Мордовиядә төзелгән мәчетне ачарга рөхсәт бирмиләр

Мордовиядә төзелгән мәчетне ачарга рөхсәт бирмиләр

Мордовиянең Чамзинка район үзәгендә төзелгән мәчет инде ун елдан артык ачылмый тора. Хакимият аны мөселманнарга бирмәс өчен яңадан-яңа сәбәпләр таба. Мәчет эченә кереп, әйберләрен дә урлый башлаганнар.

Күптән түгел билгесез кешеләр кабат мәчетнең кадакланган ишеген һәм тәрәзәләрен ватып кереп, андагы кирпеч һәм башка төзелеш материалларын урлаган. Бу хакта «Азатлык»ка мәчет имамы Раил Мусин әйтте.

«Кайсы көнне кергәннәрен белмибез. Мәчет бит эшләми. Ураза гаетенә мәчетне карарга килгән идек, анда ишектән, тәрәзәләрдән ватып кергәннәрен күрдек. Баскыч та тора. Мәчет эчендәге кирпечләр, блокларны ташыганнар. Полициягә барып гариза яздык. Белмим, кергән кешеләрне табарлармы, юкмы. Бу инде беренче генә очрак түгел. Элек кергәннәр, әмма бернәрсәне дә урламаганнар иде. Шуңа, балалар кергәндер, диделәр. Хәзер кирпечләр урлагач, инде балаларга сылтап та булмый.

Узганында полиция гаризаны да кабул итмәде. Имеш, җинаять эше ачу өчен зыян 5 мең сумнан да ким булмаска тиеш, диделәр. Сакларбыз, дигән булдылар. Шулай уздырдылар. Хәзер дә эшне туктатсалар, без прокуратурага язабыз дип әйтәчәкбез», – ди ул.

Раил хәзрәт әйтүенчә, мәчет инде күптән төзелеп бетсә дә, хакимият анда гыйбадәтләр кылырга рөхсәт итми. Элегрәк аны сүтәргә дә кушкан иделәр.

«Чамзинка район хакимияте мәчетне ачтырмаска йөз сәбәп таба. Башта элекке район башлыгы урынны дөрес бирмәгән, диделәр. Имеш, монда кибет яки даруханә тора ала, әмма һич кенә дә мәчет түгел икән. Аннары, халык каршы, дия башладылар. Шуннан без халыктан ризалыкларын сорап, бер меңнән күбрәк имза җыйдык. Шул имза куйган кешеләргә хакимияттән: «Нигә кул куйдыгыз?» дип шалтыратып шелтәләгәннәр.

Мәчет инде ун ел элек төзелә башлады. Ул вакытта анда кыр һәм берничә генә йорт бар иде. Хәзер күп өйләр төзеделәр. Әмма ул кешеләр бит анда мәчет булганны белеп төзеделәр. Димәк, алар түгел. Хәзер хакимият халыкка сылтый. Вакыт узган саен яңадан-яңа сәбәпләр табалар», – ди Мусин.

Аның әйтүенчә, мәчеттә ут булмау сәбәпле, камералар куеп булмый.

«Гомумән, анда бернинди төзелеш алып бару рөхсәт ителми. Ишекләр, тәрәзәләр куя калсак, шунда ук штраф салачаклар», – ди Раил хәзрәт.

Аның әйтүенчә, мәчетнең ишекләрен ватып керү дини хисләрне мыскыллау булып тора һәм моның өчен җинаять эше ачылырга тиеш. «Әгәр мәчетне мөселманнарга бирсәләр, без анда каравылчы куяр идек. Ә хәзер берни эшли алмыйбыз», – ди хәзрәт.

Мөселманнар инде мәчетне эшләтүне сорап күп хатлар язган. «Путинга да, Медведевка да, Шәймиевкә дә яздык. Хатларны кире Мордовия җитәкчеләренә җибәрәләр. Хакимият безгә гел бер җырны җырлый. Имеш, мәчет канунсыз төзелгән. Әлеге урында һич кенә дә мәчет төзелә алмый икән. «Мәчеткә тотылган акчаны кайтарыгыз һәм җир бирегез, без башка җирдә төзибез» дип тә әйтеп карыйбыз. Әмма хакимият: «Безнең акчабыз юк, каян алыйк?!» – ди. Шуның белән шул. Аларга мәчетнең шулай ябык торуы бернинди проблема тудырмый. Монда яшәүче бер мең мөселманның үз дини ихтыяҗларын кайда үтәве беркемне дә борчымый», – ди Раил хәзрәт.

Алар элегрәк район аксакаллары белән, ярдәм сорап, район башлыгына да барган булган. Әлеге хәлдән соң полициягә чакыртканнар.

«Шуннан соң мине һәм Мордовия мөфтиен полициягә чакырттылар. Имеш, район башлыгына янаганбыз икән. Әле ярый без барысын да видеога төшереп һәм яздырып бардык. Видео төшергәнебезне алар күрмәде, ахры. Дәлил буларак шул видеоны күрсәтәбез, дигәч, полиция «кирәкми» диде. Бу очракта район башлыгы безгә яла яккан була бит. Әмма аңа күз йомалар. Ә безне бастыруның җаен тиз табалар. Алар безнең яктан берәр провокация көтә. Хакимият районда мөселманнар бөтенләй юк кебек кылана. Безне бернинди чарага да чакырмыйлар», – ди Мусин.

Аның сүзләренчә, алар мәчетне хакимияткә бирергә җыенмый. «Аны төзер өчен халыктан сәдака акчасы җыелды. Мордовия халкы да булышты. Аксакаллар бик рәнҗи инде. Ел саен мәчет тирәсен җыештырабыз. «Сезгә бирергә җыенмыйбыз» дип күрсәтәсебез килә. Хәтта шул вакытта да полиция килеп, нәрсә эшләвебез белән кызыксына», – ди Раил Мусин.

Мәхкәмә Илһам Шакиров фатирын ярдәмчесе Илһам Хаҗиевка калдырырга карар итте

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә халык җырчысы Илһам Шакиров фатиры өчен барган көрәшкә узган җомгада нокта куелды. Мәхкәмәдә бу эш 11нче марттан бирле карала иде. Шул өч айга якын вакыт эчендә алты утырыш үтте, җиденчесендә, ниһаять, хөкемдар Яна Малкова карар чыгарды. Дәгъвачы – Илһам Шакировның апасы Зәйнәп Гәрәеваның мөрәҗәгате канәгатьләндерелмәде.

Илһам Шакиров вафат булуга өч көн узгач, аның бертуган апасы – 1929нчы елгы Зәйнәп Гәрәева мәхкәмәгә дәгъва тапшырган иде. Урысча начар белгән, көчкә йөрүче 90 яшьлек әби исеменнән вәкил буларак улы Вакыйф Гәрәев килде. Зәйнәп Гәрәева җырчының Казанның Каюм Насыйри урамындагы 44нче йортта урнашкан 78 квадрат метрлы фатирына дәгъва итүен белдерде. Әлеге фатирда Илһам Шакиров бакыйлыкка күчте.

2018нче елның 11нче маенда җырчының бу фатиры гомерлек рента килешүе нигезендә аның ярдәмчесе Илһам Хаҗиевка күчерелгән булган. Килешү нигезендә, җырчыны тәрбияләгән зат рента түләүче буларак бара. Документ буенча, ул Илһам Шакировны тәрбияләп торырга мәҗбүр һәм авыру вафат булганнан соң, күчемсез милек Хаҗиевка күчәргә тиеш. Гәрәева исә, мәрхүмнең бердәнбер турыдан-туры варисы буларак, энесенең фатирына аның гына хакы бар, дип җиткерә.

Мәхкәмә утырышларында Вакыйф Гәрәев үзе бер сүз дә әйтмәде, ике адвокат кына эшләде. Гәрәев вәкилләре узган алты утырышта «рента килешүе дөрес төзелмәгән, чөнки Илһам Шакиров акчага мохтаҗ түгел, аның кесәсенә ай саен 74 мең сум кереп барган, ни өчен абыйлары сау-сәламәт чакта ук үзен караган кешегә фатирны мирас итеп калдырмый, нишләп Хаҗиев рәсми рәвештә үзен «опекун» дип рәсмиләштермәгән?» кебек аргументлар китерде.

Соңгы утырышта исә бу сүзләр яңадан кабатланды, моннан тыш, мәхкәмәгә чакырылган өченче затлар – Илһам Шакировның бертуган абыйсы Кыяметдиннең кызы Руфия Зарипова һәм апасының кызы Разыя Гыйләҗевадан хөкемдар сораштыру үткәрде. Туганнан туган апалы-сеңелләрнең җаваплары төрлечә булды.

«2011нче елны сеңлем белән, абыйны карарга дип, Чаллыдан Казанга килдек, кичкә кадәр сөйләшеп утырдык. Караңгы төшкәч, Хаҗиев кайтты да, Илһам абый сезгә ачулы, китегез, дип куып чыгарды. Гел китертми иде, төрле хәйләләр тапты. Без Шакировның юридик хокукка сәләтсез дип танылуы турында да белмәдек. Чире хакында хәбәрдар идем, чөнки мин – табиб, хәлен үз күзем белән күрдем», – диде Гыйләҗева.

Шул ук вакытта аның туганнан-туган сеңлесе Зарипова башкача сөйләде:

«Илһам Хаҗиев безнең белән көн саен аралашып торды, бездән киңәш сорады, абыебызның хәле начарлангач, безгә көн дә фотолар җибәреп барды. Без аңа бик рәхмәтле һәм Хаҗиевка бернинди дә дәгъва һәм таләп юк. Абый ярдәмгә мохтаҗ иде, Илһамсыз бер адым да ясый алмады. Гомумән, әтинең энесе үзенчәлекле кеше иде, ул ипи бәясен белмәде, кая нәрсә түләргә кирәклеген аңламады. Хаҗиев бу вазифаны күп еллар дәвамында башкарды», – диде ул.

Гәрәева вәкиле Гүзәл Вәлиева Разыя ханымнан: «Хаҗиев сезгә абыегызның хәлен җиткерә идеме?» дип сорагач, ул: «Әйе, әйтә иде, тик без аның белән Руфия Зарипова кебек еш аралашмадык», – дип белдерде.

Хөкемдар бөтен якларны да дикъкать белән тыңлагач, киңәшү бүлмәсенә китеп, 15-20 минут эчендә мәхкәмә карары белән чыкты. Анда Зәйнәп Гәрәеваның Вахитов һәм Идел буе районы хакимиятләре чыгарган карарын канунсыз дип тану, гомерлек рента килешүен гамәлдән чыгару, милеккә хокук бирүне туктату таләпләрен канәгатьләндермәскә, моннан тыш, Каюм Насыйри урамы, 44нче йорттагы фатирга салынган арестны гамәлдән чыгару турында әйтелгән.

Хаҗиев җиңсә дә, Гәрәева вәкилләре җиңелергә ашыкмый, алар Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена. Моны бер ай эчендә башкарырга мөмкин.

Казан янында чүп яндыру корылмасын июль аенда төзи башлаячаклар

Татарстанда чүп яндыру заводын июль аенда төзи башлаячаклар. Хәзер рөхсәт документлары алу һәм дәүләт экспертизаларын раслау белән бәйле эшләр башкарыла. Бу хакта төзелеш эшләрен башкаручы «РТ-Инвест» җитәкчесе Андрей Шипелов «Татар-информ»га хәбәр иткән.

«Инвестицияләрнең күләме 28 миллиард сум. Без проектны акча белән тәэмин итү өчен банклар, финанс партнерлары белән эшлибез», – дигән ул.

Шипелов калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү чыгымлы эш, моны чүп җыю тарифларын күтәрми генә башкарып булмаячак, дип тә белдергән.

«Тарифларны күтәрми торып, калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү өчен тиешле инфраструктура төзү мөмкин түгел. Бәяләрнең артуын исәпкә алганда да, әлеге тармакта акча барыбер җитәрлек түгел», – дигән Андрей Шипелов.

Чүп яндыру корылмасын Яшел Үзән районына кергән Усаклык бистәсендә төзергә җыеналар. Завод төзергә планлаштырылган җир төзелеш инвесторы – «Ростех»ның бер бүлекчәсе булган «РТ-Инвест»ка бирелгән. Анда Казандагы каты калдыкларның яртысын юк итү күздә тотыла. Экологлар, җәмәгать эшлеклеләре, завод төзеләсе бистә халкы төзелешкә каршы чыгып, төрле чаралар уздыра. Күптән түгел мәхкәмә Казан чүп яндыру заводы документларын халыктан яшерүне канунсыз дип тапкан иде.

Татарстан белән Башкортстан арасындагы килешүдә татар мәктәпләре турында сүз юк

Татарстан һәм Башкортстан хөкүмәтләре арасында 2019-2020нче елларда сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек хакында 18нче апрельдә имзаланган килешүне үтәү өчен чаралар планының эчтәлеге билгеле. Әлеге документны 6нчы июньдә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров имзалады.

Килешүнең 95 пункты арасында бары берсе генә Башкортстан татарларына ярдәм күрсәтүгә кагыла – Башкортстанда Сабан туен оештыруда һәм уздыруда булышлык күрсәтү. Бу хакта «Бизнес-Онлайн» яза.

Документта шулай ук Башкортстандагы татар теле укытучыларының һөнәри бәйгеләрдә, семинарларда һәм белем күтәрү курсларында катнашуы, Башкортстан балаларының татар телендә сөйләшү күнекмәләрен ныгытуга юнәлгән төбәкара аланнарда, Башкортстан вәкилләренең Татар яшьләре көннәрендә, «Сәләт» лагеренда һәм Татарстандагы башка аланнарда катнашу мөмкинлеге турында да әйтелгән. Тик шунысы бар – балалар инде болай да 20 ел буена мондый чараларда һәм аланнарда катнашып килә.

Татарстанда яшәүче башкорт балалары өчен исә бөтенләй башка дәрәҗәдәге чаралар каралган. Мәсәлән, «юл картасы»нда Казан һәм Чаллы мәктәпләрендә башкорт теле өйрәтелә торган сыйныфлар ачылачагы язылган. Татарлар саны бер миллионнан күбрәк булган Башкортстанда татар телен мәктәпләрдә укытуга карата бу документта бер сүз дә әйтелмәгән. Татарстанда башкортлар саны исә 14 меңнән артмый.

18нче апрель көнне имзаланган килешү нигезендә, Татарстанда Башкортстанның тулы хокуклы вәкиллеге дә ачылачак. Хәбиров Миңнехановтан моның өчен Казанда бина сорады. Татарстан вәкиллеге Уфада инде эшли.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии