Беренче укытучым

…Йомшак тавышлы, мөлаем, йөзендә һәрвакыт елмаю булган Фәһимә апабызны без, укучылар, ихластан яраттык, үз иттек. Ул фән нигезләрен өйрәтү белән бергә әниебез кебек, һәрвакыт безне кайгыртып, кулыннан килгән кадәр ярдәм итеп тора иде.

50нче еллар башында көннәр бик суык, буранлы булды. Өстәвенә, мәктәпләр утын ягып җылытыла, ә соңгы дәресләрдә бүлмәләр тыштагы кебек салкын. Өс-киемнәребез дә начар, өшибез, куллар күшегә. Фәһимә апа кулларыбызны учына алып сулышы белән өреп җылытып йөри иде. Һәрберебезне өйгә кайтарып куя. Без, ач балаларга, бәйрәм көннәрендә тәм-том алып килә. Хезмәт дәресләрендә тегәргә, кисәргә өйрәтте. Тукыманы да өеннән алып килә иде. Чөнки безнең мөмкинлек юк.

Ул балалар янында бала булып кала белә. Һәрвакыт класстан тыш чаралар үткәрә иде. Әкиятләр сәхнәләштерү, истәлекле көннәргә багышланган кичәләр үткәрү, бәйрәмнәрдә авыл халкы алдында концерт, спектакльләр күрсәтү, ата-аналар белән даими очрашып тору, тәрбия темасына әңгәмәләр үткәрү, экскурсияләр оештыру – укытучы апабыз барысына да өлгерде.

Өең яхшы булсын дисәң, нигезеннән үк нык сал, дигән әйтем бар. Укучыларның белемнәре тирән, ныклы булсын өчен, башлангыч классларда алган белемнәрнең тирән үзләштерелүе дә алшарт булып тора. Фәһимә апа гомер буе башлангыч классларга белем бирде, ул укыткан балалар тырыш, белемгә омтылучан һәм тәрбияле булды.

Мәктәптә укыган елларны кем генә сагынып искә алмый икән?! Менә үзем Фәһимә апа һәм башка укытучылар үрнәгендә укытучы булырга хыялландым, алар миндә укытучы һөнәренә мәхәббәт уятты. Һәм теләгемне тормышка ашырдым. Пединститутны тәмамлап, 35 ел укыттым. Укытучыларымның күркәм сыйфатларын үземдә дә булдырырга, аларны укучыларыма да күчерергә тырыштым. Хәзер лаеклы ялда булсам да, мәктәп елларын сагынып искә алам. Һәркем күз алдымда.

Фәһимә апа һәм башка укытучылар күптән вафат, ләкин аларның яхшы гамәлләре истән чыкмый. Язмам яраткан укытучыларыма дога булып ирешсен.

Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Мәктәбем – горурлыгым…

Горурлану ул – гомер кояшың баеп барганда укытучы өчен үткән бик күп матур хатирәләргә бай хезмәт юлыңны барлау. Укучыларыңның тормыштагы уңышына шатлану, күңелле истәлекләргә чуму. Яшәү куанычы кичерү.

…Без эшли башлаган чак. Хәтер-хатирәләр дәһшәтле сугыш елларына һәм сугыштан соңгы газаплы, хәерче вакытка әйләнеп кайта. Толлар, ятимнәрдән генә торган ач-ялангач, ярым җимерек авыллар. Саргайган йөзле, хәлсез, ләкин киләчәккә өмет белән карый торган эчкерсез сабыйлар. Ирләре тиздән җиңеп кайтуына ышанып, көнне төнгә ялгап эшләгән, 4-5, хәтта 6-7шәр бала белән ятим калган чарасыз, таянычсыз хатыннар…

1946 ел. Мин 18 яшьлек, яңа парта арасыннан төшкән, бөтен сугыш рәхимсезлеген ил белән татыган, каникулларда көч җитсә-җитмәсә тракторда, фронт өчен ындырда ашлык әзерләп җибәрүдә өлеш керткән кыз бала укытучы итеп билгеләндем. Туган авылым Казанбаштан 30 чакрым ераклыктагы Эзмә авылы башлангыч мәктәбендә белем бирергә тиеш идем. Сугыштан кайтып, 1945 елдан мәктәп мөдире булып эшләүче Габделхак абый Исмәгыйлев мине көткән кунагыдай хуплап кабул итте. Куркуларым таралып, күңелгә рәхәт булып китте. Мин килгәнче үк белешеп куйган бик яхшы кешеләргә – Бәдретдин абый белән Асылбикә апаларга фатирга урнаштырды. Алар мине үз баласыдай якын итте. Дәрес хәзерләү өчен уңайлыклар тудырылды.

Габделхак абый бик тә ярдәмчел, гадел, күпкырлы талант иясе, кыскасы, аяклы энциклопедия иде. Һәрнәрсәне җентекләп аңлатуы эштә бик зур ярдәм булды. Урыны оҗмахта булсын.

Эзмәнең халкы гади, искиткеч мәрхәмәтле, укытучыларны фәрештәгә тиңләп хөрмәт итә һәм бик тә тырыш иде. Ә менә уку, белем алуга шартлар җитенкерәмәгән. Җидееллык мәктәпле күрше авыллар ерак, җәяү йөрү мөмкин түгел. Атлар да хәлсез, чабата да чыдамсыз. Җиде класс белемлеләр дә санаулы гына. Шуңа күрә аларны караңгы як дип йөртәләр. Халык бәрәңге арасына көнбагыш чәчә, якындагы урманнан чикләвек җыя. Шуларны Шәмәрдәнгә алып менеп, станциядә сатып, кирәк-ярагына бераз акча юнәтә иде.

Ипигә карточка системасы. Колхозчыга карточка юк. Тоз, керосин, чәй әллә нигә бер кайта. Ул да исемлек буенча гына бирелә.

1949-50 уку елында мәктәп җидееллык итеп үзгәртелде. Директор вазифасы Буа районы Килдураз авылыннан китерелгән Хәлил Әмирхан улы Сираҗиевка тапшырылды. Ул сугышка кадәр үк укыткан, Ватан сугышы офицеры. Бар кешегә дә ихтирамлы булу белән бергә хәрбиләрчә таләпчән дә иде.

Мәктәпне җидееллык итеп үзгәртү өчен сыйныф бүлмәләрен арттыру, биш авылдан килергә тиешле балаларны ачыклап, аларны дәреслекләр, дәфтәр-каләм, кара, кара савыты, мәктәпкә йөрерлек өс һәм аяк киеме белән тәэмин итү бурычы килеп басты. Укытучылар да – яшьләр. Аларны ата-аналар белән аралашырга өйрәтергә һәм серләренә төшендерергә кирәк. Хәлил абый җитәкчелегендә һәм үрнәгендә коллектив җаны-тәне, теше-тырнагы белән эшкә чумды.

1949-50 уку елында барлыгы 6 сыйныф ачылды. Бер өйдән бер үк сыйныфка икешәр бала килде.

Авылда ирләр бармак белән генә санарлык. Кайсы кулын, кайсы аягын, кайсы күзен (Шәйхелислам абый Хөсәенов 19 яшендә ике күзен, ике кулын) яу кырында калдырган инвалидлар булганга, укытучыларга мәктәп төзелешендә дә катнашырга туры килде.

Шулар өстенә санап бетергесез җәмәгать эшләре дә йөкләнде: заемга кул куйдыру, аннары акчаны җыю, халыкка доклад, лекцияләр уку, аларның рухын, күңелен күтәрү максатыннан бәйрәмнәр үткәрү. Авыл Советы, идарә утырышларында мәҗбүри катнашу, колхоз, бригада стена газеталарын көн кадагына туры китереп, даими чыгарып бару, концерт-спектакльләр кую. Мәктәптә комсомол, пионер, түгәрәк эшләрен тиешле югарылыкта нәтиҗәле итеп алып бару һәм башка хисапсыз эшләр.

Дәресләрне күрсәтмә материалдан башка алып бару суга язу белән тиң. Укытучылар бүлмәсендә чыраны карага манып, обой кәгазенә язып күрсәтмә-материал әзерләгәндә, кайвакыт таң атканын да сизми кала идек. Директор үзе, уку-укыту бүлеге мөдире Реваль Раков дәресләргә даими кереп, җентекле анализ ясап, укытучыларның һөнәри-иҗади осталыкларны шомартып тордылар.

Балалар кар төшкәнче яланаяк йөри. 4 һәм 3 чакрым ераклыктагы Олыяз, Түкәл авылларындагы күп балалы мохтаҗ гаиләләргә иртән караңгыдан ук менеп төшәбез. Хәлил абый үзенең элек кигән аяк киемнәрен өләшеп бетерде. Балага бераз ярдәм итү өчен, коллектив белән күпмедер түләүле концерт-спектакльләр әзерләп, күрше-тирә авылларга чыгып керүне гадәт иттек. Балалар хакына барысына да түзәргә әзер идек. Ул вакытта акчалата бүләкләүләр юк иде, мактау-рәхмәтләргә, Мактау кәгазьләренә куана-куана эшләдек.

Ата-аналар белән киңәш-табыш итеп, озак кына тырыша торгач, укучылар формасы булдыруга ирештек.

Бәйрәмнәрдә балаларга җәй көне үзебез җыйган башакны сугып, тегермәндә тартып пешергән берәр сынык ипи өләшә башладык. И-и, аңа сөенүләре…

Авыл халкы, ата-аналар белән укытучыларның бердәм фикердә булуы матур нәтиҗәләргә нигез булды. Комсомол, пионер, түгәрәк, мәктәптән, дәрестән тыш эшләребез республика күләмендә таныла башлады.

Шул ук вакытта колхозда урып-җыю, чөгендер, кукуруз басуларын эшкәртү, бәрәңге уңышын җыюда да мәктәп катнашмый калмады. Укуда да, хезмәттә дә эшләр гөрләп барды. Тимурчылык, фермаларга шефлык, металлолом җыеп тапшыру, Вьетнам балаларына посылка салу, чит ил балалары белән хат алышу, кош ояларына конкурс, ояларны урманга, каралты тирәсенә урнаштыру, колхозга көл, кош тизәге җыеп тапшыру һәм башкалар комсомол, пионер эшләрен кызыклы итте. Мәктәп чын мәгънәсендә кайнап тора. Укучылар үзләре дә төрле чаралар уйлап таба. Укучылар үзидарәсе барлыкка килде. Һәр класс артта калучыларны, җәмәгать эшендә катнашучыларны үзе тәрбияли башлады. Дәрестән соң сыйныф ишеген ачып карасаң, искитмәле: кайсы үрнәк кагыйдәләрне ятлый, кайсы дәресен кабатлый. Кыскасы, барысы да ялгышын төзәтә.

Уңышларыбызның төрле тармак буенча арта баруында “Саба таңнары”, “Яшь ленинчы”, “Татарстан яшьләре” газеталары, “Ялкын” журналы белән тыгыз элемтәдә булуыбызның йогынтысы ифрат зур булды. Аларда күп кенә шигырь-мәкаләләребез басылды, шуңа да Диплом, Мактау кәгазьләре белән бүләкләндек.

1952 елдан мәктәптә җиләк-җимеш бакчасы утырту, авыл халкында да йорт саен шундый бакча булдыруга сәбәпче булды.

1953 елдан мәктәпнең балык күле булдырылып, халыкны балык белән тәэмин итте.

1984-85 уку елында ике катлы яңа кирпеч мәктәп файдалануга тапшырылды.

2002 елдан Эзмә урта мәктәбенең директорлык вазифасы шушы мәктәптә үк төпле белем һәм тәрбия алган Азат Галиевка тапшырылды. Шушы ышанычлы кулларда Эзмә урта мәктәбе үзенең данлы үткән юлы буенча эстафетаны лаеклы дәвам итә.

Мәктәбемнең 60 еллык үткән юлын кабат-кабат хәтердән кичерәм дә горурлыгым эчемә сыймый.

Мәктәбебез җимешләре: үз бурычларына бөтен йөрәк ялкынын кушып хезмәт куючы меңнәрчә укытучылар, тәрбиячеләр, шәфкать туташлары, бухгалтерлар, экономистлар, агрономнар, артистыбыз, игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, пешекчеләр, халык иминлеге сагында уяу торучы милиционерлар, төзүчеләр һәм башкалар – барысы горурлыгыбыз, мактанычыбыз, йөз аклыгыбыз, күңел көзгесе чагылышыбыз бит.

Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 60 еллыгын билгеләгәндә, гомеремнең игелекле, изге хезмәттә узганына тагын бер кат сөенеп туя алмадым. Укучыларымның хезмәттә үз сукмагын, тормышта үз тиңен дөрес сайлый белеп, бәхеткә ирешүләрендә, күренекле, танылган исемнәргә лаек булуларында минем дә өлеш барлыгына чиксез горурланып, куанып яшим. Мәктәбемнең бик күп талантларны ачуга, аларга алга таба һаман үсәргә рухландырып, көч биреп, ярдәм итеп торуына шатланып туя алмыйм.

Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылып, барлык укучыларыма, бергә эшләгән, ләкин инде бик сирәге генә исән калган хезмәттәшләремә алдагы көннәрендә нык сәламәтлек, иминлеге, бәрәкәтле, иманлы тормыш, балалар, оныклар куанычын татып, сөенеп яшәү насыйп булсын дигән теләктә калам.

Фәүзия ВАХИТОВА.

Саба районы, Эзмә авылы.

Алдыгызда баш иям

Үзем шигырь язам, үзем гүя

Атлыйм кебек мәктәп түренә.

Йөрәгемнән дәфтәр юлларына

Күпме хатирәләр түгелә.

Ике катлы иске мәчет йорты

Каршылаган иде моңаеп.

Урамга ук чыгып каршы алдыгыз,

Укытучым, безне елмаеп.

Кулга каләм тота белми идек,

Өйрәттегез матур язарга.

Алфавитның бөтен хәрефләрен

Бутамыйча яттан атарга.

Еллар узгач кына аңлыйбыз шул,

Күпме хезмәт безгә куйгансыз.

Үзегезгә булган мәхәббәтне

Йөрәк түребезгә уйгансыз.

Зур белемле үк була алмасак та,

Кызартмадык, апа, йөзеңне.

Хезмәтеңнең җимешләре булып,

Тәбриклибез бүген үзеңне.

Пәйгамбәрләр сабырлыгы димме

Биргән икән Ходай җаныгызга.

Шушы олы дәрәҗәгез өчен

Баш иябез сезнең алдыгызда.

Мәдинә ГАЙНИЕВА.

Бөгелмә районы, Көнчыгыш бистәсе.

Беренче укытучым, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии