Утырып җибәр… кадакка

Утырып җибәр… кадакка

Төннәрен сәрхушләр җырын тыңлап туйган казанлылар котылу чарасын тапкан: ишегалдындагы эскәмиягә, очлы ягын өскә каратып, кадаклар кагып чыкканнар. Дөресрәге, гадәти эскәмиягә шундый кадаклы такта куйганнар, тактаны алып китмәсеннәр диптер, йозак белән тезгенләргә дә онытмаганнар. Бу могҗиза Рихард Зорге урамындагы бер балалар мәйданчыгы янында. «Сәрхушләр өчен генә» дигән язуы юк анысы, анысын үзебез генә фаразладык. Көндезләрен кадаклы тактаны кая куеп торалардыр да, аның ачкычы кемдә сакланадыр – анысы безгә билгесез. Караңгыда мондый эскәмиягә килеп утырган сәрхуш бик тиз айныйдыр ул, тик тавышы ай-һай яман чыгадыр кәнишне.

Комментарии