Казанда пенсия яшен күтәрүгә каршы урам чарасына чыккан кешеләр тоткарланды

Казанда пенсия яшен күтәрүгә каршы урам чарасына чыккан кешеләр тоткарланды

9нчы сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный тарафдарлары Русия буйлап пенсия яшен арттыруга каршы урам чаралары оештырды. 59 шәһәрдә митинглар килештерелмәгән иде, бары тик 12 шәһәрдә генә аларга рөхсәт бирелде. Нәтиҗәдә бар Русиядә меңнән артык кеше, шул исәптән Казанда 22, Өфедә 17 кеше тоткарланды.

Казанда протест җыены Тинчурин паркында башланды. Шәһәр хакимияте митингны бу урында килештермичә, Юдинода оештырырга тәкъдим иткән булган. Навальный тарафдарлары чараны барыбер Тинчурин паркында уздыру турында игълан итте. Митингта 500ләп кеше катнашты. «Пенсия аферасына – юк» плакатын тоткан ике кеше тоткарланган.

Каршылык чарасында катнашучыларның бер өлеше (200ләп кеше) Казан үзәгенә юл тотты. Йөреш вакытында «Монда без хакимият», «Русия Путинга каршы», «Безгә барыбер түгел» кебек шигарьләр яңгырады. Чарада катнашучылар аларны Кирмәндә дә яңгыратты.

Йөрештә катнашкан һәм Казан Кирмәненә барып җиткән активистлар арасында берничә дистә кеше тоткарланган. Бер кеше Бауман урамында тоткарланган. Кирмәннән чыккан протестчыларның егермеләбе тоткарланган.

Моннан тыш, Тинчурин паркында узган митингта «Азатлык» татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзәмовны да тоткарлаганнар. «Идел Реалии» хәбәрчесе сүзләренчә, ул кулына Татарстан байрагын тотып барган.

«ХАКИМИЯТЛӘР ШУШЫ ЯШЬЛӘРДӘН КУРКА ТОРГАНДЫР»

Каршылык чарасын уздыруга Чаллыда да рөхсәт булмаган. Шәһәр идарәсе тәкъдим ителгән урыннарның барысында да төрле төзәтү эшләре яки чаралар узуын белдергән. Башка урыннарны бирүдән дә төрле сәбәпләр белән баш тартканнар. «Безнең иҗтимагый оешмага 23-25 яшьлекләр дә тартыла. Хакимиятләр шушы яшьләрдән курка торгандыр», – диде «Азатлык»ка «5нче май» оешмасы координаторы Раушан Вәлиуллин.

Урам чарасына килүчеләрнең кулларында төрелгән шигарьләр дә күренде. Рөхсәт булмаганлыктан, аларны ачып, күтәреп торучылар булмады. Бары Раушан Вәлиуллин гына бөтен илнең пенсия яшен арттыруга каршы булуы турында искәрткән шигарьне ике сәгатькә якын күтәреп торды һәм чарага килүчеләрнең сорауларына җавап бирде. Ул активлаша башлагач, аның янына Чаллы хакимиятенең җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Галиуллин һәм берничә полиция офицеры килеп, кисәтү ясадылар.

Митингтан соң Раушан Вәлиуллин тоткарланды, аны полиция бүлегенә алып киттеләр. Митингны оештыруда катнашкан тагын өч активист та тоткарланган.

Каршылык чараларын нәкъ менә 9нчы сентябрьдә оештыру бу көнне Русиянең 80 төбәгендә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар узуы белән бәйле. Төрле шәһәрләрдән дистәләп кеше, күбесенчә Навальный штабы активистлары, тоткарланган. Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта кешеләрне кыйнау очраклары да булган.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Алексей Навальныйның Казан штабы башлыгы Эльвира Дмитриеваны җиде тәүлеккә сак астына алды һәм, килештерелмәгән митингка чакырган өчен, аңа 10 мең сум штраф салды. Тагын 15 кеше сак астына алынган, 6 кешегә штраф салынган.

Искәндәр Гыйләҗев: «Татарстанның бетү ихтималы зур»

Татарстанның киләчәге нинди булыр, татар милләтен алда ни көтә? «Азатлык» бу сорауларга җавапны Татар энциклопедиясе институты җитәкчесе, тарихчы-галим Искәндәр Гыйләҗев белән эзләде.

– Искәндәр әфәнде, сез бер әңгәмәдә, үзләрен татар дип йөртүчеләрдән чын татарлар берничә мең генә, ләкин милләтне саклап калырга шул да җитә, дигән идегез…

– Мин хәзер дә шул фикердә.

– Ләкин татар теле өчен көрәштә шул берничә мең дә күренми. Әйтик, митинг-пикетларга чыгучылар саны 50-70тән артмый.

– Бу – татарның табигый сыйфатларыннан килә. Без артык тыйнак, тыңлаучан халык. Һаман да «ярар, бүген нәрсә булса, шул булыр, иртәгә карарбыз әле» дип фикер йөртәбез. Үз-үзебезне якларга чәчрәп чыга алмыйбыз. Мин монда, әйдәгез, баш күтәрик, дигән шигарьләр кычкырырга җыенмыйм. Канун кысаларында үзебезне якларлык гамәлләр башкарырга була иде, тик без аларны эшләмәдек.

– Иҗтимагый хәрәкәт бар дип үз-үзебезне юата, аларга өметләнә идек, соңгы вакыйгалар аның юк икәнен күрсәтте.

– Иҗтимагый хәрәкәт, гомумән, бар идеме соң ул? 90нчы елларда кабынып алды да, шунда ук сүрелде дә.

– Бәлкем моңа татар каймагының заманында эмиграциягә китүе сәбәпчедер? Мөһаҗирләргә бәя бирсәгез иде.

– XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында татарның каймагы формалаша башлаган. Шунысы бар: ул каймак катламы бик юка, ягъни аз санлы булган. Инкыйлаб вакыйгаларында бу катлам бик актив катнашкан. Алар инкыйлабның милләтне үсешкә илтәчәгенә, гаделлеккә самими ышанган. Ул вакытларда мөселманнар сәяси хәрәкәте оешканлык яки идеологик нигез ягыннан гаҗәеп дәрәҗәдә көчле булган. Һәм большевиклар моны бик яхшы аңлаган: хәрәкәтне көчсезләндерергә, бүлгәләргә тырышканнар, ахыр чиктә аларны хәйләләп, татарларга дәүләтчелекнең булган вариантларыннан иң уңышсызын тоттырганнар. Соңрак яңа тормыш корган һәм дингә каршы көрәш барган вакытларда татарның бик күбесе кырылган. Исән калганнарының шактый зур өлеше чит илгә бәхет эзләргә чыгып киткән. Татарлар үзләре урнашкан җирләрдә бик кызыклы, әһәмиятле эш алып барганнар. Мөһаҗирлек дигәндә Гаяз Исхакый эшчәнлеген искә алу да җитә.

Ә бүген бер нәрсә дә юк. Чөнки заманында аңлы рәвештә сәяси эмиграциягә киткән татарлар юкка чыккан. Аларның эшен дәвам итүче буын юк. Балалары йә битараф калганнар, йә чит мохиттә эреп беткәннәр. Хәзерге татар эмиграциясен алабыз икән, ул – соңгы вакытта бәхет эзләп киткән кешеләр. Аларга бер өмет тә юк. Сабантуй уздырудан башка бернәрсәгә дә әзер түгелләр, минемчә.

– Үзегез чит илдә яшәр идегезме? Анда галимнәргә шартлар башка, мөмкинлекләр күбрәк бит?

– Мин бу сорауга юк дип җавап бирәм. Гәрчә озак вакыт чит илдә, ике елдан артык Германиядә яшәсәм дә. Алман илен бик яхшы беләм, анда яшәү галим буларак, кеше буларак, хәтта татар буларак та файдалы, кызыклы булды. Ләкин билгеле бер яшькә җиткән кеше, әгәр аның башында ниндидер уй-фикер бар икән, үз иленнән китә алмый. Чит илгә 18-20 яшьтә китсә генә тамыр җибәрә алырга мөмкин.

– 20 елдан соң Татарстан, татар милләте белән нәрсә булыр?

– Бу сорауга җавап бирә алмыйм, фаразлый гына алам. Татарстанның дәүләтчелегенә һөҗүм булачак. Хәтта Татарстан Республикасын бетерү перспективасы булуы да мөмкин. Соңгы вакытта бу темага күп сөйлиләр. Бетү ихтималы зур дип әйтә алам.

Татарлар сан ягыннан бик нык кимиячәк. Бер-ике буыннан соң бигрәк тә. Бик зур өлеш урыслашып бетәчәк. Гаяз Исхакый ике йөз елдан соң инкыйраз дип әйткән. Татар халкы исә шул кадәр өлгер халык, Исхакый фаразыннан да иртәрәк инкыйраз хәленә керәчәк. Ул моңа йөгереп түгел, очып бара. Ләкин татарның бер өлеше, сизелерлек өлеше аңлы рәвештә татар булып калачак, татар телен заман таләпләренә тиң китерәчәк. Бу җәһәттән хәзерге шәһәр яшьләренә өметем зур. Алар яңача фикер йөртә, дөньяга башка күзлектән карый. Без бит һаман традицион авылга ышанып яшибез. Авыл татар телен үстерерлек хәлдәме соң бүген? Минем уйлавымча, бөтен өмет шәһәр балаларында. Ә урыслаша торган татарларга мин бик фәлсәфи карыйм. Теләмиләр икән татар булырга, нәрсәгә кирәк алар безгә?

– Татар теле белән вазгыятьтә халыкның җитәкчеләргә үпкәсе зур. Ни өчен 90нчы еллардан бирле татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмады соң?

– Заманында татар телен саклау, үстерү буенча тәкъдимнәрем бар иде. Бу хакта 20 ел язам, сөйлим инде. Беренчедән, татар телен саклап калу һәм үстерүдә зур хаталар ясадык. Тышкы шапырыну, «без – бөек халык» дигән шигарьләр белән мавыктык. Татар теле ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән 14 тел сафына керә, дип мактанып йөрдек. Анысы каян килеп чыккандыр. Ә үзебез шушы 25-30 ел эчендә хәтта методиканы да рәтләп эшли алмадык. Гәрчә мөмкинлекләр бар иде. Урыс галимнәре белән киңәшләшеп, уртак фикергә килә ала идек. Урысларның күпчелеге татар телен өйрәнүгә каршы түгел иде бит. Хәтта киресенчә, бик күбесе яклый иде. Бу хәлдә калуыбызга үзебез гаепле. Урыс балаларын башкача укытырга иде. Хәтта авыл баласына бер төрле, шәһәр баласына икенче төрле методика әзерләргә кирәк иде. Чит ил тәҗрибәсен бөтенләй өйрәнмәдек. Татар телен пропагандалауны да оештырмадык. Татар теленең матурлыгын, байлыгын, файдалылыгын телевидение, радиотапшырулар аша җиткерә белмәдек. Болар – әллә нигә бер башкарыла торган эш түгел, көндәлек эш иде. Без бәйрәм итү белән мавыктык.

Шунысын онытырга ярамый: без Татарстанда гына түгел, Русиядә яшибез. Безгә Русия белән дә сөйләшергә иде. Русия, телисеңме-теләмисеңме – зур дәүләт. Империячел традиция бу дәүләттә халыкның үзаңында яши. Һәм, табигый рәвештә, зур дәүләт бертөрлелеккә омтыла. Ә бу психологиядән килә, аны үзгәртеп булмый. Ул чиновникмы, гади халыкмы, һәрвакытта да бертөрлелеккә омтыла. Аныңча, бөтен кеше бер телдә сөйләшергә тиеш, бер төрле киенергә, бер төрле ашарга тиеш. Бу традиция һәрбер империядә бар һәм булган. Без бу моментны истән чыгардык. Татарстан бит – Русиянең бер өлеше, мөстәкыйль дәүләт түгел. Шуңа күрә монда заманында сөйләшеп, киңәшләшеп, уртак фикергә килеп, бу эшне Русия күләмендә оештырып була иде. Хәзерге көндә Русия ачыктан-ачык бертөрлелеккә курс алды.

Бәлкем, хәзерге авыр хәл татарга файдагадыр да. Безгә ярдәм көтүнең буш өмет булуын яхшы аңлаттылар. Татар үзенә генә таяна ала. Шуңа күрә дәүләттән өметләнеп утырудан файда бармы икән? Татарстан хәзер Русия дәүләтенең юридик кырында берничек тә тайпылыш ясый алмый. Мәскәү нәрсә әйтә – шуны башкарабыз. Хәтта арттырып та җибәрәбез. Минемчә, без туктап уйланырга тиеш. Кануннарга каршы килмичә, шушы юридик кырда калып, хаталарга анализ ясап, милли-мәдәни мәгариф системасында яңа ысуллар табарга мөмкин. Бүген безгә элиталы татар мәктәбе кирәк. Битараф булмаган кешеләр әле бар. Аларны шушы эшкә җәлеп итәсе иде. Акыллы, аек фикер йөртүче урыс галимнәре белән киңәшләшергә кирәк. Шапырынып йөрүче шовинистларга түгел, Павел Шмаков шикелле кешеләргә таяну кирәк. Ул мәктәпләр акыллы татар балаларын, ахыр чиктә хәтта урыс балаларын да җәлеп итәргә тиеш. Ләкин бу эшне кампаниягә кайтарып калдырсак, баш бетте. Минем бу мәсьәләдә тәгаен рецептым юк. Яңадан икетеллелек, күптеллелек пропагандасы, аның файдалы булуын аңлатуны башларга кирәк. Без бит шуны да эшләмәдек. Бала 3-4 телне дә бернинди авырлыксыз, уен формасында өйрәнә ала. Ә инде хәзерге шартларга яраклы методиканы эшләү мин-минлек белән мавыгучы үз галимнәребездән булмый икән, әйдәгез, чит ил галимнәрен чакырыйк. Безгә алар методика тәкъдим итсеннәр, дәреслекләр әзерләп бирсеннәр. Күптелле дәүләтләр бар бит. Швейцария, Канада бар, Финляндиядә шул юнәлештә эш алып барыла. Татар теле – чыдам тел ул. Аны болай тиз генә бетереп булмый.

Комментарии