- 11.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №36 (12 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Русиядә башлангыч мәктәпнең соңгы дүртенче сыйныфында укучылар быелдан яңа фән өйрәнә башлады. Бу фән тулысынча «Диннәр мәдәнияте һәм дөньяви әхлак нигезләре» дип атала һәм алты юнәлештән (модульдән) тора. Правослау, ислам, буддизм, иудаизм, дөнья диннәре, әхлак нигезләре арасыннан, өченче сыйныфны тәмамлаучы укучыларның ата-аналары, уку елы ахырында, бер юнәлешне сайлап алырга тиеш булачак.
Татарстанда ата-аналарга әлеге алты юнәлеш эченнән бары тик икесен генә дөнья диннәрен, йә әхлак нигезләрен генә сайлау мөмкинлеге бирелгән. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте бүлеге башлыгы Алсу Мөхәммәтова моның укучылар башка диннәр турында да күбрәк белсен өчен эшләнүен әйтә.
Республикада дүртенче сыйныфта укучы барлык балаларның 61%тан артыгы – дөнья диннәрен, ә 39%ка якыны әхлакны өйрәнәчәк.
Мөхәммәтова сүзләренчә, ерак бер татар авылындагы бала исламнан кала башка диннәр турында белми диярлек үсә. Ул мәктәптә дөнья диннәрен өйрәнгәнгә күрә, шәһәргә килгәч аңа башкалар белән аралашу күпкә җиңелрәк булачак. «Безнең максат – балаларның бер-берсен яхшырак аңлауларына ирешү», – ди Мөхәммәтова.
Әлеге «Диннәр мәдәнияте һәм дөньяви әхлак нигезләре» дип аталган фәнне керткәнче, Русиянең 19 төбәгендә ике ел дәвамында сынау дәресләре үткәрелде, укытып карадылар. «Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре»н төзүчеләрнең берсе – Русия ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин. Мөхәммәтова сүзләренчә, Мөхәммәтшин, белгеч буларак, дәреслекнең Татарстан кебек төбәкләргә зыян салмаслык булуын һәм җирле үзенчәлекләрнең дә истә тотылуын игътибарга алган.
Бу дәреслекләр Татарстанга кайткан. Татар мәктәпләре өчен татар теленә дә тәрҗемә ителгән. Мөхәммәтова урыс телендәге дәреслекләрнең мәктәпләргә барып җитүен әйтә, ә татарча китаплар шушы бер-ике атна эчендә укучыларның һәм укытучыларның кулларына керәчәк. Үзе ул ике дәреслек белән дә танышып чыккан. «Балаларга гына түгел, ә төп диннәрнең мәдәниятләре турындагы мәгълүмат өлкәннәр өчен бик кызык итеп язылган», – ди Мөхәммәтова.
Татарстаннан аермалы буларак, Чуашстандагы татар мәктәпләрендә укучыларның барысы да диярлек исламны сайлаган. Алар аны урысча басылган дәреслекләрдән укыячак. Бу хакта Чуашстан Мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә һәм гомум тәрбия бирү бүлеге баш белгече Инесса Ядранская белдерде. «Укытучылар балалар күңеленә үтемле булсын өчен татар телендә дә, ә башка юнәлешне өйрәнүче чуаш балаларына чуаш телендә дә аңлата алалар», – диде ул. Урысча дәреслекләр чуаш теленә тәрҗемә ителмәгән.
Татарлар да һәм шулай ук урыслардан кала башка милләт вәкилләре дә күп булмаган Кострома өлкәсенә килсәк, бөтен өлкәгә быел бер укучы иудаизмны, ә дүрт укучы исламны өйрәнәчәк. 70% укучы – православны, 20%ы – әхлакны, 8% дөнья диннәрен сайлаган.
Сайлаган юнәлешне укучылар ел дәвамында атнасына бер сәгать укыячак. Әлегә билге куелмый. Шевелева сүзләренчә, Русия Мәгариф министрлыгында бу юнәлешләрне укытуга багышланган җыелыш вакытында билге куярга кирәк дигән тәкъдим белән чыгучылар да булган, әмма әлегә бу тәкъдим кабул ителмәгән.
Русиядәге гомум вәзгыятькә күз салсак, балаларның 47%ы – әхлакны, 28,7%ы – православны, 20,3%ы – дөнья диннәрен, 5,6%ы – исламны, 1,2% буддизмны, 0,1% иудаизмны өйрәнәчәк.
Наил АЛАН.
Баласына татар телен укуны тыйган
Түбән Кама башкарма комитеты балаларына татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөрүне тыйган Виктория Можарованы мәхкәмәгә бирде. Мәхкәмә эше 13 сентябрьгә билгеләнгән.
Бу инде шундый икенче очрак. Татар теле белән бәйле мондый күренешнең беренчесе 2004 елда Казанда булган иде. Ул чакта вәзгыять киресенчә була – Хапугин дигән әфәнде үзе Русия Конституция мәхкәмәсенә баласын татарча укытмауны таләп итеп мөрәҗәгать иткән.
Түбән Камада мәхкәмәгә шикаять хакимият тарафыннан бирелә. Дәгъва юллауның кайбер сәбәпләренә дә тукталыйк. Виктория Можарованың балалары Никита һәм Андрей 35нче гимназиядә 2009 елдан башлап укыйлар. Аңа кадәр шәһәрнең башка мәктәпләрендә белем алалар. Можарова 2008 елда ук балаларын татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөртмәячәге хакында рәсми гариза яза. Шуннан бирле аның балалары татар теле дәресләренә йөрми. Татар дәресләренә йөрмәгән бу укучылар сыйныфтан сыйныфка күчерелә. Канун буенча, әгәр укучы ике фәннән аттестация узмаса, алдагы сыйныфка күчерелергә тиеш түгел. Ә монда нәкъ ике фән – татар теле һәм әдәбияты килеп чыга. Шуның белән Никита һәм Андрей да бер сыйныфтан икенчесенә күчәргә тиеш булмый, шулай да, алар 8нче сыйныфка кадәр җиткәннәр.
Шушы күренеш һәм булачак мәхкәмә уңаеннан без шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Фәретдинов белән берничә тапкыр элемтәгә чыгып карадык. Аның эшләре тыгыз булу сәбәпле, җавап алынмады. Шулай да, кайбер оешма рәисләре, җәмәгать эшлеклеләре фикерләрен белдек.
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев болай ди:
– Бу – матур күренеш түгел. Татарстанда икетеллелек турында канун кабул ителгән. Ике тел белү – белемеңне күбәйтү дигән сүз. Шәһәр мәктәпләрендә әдәби кичәләр, шигырь бәйрәмнәре уздырабыз. Анда урыс балалары да татарча язган шигырьләрен укый. Әйбәт бит. Шулай аңлашып яшәгәндә генә киләчәгебез булачак.
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев:
– Мондый вәзгыять 2004 елда Казанда булып алган иде. Хапугин дигән кеше, мин баламны татарча укытырга теләмим, дип, Русия Конституцион мәхкәмәсенә шикаять юллады. Әлеге мәхкәмә мондый карар чыгарды: «Татарстанның мәгариф турындагы «татар һәм урыс телләре бертигез дәрәҗәдә укытылырга тиеш» дигән канун маддәләре РФ Конституциясенә каршы килми». Моннан да зуррак карарның булуы мөмкин түгел иде.
Түбән Камадагы бу гаилә дә әлеге канунны үзгәртә алмас. Әлеге кеше республика кануннарын кабул итми икән, аның гаебедер. Бу эшкә үзенең генә башы җиттеме икән, кемнәрдер өндәгәнме, монысында да шигем бар. Ни өчен әле бу кеше яки балалары татар телен өйрәнүгә каршы? Нигә алгебрага, физикага, рәсем дәресенә, урыс теленә, инглиз яки алман теленә каршы түгелләр? Ә менә татар теленә каршы. Мин үз балаларыма урыс телен укуны тыюны күз алдына да китерә алмыйм. Димәк, мин толерант, башка халыкларга хөрмәт белән карыйм. Бу кеше татарга, аның теленә, мәдәниятенә хөрмәт белән карый белми. Аны экстремизм ягына авышкан дияргә дә мөмкин, – диде.
Түбән Каманың шәһәр хакимияте Виктория Можаровага карата «Балаларына белем алуда чикләүләр куюда» дәгъва белдерәчәк. Кайбер мәгълүматлар буенча, Можарова, «Русиядә урыс теле дәүләт теле булып тора һәм шул телне укыгач җиткән», дип саный.
Гафиулла ГАЗИЗ.
Татарстанда кемнәр байый?
Татарстанның икътисади өлкәдә зур үсеш кичергән шәһәр һәм районнары билгеле булды. Беренче өчлектә Әлмәт, Түбән Кама һәм Казан.
2012 елның беренче яртыеллыгында уртача хезмәт хакы Татарстанда 21021 сумга җиткән. Иң югары күрсәткечләр беренче өчлекне алып торган шәһәрләрдә күзәтелә. Мәсәлән, Әлмәттә бу сан 25264 сумга тиң. Мәгълүм ки, бу шәһәрдә Татарстанның иң затлы һәм иң бай ширкәте – «Татнефть»нең баш идарәсе урнашкан.
Икътисад министрлыгы мәгълүматына караганда, кеше башына туры килгән керем, 2011 ел белән чагыштырганда, 15,4% ка арткан. Казанда бу сан 32763 сумны тәшкил итә. Чаллыда яшәүче кеше уртача 22880 сум ала, ә Әлмәттә яшәүче ай саен 25138 сумга баеп бара.
– Чаллының беренче өчлеккә дә керә алмавы гаҗәп түгел, гәрчә анда сәнәгатьчелек югарыда булса да. Соңгы арада «КамАЗ»га заказлар булмады, шуңа күрә эшчеләр тулы көн эшли алмады. Билгеле, заказлар күп булса, Чаллыны узучы булмас иде. КамАЗ җитештергән машиналар дөнья стандартларына туры килергә тиеш дип уйлыйм, чөнки Русия өчен генә эшләсәк, заводка ихтыяҗ булмас. Киләчәктә бу исемлектә «Алабуга» махсус икътисади зонасын да күрергә мөмкин булыр. Чит ил капиталын җәлеп итә алсак, Алабуга шәһәре алдынгы урыннарга чыгарга мөмкин, – дип саный икътисад белгече Фарсил Зыятдинов.
Икътисади үсешне чит ил инвестицияләренә бәйләү юкка түгел – министрлык саннарына караганда, нәкъ менә төрле инвестицияләр җәлеп итү аркасында, Татарстанда һәр кеше башына исәпләгәндә керем 15500 сумга арткан.
Ленар МӨХӘММӘДИЕВ.
Халык сүзе
Казый мәхкәмәсе яхшырак булмасмы?
«Татар зыялыларының күпчелеге нигә мәчеткә йөрми?» язмасы укучыларыбызда кызыксыну уятты. (Бу язма «Безнең гәҗит» газетасының узган санында да басылган иде. – Ред.) Язмада күтәрелгән мәсьәләләргә карата фикерләр килү дәвам итә. Шуларның берсен Халык сүзе шәлкемендә тәкъдим итәбез.
Бездә мәчет һәм муллалар белән күп кеше тормышында өч тапкыр – исем биргәндә, никах укыганда һәм җеназа вакытында гына очраша шул. Ничә дистә еллар дәвамында совет власте астында яшәгәндә дин әһелләренең дәрәҗәсе бөтенләй диярлек юкка чыкты. Без мәктәптә укыганда аларны гел тискәре яктан күрсәтү генә иде.
Дин әһелләре тәрбия эшләреннән читләштерелгәч, совет мәктәбе әхлакый тәрбия өлкәсендә барлыкка килгән бушлыкны тулысынча тутыра алмады. Нәтиҗәдә эчкечелек, әхлаксызлык артты, яхшыны начардан аера алмау киң җәелде.
Күп кенә Көнбатыш киноларында шактый таныш сюжет – берәр проблема булса, ни эшләргә икәнен белмәсәләр, чиркәүгә барып киңәш сорыйлар. Ягъни дин әһелләре көн саен очрый торган четерекле мәсьәләләр буенча шактый дәрәҗәле консультант ролен уйный. Аларга барып серләрен чишәләр, күңелләрен бушаталар, төпле киңәш алалар һәм проблема буенча бирелгән чишелешнең иң дөресе булуына ышанып тынычланып чыгалар.
Бездә дә имамнар, муллаларның дәрәҗәсе шундый югарылыкка ирешсә, әйбәт булыр иде. Ислам динебез бит начарга өйрәтми, яхшыга гына. Коръән һәм башка дини китапларда бик күп проблемаларны чишү юллары әзер килеш китерелә дип уйлыйм.
Кайбер бәхәсләрне юридик көчкә ия чишүне дә башкара алыр иде дәрәҗәле, намуслы дин әһелләре. Безнең Русиядә «третейский суд» дигән нәрсә бар. Аңа үзгәрешләр кертеп, бәхәсләшүче яклар икесе дә теләсә, «третейский суд» буларак казыйны сайлап алу мөмкинлеге булса, ничек булыр иде икән? Мәсәлән, бәрәңге бакчасының чикләре буенча бәхәс чыкса, барасың да мулла яки казый янына, шуның белән тиз генә бәхәс чишелә.
Күптән түгел интернеттан укыдым, шәригать кануннары Британиядә дә кулланыла ала икән бит. Мөселманнар кайбер мәсьәләләр буенча дөньяви мәхкәмәгә түгел, ә шәригать буенча консулга мөрәҗәгать итә алалар икән. Бу мәсьәләләргә өйләнешү-аерылышу, мирас, милек буенча булганнар керә.
Күп илләрдә шәригать кануннары һәм дөньяви кануннар параллель эшли. Мәсәлән, Малайзиядә мөселманнар өчен аерылышу, мирас бәхәсләре шәригать мәхкәмәсендә хәл ителә һәм дөньяви мәхкәмә аның карарларын үзгәртә алмый.
Зыялыларның кайберләре, бәлки, үзләре тора-бара имам-мулла булыр, шул вакытта, бәлки, башка зыялылар да һәм, гомумән, бар халык мәчетләргә күбрәк йөри башлар?
Равил НОГМАНОВ.
Эдмонтон, Канада.

Комментарии