35 МЕҢГӘ РИЗА БУЛЫРЛАРМЫ?

35 МЕҢГӘ РИЗА БУЛЫРЛАРМЫ?

«Гадел Русия» фиркасе Дума депутатлары һәм сенаторларның хезмәт хакын илдәге уртача күрсәткеч – 35 мең сумга кадәр киметергә тәкъдим итә. Бу хактагы закон проекты яңа сайланган парламентка кертелде инде. Моннан тыш, «халык ышанычлылары» өчен аерым ташламаларны, пенсиягә чыкканда, ял иткәндә һәм дәваланганда тиешле өстенлекләрне бетерү дә каралган.

«Казанский репортёр»

ПЕТЕРБУРГ СУГЫШКА ӘЗЕРЛӘНӘ

«Төньяк башкала» губернаторы Георгий Полтавченко азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итә торган нормативларны раслады. Алар нигезендә, сугыш була калса, шәһәрдә ким дигәндә 20 көнлек икмәк запасы сакланырга тиеш. Һәр кешегә тәүлегенә 300 грамм ипи тәгаенләнә. Бөек Ватан сугышы елларында исә икмәк карточкалары буенча 300-800 грамм бирелгән.

«Фонтанка»

ХӘМЕРСЕЗ СЫРАГА АКЦИЗ

Изображение удалено.Алкогольсез сыра акцизлы товарлар исәбенә кертелергә мөмкин. Бу адым казнага өстәмә керем китерер, дип күздә тотыла. Гади сыра белән тәңгәлләшкән очракта, бер литр эчемлектән 21 сум акциз алыначак. Нәтиҗәдә, хәмерсез эчемлек 20 процентка кыйммәтләнәчәк. Сүз уңаеннан, бер генә илдә дә мондый сырага акциз түләтмиләр.

«Коммерсантъ»

ТУГАННАРЫ БЕЛӘН БЕРГӘ ЭШЛӘСЕННӘР!

Русиянең Хезмәт министрлыгы яңа инициатива белән чыкты: «хезмәт династияләрен саклау» максатыннан түрәләргә якын туганнарын эшкә алырга рөхсәт итмәкче булалар. Дөрес, сүз әлегә фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм социаль яклау тармаклары турында гына бара.

«Труд»

«СВЕТОФОР» АШАМЛЫКЛАР

Изображение удалено.Тиздән кибетләрдә сатыла торган азык-төлектә яңа тамгалар очратуыбыз ихтимал. Зарарлы матдәләрнең микъдарына карап, ашамлыкларны яшел (файдалы продукция), сары («канәгатьләнерлек» дип бәяләнә торган товарлар) яки кызыл (составында тозы, шикәре күп булган яисә суррогатлардан торган азык-төлек) төс белән билгеләргә тәкъдим ителә.

ТАСС

Комментарии