Нурзадә: «Биюче буласым калган!»

Нурзадә: «Биюче буласым калган!»

Көз җиттеме, артистлар өчен кызу эш башлана. Театрлар чираттагы сезонын ача, җырчы-биючеләр куя башлый. Тамашачылар күңеленә «Кояшым» җыры белән кереп, үзе дә гел кояш кебек балкып, нур чәчеп торучы җырчы кыз дә сентябрь ахырында чираттагы концертын тамашачыларга тәкъдим итмәкче. Шул уңайдан Нурзадәнең үзе белән очрашып сөйләштем.

Нурзадә, синең исемең кызлар арасында бик сирәк очрый. Бу мулла кушкан исемеңме, әллә сәхнә өчен генә уйлап табылган псевдониммы?

Үземнең чын, әти-әнием кушкан исемем. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «нурлы кыз бала» дигәнне аңлата. Дөрестән дә бик сирәк исем, үз гомеремдә ике генә тапкыр очратканым булды. Анысы да – берсе Себердә гастрольләр вакытында.

Әти-әниең ни белән шөгыльләнә? Туганнарың арасында тагын җырчылар бармы?

Әти-әнием Арча районының Шура авылында гомер кичерә. Хәзер инде икесе дә лаеклы ялда. Әнием гомер буе мәдәният йортында эшләде. Хәзер дә тик ятмый, миңа концерт сценарийлары язарга ярдәм итә. Әтием исә колхозда хисапчы вазифасын башкарды. Үзе җырламаса да, концертларымны бик яратып карый. Тагын әле бертуган энем бар, ул сәнгать өлкәсеннән ерак кеше. Шулай да туганнарым арасында сәнгатькә гашыйк кешеләр бик күп. Энемнең кызы Лилия дә җырларга ярата. Әнием ягыннан күп туганнарым баянда уйный, авылдагы бер генә мәҗлес тә алардан башка үтми. Әбием бик матур җырлый иде. Концертымда әбием җырлаган җырларны ишетергә мөмкин булачак. Әйтергә онытканмын, әниемнең 83 яшьлек апасы «Чордашлар» фольклор ансамбленә йөри. Инде алтмыш яшьтән дә өлкәнрәк булган әлеге апалар районнарда гына түгел, Пермь өлкәсенә кадәр барып, чыгыш ясап кайтты. Сер итеп кенә әйтәм, концертымда алар да чыгыш ясаячак. Нинди номер әзерләгәннәрен, дөресен генә әйткәндә, үзем дә белмим әле. Быел «Тарихи мирасларны саклау» елы булгач, «Чордаш»лар да шул темага багышланган номер әзерләвен генә әйтте.

Гаиләгез, чыннан да, бик кызыклы икән. Ә үзең кайчан гаилә корырга уйлыйсың соң?

Дөресен генә әйткәндә, шәхси тормышка вакытым да, көчем дә калмый. Мин бик иртә өйдән чыгып китәм, кайвакыт эштән төнлә генә кайтып керәм.

Сәхнәдәге Нурзадә белән тормыштагы Нурзадә нәрсәсе белән аерыла?

Тормышта мин күпкә оялчан, тыйнаграк. Ә сәхнәдә мин яшим. Бөтен энергиям шунда чыгып бетә бугай. (Көлә.) Мин йолдызлыгым буенча игезәк. Бәлки, шуңадырмы, үземдә гел икеләнү тоям. Элек күлмәкләр сатып алганда берәрсен ияртә идем, хәзер алай эшләмим. Күбрәк үземә генә ышана башладым диясем килә. Күпләр белә инде, сәхнәдә җырлаудан тыш мин әле тагын туйлар, мәҗлесләр алып бару белән дә шөгыльләнәм. Берсендә мине тамада буларак түгел, ә кунак итеп чакырдылар. Кич буе артистлар, алып баручылар янында йөреп, аптыратып бетерә яздым үзләрен. Шул мәҗлестән соң кунак буларак башка мәҗлескә бармам, ахры, дип кайттым. (Көлә.) Ләкин үзем дусларны кунак итәргә бик яратам!

Сәхнәдә башкарган җырың бию белән үрелеп бара. Һәр җыр өчен биюләрне махсус өйрәнәсеңме?

Мин кечкенәдән биергә яраттым. Хәзер дә биюләр белән шөгыльләнәм. Биюгә мәхәббәт, андый сәләт миңа табигатьтән килә, күрәсең. Әгәр кире әйләнеп кайта алсам, мин, һичшиксез, биюче булыр идем! Минем хәтта Русия буенча конкурсларда катнашып алган дипломнарым, лауреат исемнәрем дә бар! Һинд биюләрен бик яратам, испан биюләре белән шөгыльләнәм. Әле менә билемне авырттырган идем. Табиблар күп хәрәкәтләнергә ярамый диде, шуңа биюләрне вакытлыча калдырып торырга туры килде. Бик тә Ирландия халкындагы һәм парлы биюләрне өйрәнәсем килә. Җырларга биюләрне махсус өйрәнмим, көй барышында ул минем үзеннән-үзе килеп чыга. Ел да концертка махсус берәр бию өйрәнә идем, быел өйрәнмәдем. Гомумән, быелгы концерт программамда узган елгы концертларда булган кызык өлешләр генә керәчәк. Яр Чаллыдан минем «Супер бабайлар»ым да киләчәкләр! Әлбәттә, концертта «Сәйдәш» бию төркеме биюләре дә булачак!

Концертың турында аерым сорау әзерләгән идем дә, барысын да сөйләп бетердең бугай инде…

Бу минем зур сәхнәдә эшләвемә ун ел тулу уңаеннан уздырыла торган концерт. Эшемә ниндидер бер нәтиҗә буларак оештырылган тамаша. Мин аны «Дуслар белән янәшә» дип атарга булдым. Инде катнашучылар турында дөрестән дә күп сөйләп аттым бугай. (Көлә.) Әле тагын Фердинанд Сәлахов һәм якташым Рөстәм Закиров та катнашыр дип көтелә. Тамашачылар ник минем сәхнәдә Нурзадә генә булып калуымны да, Рафик Таҗетдинов белән безне нинди җепләр бәйләвен дә концертка килгәч беләчәк. Программаны үзем алып барачакмын. Тагын бер серне ачам, концертта минем иң яраткан җырчым чыгыш ясаячак. Кем икәнен тамашаны карарга килгәч белерләр. Шулай ук тамашачыларыма тагын бер бүләк әзерләдем. Концертка кадәр, «Кадерен белгәннәргә» дип аталган альбомым чыгачак. Анда минем 52 җырым тупланган. Концертта аны да сатып алырга мөмкин булачак.

Нурзадә, нинди авторлар белән эшлисең?

Мин берничә генә автор белән эшлим. Шагыйрьләрдән бу Вазыйх Фатыйхов, Расих Шагаев һәм яңа автор Рөстәм Зәкуан. Әле Рөстәм абый белән Вазыйх абый курсташлар да булып чыкты. Минем иҗатым аша бер-берләрен кабат очратуына бик шатмын! Көйләрнең күбесен үзем иҗат итәм. Марсель Иванов, Зөфәр Хәйретдинов кебек композиторлар иҗатына да мөрәҗәгать итәм. Халык җырларын җырларга яратам. Сара Садыйкова җырларын өйрәнәсем килә. Илгиз Закиров иҗат иткән көйләр дә күңелемә бик якын.

Берничә тапкыр җырлап караганнан соң да, күңелгә ятмаган, җырлый алмаган җырларың булдымы?

Андый җырлар да була. Дөрес, бик еш түгел-түгелен. Миңа бик күп шигырьләр алып киләләр. Ләкин һәр шигырьне дә көйгә салып булмый бит. Кайбер шигырьләрнең сүзләрен үзгәртергә туры килә. Вазыйх абый Фатыйховны шулай берсендә төн уртасында аптыратып бетергән идем. Көе матур, шигыре матур, бер сүз туры килми генә бит менә! Андый очракны җырчылар «не звучит» диләр. Вазыйх абыйга шалтыраттым да, икенче көнгә үк текстны үзгәртеп бирде. Аранжировкалар ясаганда дә миңа ошамаган яклар килеп чыккалый. Халык бик яратып кабул иткән « Кояшым» җыры белән шулай булган иде. Аранжировка ясаучы бик тырышып, шәрык стилендә миңа җырны эшләп бирде. Өйгә кайтып тыңладым мин моны. Бер тыңладым, ике тыңладым… Юк, ошамый! Икенче көнне бардым да, кайсы җире ошамаганын аңлаттым. Аранжировка ясаучы урыс егете иде, шуңа да җырның сүзләрен аңламый. «Синең көләч йөзләреңне, йөзләреңне…» дип җырлыйм да, тегендә «хау-хау» дигән ымнар кушылып китә. «Соң мин бит болай этләргә җырлаган кебек килеп чыга, зинһар, башкача эшлик!» – дип сорагач, үзе дә көлде. «Син бик «капризная», – дип, шаяртып кына әллә ничә тапкыр куып та чыгарганы бар инде эш бүлмәсеннән. Аннары үзе шалтыратып, ник килмисең, дип сорый тагын. Мин «капризная» түгел, мин таләпчән генә, дим. (Көлә.)

Җырлау, мәҗлесләр алып барудан тыш ниләр белән шөгыльләнергә яратасың?

– Кул эшләре белән шөгыльләнергә яратам. Бик тәмле пешерәм, пешереп ашатырга кешем генә юк! (Көлә.) Кайчагында дусларга шалтыратам да, ашарга пешердем, мине ашатып китегез әле, ялгызыма күңелсез дип, аларны чакырып кунак итәм. Мин бик тиз әзерлим. Китаплар укырга яратам. Психологиягә кагылганнарын да, матур әдәбиятны да бик яратып укыйм.

Нурзадә, син нәрсәдән куркасың?

Судан бик нык куркам, чөнки йөзә белмим. Тик шуңа да карамастан ике ел рәттән Төркиягә барып, ял итеп кайттым әле! (Көлә.) Аннан тагын солярийдагы кебек ябыла торган ишекләрдән куркам, тыным кысыла кебек миңа анда.

Синеңчә, бәхет формуласы нинди ул?

Сәламәт яшәү һәм яраткан эшең булуны бәхет дип аңлыйм. Ирекле булуым белән дә, бер яктан, мин бәхетле. Дөрес, кайчагында ялгызлык та туйдыра. Аның каравы мин кайчан телим, кая телим, шунда бара алам. Өйдә көтеп, кайгыртып торыр кешең булу да бәхеттер, бәлки…

Үзеңдә нәрсә җитми дип саныйсың? Нәрсәне үзгәртер идең?

Кыюлык җитми миңа! Мин бик максатчан, үземчә эшләргә яратам. Усаллыгым да бар, шул ук вакытта әдәпле, тыйнак та мин. Менә кыюлыкны арттырасы иде.

– Әңгәмәгә вакыт тапканың өчен рәхмәт, Нурзадә! Концертларың әйбәт кенә үтсен, тамашачы ишелеп тамашаңны карарга килсен!

P.S. Нурзадә «Безнең гәҗит» укучылары арасында конкурс игълан итә. Дөрес җавап биргән укучыбызга җырчы «Дуслар белән янәшә» концерт программасына билет бүләк итәчәк. Ә «БГ» Нурзадәне яратучы, белдекле әлеге тамашачыга 2013нче елга газетаны бушлай яздырачак.

Ә хәзер сорау: Нурзадә нинди ризыкны пешерә белми? (Укучыларга ярдәм йөзеннән генә әйтәм, ризык би-и-ик гади!) Җавабыгызны пәнҗешәмбе көнне «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсе вакытында шалтыратып, безгә җиткерә аласыз. Ә бүләк – беренче дөрес җавапка.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Нурзадә: «Биюче буласым калган!» , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии