Балык Бистәсендә һәйкәл куйганда татар телен санга сукмадылар

Балык Бистәсендә һәйкәл куйганда татар телен санга сукмадылар

Балык Бистәсендә Чулман яры буена һәйкәл куючылар татар телен санга сукмады. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман җитәкчелегендә парклар һәм скверлар төзекләндерелгәндә республикада ике дәүләт теле булу исәпкә алынмый.

Мәскәүдән күченеп килгән Фишман социаль челтәрләрдә фотоларны еш кына #МинЯратамСинеТатарстан хэштегы белән чыгара. Татарстанны яратуын ярата, әмма Тукай телен генә өнәми, республикага мәхәббәт белдерүе күз буяу өчен генә, дигән фикер туа аның турында. Моның өчен яшь түрәнең эшчәнлегенә күз салу да җитә.

Наталия Фишман һәм Балык Бистәсе районы җитәкчелеге тырышлыгында күптән түгел Чулман яры буена район гербындагы чөгә (стерлядь) балыгы сурәтләнгән һәйкәл куелды. Республикада Конституция нигезендә ике дәүләт теле булуга карамастан, монументка «Рыбная Слобода» дип урысча гына язылган.

Тарихчы Нурулла Гариф бу хәлне Татарстан кануннарын санга сукмау, дип бәяләде.

«Татарстан Президентының парклар, скверларны тәртипкә салуда ярдәмчесе булган Наталия Фишман Балык Бистәсендә аның туграсын (гербын), әлеге җирлектә яшәгән күпчелек татар халкының теләк-омтылышларын бозып, Чулман буена бер телле генә һәйкәл эшләткән. Аны кем тәрбияләгән дә һәм кемнәр аларны халык һәм аның яшәешен тәэмин итәргә тиешле кануннар белән санлашырга өйрәтмәгән икән? Фишман бу һәйкәлгә үз акчасына татар телендә туградагыча «Балык Бистәсе» дип язып куйсын!», – ди Нурулла Гариф.

Районның башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин «Азатлык»ка Чулман яр буен төзекләндерү өчен тулысынча Татарстан Хөкүмәте акчасы тотылганны әйтте. Проектны да Фишман командасы эшләгән, алар Балык Бистәсенә берничә тапкыр килеп киткән. Эскизларны да алар әзерләгән. 5нче майда команданың бу районда булулары турында park.tatar сәхифәсенә дә язып куйганнар. Әлеге порталда республикада төзекләндерелгән һәм төзекләндереләчәк парклар, скверлар һәм яр буйлары турында мәгълүмат биреп баралар.

«Азатлык» Балык Бистәсендәге һәйкәлдә Татарстан Конституциясе бозылу, татар теленең санга сугылмавы турында Фишманга шалтыраткач, ул: «Бөтен сораулар да район җитәкчелегенә», – дип җавап бирде һәм бу мәсьәләдә алга таба сөйләшеп торырга теләмәде.

«Сез паркларда, скверларда һәйкәлләр куелганда, элмә такталар эшләнгәндә, андагы кафеларның һәм башка оешмаларның исемнәре барысы да ике телдә язылырга тиеш, дип исәплисезме? Балык Бистәсендә куелган һәйкәлдәге хатаны төзәтү кирәк, дип саныйсызмы? Бу эшне башкаруны контрольгә алырсызмы?» – «Азатлык» әлеге сорауларны Фишманның «Фейсбук»тагы һәм «ВКонтакте» сәхифәләрендәге битенә, электрон адресына һәм Президентның матбугат хезмәте аша да рәсми хат итеп җибәрде. Әлегә җавап булмады.

Башкарма комитет җитәкчесе Рашат Хәбибуллин «Азатлык»ка Балык Бистәсе районы түрәләренең әлеге һәйкәл эскизы белән танышканнарын, әмма икетеллелекнең санга сугылмавына игътибар итмәүләрен белдерде.

«Ул һәйкәл Чулман яр буе төзекләндерелгәндә Президентның сулыкларны саклау программасы нигезендә куелды. Эскизлары Фишман командасы белән бергә килештерелде. Анда «Балык Бистәсе» дигән татарча язуны сыйдырып булмады. Яр буен төзекләндерүне киләсе елга дәвам итәбез. Бу тәнкыйтьне исәпкә алып, киләсе елга кайда да булса «Балык Бистәсе» дигән язуны да куярга тырышырбыз. Яр буена сәхнә ясата башлыйбыз. Аның өстенә «Балык Бистәсе» дип тә язарга һичшиксез тәкъдим итәчәкбез», – ди Хәбибуллин.

Аның сүзләренчә, куелган һәйкәлне инде берничек тә үзгәртеп булмаячак. Шулай итеп, әлеге һәйкәл татар телен санга сукмауның мисалы булып утырып торачак.

Бу хәл Татарстанда куелган һәйкәлләр арасында беренче очрак кына түгел. Республикада Фишман командасы белән төзекләндерелгән һәм төзекләндереләчәк проектларда татар теленең дөньяда барлыгы бөтенләй исәпкә алынмый. Барлык язулар һәм элмә такталар да урысча гына бирелә.

2015нче елның июнь аенда Зәйдә Таҗетдин Ялчыголга һәйкәл ачылды. Татарстан Президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров Ялчыгол нәселеннән булганга бу һәйкәлне булдыруны контрольгә алды. Әлеге һәйкәлдә дә Ялчыгол белән бәйле урыннарның атамалары урысча гына язылды. «Азатлык»Татарстанда ике дәүләт теле булуны искәртеп, Сәфәровка бу хатаны төзәтү мөмкинлеге бармы, дигән сорау белән хат юллаган иде, әмма ул сорау җавапсыз калды.

Наил АЛАН

Изге Болгарда вәхшилек

Хәтер көне якынлашканда билгесез кешеләр Болгардагы Успен чиркәве нигезендәге гарәп язулы кабер ташларын цемент измәсе белән буяп киткән.

Бу хәл турында «Азатлык»ка Болгар җирләренә туристларны сәяхәткә йөртүче экскурсия җитәкчесе Айрат Хатмулла хәбәр итте.

«8нче октябрь Болгарга туристларны сәяхәткә алып баргач, Успен чиркәве астында моңа кадәр аермачык күренеп торган гарәпчә язулы кабер ташларының каты цемент измәсе белән буялганын күреп шаккаттым. Мондагы һәр объект ЮНЕСКО саклавында булганга күрә, тарихи һәйкәлләргә беркем дә кулын тидерергә тиеш түгел бит югыйсә! Моңа кадәр Яңа татар зиратында кемдер кабер ташларын җимерде? («Татар зиратыннан мемориал ясарга вакыт», «Безнең гәҗит», №37, 14нче сентябрь, 2016). Минемчә, шушы җимерүчеләр хәзер Болгарга да килеп җиткән. Хәтер көне якынлаша һәм бу көн якынлашкан саен мондый зыяннар күбрәк күренә бара. Хәзер инде ЮНЕСКО саклавында булган тарихи һәйкәлләргә кул күтәрә башладылар. Мин бу тәртип бозу турында, кызганыч, көнендә беркемгә дә җиткерә алмадым, чөнки атна ахырында Болгарда тиешле хезмәткәрләрне табып булмый. Әлеге гамәлне мөселманнарны мәсхәрәләү, дип саныйм һәм 1552нче ел кабатланмас микән, дип борчылам. Чиркәү астындагы гарәп язулы кабер ташларының цемент измәсе белән буялып мәсхәрәләнүе миндә генә түгел, туристларда да тискәре тәэсир тудыра», – дип сөйләде Айрат Хатмулла.

Белешмә: Успен чиркәве 1732-1734нче елларда Казан сәүдәгәре Михляев акчасына төзелә. Гыйбадәтханә төзелешендә нигез итеп Болгар шәһәрлеге биналарыннан калган ташлар файдаланыла, аскы кат төзелешендә болгар чорындагы гарәп һәм әрмән язулы кабер ташлары кулланыла. Успен чиркәве шәһәрлекнең үзәк өлешенең төньягында, Җәмигъ мәчет янында тора. Бу чиркәүдән ерак түгел Төньяк һәм Көнчыгыш төрбәләр, Хан сарае урнашкан.

Райнур ШАКИР

«Җиде депутатта булдым, файдасы юк. Хурлык!»

Биектау районы Тимофеевка авылыннан Фирая Хәкимова әле дә су проблемасы белән Татарстан җитәкчелеге утырган биналарны дер селкетеп йөри. Сайлау көнне ул Казанга барып тавыш күтәргән иде. «Азатлык» 73 яшьлек Фирая апа янында булып кайтты.

18нче сентябрьдә Фирая апа Казанга килеп, сайлау турында хәбәрләр тупланучы «Пирамида» залында урнашкан Бердәм мәгълүмат үзәгенә Тимофеевка авылындагы су проблемасы турында әйтү өчен керергә теләде. Аны сакчылар туктатты. Фирая ханым башка журналистларга әйтә алмаган сүзләрен «Азатлык»ка сөйләгән иде. Инде без аның белән якыннан танышыр өчен Биектау районына, ул яшәгән авылга юл тоттык.

Тимофеевка җирлегенә кергән өч авылда 1960нчы еллардан бирле су юк икән. Безгә моны Фирая ханымның йортын эзләгәндә Александр әфәнде дә раслады. Авыл халкы суны күрше авыл чишмәләреннән ташый, кибетләрдән сатып ала. Үзләренең чишмәсе корыган, коеларындагы (скважина) су эчәргә яраксыз. Фирая ханым бу мәсьәлә белән инде җиде депутатта булган, һәркайсының җавабы шул: «Бер айдан хәл итәбез». Бер ай артыннан ел үтә, ә суны халык һаман машиналап ташый бирә.

Фирая Хәкимова – авыл активисты. «Су мәсьәләсен син генә чишә аласың», – дип авыл халкы бу эшне аңа тапшырган. Яше 73тә булуга карамастан, депутатлар янына Казанга үзе барып йөри, Русия Президентына хатлар яза ул. Әле хуҗалыгын да карарга өлгерә: 18 тавык, сыер, тана, бозау, бер үзенә – зур йорт, чөгендер, бәрәңге, җиләк-җимеш бакчасы бар.

Фирая апа, син яшьтән үк шундый актив идеңме?

– Яшь вакыттан ук усал мин. Биш малай арасында бердәнбер кадерле кыз булып үстем. 25 яшемдә кияүгә чыгып, бер малай алып кайттым. Дүрт елдан кире кайттым, ирем эчәргә яратты. Техникумда техник-технолог һөнәре алып, спиртзаводларда 34 ел эшләдем. Спиртзаводларда эшләсәм дә, эчкәнем булмады. Чәй эчтем мин, спирт белән аяк кына юдым: яхшырак йөгерсеннәр өчен. Сәламәтлегем яхшы, хастаханәләргә йөрмим, бер дару да эчкән юк. Барырга теләгән җиремә барам, ашыйсы килгән ризыкны ашыйм. Менә су гына юк.

Ул су белән сайлау көнне Казанны шаулаткан идең, яңалыклар бармы?

– Хәзер дә әйтәм әле. Тыңласыннар! Путинга да ике телеграмма суктым инде, аннан районга җавап кайта да, шуның белән шул. Өч авылга су кертергә дип акча бүленгән иде. Аны оныттылар, хәзер халыктан өстәмә акча җыялар. Җиде депутатта булдым, ник эш кузгалсын?! Нәрсә өчен сайлыйбыздыр аларны…

Сез гаиләгез белән туры сүзлеме, башкалар эндәшмәгәндә ничек әле сез проблема турында кычкырып сөйләргә булдыгыз?

– Минем Нигъмәтҗан бабам Сталинга барган булган. 1930нчы елларда сөргенгә сөрү заманнары. Шулай, бабай өйдә булмаган чакта, әни белән әбине чишендереп тикшерәләр икән. Бабай кайтып кергән дә: «Сез нишлисез? Бернәрсәгә дә тимисез. Мин Сталинга барам!» – дип бер атна Мәскәүдә йөреп кайта. Сталиннан безне туган җиребездән кумас өчен махсус белешмә ала.

Авылда депутат итеп тә сайлаган булганнар бит үзеңне, ник югарырак китмәдең?

– Нәрсәгә кирәк? Мин хәзер дә халык өчен йөрим. Түрә-җитәкчеләрнең халыкка дигән акчаны урлаганнарын җенем сөйми. Кергән акчаны урлау йөрәгемә ярамый. Кергәнме акча, тимә син аңа, эш өчен тот! Хәзер әнә халыктан җыеп йөриләр. Бер тиен бирмим, дидем.

Ничек уйлыйсыз: ни өчен татар хатыннары проблемаларны кычкырып әйтергә, артыннан йөрергә курка?

– Әйтмиләр шул, бөтен кеше эндәшми. Мин андый түгел шул инде. Белмим инде… Минем холкым бабайдан.

Бу проблема белән Мәскәүгә дә барыр идеңме?

– Суны карамасалар, Путинга да барам. Ике көн Казан Кирмәне буйлап йөгереп йөргәч тә, Миңнехановка кертмәделәр бит. Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәровка да керергә ярамый. Мин Путинга да ике телеграмма җибәрдем инде.

Ә хәзер суны каян аласыз соң?

– Оныгым ташый. Эчә торган түгел инде ул, бочкаларда яшелләнеп ята. Ул каты, бактерияле, аны сыер да эчми, аның белән кер дә юып булмый! Яңгыр суы җыям, эчәргә дигән суны машина белән улым алып кайта. Усадтагы суны безгә бер кушканнар иде, аннан заводка җитми дип өзделәр, хәзер халыкка ул су да килми.

Монда коттеджлар салганнар. Алар да шул суны куллана микән?

– Ул коттеджларны апрельдә төзи башладылар, инде тәмамлыйлар. Суны алып кайта торганнардыр. Депутат, бай-җитәкче өйләре инде ул, гади халык кайда төзесен инде коттедж?

Проблемаңны барып әйтер урын юк. Элек обком, профсоюз бар эшне дә эшли иде. Хәзер түрәләргә кереп булмый, бөтен җирдә полиция. Президент аппаратында халыкны кабул итү бүлеге берни түгел ул! Анда мәсьәләләрне чишмиләр. Президент белән күрешсәм, әйтер идем мин аңа барысын да! Әле бит мин аның 50 яшьлек юбилеена бардым: оекбашлар бәйләдем, шигырь яздым.

Сакланмагандыр инде ул шигырь?

– Юк инде.

Татар теле бетә диләр, сез халык арасында еш йөрүче кеше буларак ни диярсез?

– Татарча сөйләшәләр. Менә минем оныгым татарча гына сөйләшә. Мин үзем урыс мәктәбендә укыдым. Безне анда «чаплашкалар» дип үрти иделәр. Шулай да бик яхшы укыдым мин. Хәтерем әле дә яхшы. Телефон номерларын бер генә укып чыгам да истә калдырам.

Дингә мөнәсәбәтегез ничек?

– Намазым юк, Аллаһы тәгалә белән эчтән сөйләшеп йөрим. Атнакич көнне әбиләргә сәдака бирәм. Хәзерге муллалар әби миңа өйрәткән догаларны да белми. Алар бит барысы да элекке коммунист.

Үзегез сәясәтче булсагыз, нишләр идегез?

– Эшләр идем! Халык сораганны үтәргә кирәк. Ни өчен сайлыйбыз соң без депутатларны? Җиде депутатта булдым, файдасы гына юк. Хурлык!

Байбулат ДӘҮЛӘТ

Русиянең 2016 елгы бюджет дефициты 674 млрд сумга арта

Русия хөкүмәте Дәүләт Думасына 2016нчы ел өчен үзгәрешләр кертелгән федераль бюджет проектын кертте. Аның бюджет дефициты 674,2 млрд сумга арта һәм 3,034 трлн сум тәшкил итәчәк. Дефицит тулай җитештерү күләменең 3,7 процентына җитә дигән сүз.

Бюджет керемнәре 369,9 млрд сумга кими, ә чыгымнары 304,3 млрд сумга арта.

Дефицитны каплау тышкы һәм эчке чыганаклар исәбенә булырга тиеш. Эчке финанс чыганакларын 3,04 трлн сумга җиткерү планлаштырыла. Ә резерв фондын саклабрак тотмакчылар, аны куллануны арттырмаячаклар.

Төп чыгымнарны Пенсия фондына дотацияләр, Ил-114 һәм Ил-9 очкычларын камилләштерү, хосусыйлаштыру инвестициясе киңәшчеләренә түләү тәшкил итәчәк.

«Алар тәре куйса, безгә мәчет салырга кирәк»

Казанда православ укытучыларның I корылтае узды. Феофан анда катнашып, православ мәдәнияте нигезләрен укыту зарурлыгын тагын бер кат кабатлады.

Татарстан Митрополиясенең Казанда үткән православ укытучыларының I җыены кысаларындагы чаралар турында «Азатлык» элегрәк язган иде. Әлеге форумда кабат Татарстанда «Православ мәдәнияте нигезләрен» укыту мәсьәләсе күтәрелде. Татарстан митрополиты Феофан чарадан файдаланып, форумга килгән республика мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәренә мөрәҗәгать итеп, диннәрне укыту кешеләрне милләтара бүленешкә китерәчәк дип куркытмаска чакырды.

«Балалар үзләренең тамырларын белсен өчен, без мәктәпләрдә теге яки бу динне өйрәнү хокукын бирә торган канунны үтибез икән, кешеләрне милләтара бүленешләр белән куркытырга ярамый», – диде ул.

Феофан динне укыту безне талаштырмый һәм тәртипсезлек кертми, дип саный. Митрополит республикага билгеләнер алдыннан ук Татарстанда дини өлкәдә белем бирү проблемалары барлыгы турында ишетүен әйтте.

«Бер ел узу дәверендә мин проблема бары тик безнең активлык һәм пассивлыкка гына бәйле дигән нәтиҗәгә киләм», – диде Феофан.

Чыннан да, Татарстан митрополитының эшкә керешүенә әле күп вакыт узмаса да, башкарган эшләре инде шактый. Аеруча ул балалар, яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирә. Мисал өчен, Казанның Авиатөзелеш районында яңа чиркәү төзелә башлаган. Аның концепциясенә күрә, анда чиркәү бинасыннан тыш, төзекләндерелгән сквер һәм зур балалар мәйданчыгы да булачак. Димәк, чиркәүгә балаларны тарту бик хәйләкәр юл белән алып барыла.

Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиулла сүзләренчә, Русиядә православ дине дәүләт дине дәрәҗәсендә булганын бөтенесе дә белә, ә мөселман дине – ул инде куылган дин.

«Бүген мөселманнар түзеп кенә торалар. Әмма шул шартларда да безгә эшли белергә кирәк. Мисал өчен, Киров өлкәсендә бер мәсьәлә килеп туды, татар белән урыс кушылган авылга тәре куйдылар. Алар бит хәзер тәре куеп йөри. Нократ Аланында бу мәсьәләдә утырып сөйләштек тә, ярышырга булдык. Алар барыбер үз эшен эшләргә, үз дәгъватларын алып барырга тиеш. Шуңа аларга каршы чыгудан мәгънә юк. Без бары шул авылда мәчет салу өчен урын алдык. Алар тәре куйды, без мәчет төзиячәкбез. Ярышып кына алга бара алабыз. Каршылык күрсәтеп, талашып йөрибез икән, безгә барыбер файдасы булмаячак. Бүген бөтен әйбер алар кулында», – ди Киров мөфти.

Шул ук вакытта ул үз төбәге белән чагыштырганда Татарстанга бу өлкәдә эшне алып бару авыррак, дип саный.

«Мәскәү кнәзлеге (бүген Русия дигән дәүләт юк, Мәскәү кнәзлеге генә бар, чөнки алар бөтен Русия халкын талап яши – З.Г.) Татарстанны микроскоп аша күзәтеп тора. Мине куып чыгару да шул микроскоптан үтә алмаганга булды. Татарстан даими күзәтү астында, ә Киров урамнары киң», – ди Зөфәр Галиулла.

Аның фикеренчә, христианнар никадәр генә тырышсалар да, алга китә алмаячак.

«Христианнарның бер ялгышлыгы бар: алар җирне чукындырып тәреләр куеп йөри, ә халык белән эшләми. Шуңа христиан динендә фасон күп, мәгънә юк. Шул кадәр чиркәү салдык дип хисап кына бирәләр.

Феофан да дини эшне эшләми, ул административ эш эшләп йөри. Дини эш ул бит кешеләр белән эшләү була.

Болгарда митрополитның үзенә дә әйттем: «Сез ник тәреләр куеп җирне чукындырып йөрисез, телисез икән кешеләрне, мине чукындырыгыз, җирне чукындырырга кирәкми», – дидем. Тәре кую бит «бу минем җирем» дигәнне күрсәтә.

Без татар халкына чукынган дисәң, тәре дисәң чәчләр үрә тора. Без ул кылыч аркылы үткән халык. Шуңа безнең өчен бу бик авыр әйбер.

Әгәр дошманыңны җиңә алмыйсың икән, күкрәгеңә кыс та йөрәген тыңлап тор, диләр. Чечня бүгенге көндә шуны эшли. Русияне китереп кысты да, сава да сава. Безгә дә өйрәнергә, христианнар белән ярышып эшләргә кирәк», – диде Зөфәр Галиулла.

Феофан халык белән эшләми дию бераз бәхәсле мәсьәлә. Митрополит Казанда узган православ яшьләре форумында яшьләрне җәмгыятьтә диалог урнаштырып кына түгел, актив катнашып, башкаларга үрнәк, әйдәп баручы көч булырга чакырды. Шулай ук ул беренче тапкыр Тихвин чиркәвенә барып керәшенчә келәү укыды. Казан Изге ана иконасы чиркәве төзелешенә нигез ташы салуга Урыс православ чиркәве патриархы Кириллны китертә алуы да – шундый мисалларның берсе генә.

Ландыш ХАРРАСОВА, Римма ӘБДРӘШИТОВА

Комментарии