Газиз мәктәпнең караңгы сукмаклары

“Кыңгыраулы мәктәп еллары”, “гомернең алтын көзе” кебек белем дөньясы турындагы эмоциональ сүзләр һәркем йөзендә елмаю тудыра. Тик бүген укытучылар үзләре, гомумән, мәгариф системасы ришвәтчелек һәм “блат” дигән караңгы сукмакка тулаем аяк баскан икән. Туганым Илдар (исеме үзгәртелде) сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң, шундый нәтиҗәгә килдем.

Ул узган ел урта мәктәпне тәмамлады. Гыйлем дәрәҗәсе һәм тәртибе буенча аны үрнәк шәкерт итеп куеп булмый, әлбәттә. Ул гади мәктәпнең гади укучысы сыйфатларын үз эченә алган. Һәм менә аңа чыгарылыш имтиханнары вакытында төрле гаделсезлек белән очрашырга туры килгән дә инде.

15 май, 2008 ел. Татар теле дәресеннән мәҗбүри бара. Бар укучы тырышып-тырышып инша яза. Кинәт укыту эшләре буенча урынбасар килеп керә һәм ике укучыны аерым бүлмәгә утырта. Икесенең дә алдына күчереп язарга китап куя, ягъни махсус затларга – махсус шартлары. Югыйсә алар Илдардан билгеләре белән дә, тәртипләре белән дә аерылмый. Тик бу егетләр мәдәни чараларда һәм кичәләрдә генә катнашып йөргән. Әмма ул әлеге имтихандагы “блат”ка китерергә тиеш түгелдер. Туганым бу гаделсезлекне һич кенә дә кабул итә алмый. “Нигә бу шулай?” – ди ул аптырап.

Берничә көннән соң рус теле һәм алгебрадан булган имтиханнарда да шуңа охшаш хәл кабатлана. Укытучылар белән алдан килешенгәнлектән, “4”ле һәм “5”легә укучы “любимчикларга” билетларга җавапны смс аша шушы дәресләрне алып баручы мөгаллимнәр җибәреп тора. Сүз дә юк, алар яхшы укый. Әмма бу имтиханда искәрмә булырга тиеш түгелдер. Иң кызык вакыйгалар аттестат тапшырыр алдыннан башлана. Мәктәп директоры туганыма бу “кадерле” документны 6700 сумга сатып алырга тәкъдим итә. Имеш, бу “иганәче ярдәме” буларак кабул ителәчәк. “Синең билгеләрең белән канун буенча мин бөтенләй аттестат бирергә тиеш түгел”, – дип тә өстәргә онытмый.

Шунысы мөһим: мондый “иганәчелек ярдәме” таләп итү беренче генә очрак түгел икән. Гомумән, ул бар уку йортларына да кагыла. Соңгы елларда белем алучы һәр укучы, аның әти-әнисе бу күренешкә мисал китерми калмас.

Хөрмәтле укытучыларыбыз арасына да бу замана чире үтеп керү бик аяныч. Шулай да алар үзләренең мактаулы һәм үрнәк ияләре икәнен онытмасын иде.

Рәсим ХАҖИЕВ

Комментарии