрде. Анда алдагы җанисәпкә әзерлек турында киләсе атнада үтәчәк сөйләшү хакында фикер алыштылар.

Мәгълүм ки, Русиядәге икътисадый кризиска сылтап, 2010 елда үтәргә тиешле халык исәбен алуны 2013 елга күчерү турында карар ителгән иде. Әмма соңгы көннәрдә тагын бер яңалык булды. Имеш, акча табыла һәм билгеләнгән вакытында, ягъни киләсе елда ук оештырылачак.

Халык исәбен алу кичектерелә дигәннән соң, Башкортстан татар милли хәрәкәтенә караган оешмалар аңа әзерлек эшләрен сүрелдергән иде. Әмма җанисәп алдагы елда ук узачак дигәч, республика татар җәмәгатьчелеге кабат бу эшкә җитди әзерлек алып бару кирәклеген искәртте. Шушы уңайдан 10 ноябрьдә, нәкъ менә шушы теманы гына тикшерү өчен, татар милли оешмалары зур киңәшмә үткәрергә килеште.

Танылган татар галиме, этнология һәм этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков сүзләренчә, Башкортстандагы һәр халыкның җәмәгатьчелек оешмалары бу мөһим кампаниядә үз тырышлыгын салачак. Татар оешмалары да йоклап ятарга тиеш түгел, ди ул.

– Башкортстанда, 2002 елда узган җанисәптә ялганлаулар, хәрәмләшүләр сәбәпле, татарлар халык саны буенча икенче урыннан өченчегә тәгәрәде, ә башкортлар, киресенчә, икенче урынга менде. Моңа хакимиятнең басымы сәбәпче, – ди Илдар Габдрафыйков. – Бу юлы да шушы хәл булса, башкортлар тагын да артып, татарлар киресенчә азрак күрсәтелергә мөмкин. Татар оешмалары һәм татар галимнәре Башкортстандагы демографик вәзгыять һәм кайсы халыкның чынлыкта күпме булуы турында мәгълүмат биреп торырга тиеш. Үзебезнең газетаны чыгару кирәк, шушы темага фәнни конференцияләр дә оештыру зыян итмәс.

Аның сүзләренчә, халык исәбен алуны 2010 елда ук үткәрү отышлырак. “Хакимият басымы булмаса, бу җанисәптә татарлар элекке кебек хәлгә кайтып, республикада сан буенча руслардан кала икенче урынга менәчәк”, – ди И.Габдрафыйков.

Фәнис ФӘТХИ

коммунистлары бүленде

Чаллыда октябрь инкыйлабының 92 еллыгы уңаеннан урам җыены ике урында узды. Бу вәзгыятьне КПРФ вәкилләре “Бердәм Русия” фиркасе тыкшынуы дип бәяләде.

7 ноябрьдә иртәнге сәгать 10да үзләрен Русия коммунистлар фиркасенең Чаллы бүлеге җитәкчеләре дип атаган бер төркем кеше урам җыены оештыра. Сәгать 11дә Чаллы коммунистларының икенче бер төркеме инде башка урында тагын бер урам җыены җыя. Әйтергә кирәк, икенче төркем коммунистлары Чаллыда төп төркем санала. Алар үз эшчәнлекләрен шәһәрдә 1990 еллардан бирле алып бара. Коммунистларның яңа оешмасы барлыкка килү хупланмый. “Бердәм Русия” фиркасе безнең арага олигархларны кертә. Шуның белән безне таркатырга, алдагы сайлауларда коммунистлар исеме белән үз депутатларын уздырырга тели”, – диде КПРФ вәкиле Илдус Камалов.

Чаллыда коммунистларның беренче урам җыенында 150гә якын кеше катнашса, икенче җыенда 250 чамасы кеше булды. Халык урамга ни өчен чыга? Югыйсә Русия Президенты Дмитрий Медведев, Премьер министр Владимир пенсионерларның тормыш хәлен яхшырту турында даими белдереп тора бит. Урам җыенына килгән Александр Чурин:

– Бүгенге хакимияткә ризасызлык белдерергә килдем. Совет хакимияте зур шәһәрләр төзеде. Хәзерге демократлар бернәрсә төземәде. Пенсияне арттыру дигән нәрсә – дөрес түгел. Бәяләр аннан күпкә тизрәк арта. 10 сум элекке 10 тиенгә тигез”, – ди.

– Владимир Путин гел пенсияләрне арттыру турында әйтә. Ләкин ул бәяләрнең коточкыч үсүе турында дәшми. Пенсия 40%ка арта икән, товар, ризык бәяләре 150%ка арта. Фатирлар юк, пенсионерларны автобуска утыртмыйлар. Урамда эчкечелек, наркомания. Урманнарга да кереп булмый. Хәзер олигархлар гына яхшы яши. Болай булырга тиеш түгел! – диде Наилә Фазлиева.

Коммунистлар җыенында Ульянов-Ленинга охшаган бабай да бар иде. Ул шактый кешенең, шул исәптән журналистларның да игътибар үзәгендә булды. Ленинга охшаган кеше Чаллы вәкиле Рифкать Мифтахетдинов булып чыкты.

Гафиулла ГАЗИЗ

Казан хокук яклаучыларын тикшерә

Тукай районы милиция бүлегендә Җәүдәт Хәйруллинны куртка җиңенә асылынган килеш табалар. Аның үлемендә “билгесез милиционерлар” гаепле дип санала.

Әлеге вакыйгадан соң 7 елдан артык вакыт узды. Шушы вакыт эчендә Хәйруллинның үлемендә гаепле булган милиционерлар исемнәре бәян ителмәде. Җәүдәт Хәйруллин үлемендә һаман да “исемнәре ачыкланмаган милиционерлар гаепле” дигән мөһер сугылган. Район милиция бүлегендә үлемгә китергән вәзгыять белән Казан хокук яклау үзәге, “АГОРА” ассоциациясе ныклап кызыксына башлый. “АГОРА” вәкилләре мондый фикергә килә: “Бу көнне Тукай районы милиция бүлегендә тоткарланган кешеләргә карата противогаз кулланып газаплау була. Үтерүдәге гаепләрен танысыннар өчен, аларның һава юлларын ябалар”. Казан хокук яклаучылары ярдәме белән мәрхүм Җәүдәт Хәйруллинның гаиләсенә хөкүмәт 250 мең сум акча түләргә мәҗбүр була. Гаиләгә акча бирелгән. Шушы вакыйгадан соң Эчке эшләр министрлыгының салым җинаятьләре буенча идарәсе “АГОРА” һәм Казан хокук яклау үзәге эшчәнлеге белән кызыксына башлый. Алар мәрхүм Хәйруллинның хатыны Фәниянең хокук яклаучыларга акча түләү-түләмәү мәсьәләсе белән кызыксына.

Тукай районы Яңа авылында яшәүче Фәния Хәйруллина әйтүенчә, 2 ноябрьдә аның өенә салым җинаятьләре буенча идарә соравы белән милиция капитаны Руслан Нәбиуллин килә. “Руслан Нәбиуллин: “Без АГОРА” оешмасын тикшерәбез. Алар хакында ниләр беләсез? Ничек элемтәгә кердегез? Анда яклаучылар күп микән?” – дип кызыклы сораулар бирде. Яклаучы Ирина Хрунова хакында белергә теләде. Яклаучыларга күпме акча бирүемне дә сорадылар. Ирем үлгәннән соң 7 ел вакыт узды, бер тиен дә акча түләмәдем, дидем. Алар бушлай гаделлек өчен көрәшә. Милициянең килү сәбәбе – эшне туктатырга теләү. Җинаять эше дәвам итә, яклаучым әйтүенчә, гаделлекне табарга тиешбез”, – ди Фәния Хәйруллина.

Гафиулла ГАЗИЗ

Комментарии