«Баласы татар гимназиясендә укысын дип, махсус безгә китерәләр»

«Баласы татар гимназиясендә укысын дип, махсус безгә китерәләр»

Бу белем бирү йортына килеп керүгә, күз беренче каттагы мактау такталарына төшә. Татарча матур итеп «Афәрин!», «Котлыйбыз!», «Горурланабыз!» дип язып, үзләренең уңышларын санап киткәннәр. Шунда ук – телне саклау, ярату турында мәкаль-әйтемнәр. Биредә татар теле бусагадан ук башлана икән, дип күңел сөенә. Белем йортын карап, укытучылар һәм балалар белән сөйләшеп бетереп, чыгу юлына юнәлгәндә, икенче кабат шатлана: шөкер, бусагада гына калмый, түргә дә уза икән татар теле.

Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан 17нче татар гимназиясе күренекле язучы Галимҗан Ибраһимов исемен йөртә. Үзенә нинди дәрәҗәле исем бирелгәнен белеп, аңа тиң булырлык итеп эшли белем йорты. Бирегә башкаланың башка районнарыннан килеп укучылар да шактый. «Бүген бездә 410 бала белем ала. Күпчелек ата-аналар мәктәп якын булган өчен генә түгел, ә нәкъ менә татар гимназиясенә бирим әле, дип китерә. Аннан соң бездә тәртип ягы бик яхшы. Авыл мәктәбе кебек без: бер-беребезне беләбез, укучылар арасында тәртип бозып йөрүчеләр, өлкән классларның кечкенәләрне кыерсыту очраклары юк. Моны беләләр. Шуңа күрә хәтта татар булмаган ата-аналар да, сездә тәртип әйбәт, дип, баласын безгә бирә», – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлсирә Сабитова.

Гимназиядә башлангыч класста бөтен фәннәрне дә татар телендә укыйлар, ә югары классларда төп фәннәрне ике телдә дә алып барырга тырышалар, терминнарны ике телдә дә аңлаталар икән. Ә тәрбия сәгатьләрен күбесенчә татар телендә уздыралар. «2000нче елдан бирле эшли торган «Мирас» дип аталган махсус программабыз бар. Аның буенча, 1нче класстан алып 11гә кадәр татар халык әкиятләрен, мәкаль-әйтемнәрен, уеннарын, гореф-гадәтләрен, Болгар тарихын тирәнтен өйрәтәбез. Ел саен «Татар егете», «Татар кызы» бәйгеләре, Карга боткасы, Нәүрүз, Нардуган кебек бәйрәмнәрне үткәрәбез. Инде өченче ел «Сәхнә җәүһәрләре» дигән чара оештырылып килә: барлык класслар да спектакльләрдән өзек сәхнәләштереп күрсәтә. Балаларда милли үзаң тәрбияләү буенча шушындый эшләр алып барабыз», – дип сөйли Гөлсирә Сабитова.

Татар халык биюен өйрәтә торган дәрестән тыш түгәрәк тә эшли гимназиядә. Анда Филармония артистлары дәрес бирә, дип горурланып сөйләделәр безгә. Милли үзаң, дигәннән, Галимҗан Ибраһимов музей-бүлмәсе дә бар бит әле монда! Кечкенә генә ул үзе, ләкин шул хәтле бай! 1нче класска килгән укучыларны иң элек шушы музей белән таныштыралар, калган класслар белән дә тәрбия сәгатьләре оештыралар, язучының туган көне – 12нче мартны да искә алалар икән. Музей турында фикерләр тупланган альбомны тиз-тиз генә актарып чыкканда, Гомәр Бәширов, Харис Якупов, Рөстәм Мингалим, Нур Әхмәдиев исемнәре күренеп кала. Барысы да мактаганнар, музейны ошатып китүләре турында язганнар. Ике елга бер тапкыр гимназиядә Галимҗан Ибраһимов иҗатына багышланган конференция дә уза, анда бөтен республика районнарыннан киләләр.

Телдә мәхәббәт гаиләдә формалашырга, ә мәктәп аны үстерергә тиеш, дип беләбез. Башлангыч класс укытучысы Эльмира Гайфуллина да бу фикерне хуплый. «Минем класста бер малай укыды. Әти-әнисе татар булса да, алар гаиләдә урысча гына сөйләшә. Әйдәгез, татар спектакльләренә барыгыз, дип, билетларга хәтле тәкъдим итеп карадым – бармадылар. Әнисе: «Без татар телен яратмыйбыз!» – дип кенә белдерде. Икенче бер очрак. Катнаш гаиләдә үскән бер малай килде. Шундый зур теләк белән алынды ул укырга! Хәзер менә татар телен аңлый, сөйләшә башлады, кечкенә иншалар язарга, җырларга өйрәнде. Телгә мәхәббәт гаиләдә һәм баланың үз күңелендә салынган булган, гимназия аны тагын да үстерде», – ди ул.

17нче гимназия Венера Ганиева, Алсу Гайнуллина кебек зыялы шәхесләрне укытып чыгарган белем йорты да әле ул. Быел 20 бала, 11нче классны тәмамлап, зур тормышка аяк баскан. «2-3нче класслар икенче сменада укый – шул ягы гына кыен. Бинабызда урын җитмәү сәбәпле шулай бүлеп укытырга мәҗбүрбез. Шулай да гариза белән килгән берәүне дә кире бормыйбыз, бик рәхәтләнеп кабул итәбез. Татар телендә укырга теләк белдерүчеләр барлыгы сөендерә», – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлсирә Сабитова.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии