Скинхедлар активлаша

Яр Чаллыда шовинистик рухта язулар күренә башлады. урамында Муса Җәлил мемориалы, үзәк базар һәм күн киемнәр сату кибете урнашкан. Кибет диварында “Жидларны үтерегез”, “Чуркалардан бер әйбер дә сатып алмагыз”, “ – руслар өчен” дигән язулар барлыкка килде. “Чуркалардан бер әйбер дә сатып алмагыз” дигән язулар быел апрель аенда Яр Чаллының 48нче бистәсендәге базар тукталышында күренгән иде. Аларны буяп, укымаслык хәлгә китерделәр. Бу сүзләрне язучыларга җәза бирү турында да хәбәрләр булмады.

– Янәшәдә генә яшим. Базарга барышлый шушы язуларны укып, гаять нәфрәтләндем. Шәһәрнең йөзе булырдай урынны пычратканнар. Эчтәлеге дә борчу уята. Без барыбыз да Русия халкы. 75нче елдан бирле биредә яшим, мондый хәлнең булганы юк иде. Бу хәлдә мәктәпне һәм ата-аналарны гаеплим, – диде Лидия Александровна (фамилиясен атауны кирәк санамады).

Назыйм Гасанов шәһәргә 1996 елда Кабарда-Балкар республикасыннан күчеп килгән. “Бу язулар мине тетрәндерде. Татарстанда скинхедларның чәчәк атуын көтмәдем. Саранскида укыганда, “скиннар” хәрәкәтен күп күрдем, аның ни икәнен беләм. Мондый язуларга хакимияте игътибар итсен, яшьләрнең буш вакытын файдалы итеп уздыруга чаралар күрсен иде”, – диде ул.

ТИҮнең элекке рәисе, “Юлдаш” клубы җитәкчесе Зиннур Әһлиуллин шушы язулардан ерак булмаган урында эшли. Аның әйтүенчә, рус булмаган милләтләргә карата пычрак сүзләр язу арта бара. “Бу күренеш милли хәрәкәтен бастырудан килә. Милли хәрәкәт көчсезләнде, нәтиҗәдә, рус булмаган халыкка һөҗүм башланды. Уйлавымча, халыкларны бер-берсенә котырту башланды. Бу өстән килә. Баеган хакимият кеше игътибарын үзеннән читкә җибәрү өчен эшли моны”, – ди З.Әһлиуллин.

Танылган Тәлгать Әхмәдишин фикере исә түбәндәгечә: “Язуларда “чуркалар” дигән сүзләр татарга да кагыла. Көньяк халыкларының бездә сәүдә итүендә начарлык күрмим. Монда Мәскәү сәясәте сизелә. В. хакимияткә килгәч, шовинистик сәясәт алып бара башлады һәм шундый язулар барлыкка килде. Бу сәясәт мәктәпләргә дә үтеп керде. Татарга каршы булган тарих дәреслекләре белән укыту – моңа мисал.

Мәктәпкә православие дине дә үтеп керде. Болар татарга карата начар караш уята. Югары уку йортларында кайбер укытучылар шовинистик фикерләрен студентларга җиткерә башлаган. Миңа бу хакта студентлар әйтте.

Мәскәү мондый сәясәтен туктатмаса, диварларга язу гына түгел, “үтерергә” дигән сүзләрен гамәлгә дә ашырырга мөмкиннәр. Шуңа күрә безгә тату, бердәм булу зарур. Миңа кабарда кешесе әйтте: татарлар бердәм булса, мондый язулар булмас иде. Дөрес сөйли.

Гафиулла ГАЗИЗ

Хәрби хезмәткә чакырылучылар арта

Яшьләрнең күпчелеге: “Армиядә хезмәт итү – гомереңне куркыныч астына кую ул”, – дип белдерә.

Айрат Шәрәфетдиновка 21 яшь. Ул дәүләт консерваториясенең икенче курсында укый. Хәрби тормыш аңа бөтенләй үк ят түгел. Консерваториягә кергәнче, Сембердәге Суворов мәктәбендә белем алган. Шулай да ул, әгәр хәрби хезмәткә чакыру кәгазе җибәрсәләр, анда бармас өчен төрле юллар эзләячәк. “XXI гасырда яшәсәк тә, Русия армиясендә булу куркыныч. Чөнки анда әлегә кадәр бабайлык хөкем сөрә. Кайберәүләр аннан әйләнеп тә кайта алмый. Озаграк хезмәт иткәннәр яңа килгәннәрне төрлечә җәберли”, – ди ул.

Ул үзе кебек яшь егетләрнең нәкъ шундый карашта булуын әйтә. Шулай да хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр дә бар, ди. Ләкин андыйлар күп түгел: кечкенәдән спортны үз иткән һәм үзара тәпәләшкәндә гел җиңеп, өстен калырга өйрәнгән егетләр.

Хәрби хезмәт вакыты бер елга гына калдырылгач, ул-бу булмас әле, ул кадәр озын вакыт түгел дип, армиягә барырга теләүчеләр артты. Хәтта узган елның көзге чакырылышында урын җитмичә, Татарстан хәрби комиссариатыннан өйләренә кире кайтарып җибәрелгәннәр дә булды.

Ә менә республика комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру бүлеге башлыгы урынбасары Илшат Кәримов әйтүенчә, язгы чакырылыш вакытында Татарстаннан 200ләп егет качып калган. “Без аларны бөтенләй таба алмадык. Бөтен материалларын җыеп прокуратурага җибәрдек”, – ди Кәримов. Аның сүзләренчә, әлегә нәтиҗәсе күренми. Прокуратураларда бу эшләрне карау озакка сузылырга мөмкин.

Кайберәүләр бүгенгә кадәр Татарстанда хәрби билетны сатып алып булганын кире какмый. Аның бәясе 100 мең сумнан башлана икән. Күрәсең, егетләр армиягә бармас өчен, үзара бу хакта сөйләшә, бәясен белешә. Хәрбиләр үзләре моның була торган хәл түгеллеген әйтә. Кайбер егетләр исә бармау мәсьәләсен табиблар аша хәл итәргә тырыша.

Соңгы елларда хәрби чакырылыш вакытында медицина тикшерүе узу катгыйлану турында белдерделәр. Әмма бу сүздә генә кала, ахры. Республиканың хәрби табиблар комиссиясе белдерүенчә, быел яз көне армиягә алынган 8 егетне сәламәт булмаган өчен хәрби бүлекләрдән өйләренә борып кайтарганнар. Узган ел 13 егет кайтарылган. Шуларның икесендә ачык туберкулез тапканнар.

Яз көне чакырылганнарның сәламәтлеге дә тел шартлатырлык түгел. Егетләрнең 13,4%ы Татарстан башкаласыннан ук кире борылган. Бу хәл кабатланмасын өчен, хәрби табиблар комиссиясенә яхшы белгечләр генә алырга җыеналар.

Моңа кадәр булган әшнәлек һәм ришвәтне бетерү максатыннан, хәрби хезмәткә чакырылучыларга электрон сәламәтлек паспорты эшләргә дә җыеналар. Анда кичерелгән авырулар, комиссия тикшерүләре язылырга тиеш. Әмма кайберәүләр: “Бу паспортка мәгълүматларны югары белгечләр кертсә генә уңышы булачак”, -дип белдерә.

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучылар елдан-ел арта. 2007 елда 7,5 мең егет алынган булса, 2008 елда 9,5 меңгә җитте. 2009 елда 13 мең егет армиягә алынды. Әгәр көзге планны үти алсалар, 2010 елда республикадан 16 мең 200 кеше хәрби хезмәттә булачак. Русия саклану министрлыгы: “Татарстан көз көне 9 мең егет җибәрергә тиеш”, – дип белдерә.

Ни өчен Татарстаннан чакырылучылар саны ел саен диярлек арта бара? Белгечләр моны килешү нигезендә хәрби хезмәткә алуны бетерү һәм республика мөмкинлекләрен кирәгеннән артык итеп күрсәтү белән дә бәйли.

Билгеле булганча, түрә-кара, акчалылар әле дә улларын хәрби хезмәткә җибәрмәскә тырыша. Чакырылыш саны арта бару, димәк, сәламәтлеге алай ук яхшы булмаганнарның һәм хәрби хезмәтне үз итмәгәннәрнең китү мөмкинлеген дә калдыра.

Татарстан менә инде берничә ел, ул-бу була калса, хәбәр итә алсыннар дип, һәр чакырылучыга кесә телефоны биреп җибәрә. Әмма күп очракта егетләр аннан шалтырата алмый.

– Егетләрнең кулында телефон булса шалтырата ала. Әмма нинди командирга эләгә бит әле, – ди Кәримов.

Шулай ук катгый сер итеп тотылган хәрби бүлекләрдә дә кесә телефонын куллану тыелган. Армиядән кайткан егетләрдән аларның телефонын озаграк хезмәт итүчеләр алганын, ә кайбер җирдә, аны-моны сөйләмәсеннәр дип, командирлары җыеп куйганын да ишеткәләргә туры килә.

Көзге чакырылыш алдыннан Татарстанда тагын хәрби хезмәтнең вакытын арттыралар икән, дигән сүз таралды. 2 ел да 8 айга җиткерергә мөмкиннәр дип тә сөйлиләр. Әмма Илшат Кәримов: “Хәрби хезмәткә китүче егетләр көз дә, киләсе язда да бер елга гына барачак”, – ди.

Наил АЛАН

Янгында йортсыз калганнар авылларын сагына

Русия премьер-министры Владимир Путинның, җәйге янгыннарда йортсыз калган кешеләрне кышка кадәр торак белән тәэмин итәбез, дигән вәгъдәсе үтәлмәскә мөмкин.

Мәскәүдән 130 чакрымда көньякта урнашкан Белоомут исемле кечкенә шәһәрнең мәдәният йортында кием-салым, аяк киемнәре, уенчыклар тулган капчыклар тезелеп киткән. Әйберләрнең барысы да янгыннар вакытында зыян күргәннәргә дип исәпләнгән. Русиядәге әлеге янгыннарда барлыгы 50 кеше үлде. Якындагы Моховое авылы халкы әлеге мәдәният йортына көн дә диярлек килә. Аларның авылы тулысынча янып беткәч, халыкны Белоомуттагы хәрби шәһәргә урнаштырганнар. Янгын нәтиҗәсендә бу авылда гына да 12 кеше үлгән. Халыкның күбесе әле дә тынычлана алмый. Өлкән яшьтәге Вячеслав исә киемнән башка берниләре булмавын әйтә. Чөнки алар утны сүндерерләр дип өметләнгән. Әмма 15 минут дигәндә, барысы да янып беткән.

Авыл халкының кайгысына Мәскәү хөкүмәтенә булган рәнҗеш тә өстәлә. Һәм бу хәл бер бу авылда гына түгел. Русия премьер-министры Владимир Путин июль азагында тулысынча янып беткән Югары Верея авылында булганда, авыл халкы аңа шактый канәгатьсезлек белдергән. Бер хәтта Путинга: “Сез безне исән килеш яндырып бетерергә теләдегез. Ярдәм сорадык бит. Элегрәк уйлаган булсагыз, бу хәл килеп чыкмас иде”, – дип кычкырды. Путин Югары Вереядан тыш, янгын чыккан башка авылларда да, шул исәптән Моховоеда да булып, кышка кадәр барлык халык тораклы булачак, дип вәгъдә итте. Аның бу сәфәрләре ул вакытта хөкүмәткә каршы яңгыраган тәнкыйтьләрне бетерүнең бер өлеше булды. Шулай ук Путин августта Рязань өлкәсендә янучы урманга 24 тонна су сиптереп, игътибарны җәлеп итәргә тырышты. Бу пиар кампанияләр халыкны вакытлыча гына тынычландырды. Хәзер кыш якынлашканда канәгатьсезлек тагын арта.

Белоомутта төзелеш ширкәтләре ашыга-ашыга янгыннан зыян күрүчеләргә 152 йорт сала. Әмма аларның алдан вәгъдә ителгәнчә 25 октябрьгә әзер булачагында күпләр шикләнә. Җирле җитәкчеләр дә Путин билгеләгән вакытка өлгертү мөмкин түгеллеген ассызыклый. Күпләр Белоомуттагы бер төрле йортларга күчкәнче, үзләренең Моховоеда янган йортларын торгызу яки балаларына якынрак булу өчен, шәһәргә күчү яхшы булыр иде дип саный. Баштарак хөкүмәт берничә тәкъдим керткән булган: йорт салырга, фатир яки акча бирергә. Әмма соңрак сайлау мөмкинлеге булмау ачыкланган. Элек Моховоеда фатирда яшәгән Ирина Полферова аның гаиләсе өчен шәхси йорт туры килмәвен әйтә. “Акча бирмиләр, ә йорт тәкъдим итәләр. Ләкин мин йортны тота алмаячакмын. Чөнки ике кечкенә балам бар. Җир казырга, аны ахыргача кеше рәтенә кертергә кирәк булачак”, – ди ул.

Ирина кебек Моховое кешеләре дә җирле Белоомут халкының канәгатьсезлеген сизә. Чөнки яңа йортлар салу өчен, аларның рәсмиләштерелмәгән яшелчә бакчаларын тартып алганнар. Моннан тыш, йортлар өлешчә сазлык җирдә төзелә дигән борчылу да бар. Ә аларның ашыгып төзелүе сыйфатында шик тудыра. Мәскәүдәге танылган архитектор Евгений Асс сүзләренчә, кайбер хилафлыклар белән бу йортларны ике айда да төзеп була. “Безнең төзелеш тәртипләрен белгәнгә күрә, аны югары сыйфатлы төзелеш дип әйтеп булмастыр. Монда сыйфат түгел, сан мөһим. Бу Русиягә хас гадәти күренеш. Аны кешеләр күчсен дип түгел, ә беренче чиратта, премьер-министр алдында хисап тотар өчен төзиләр”, – ди ул.

Әмма Моховое авылында яшәгәндә халык хуҗалык тотса, яңа урында яшелчә тулы бакчалар, тавык һәм башка кош-корт асраулар булмаячак. Шуңа карамастан тиз арада аларга йорт салып бирүләрен авыл халкы хәтта бәхеткә саный.

Ландыш ХАРРАСОВА

Халыкны кем котырта?

Сыктывкардагы мәчет төзелергә тиеш урында “Мәчет булмаячак, Коми – Косово түгел” дигән язу калдырганнар. Шулай ук андагы сакчылар алачыгын да яндырып киткәннәр. Сайлау алдыннан мәчет тирәсендә каршылык тагын да куера.

Әлеге каршылык артында Сыктывкардагы “Себер чиге” рус милләтчел оешмасы тора. Моннан бер ел элек кенә алар мәчет төзүгә каршы имза җыя башлаган иде. Хәзер халыкны куркыту эшенә керешкәннәр. Бу, беренче чиратта, сайлау алды провокацияләре белән бәйле дип саныйлар.

“Нур” мөселман җәмгыяте рәисе Фәрит хәзрәт Ибраһим сүзләренчә, “Себер чиге” җитәкчесе Алексей Колегов халыкны монда хастаханә урынын кысрыклап, зур ислам үзәге төзеләчәк, ягъни мәчеттән тыш, кунакханә, ашханә булачак дип котырткан. Алар өйдән-өйгә йөреп, халыкны каршылык чарасына чыгарга чакырган. Әмма җыелышка үтә милләтчеләр һәм пенсионерлар гына килгән.

Фәрит хәзрәт әйтүенчә, халыкның күпчелеге аларга ышанмый. Шул сәбәпле алар төрле уйдырмалар уйлап чыгарып, кешеләрне куркытуга керешә.

Ә чынлыкта мәчет өчен җир шәһәр читендәге Лесозаводская районында бирелгән. Аның ике ягыннан да югары вольтлы линия уза һәм анда башка берни төзеп булмый.

Мондагы мөселманнарның ислам үзәге түгел, хәтта мәчет төзүгә дә әле акчасы юк. Бу эшкә 6 миллион сум кирәк, ә алар 600 меңне генә җыя алган.

– Иганәчеләр эзлибез, әмма әлегә таба алмыйбыз. Әгәр республика губернаторы каршы чыкмаса, Колегов сүзенә карамаячаклар. Иң мөһиме, шәһәр хакимиятенең безнең яклы булуы кирәк”, – ди Ибраһим.

Милләтчел оешма исә Коми – православие республикасы һәм анда мәчеткә урын юк дип белдерә. Шул ук вакытта Комида Сталин заманында репрессияләнгән меңнәрчә мөселман сөякләре ята.

“Монда меңнәрчә мөселман яши һәм алар кешечә намаз укырга тели”, – ди “Нур” оешмасы вәкилләре.

Ландыш ХАРРАСОВА

Сүз уңаеннан:

Комачауларга халык кирәк

– Һәр гыйбадәт йорты халык белән киңәшләшеп салынырга тиеш”, – диде Мәскәү шәһәр башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Владимир Ресин Мәскәү хөкүмәте утырышында.

Ресин хакимиятләрнең бөтен диннәрнең гыйбадәт йортлары төзелешенә тигез карашта булуын белдерде.

azatliq.org

Комментарии