Болгарга сәфәр иминме? Булгария фаҗигасенә 6 ел

Болгарга сәфәр иминме? Булгария фаҗигасенә 6 ел

122 кешенең гомерен өзгән «Булгария» һәлакәтенә 10нчы июльдә 6 ел тулды. Һәлак булганнарның 28е бала иде. «Булгария»не арендага алып кулланган «Аргоречтур» ширкәте башлыгы Светлана Инякинаны гаепле дип төрмәгә яптылар.

Һәлакәт корбаннары истәлегенә Кама Тамагы районының Сөйки авылыннан ерак булмаган җирдә һәйкәл ачылды, теләгәннәр кереп укый алсын өчен дип, мөселман һәм христиан гыйбадәтханәләре дә салып куйдылар. Һәлак булганнарның туганнарына акчалата ярдәм күрсәтелде.

Ә хәзер Болгарны күрергә теләгәннәр өчен корабта сәяхәт иминме соң? «Азатлык» әнә шул сорауга җавап эзләп, 1нче июльдә «Борис Полевой» теплоходында Болгарга сәфәргә чыкты. Сәяхәтне «Идел сәяхәтләре» («Волжские путешествия») ширкәте оештыра.

Корабка тимер ишекләр аша тикшереп кертәләр. Чират җыелды. Көчле яңгыр ява башлау сәбәпле, юлчылар тикшереп-үткәрү урынына кереп тулды. Тикшерүне тизләттеләр. Сиздерми генә яннан үтеп китәргә дә була иде.

«Борис Полевой» теплоходы 1961нче елда төзелгән, 1985нче елда капиталь төзекләндерелгән. Кораб хезмәткәрләре: «2015нче елда мотор капиталь төзекләндерелде», – дип тә белдерә.

Корабның хәйран ук тузган булуы, кат-кат буялганы күренеп тора. Каютадагы җиһазлар да, урын-җир дә тузган. «Ике ел элек килгән яңа хуҗаның моңа акчасы юк», – ди хезмәткәрләр. Русия елгаларындагы корабларда халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә хәлләрнең мактанырлык булмавыннан да зарланып алдылар.

«Борис Полевой» 215 юлчыны һәм утызлап экипаж әгъзасын сыйдыра. 1нче июльдә 120 кеше юлга чыктык. Иминлек кагыйдәләрен үтәү, каза була калганда ниләр эшләргә кирәклегенә багышланган аңлатмага (инструктаж) юлчыларның яртысы килүне кирәк санамаган иде. Аңлатма да иң күп дигәндә өч минут дәвам итте.

Өстәмә чыгу ишекләре ачык, өскә күтәрелә торган баскычка да кирәк-кирәкмәс әйберләр куелмаган. Каютага рус һәм инглиз телләрендә коткару жилетын киюне аңлаткан язу эленгән.

Дүрт кешелек каютада өч кенә коткару жилеты булу күңелгә шом салды. Кораб тирәли 18 коткару боҗрасы куелган. Каза булган очракта, халыкны коткарыр өчен һәрберсе 16 урынлы өч көймә бар. Аларга «2017нче елның апрелендә сыналды» дип язылган.

Көтелмәгән хәл килеп чыкканда халыкка каюталарына кереп жилетлар кию мөмкинлеге булмаса, коткару боҗралары да, көймәләр дә җитмәячәк. «Коткару саллары да бар, алар һәркемгә җитә», – дип тынычландыра хезмәткәрләр. «Кисәк бәрелгәндә үзләре кабара торганнар», – дип тә өстәделәр. Бу салларның кайда булуын һәм аларның күпме икәнлеген күрсәтүче булмады.

Соңгы вакытта тикшерүләр артканнан арта бара, дип бүлеште корабта эшләүче бер ханым. Сәяхәтләр сезоны башланыр алдыннан апрель аенда ике тапкыр тикшерәләр икән. «Хәзер корабны рейска чыгару катлаулы. Хәтта елга портларына туктаганда планнан тыш тикшерүләр булырга мөмкин. Куркып кына эшлибез», – диде ул.

Әңгәмәдәш күптән түгел «Очарованный странник» корабының төпкә утыруы турында да сөйләде. Шуннан соң аны кабат тикшереп интектергәннәр. «Кораб өчен беркем җавап тотарга әзер түгел. Хуҗасы – бер кеше, кулланучысы – икенче зат, әле субарендага бирәләр, шундый озын чылбыр барлыкка килә һәм кораб өчен кем җаваплы булуны ачыклап та булмый», – ди ул.

Корабта хезмәт күрсәтү сыйфаты да сораулар тудыра. «Монда эшчеләр гел алмашып тора бит. Чөнки хезмәт хаклары аз. Әле гаиләңнән аерым 5 ай яшәргә кирәк», – ди кораб хезмәткәре.

«Борис Полевой» теплоходы 2нче июль иртәсендә Болгарга килеп җитте. Дүрт сәгать Болгар белән танышкач, кире Казанга юл алды. «Булгария» фаҗигасе урынын тыныч кына узып китте. Кораб хезмәткәрләре моннан алты ел элек булган һәлакәт турында сөйләшергә теләми. Кичке тугызда Казанга кайтып җиттек.

Татарча язылган такта тоттырып, шартнамәне оныттыралар

Казан белән Мәскәү арасындагы шартнамәне оныттырып, халыкка элмә такта һәм Сөембикә урамы әкиятен тоттыралар. Тынычландыргыч терапия кулланыла. Балта урынына шөшле тоттырдылар булып чыга.

Татарстан халкы, дөресрәге, аның хәерхаклы, гадел өлеше, бу арада самими эйфориядә яшәде. Ниһаять, элмә такталар да татарча булачак икән бит! Дәүләт Шурасының ниндидер бер бүлеге татарча язмаучыларга штраф салуны хуплаган икән, кара әле! Ничек инде сөенмәскә?! Телләр тигезлеген санламаучыларга 1000 сум штраф та салына ала, дип шатланабыз хәзер. Кибет, ашханә-кафеларга куелган язмалар татарча булса, илгә ямь керер һәм халыкта дуслык, тигезлек хисе уяныр инде.

ПЫСКЫГАН ӨМЕТ УЯНДЫ

Моңарчы хосусый ширкәтләр генә түгел, дәүләт үзе дә татар телен санга сукмый иде. Аптыраган җәмәгатьчелек инде аларга каршы төрлечә көрәшеп тә карады, шау-шулар даими куба килде. Тик туган телне үстерәбез, дуслыкта яшибез, дип, утыз ел буе сөйләнгән арада, шул гап-гади такталар да толерантлаша алмады. Моңа җаны бар кешеләр зар-интизар булды. Ә бүген исә алар өчен кояш чыкты: такталар татарлаша, шатлыклар эчкә сыймый.

Әлбәттә, карагрухчылар бу такталарны тумас борын ук мыскыл да итә башлады. Гомер бакый татарофобия арасында яшәүче милли көрәшчеләр моны күреп, чынбарлык вәзгыятен тагын да ныграк тойдылар. Такталар өчен көрәш реаль төсмерләр алды. Алар хәзер чынлап та, такталарны татарча яздыртабыз, диеп дәртләнде, кабат тырышып милләтне якларга әзерләнделәр.

БАУМАН ПАТШАГА КАРШЫ БУЛГАН

Берочтан инде 100 ел буе, ә бәлки 500 ел буе, хыялланган тагын бер визуаль ышаныч тормышка ашырыла кебек. Татар канлы миллионнарча кеше өчен газиз булган Казанның төп урамын Сөембикә итеп үзгәртергә мөмкиннәр. Депрессия һәм меланхолия чоңгылында яткан абориген зыялылар арасында инде бу хәбәрне дә ишеткәч, чын терелеш башланды.

Рухланып, берише хәтта Миңнехановка хат та язды. Әлбәттә, хөкүмәт бу эшне урамга чыгып, һава сулап кергән кебек кенә, бик җиңел башкара ала. Бауман – «террорчы», ул патшага(!) каршы көрәшкән кеше. Хәзерге Русия халкы исә кабат патшаны ярата, империягә мәдхия җырлый, шуңа сылтап, дошман Бауманның исемен түрәләр бер секундта юк итә ала. Шуның өстенә Сөембикә дә, нәкъ менә урыс патшалыгына сатылган, аңа бирелгән кеше. Аны да җиңел генә, бүгенге Русиядәге идеология, фикерләр сөрешенә яратып, күтәрә алалар.

Икътисади файда өмет итү дә, тынычлык сөюче Казанга Сөембикә исемен кайтара ала. Безнең прагматиклар Сөембикәдән дә күп акча эшли ала. Бу арада күп кеше чит илләргә йөрүне туктатып, үз илебездә сәяхәт итә башлады бит. Бу кунаклар Казанга акча китерә. Ә Казанга туристны матур экзотика белән генә чакырырга була. Кунакларга йөз калада, мең авылда очраган Бауман чатлары, тыкрыклары, урамнары бушлай да кирәкми. Казанга Бауман атамасын күрер өчен килми алар. Туристка искитәрлек яки үзенчәлекле башка әйбер кирәк. Сөембикә образын исә килгән кунакларга чәчәкләп-чуклап сатарга була: «патшабикә булган», «риваятьләргә кергән», «манарадан сикергән», «килешү өчен корбан булган», «тынычлык өчен фида кылган», «чибәр булган, аңа барлык патшалар кызыккан» дия-дия.

Ә сез Сөембикә татар өчен кадерле булганга, азатлык көрәше байрагы булганга аның исемен башкалага кайтарырлар, дип уйлыйсызмы? Уйлаган өчен ашарга сорамыйлар, хыяллану матур нәрсә. Тик шул арада башка мөһим әйбердән колак кагабыз, аны сизәсезме?

ШАРТНАМӘНЕ ТАКТА ИДЕЯСЕ БЕЛӘН ЙОМАЛАР

Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешү юкка чыгу алдында тора. 26нчы июньдә Мәскәү белән бүлешү турында шартнамә кабул ителүгә ун ел булды. Ун елга төзелгән килешүнең мөддәте 24нче июльдә тәмам юкка да чыга инде.

Дөрес, оптимистлар, шартнамәнең озайтылуы ихтимал дип, һаман да хыяллана. Ә мин исә бүген инде шартнамә артыннан йөрердәй, тырышырдай дәүләт җитәкчесен, зур түрәне күрмим. Алар хәтта, бу теманы кузгатмагыз, диеп депутатларга да әйтеп торалар.

Кызганыч, минемчә, бу шартнамә озайтылмаячак. Сез өметләнәсездер, өметләнегез, ә менә мин өметләнмим. Кырыкмаса-кырык төрле һәм мавыктыргыч вакыйгалар туып торачак, дәүләт клоуннары телләренә салыначак, шартнамәне төземичә, тартып-сузып, аны арткы планга күчерәчәкләр. Латин әлифбасын, милли университетны да Казан белән Мәскәү шулай килешеп, алдап-йолдап, тартып-сузып йомып куйдылар. Казандагы бериш түрә хәтта, кирәк нәрсә, тырышырбыз, дип тә сөйләп тынычландырып торачак.

Шартнамә сорап-сорап бирмәсәләр дә, аның урынына милли элмә такталар яки милли атамалар алырга була. Шулар өчен булса да, шартнамә алабыз, дип тырышырга кирәк. Татарстан кешесе шартнамә кирәк дип ни кадәр күбрәк шаулашса, аңа шул кадәр яхшырак.

Шартнамә сорасак, элмә такталарны чынлап та татарчалаштыра башларга мөмкиннәр. Ә шартнамә сорамасак, элмә такталар һаман да урыс телендә калыр кебек. Казан халкы өчен изге сыер кебек кадерле Бауман урамын да берсүзсез үзгәртеп куярга мөмкиннәр. Шартнамә сорадыгыз – менә сезгә татарча урам, тынычланыгыз, диеп. Элмә такталар һәм Бауман урамы киләчәге кебек вак-төяк мәсьәләләр дә шартнамә тирәсендә хәл ителә. Шартнамәне сорасак, тынычландырыр өчен, элмә такталар белән бер урамны булса да ясарлар иде. Ә шартнамәне сорамасак, элмә такталар да, Сөембикә урамы да булмаячак. Сорамасаң, хәтта әнә шул вак-төяк вәгъдәләре дә сүздә генә калачак. Сорамаган балага имезлек каптырмыйлар. Сорарга кирәк!

Гамил НУР

Дәүләт Шурасы утырышында Путинга шартнамәне озайту турында мөрәҗәгать кабул ителде

Татарстан Дәүләт Шурасының җәйге ялларга киткәнче соңгы утырышында федераль үзәк белән Казан арасындагы шартнамә мәсьәләсе күтәрелде. Дәүләт Шурасы депутаты Николай Рыбушкин шартнамәне озайту турындагы мөрәҗәгать тәкъдим итте.

Депутат сүзләренчә, шартнамәнең туктатылуы күп кенә хокукый мәсьәләләр тудырачак. Шартнамә озайтылмаган очракта, Татарстанның гына түгел, Русиянең дә кануни актларына, шул исәптән Конституциягә дә үзгәрешләр кертәсе булачак. «Беренче карашка гына да Татарстан Конституциянең 14ләп маддәсе үзгәрәчәк. Бу нормаль күренеш түгел. «Хокукый упкын» барлыкка килмәсен өчен, шартнамә озайтылырга тиеш», – диде Рыбушкин.

26 депутат имзалаган мөрәҗәгатьне хуплап, депутат Разил Вәлиев тә чыгыш ясады. «Шартнамә беренче чиратта федератив үзәккә кирәк. Килешү озайтылмаган очракта, Татарстанга вакытлыча өйдәш роле каламы?» – дип сорау бирде депутат.

Депутат Марат Галиев: «Халык тарафыннан сайланган парламент дәшми калырга тиеш түгел», – диде.

Бу мөрәҗәгатьне утырышта катнашкан 83 депутат бертавыштан хуплады. Әлеге соңгы утырышта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Алексей Песошин да катнашты. Утырыш алдыннан шураның 30га якын депутаты, бу мәсьәләне көн тәртибенә кертүне сорап, шура рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать имзалады.

Комментарии