- 11.09.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №37 (12 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Навальныйның коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) «Росгвардия»дә коррупция булуын фаш иткән иде, ә «Росгвардия» директоры Виктор Золотов ФБК лидерына видеомөрәҗәгать белән чыкты, аны яла ягуда гаепләде һәм аңа физик көч куллану белән янады:
«Эхо Москвы» «Мин сезне очрашып көрәшергә чакырам, анда мин сездән бик яхшы сусыл кәтлит ясарга вәгъдә итәм. («Росгвардия» директоры Виктор Золотов)
«РБК»: «Коррупциягә каршы көрәш фонды «Росгвардия»дәге фаш ителгән коррупция турындагы мәгълүматны халык алдында да һәм судта да расларга әзер. Золотов белми, әллә белмәмешкә салыша: Навльный аңа шәхсән җавап бирә алмый, чөнки ул сак астында изоляторда утыра. Анда элемтә чикләнгән. (фонд юристы Любовь Соболь)
Комментарии