- 11.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №40 (9 октябрь)
- Рубрика: Архив
Кешегә бәхет өчен нәрсә кирәк: акча, байлык, югары белем, дәрәҗә, торыр урын, яхшы эш, гаилә… Һәр кеше өчен бәхет төшенчәсе төрле мәгънәгә ия. Кеше нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, күпме генә байлык тупласа да, сәламәтлеге булмаса, бәхете никадәр генә зур булуга карамастан, китек булачак.
Дарина Фәхретдинова Чүпрәле районында туып үсә. Бер яшеннән алып, аны әбисе, Венера апа тәрбияли. Баштан Венера ханымның әнисе үлеп китә, бераздан ул ирен дә җирли. Аннары Даринаның әтисе вафат була. Кыска гына вакыт эчендә, Венера ханым өч якынын җир куенына сала. Бердәнбер юанычы булып, Дарина гына кала. Тик Ходай Даринаны да читләп үтми…
Дарина кечкенәдән бик тырыш бала булып үсә. Мәктәпне «5»ле билгеләренә генә тәмамлый. Тугызынчы сыйныфтан соң, мәктәп белән параллель рәвештә, ТИСБИның Чүпрәледәге бүлекчәсендә юридик белем ала. Шуның өстенә, музыкаль мәктәптә дә укырга өлгерә кыз. Мәктәптә укыганда ук Даринаның танылган җырчы буласы килә. Тик алда аны бик зур сынаулар көтеп торганын гына белми әле ул.
– Унынчы сыйныфка күчкән генә вакыт иде. Ашханәгә төшеп барганда, баскычта егылдым һәм аягымны авырттырдым. Шул ук көнне хастаханәгә бардым. Аягыңа бер ни дә булмаган, үтәр диделәр. Тик аягымның авыртуы гына басылмады. Аннан Казаннан килгән табибларга күрендем. Алар миңа дәваланырга кушты. Бу вакытта инде аягым бик каты авырта, йөрү дә кыенлашкан иде, – дип сөйли Дарина.
Шуннан соң ул Ульян өлкәсендә дәвалана. Өч ай дәвамында дәвалану курслары үтә ул анда. Ульяннан Даринаны Казанга җибәрәләр. Республика балалар клиник хастаханәсендә кыз Фәрит Шакир улы Бахтузинда дәвалана. Ул вакытта Даринаның аягы зәңгәрләнә башлаган була инде. Табиблар, аякны турайтырга дип, бер-бер артлы операцияләр ясый, ахырдан гипс салалар. Тик бу да ярдәм итми. Табиблар Даринага ничек ярдәм итәргә белми, «Елизаров аппараты» да кызга кабат аякка басарга булышмый. Күпме әрнү, авырту, сызланулар кичерергә туры килә аңа!
2003нче елның декабрь аенда Даринаның аягын кисәләр һәм протез аяк куялар.
Шундый зур сынаулардан соң да кыз үзендә яшәү көче таба. КХТИны бары яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Моңа кадәр дә бик күп санлы җыр конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулаган була Дарина. Кабат аякка баскач, Казан сәхнәсенә менә. Аңа Җәүдәт Гыйльманов бик нык ярдәм итә. Сәхнәдә генә җырлап калмыйча, институтта укыганда ук Дарина Сәламәтлек саклау идарәсенә эшкә урнаша.
Бәла агач башыннан йөрми, ди халык. Дарина 2012нче елда кабат бәлагә очрый.
– Октябрь айлары иде. Соң гына эштән кайтып барам, автобус тулы кеше. Бер тукталышта, халык этешә-төртешә чыга башлады. Мин протезлы аягымны җайлап басарга өлгермәдем, асфальтка егылдым һәм теземне бәрдем…
Шуннан соң Дарина кабат хастаханә юлларын таптый башлый. Биш ай дәвамында Республика клиник хастаханәсендә ята. Аягының үзәк өзгеч авыртуына тагын тән температурасының югары булуы да өстәлә. Табиблар төгәл генә диагноз да куя алмый. «Хроник сепсис» дип кенә фаразлыйлар.
Май аенда кызны кире Чүпрәлегә җибәрәләр. Тик аягының авыртуы гына һаман да көчәя бара. Нәтиҗәдә, 27нче июнь көнне Дарина икенче аяксыз да кала.
Хәзерге вакытта Дарина Фәхретдинова Республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Даринаның бик зур хыялы бар. Аның җырлыйсы килә! Тик бу хыялны чынга ашыру өчен Германиягә барып дәваланырга һәм протез аяклар ясатырга кирәк. Дәвалану бик кыйммәт, 4 миллион сум чамасы. Пенсиядәге әбисе белән генә яшәүче кыз өчен бу бик зур сумма. Шуңа да Фәхретдиновалар кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр.
Бүгенге көндә кирәкле сумманың 1 миллион 400 мең сумы җыелган. Сезнең ярдәм белән Дарина аякка басаячагына бик ышана. Кеше бәласенә битараф булмыйк!
Реквизитлар: Сбербанк России пластик картасы (Maestro) 63900262 9007745390
Ак Барс банк пластик картасы № 6770 8815 7018 9066, Фәхретдинова Дарина Ринат кызы өчен;
Билайн сим-картасы: 8 (960) 050 38 32
КИВИ кошелек № 9179235739
Яндекс кошелек № 41001759172792
Полные реквизиты Сбербанка
(Филиал ОАО «Сбербанк России» Отделение «Западное отделение»)
Получатель: Фахретдинова Дарина Ринатовна
Лицевой счет 40817810662258007020/54
Счет МФР 30301810042006006225 в Волго-Вятском банке
к/с 30101810600000000603
БИК: 049205603
ИНН 7707083893
КПП 165502001
Поступления от юридических лиц и физических лиц других банков должны указываться, как БЛАГОТВОРИТЕЛЬНАЯ ПОМОЩЬ
Полные реквизиты АкБарс Банка
Получатель: Фахретдинова Дарина Ринатовна
Лицевой счет: 2318402
К/с: 30101810000000000805
в РКЦ Национального банка РТ
БИК: 049205805
ИНН: 1653001805
Поступления от юридических лиц и физических лиц других банков должны указываться, как БЛАГОТВОРИТЕЛЬНАЯ ПОМОЩЬ
Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии