- 11.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №40 (9 октябрь)
- Рубрика: Архив
Күп гаиләләрдә «килен кеше – ким кеше» булуын күрәсең дә, хатын-кызның шул дәрәҗәдә каһәрләнеп яшәвенә хурланасың. Менә, мәсәлән, шушы көннәрдә Саба районы Шәмәрдән бистәсе шау итә. Бер гаиләнең йорт бүлешүенә тирә-яктагыларның берсе дә битараф түгел кебек. Редакциягә дә бу гаилә әгъзалары түгел, ә бөтенләй чит-ят кешеләр мөрәҗәгать итеп ярдәм сорады.
Күзалдына китерегез: матур көннәрнең берендә, төпчек малай йортына килен төшә. Ул каенанасы һәм каенананың беренче иреннән ияреп килгән инвалид кызы белән бергә гомер кичерә. Аларны тәрбияли. Ир белән хатын бергә ике бала үстерәләр. Каенана үлеп китә. Аннан соң берничә елдан ир дә вафат була. Хәзер инде ирнең туганнары йорт бүлә башлаган. Алар фикеренчә, киленнең монда өлеше юк һәм йорт бары тик аларныкы гына! Килен – ул килгән кеше! Хәзер ул каян килгән булса, шунда китәргә тиеш…
ИНВАЛИД КИРӘКМИ – ЙОРТ КИРӘК!
Римма апа яшәгән йортка аяк басуым мең газаплар аша булды. Газетадан килүемне белгәч, ул күз яшьләре белән елап та җибәрде:
– Һай, сеңелем, үтерәләр икән мине болай булгач! Зинһар язмагыз, куркам мин алардан. Мине кем яклар? Мин бит бүген берүзем калган кеше! Күршеләргә рәхмәт, алар ярдәм итеп тора, булышасылары килә, билгеле, шулай да куркам мин ул туганнардан…
Ничек итсәм иттем, Римма апа Фәсхетдинованың йортына уздым. Гаилә тарихы белән танышып, альбомнарны карап утырдым.
1979нчы елның 29нчы декабрендә, Яңа ел алдыннан шушы йортка килен булып төшкән ул. Сәүбән абый белән бергә иңне-иңгә куеп, 34 ел яшәгәннәр. Әле аның вафатына да ярты ел чамасы гына узып, йөрәк яралары да төзәлергә өлгермәгән, инде менә судлар башланган.
– Мин килгәндә, монда финча эшләнгән йорт кына иде. Икәү бергә шушы йортны өр-яңадан эшләдек дисәң дә була. Аны кирпеч белән төрдек, газлар кергәндә котельная ясадык, мунча салдык… Йортны аны салып кына эш бетми, карап та торырга кирәк. Эшсез утырмадым. Мех фабрикасында эшләдем гомер буе. Сәүбән дә эшсез тормады. Шушында ике бала үстердек… – ди ул.
Римма апа сөйләгәндә, бер бүлмәдә кемдер иңрәп кычкырган тавышка аптырап киттем. «Берүзем», – дигән идегез, ләбаса… Римма апа кул изәгәч, мин дә аның артыннан иярдем.
– Бу әнкәйнең (каенанасы турында сүз бара) беренче иреннән ияреп килгән кызы. Хәзер аңа да 73 яшь инде. Кияүгә килгәннең беренче көненнән бирле, шушы инвалид туганнарын карыйм. Әнкәй үлгәч тә, Сәүбән вафатыннан соң да, инвалид туганнарын үзләренә алырга дип сорап килүче булмады. Әле ирем аны тәрбияләүне туганнар арасында чиратка салмакчы иде, талашып-кычкырышып беттеләр, ризалашмадылар. Сәүбәннән соң, опекунлыкны рәсмиләштермәсләрме дип ике ай көттем, юк, беркемгә кирәкмәде. Миңа калды. Юкса, ул бит минем туганым да, артымнан килгән балам да түгел. Көненә өч кат ашатырга, чиләккә утыртырга, аны түгәргә кирәк. Җитешмәсәң, эш арта дигән сүз. Вакытында даруларын бирергә өлгермәсәң, 5 кенә минутка соңга калсаң да, өянәкләре башлана. Гомер буе өй ташлап чыгып китеп булмады. Кемнедер савасы сыеры бәйдә көтеп торса, мин хәтта ераккарак урнашкан кибеткә дә чыгып китә алмый яшәдем, чөнки мине инвалид көтеп тора иде. Ә өй дигәндә… анысы аларга кирәк!
– Римма апа, ә туганнары кунакка кайтып йөрдеме соң?
– Кайтмый ни! Кайталар иде. Гомер буе шуларны кунак иттем, күчтәнәчен төяп җибәрә идем. Гөмбәсенә кадәр җыеп җибәрә идем бит, башкасын әйтмим, – дип күз яшьләрен сөртә Римма апа. – Мөхәммәтдиненең юбилеен да безнең йортта үткәрдек. Төп йорт булганга инде, аңлыйсыңдыр. Сәүбән үлгәч тә кайтып йөрерләр иде, нишләп шулай тавышланышырга кирәк иде соң? Беребез дә мәңгелек түгел бит! – Сүз арасында бүленеп, Мөхәммәтдин абыйның юбилеенда төшерелгән фотоларны да карадык.
– Йорт кемнәр исемендә булды соң, Римма апа?
– Башта ул әти исемендә иде. Аннары, әни үлгәннән соң әле, йорт Сәүбән исеменә күчте. Шул чакта йортка дәгъва итмәделәр бит, хәзер бүлешәләр. Ни өчен алар шул чакта ук үз өлешләрен алмаган алайса? Мин хәзер япа-ялгызым кая барырга тиеш?
– Алар йортның өлешенә генә түгел, тулаем сорыймыни?
– Миңа «весь» кирәк дип, Роза кулларын түгәрәкләндереп күрсәтте судка баргач. Әле бит судка барганчы, аларга нәрсә кирәген дә белми идем. Сәүбәннең 40ы көнне үк бер танышыбыз шалтыратып, ул туганнарының район үзәгендә йорт буенча документлар белешеп йөрүен хәбәр иткән иде. Үземнең алай документлар артыннан йөрергә вакытым да булмады. 40ы узгачрак, кызым йөрде бу эшләр артыннан.
– Ничә туган сорый инде бу йортны?
– Сәүбәннең үзеннән олы 3 туганы сорый. Мохтаҗ кешеләр дә түгел үзләре. Ике туганы судка да Түбән Камадан ары кайтып йөри. Кыйммәтле машинада кайталар. Шәмәрдәндә яшәүче туганы да 4 бүлмәле фатирда тора.
– Йортны салганда, монда төзү эшләре барганда Сәүбән абыйның туганнары булыштымы?
– Юк, булышмады. Хатын-кыз төзү эшендә булыша да алмый, ә менә абыйсы катышмады, чөнки Түбән Камадан ары кайтып йорт салсынмыни?!
КҮРШЕЛӘР ШАККАТКАН
Римма ападан чыккач, аның күршеләре белән дә күрештем.
– Римманы монда килен булып төшкәннән бирле беләм, – дип сөйли бер күршеләре. – Туганнарын да бик яхшы беләм, чөнки алар белән уйнап үстем. Аларның бу йорттан чыгып киткәннән соң кайтып булышканнарын күргәнем булмады. 34 ел яшәп, ике бала үстергән, Сәүбән белән бергә салган йортларыннан куып чыгарырга теләүләрен ишеткәннән бирле йөрәгем өзгәләнә. Мин үзем әле бу судка төшеп йөрмим, шулай да, әгәр чакыртсалар, барачакмын. Мин бер дә риза түгел ул туганнарның бу кыланмышыннан!
Икенче күршеләре дә бу хәлгә шаккаткан.
– Сәүбән үлмәсә, мин бу туганнарны беләсе дә түгел идем. Нинди кайтып булышу?! Кайтсалар да озак тормадылар, алар белән аралашмадым да, – ди ул.
Тагын бер хатын белән Римма апаның инвалид туганнарын каравы турында сөйләштек.
– Римманың кызлары да рәхәт күрмәде инде ул йортта. Шул инвалид карчыкны тәрбияләделәр. Ике кыз бала шуның белән бер бүлмәдә йоклап, гел аны карап торды. Башка туганнары кайтып карамады бит!
ИНВАЛИД ТӨП ЙОРТТА ТОРЫРГА ТИЕШ?
Йорт даулап йөрүче туганнарның берсе – Илсөяр Хәсәнова Шәмәрдәннең үзендә яшәгәч, аның белән очрашу кулай булыр дип, аңа юл тоттым. Башкаларның да телефон номерларын табып, яклаучылары белән элемтәгә чыгып булмасмы дигән идем дә, ниятләрем аларның фатир ишеге төбендә үк чәлпәрәмә килде.
– Бөтен кеше йорт бүлә, без генә түгел! Үзе кеше булса, без алай итмәс идек, – дип башланган сүз, Римма апаны да, аның тирә-як күршеләрен дә хурлау, аларның гаепләрен санау белән тәмамланды.
– Ул бит Римма салган йорт түгел. Ул әзергә-бәзер килде. Аннан соң газлар керде дә, йортка кушып котельная, мунча кордылар. Мунчасы аның болай да бар иде инде. Безгә мөнәсәбәте әшәке булды аның. Әнигә әшәке булды. Әгәр үзе әйбәт булса, без болай итеп йөрмәс идек. Аның күрсәткәннәре… 10 томлык китаплар язсаң да бетә торган түгел, әкәмәт ул!
– Инвалид туганыгызны да ул карый икән…
– Карасын! Төп йорты бит ул аның! Римма кияүгә чыкканчы ук аның барын белеп килде. Ул әни үлгәнче дә бар иде! Ул инвалидның долясы да шунда, аның пенсиясе дә бар, без бит аның пенсиясен алмыйбыз.
– Пенсиясе белән бергә алып китеп карасагыз булмыймы соң?
– Лучше менә ул чыгып китсен дә, без барып карыйбыз. Ул бит аның өе түгел. Бу бит безнең әнидән калган өй. Ул бит без эндәшмәгәнгә күрә безнең доляда яшәде.
– Йортны карап та тотарга кирәк бит әле…
– Нәрсәсен караган ул аның? Бөтенесен туганнар карады аның. Энеләребез кирпеч белән төрде аны, ул төрмәде. Ә күршеләр чукынып йөрмәсен, алар кешенең өендә ниләр булуы турында б.. та белми! Ул үзе урамда елап йөргәч тә, без бит урамда сөйләп йөрмәдек.
– Сез ул йортны ничә кеше бүлешәсез соң? Өч кешеме, дүртме?
– …
– Сез йортны бөтенләе белән аннан алырга телисезме?
– Суд булмады бит әле, суд ничек хәл итә инде. Безгә аның долясы кирәкми. Калсын әнә котельные үзенә. Безгә әни долясы кирәк.
– Әниегез үлгәннән соң йорт Сәүбән абый исемендә булган бит инде.
– Сәүбән исеменә ясаттылар аны. Аның исемендә түгел иде ул.
– Кайчан ясаттылар?
– Риммадан сорарга кирәк.
– Яклаучыгызның телефон номерын бирегез әле. Роза апа, Мөхәммәтдин абыйның телефон номерлары булмас микән сездә? Алар белән дә сөйләшеп алыр идем.
– Бернәрсә дә бирмим мин! Римманың сүзенә ышанып йөрмәгез! Аның ярты сүзе – ялган! Күршеләре дә судта ялган сөйләячәкләр. Бу газетта да гел ялган булачак инде. Әгәр теләсә-нәрсә ялган яздырсалар, өстегездән жалоба язабыз.
– Ә сез үзегез нинди шаһит алып барачаксыз?
– Безгә шаһит кирәк түгел. Ул безнең төп йорт, без шунда үстек.
– Илсөяр апа, бу сезнең фатирмы? – дидем мин, зур, 3-4 бүлмәле фатирга күз йөгертеп. – Шундый матур, киң фатирда яшәп, шул кечкенә йортны өчәүләшеп даулавыгыз аңлашылмый.
– Судтан соң 6 ай булсын әле, ул Флюра апаны куып чыгарачак. Әле ул хәзергә генә түзә. Йорт аңа калса да куып чыгарачак, калмаса да куып чыгарачак. Белмисез әле сез аның кем икәнен. Сәүбән үлгән көнне ул бит хәтта туганнарына шалтыратмады да. Ул үлгән көнне үк: «Берсен дә кертмим моннан соң, өй миңа калды», – дип кычкырып йөргән. Без энебезнең үлемен кешедән ишетеп йөгереп бардык.
– 3есе, 7есе, 40ына бардыгызмы?
– Бардык. Апаларны 40ына чакырганда да, иртәгә 40ы дигән көнне генә шалтыратып, кайтмасыннар болар, дигән кебек итеп чакырган. Сәүбән үлгән көннән үк ул документлар артыннан йөри башлаган инде.
– Ә Римма апа шул йорттан чыгып китсә кайда яшәргә тиеш була сезнеңчә?
– Теләсә-кайда яшәсен, төп йортлары бар бит.
Судта чыгыш ясаячак күршеләрнең исемнәрен дә белә икән Илсөяр апа. Һәрберсенең гаебе мәгълүм булды, алар һәркайсы гаугалы, ялганчы кешеләр булып чыкты.
– Мин нотариуска төшкәч, бераз кыенсынып сорадым: «Безнең кебек өй бүлешеп йөрүче бармы соң монда?» – дип. Нишләп булмасын, менә монда килгән бөтен кеше өй бүлә, – ди. Без генә түгел бит! Без әнидән калган доляны гына сорыйбыз, – диде Илсөяр апа.
– Әниегез үлгәч йортка дәгъва белдереп йөрдегезме?
– Әни үлгәч, Түбән Камадагы Роза апа йөрде. Нотариуска гариза да кертте. Артыннан йөреп бетермәде. Шуннан соң алар безнең имзаларсыз да теркәп куйганнар өйне үзләренә.
***
Миндә юридик белем булмаса да, бу хәлдә бер әйбер ачык аңлашыла: әгәр сез әти-әниегез үлгәннән соң йорт даулап йөрмәгәнсез икән, ул йортка кем дәгъва белдерсә, шуның исеменә күчә. Сәүбән абый исеменә күчкән икән, кайда монда әни өлеше? Русиядә аз гына закон булса, бу судлар Римма апа файдасына хәл ителәчәгенә ышанам. Бу туганнарда аз гына намус һәм оят булса, алар ничә еллар дәвамында тәрбияләнгән инвалид туганнары хакына булса да, шулай тавыш чыгарып йөрмәскә тиешләр иде. Әйе, килен кеше – ким кеше! Ләкин шул йортта гомер буе хезмәт куйган, бөтен хезмәт хакы, кул көче кергән икән, 34 ел буена берегез дә анда кайтып черәшмәгән икән, нинди хак эзлисез сез ул йортта?!
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Шәмәрдән-Казан.

Комментарии