БАЛАЛАР РӘХМӘТЕНӘ ТИЕНЕП ЯШӘГЕЗ!

БАЛАЛАР РӘХМӘТЕНӘ ТИЕНЕП ЯШӘГЕЗ!

Кылган гамәлләрең белән балалар күңелендә матур эз калдырып яшәү – олы бәхеттер. Алар безнең киләчәгебез. Балаларның бәхетле тормышы өчен уңай лаеклы шартлар тудыра алабыз икән – киләчәгебез дә матур булыр.

Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән игълан ителгән «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе шушы изге ният белән башлангандыр. Әлеге акция ярдәмендә предприятие һәм оешма җитәкчеләре, банкирлар, сәүдә фирмалары һәм челтәрләре директорлары, эшмәкәрләр, балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен, заманча шартлар булдыруда ярдәм күрсәтә һәм үзе турында яхшы хатирәләр калдыра алды. Бу башлангыч күп кенә җитәкчеләрнең миһербанлы, игелекле, ярдәмчел булуларын күрсәтте. Быел мәктәп җитәкчелегенә тәрбия, уку-укыту системасындагы проблемаларны хәл итәргә мөмкинлекләр киңрәк ачылды. Шуңа күрә, бу башлангыч дәвамлы булса иде.

Шушы акция нигезендә гимназиядә ремонт эшләренә төзелеш материаллары белән тәэмин итүен сорап ООО «Таттелеком» генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллинга мөрәҗәгать иттек.

Лотфулла Шәфигуллин үтенечебезне канәгатьләндереп кенә калмады, ә ремонтны башкарырга да ярдәм итте. Сентябрь аенда үткән җыелышларда әти-әниләргә зәвыклы итеп ясалган ремонт эшләре күрсәтелде.

Хөрмәтле Лотфулла Нурисламович! Яшь буынны укыту-тәрбияләү проблемаларын хәл итүдәге ярдәмегез өчен әти-әниләрнең, укучыларның олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Гаиләгездә, эшегездә иминлек телибез.

Казан шәһәре 155нче гимназия коллективы.

Комментарии